«Шиномонтаж»да эшләүче Диләрә: «Монда хатын-кыз икән дип, чыгып киткәннәре юк әле»

Елдан-ел машина йөртүче хатын-кызлар саны күбәя барса да, машина cервисы өлкәсендә хатын-кыз затын күрергә гадәтләнмәгән без. Ә инде тәгәрмәч алыштыру бөтенләй дә хатын-кыз эше түгел сыман. Арча районы Сарай-Чокырча авылында яшәүче Диләрә Гайнетдинова исә бу стереотипларга нокта куйган.
Диләрәне алып баручы Фәрит Галиевның социаль челтәрләрендә күреп калдык. Берсеннән-берсе авыр машина тәгәрмәчләрен җәһәт кенә алып кереп китте дә, станогына көйләп, ясый да башлады. «Интертат» эшкә батыр Диләрәнең үзен эзләп тапты.
«Иремне жәлләдем дә…»
Диләрәгә 32 яшь. Һөнәре буенча – пешекче-кондитер. Бәби ялына киткәнче, авылда почта бүлеге җитәкчесе булып эшләгән. «Тәгәрмәчләр дөньясы»на исә тормыш иптәшенә ярдәмче кирәк булганга аяк баскан.
Безнең якларда бер генә «шиномонтажка» да юк иде. Ирем белән киңәштек тә, уртак эшебез булыр дип, үзебездән ерак түгел генә «шиномонтажка» ачып җибәрдек. Бу – безнең өчен ишетеп кенә белгән эш түгел, чөнки минем әтием дә шуның белән шөгыльләнә, ләкин аның остаханәсе район үзәгендә.
Эшне башлау белән үк, сезон вакытында бу хезмәткә ихтыяҗ бик зур икәнлеген аңлап алдык. Клиентларыбыз көннән-көн арта, Ленар өйгә кайтып кермичә эшли башлады. Иремне жәлләдем дә булышып карарга булдым. Башта, аңа күңелсез булмасын дип, янәшәсендә басып тора, көпчәкләрне юыша идем. Ә халык агыла гына, эш күп. Берсендә килдем дә: «Мин көпчәк юуудан тыш тагын нәрсә эшли алам?» – дидем. Ирем, әкренләп, башка эшләргә дә өйрәтә башлады, – ди ул.
Диләрәнең иң беренче итеп өйрәнгән эше – «дошиповка» була. Минем ише бу темада начар «йөзә» торган кешеләр өчен язам: кышкы көпчәкләрнең коелган шиплары урынына яңа, өстәмә шиплар кагу була бу.
Коелган, урыныннан чыккан шипларны алып, чистартып, алар урынына яңаны утыртып чыгам. Махсус пистолет белән башкарыла торган эш, бер дә җиңелләрдән түгел. Чөнки пистолеты үзе генә дә 2 килограмм чамасы. Бөтен гәүдәң белән басып эшләргә кирәк.
Баштарак гел шул дошиповка эше белән утырдым. Әкренләп, көпчәкләрнең һавасын чыгарып, сүтәргә өйрәндем. Аннары «балансировка» серләренә дә төшендем. Көн дә күреп торгач, тиз өйрәнәсең икән. Шулай итеп, эшем үзеннән-үзе «ходка» китте, – дип сөйли Диләрә.
«Билләреңә төшмиме?» – дип сораучылар бар»
Диләрә, эшне «ир-атныкы», «хатын-кызныкы» дип аерырга кирәкми, дигән фикердә. «Кулыңнан килә икән, нигә әле чыгып эшләмәскә», – ди әңгәмәдәшем. Әлбәттә, көпчәк алыштыру – җиңел эш түгел. Аеруча хатын-кызга.
Миңа тормыш иптәшемнең гел янәшәмдә булуы ярдәм итә. Нәрсә дә булса килеп чыкмаса, Ленардан ярдәм сорыйм. Ул – мастер, ә мин – аның ярдәмчесе.
Әле эшне башлаган гына елларда бермә-бер җиңелрәк булган икән, дип уйлыйбыз без хәзер. Чөнки соңгы арада халык Кытай машиналарына күчеп утырды. Ә аларның көпчәкләре коточкыч зур һәм авыр. Мин күтәрерлек түгел дә түгел. Тәгәрмәчләрне алып керергә дә, станокка куярга да ирем булыша. Ирем, гомумән, артык авыр әйберләр күтәртмәскә тырыша миңа.
«Монда эшләп, билләреңә төшмиме?» – дип сораучылар да бар. Төшсә дә, кая барасың. Ни дисәң дә, үз эшең булуның уңай яклары күбрәк. Декрет ялында утырган килеш акча эшлисең, гаилә бюджетына күпмедер өлеш кертәсең», – ди ул.
«Абау, сез ясый аласызмыни?» – дип шаккаталар»
Диләрә сөйләвенчә, мондый ир-ат эшендә йөрүче хатын-кызга ышанмыйчарак караучылар да булгалый. Алай да, ир белән хатынның уртак эше булуын, бер-беренә ярдәм итешүен күреп, мактаучылар күбрәк икән.
Күпләр мине көпчәкләрне кабул итеп торучы дип кенә уйлый. Әле менә кичә берәүләр көпчәк калдырды. «Икесе тишек», – диләр. «Бәлки, һава кертә торган урыныннан гына чыгарадыр», – дим. «Сез каян беләсез? Нигә алай уйлыйсыз?» – дип аптырап карадылар.
Кайбер чират көтеп торган клиентлар янына: «Ничек ярдәм итим, нинди йомыш?» – дип килгәч: «Юк, юк, иреңә аңлатам», – дип башлыйлар. Ленар, киресенчә, аларны миңа җибәрә дә: «Абау, сез ясый аласызмы?» – дип шаккаталар. Аллаһка шөкер, монда хатын-кыз эшли икән, дип, борылып чыгып киткән кеше юк әле. «Ирегез белән бергә эшләгәч рәхәт инде, молодцы», – дип кәефне күтәрүчеләр дә була, – дип сөйли Диләрә.
«Инде остарып беткәнсеңдер, ялан кыр уртасында тәгәрмәчең тишелсә, алыштыра аласыңмы?» – дип тә кызыксынам Диләрәдән.
«Минем домкратлар белән күтәртеп, тәгәрмәч алыштырганым юк инде, анысы. Бары тик станоклар белән генә эшлим. Кыр уртасында көпчәгем тишелә калса, иремә шалтыратыр идем, мөгаен. Чөнки мин биредә дә тишелгән тәгәрмәчне ямау, төзекләндерү кебек эшләрне дә иремә калдырам», – ди ул.
«Эшне җиренә җиткерергә тырышам»
Диләрә Ленарга сезон кызган вакытларда ярдәм итә. Сезон вакытында парның эш сәгате иртә таңнан кичке 10нарга кадәр дәвам итә.
Сезон вакытында ялсыз эшләргә туры килә. Мин инде хәзер 4 ел декретта. Ирем белән 3 бала үстерәбез. Остаханәбез үзебезнең яныбызда гына булгач, чыгып эшләп керергә бик уңайлы. Бәләкәй баланы олыраклары карап тора. Безнең «урак өсте»ндә әни дә янәшәбездә була. Менә бу сезонда гына, төпчегебез авырып китеп, хастаханәгә эләктек. Ленарның үзенә генә кыенга туры килде, – дип уртаклашты Диләрә.
«Сез хуҗалыктагы эшләрне дә ирегез белән бергә эшлисездер инде?» – дим Диләрәгә.
«Юк шул, Ленарның әле башка эше дә бар. Хуҗалык, күбрәк, минем өстә, – дип көлә ул. – Нишлисең, хатын-кыз шулай бөтерчек урынына бөтерелеп тора инде ул. Аннан мин иремә үзем теләп булышам бит.
Минем офиста утырганым да булды, ошамады. Миңа тотып эшли торган эш булсын. Төгәллегем бар, барысын да җиренә җиткерергә тырышам. Шуңа да ирем «дошиповка»ны мин ясаганны аеруча ярата. Шиплар дөрес ятмаса, кире чыгарып, яңадан утыртып, кыскасы, бар күңелемне биреп эшлим», – ди Диләрә.
Минем хатын эшне, чыннан да, бик бирелеп эшли. Башта гади тимер көпчәкләрдән башлаган иде. Хәзер инде «литый» көпчәкләргә дә курыкмыйча тотына. Минеке кебек хатын Татарстанда башка юк. Малай булып туарга тиеш булган ул, – дип, көлә-көлә, безнең әңгәмәгә Диләрәнең тормыш иптәше Ленар да кушыла.
Көпчәкләр тузмасын өчен...
Сүз уңаеннан, йорт хуҗасыннан тәгәрмәчләр озак хезмәт итсен, тузмасын өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген дә сораштым.
Теләсә кайсы көпчәк туза. Шиналарның куллану вакыты машина йөртүченең ничек йөрүеннән тора, – ди Ленар. – Кар җеби башлау белән «шипы коела, тәгәрмәчне алыштырырга кирәк» дип уйлый башлыйлар. Кыш буе да карсыз йөрдек бит әле, көпчәкләр тузмады. Һава торышына карарга кирәк. Кышкы тәгәрмәчләрне җәйгегә һәм җәйгеләрне кышкыга +5 градус булганда алыштыру әйбәт. Чөнки артык суыкта җәйге көпчәк ката башлый. Ә кышкы көпчәк киресенчә, җылы асфальтта йомшый, тизрәк ашала.
Саклауга килгәндә, көпчәкләрне караңгы урында, бастырып саклау хәерле. Яткырып саклаганда алар сытылырга мөмкин. Бу, үз чиратында, көпчәкләрне җыю процессын кыенлаштыра, – диде ул.
Ленар бүгенге көндә «шиномонтаж» ачуның шактый табышлы эш икәнлеген һәм аны башлап җибәрү бер дә проблемалы булмавын билгеләп үтте.
300-400 мең сум акчаң бар икән, остаханәне рәхәтләнеп ачарга була. Яңа кирәк димәгән, яхшы торыштагы станокларны кулдан сатып алырга да мөмкин. «Шиномонтаж» ачу авыр түгел, ә менә көпчәкләрне ышанып тапшырырлык, намуслы хезмәткәр табуы кыен. Тәгәрмәчләрне бозмыйча, төгәл итеп башкарырлык кеше кирәк. Күпчелек «шиномонтаж»ларда сыйфатлы хезмәт күрсәтелми, тизлеккә эшлиләр. Чөнки вакыт – акча. Без инде, үз эшебез, даими клиентларыбыз булгач, «алар әйбәт ясый» дип китәрлек итәргә, намус белән башкарырга тырышабыз, – диде Ленар.

Фото: © Диләрә белән Ленар. Диләрәнең шәхси архивыннан