Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Синнән башка беркем кирәкми (Физәлия Дәүләтгәрәева)

Егерме җиде ел ир хатыны бул да, уртак бала үстер дә, егерме сигезенче елда үзеңнең ирле хатын булуыңа шикләнә башла, имеш! 

news_top_970_100
Синнән башка беркем кирәкми (Физәлия Дәүләтгәрәева)
Рамил Гали

Бүгенге көндә Фәнизәнең нәкъ шулай икеле-микеле йөргән мәле. Ире Зиннәт белән талашып-тиргәшеп аерылышмадылар алар. Зык кубып мал да бүлмәделәр. Шулай да Фәнизә үзенең парлымы-түгелме икәнлеген төгәл үк белми. Паспортындагы пичәткә караганда, бар да кебек ире. Тик шул паспортында гына калды шул, ахры, аның Зиннәте. Менә алар, ир белән хатын, ике ел ярым буена аерым яшиләр.

Зиннәт шәһәрдәге ике бүлмәле фатирында яши. Ә Фәнизә, авылдагы ата-анасыннан калган йортын ташлыйсы килмичә, төп нигездә гомер итә. Тәүге вакытларда эшеннән бушаган арада Зиннәт машинасында хатынын авылга кайтарып куйгалады. Каралты-кураны төзәтеп, бәрәңге алышып дигәндәй, ярдәм иткәләде. Соңгы арада, әле бер, әле икенче сәбәп табып, Зиннәт авылга бөтенләй кайтмас булды.

Фәнизә, ир хатыны буларак, аны ташлап ук бетерми, билгеле. Аена бер булса да шәһәргә барып, иренең керен юа, өен җыештыра, ашарга пешерә. Лаеклы ялга чыккан Зиннәтен эшен ташларга, үзе белән авылда яшәргә күпме чакырса да, тегесе һич кенә дә ризалашмый. Янәсе дә, энә җеп артыннан йөрми! Янәсе дә, авылда синең йортың! Ә мин монда, фатирда баш!

Аның соңгы дәлиленә Фәнизенең гаҗәпләнүе чиктән ашты. Өч дистә елга якын гомер итеп, кайчан синеке, минеке дип мал бүлә башладылар әле алар? Аларның шәһәрдәге фатиры да, Фәнизәнең ата-анасы мирасы — бу йорты да бервакыт балаларга каласы түгелмени? Аннары, Зиннәт әйткәнчә, энә җеп артыннан тагылмый, имеш. Фәнизәнең дә, ир хатыны булып кына, аның иңнәре артына яшеренеп кенә энә артыннан сузылган җептәй тагылып кына йөрисе килә дә бит. Менә бит бәла — «энәсе» үтми башлады. Әллә вакытыннан алда тутыкты, әллә бөгелде, белмәссең.

Янында ир заты юк икән, хатын-кыз — тәвәккәл зат, ир-егеткә дә әйләнә. Хатын-кызның ирләр эшен башкаруы, ирләр йөген тартуы беркем өчен дә сер түгел. Бу яхшымы-яманмы — ничек бәялисең. Ә менә ялгыз ир-атның хатын-кызга әйләнүе, әлбәттә дан гамәл түгел. Һәркем үз урынында булсын иде дә бит.

Иренә үтәрлек итеп әйтә белмәдеме, Зиннәт кайтып булышырга ризалашмагач, Фәнизә дә йорттагы күп эшне үзе башкара: җимерелгән коймасына хәтле кага, утынына хәтле кисә-яра. Хәтта кулыннан килгәнчә бетонлау эшләрен дә ялт иттереп эшли. Соңгы арада мәңге эштән бушамаган киявен дә көтеп тормый. Үз өстенә күпне йөкләве белән, бәлки, хаклы да түгелдер дә бит.

Зиннәтенең көенә-җаена торып, аның белән килешә алса, бәлки, икесе өчен дә яхшырак та булыр иде. Нишләмәк, Фәнизә дә катырак холык иясе. Аңа, кемгәдер ялынып баш июгә караганда, үзе тотып эшләве кулайрак. Иреннән аерым яшәгән хатынның җанына ялгызлык хисе үрләве хак. Акылы гына бу халәте белән килешергә теләмичә ярсый.

Ярдәмчесе булмау бер хәл, аерым яшәгән ир белән хатынның аралары да суына баруы аяныч хәл. Аена бер кат күрешкәндә дә ир белән хатын сагынудан бер-берсенең кочагына ташланмыйлар. Киресенчә, хатыны кайткан көннәрдә Зиннәт, сәбәп табып, каядыр олагырга гына тора. Әллә ире үзенә берәр кырыкмыш чәчбине тапканмы дигән шигенең дә урынсыз икәнлеген аңлый Фәнизә. Читтә сөяркәсе булган ир парсыз ата каз кебек канатын салындырып йөрми ул. Киресенчә, дәртенә чыдаша алмыйча, баскан урынында биеп йөри. Башын сәлендергән, карашы сүнгән ирен Фәнизә үзе дә кызгана.

Бер-берсенең кадерен белеп, бергә-бергә картаерга иде дә бит аларга! Тик ата-анасына, төп нигезне ташламам, дип сүз биргән Фәнизәгә хәзер ни кылырга соң?! Шулай Фәнизә ике ут эчендә яна. Бер яктан ир кызганыч, бер яктан өен ташлый алмый. Менә шулай никахлы, законлы ир белән хатын икесе ике җирдә яшәп яталар.

Бер кичне Фәнизә янына күрше хатыны Гөлмира керде. Күчтәнәчкә тел йотарлык бәлешен дә күтәреп кергән. Фәнизә дә сынатмады, булган тәм-томын өстәлгә куйды, чәй яңартты. Күршесенең теле сыеннан да тәмлерәк икәнен Фәнизә белә, әлбәттә. Зиннәт кайтып күренмәгәч, Фәнизәне аңардан аерылган дип уйлады, ахры. Әй тотынды үзенең ике туган абыйсын мактарга! Аңардан да уңган-булган, аңардан да изге холыклы адәм юк икән тирә-якта! Җир җимертеп эшләп йөри икән.

Фәнизә күршесенең сүзне кайсы якка боруын чамаларга маташкан арада тегесе аны үтереп мактарга тотынды. Син үзең дә бар яктан килгәнсең, баскан эзеңнән гөлләр тама. Минем ике туган абыем белән бик пар килгәнсез, янәсе! Алтмышны куган «кияү егете» сеңлесенә килгән чакта Фәнизәне күргән, күңеленә бик тә хуш иткән, имеш! Тол ир бик мул тормышта яши, имеш. Өе өй түгел, машинасы машина түгел! Сеңлесе Гөлмираны Фәнизәнең кылларын тарткалап карау максаты белән алдан разведкага җибәргән. Фәнизә бик катгый кире какмаса, бүген-иртәгә үзе килеп йөрәген ачмакчы.

Фәнизә, үз колакларына ничек ышанырга да белмичә, туктарга да уйламыйча тәтелдәгән димчегә аптырап карап торды да тавышын күтәребрәк әйтте:

Гөлмира, син ирле хатынны димлисең түгелме? Минем бит никахлы, законлы ирем бар. Зиннәтем бар!

Гөлмира үз пырдымсызлыгын акларга маташты:

Соң, кайтканы юк бит иреңнең. Әллә аерылдыгызмы дип уйладым.

Күршесе алдында иренең дәрәҗәсен төшерәсе килмичә, Фәнизә, эшли ирем, кайта алмый, үзем барып кына торам мин анда, дип сүзне төгәлләде. Менә шулай Фәнизә ирле килеш чак кына «кияүгә чыкмады».

Гөлмира чыгып киткәч, бу маҗара хакында шәһәрдәге кызына да телефоннан көлә-көлә сөйләде. Тик кызына әтисе белән әнисенең аерым яшәве бик көлке күренми иде, ахры. Олыларча, бик тә җитди итеп, без сезне икегезне бергә күрәсебез килә, диде.

Кызының бик тә хаклы сүзләре дә, күршесенең урынсыз тәкъдиме дә Фәнизәне уйга салды. Әлбәттә, бергә булырга тиеш Зиннәт белән Фәнизә. Бергә үткән гомерләрен юктан гына чыккан аңлашылмаучанлык аркасында сызып ташларгамы хәзер аларга? Бергә күпме авырлыклар, күпме сөенеч-көенеч кичерделәр. Уртак бәхетләре өчен икесе дә тигез тырыштылар. Сменалы эштә эшләделәр. Җил-яңгыр тидермичә, кыз бала үстерделәр. Җаннарына бәлзәм шифасы биреп, ике оныклары үсеп килә. Моңарчы, Фәнизә яшәргә авылга кайтып киткәнче, ир белән хатын бер-берсе өчен җан атып тордылар. Исеме җисеменә туры килә — ир зиннәте Фәнизәнең ире. Ир — йортның матчасы, хатын — өрлеге, балалар — дивары. Шуларның берсен генә урыныннан кузгатсаң да, өй җимереләчәк. Ә бит алар начар яшәмәделәр. Дөнья булгач, төрлесе булды. Шул төрлесен уза алдылар, ә менә олыгайгач, акыл җыясы урында, алардан акыл китә бара, ахры. Булган бәхетләрен күрә, саклый белми башладылар түгелме алар?

Ирдән олы булып, аның сүзен аяк астына салып чыгып китүе белән Фәнизә үзе дә хаклы түгел. Ничек тә килешергә, ниндидер бер уртак карарга килергә иде аларга. Яхшы әйтер: «Юл куйдым». Яман әйтер: «Җиңдем!» Йөкне икесе ике якка тартып, ни фәтүә бар? Икесенең дә яшьләре арта бара. Үз сүзләрен генә сүз итәргә  тырышып, алар картлыкны япа-ялгыз каршылармы?

Ә әгәр дә, Фәнизәне димләгән кебек, Зиннәткә дә хатын-кыз тапсалар? Ә ялгызлыктан интеккән ир риза булып куйса? Хәзер хатын-кызда оят юк, Зиннәт кебек ирнең муенына асылынырга торалар! Зиннәт кебек ирләр җирдә аунап ятамы соң?! Айга бер кайткан хатынына, әнә бара юлың, дияргә дә күп сорамас.

Бу уйларыннан эченә пошаман кергән Фәнизәнең төнге йокысы качты. Биредә йорт саклап ятып, ирсез кала түгелме? Чит кеше түгел — фатирны да, йортны да ташламаска ничек тә килешеп була бит! Менә бит, араларын юклык түгел, ә барлык боза язды. Аллага шөкер, фатирлары да, йортлары да, машиналары да бар. Барның бәрәкәтен күрергә саулык булсын. Туздыра башласаң, болардан берни дә калмаячак. Балалар алдында да болай яшәү оят. Ир белән баш бирмичә түгел, ә җайлап-майлап яшәү дә бик җиңелдән түгел әле.

Үз хатасын аңлаган Фәнизә, иртәгә таңнан торып, шәһәргә чыгып китәргә, ире белән әйбәтләп сөйләшергә, аңлашырга карар кылды. Ире белән моңа хәтле хаксызга кырысрак булуын да аңлады Фәнизә. Нигә атлыгып торсын аның янына ире? Татлы тел ташны эретә димәсләр иде. Фәнизәгә нәкъ менә шул тәмле теллелек, ягымлылык җитеп бетми. Үз казаныңда гына кайнап, гаилә таркатып яту дөресме соң бу яшьтә? Гөлмираның калын җилкәле абыйсы алыштыра аламы соң аның хәләл җефете Зиннәтен? Ире урынында Фәнизә башка ир-атны күз алдына да китерә алмый. Беркем дә кирәкми Фәнизәгә Зиннәттән башка! Аннан яхшырагы да, изгерәге дә кирәкми, Зиннәт нәкъ үзе генә кирәк!

Юлга аласы әйберләрен, киемен, Зиннәтенә күчтәнәчләрен кичтән үк җыеп әзерләп куйган Фәнизә, гасабиланып, бүген таңны аттыра алмый газапланды. Әйтерсең дә, бер-ике сәгатькә соңга калса, Зиннәтеннән язачак! Ире янына кайтырга бу хәтле ашкынганы юк иде әле хатынның.

Олы юлдан үтәсе беренче автобуска әле ике сәгатьләп вакыт булса да, Фәнизә «попуткага» чыгарга булды. Ишектән чыгып барганда колагына урамнан килгән машина тавышы чалынды. Бәй, таң атмас борын йорт каршысына ниндидер машина килеп туктады түгелме соң? Ишеккә йозак элеп маташкан Фәнизә, ярым караңгыда урам коймасы аша сикереп төшкән ирне күреп, куркуыннан баскан җиргә чүкте. Бикле капканы шакып тормаган Зиннәт нәкъ яшьләрчә, кыз урларга килгән егет кебек, җәһәт кенә бу якка сикереп төште дә хатынына якынлашты.

Зиннәтен танып алган Фәнизә «әһ» дияргә дә өлгермәде, күз ачып йомган арада иренең кайнар кочагында иде инде. «Эх, тилеләр без синең белән, хатын!» — иренең икесен дә шелтәләвен Фәнизә ихлас баш кагып җөпләде. «Ахмаклар без синең белән, Зиннәткәем!» Кичен кызыннан Фәнизәгә димче килгәнен ишетеп тынычлыгын җуйган Зиннәт, йөз егерме чакрым араны төнлә машинасында очып, җәйге таң белән кайтып төшкән иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100