news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сингапур галимнәре Россиядә эпидемия тәмамланачак срокны тагын да соңракка күчерде

Эпидемия тәмамланачак срок бер айга соңракка кичектерелә.

news_top
Сингапур галимнәре Россиядә эпидемия тәмамланачак срокны тагын да соңракка күчерде
pixabay.com

Сингапур галимнәре Россиядә коронавирус эпидемиясе 20 июльгә бетәчәк дип фаразлаган идеАлар бу датаны бераздан соңракка - август башына күчерде.

Сингапур технология һәм дизайн университеты галимнәре эпидемия 17 августта бетәчәк дип белдерде. Алар башта ук фаразның вәзгыятькә һәм кабул ителгән карарларга бәйле рәвештә үзгәрәчәген әйткән иде.

Төркиядә коронавирус белән авырган 1670 кеше ачыкланган. Бу - соңгы айдагы минималь күрсәткеч. Россиядә әлегә коронавирус белән авыручылар көн саен арта гына бара. Тәүлеккә 10581 кеше ачыкланган.

Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова якын арада гына коронавируска бәйле чикләүләр бетерелмәячәген белдерде.

Моңа кадәр 11 майдан соң изоляция режимы йомшарачак дигәннәр иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар