Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галимнәр Россиядә коронавирус июль аена бетәчәген әйтте

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова 12 майга үз-үзеңне изоляцияләү режимы бәлки туктатыла башлар дип фаразлый.

news_top_970_100
Галимнәр Россиядә коронавирус июль аена бетәчәген әйтте

Сингапурның технологияләр һәм дизайн университеты галимнәре Россиядә коронавирус июльдә бетәчәк дип фаразлый. Бу хакта РИА Новости яза.

Галимнәр 20 майда вәзгыять 97 процентка уңай якка үзгәрә, 28 майга — 99 процент, 20 июльгә — коронавирусның эзе дә калмаячак, авыру 100 процент бетә дигәннәр.

Бу галимнәр Кытайда коронавирусның таралуы 9 апрельгә бетәчәк дип әйткән булган.

Сингапур белгечләре Россия «борылыш этабын» 24 апрельдә узды дигән. Алар фикеренчә, башка илләр дә бу этапны инде узган.

Университет галимнәре инфекциянең таралуын математик модель белән исәпли. Анда чирне йоктырырга мөмкин булган кешеләр, авыручылар һәм дәваланучыларның саннары кертелә һәм модель төзелә.

Белгечләр бу фаразларга сак карарга һәм алдан сөенеп куймаска кирәк дип әйтә.

Искәрмә: 29 апрельдә шул ук галимнәр коронавирус тәмамлану срогын августка күчерде. Җәй азагында коронавирус 100 процент бетәчәк, ди галимнәр.


Подробности: https://regnum.ru/news/society/2932471.html

Любое использование материалов допускается только при наличии гиперссылки на ИА REGNUM.

Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова май бәйрәмнәрендә өйдә калырга чакырды, ул шул рәвешчә генә авыруның таралуын туктата алачакбыз ди.

Попова үз-үзеңне изоляцияләү режимын бәлки 12 майдан соң акрынлап туктатыла башлар дигән фараз әйтте. Әмма шулай булсын өчен кешеләрнең май бәйрәмнәрендә бергәләшеп бәйрәм итеп, авыруны таратмаулары кирәк, ди ул.

Россиядә әлегә коронавирус белән 87 147 мең кеше авырый, 794 кеше үлгән, 7346 кеше савыкты.

Моңа кадәр вирусологлар «коронавирус төгәлләнүнең иң оптимистик фаразы июнь башы» дип әйткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100