«Синең дулкын» солянкасы: Эстрада кемнәр кулына күчә?
«Барс медиа» компаниясе әледән-әле төрле яңа проектлар ясаштырып тора. Шундыйларның берсе – «Синең дулкын» дигән яңа төр татарча солянка булды. Бу яшь артистлар солянкасы иде. Ул «Сәйдәш» концертлар залында үтте. Берникадәр мәдәни күзәтүче һәм сәхнә арты серләрен ачучы ролендә Юлай Низаев та монда эшләп кайтты.
Яшерен-батырын түгел, соңгы арада солянка концертлары бигрәк күбәеп китте шикелле. Концерт заллары яныннан үткәндә дә төрле-төрле афишаларның кайсына карарга белмисең. Бу юлы да «ничарадан бичара» концертмы икән, дип кенә барган идем. Ә юк, бу чын-чыннан талантлы яшьләрне халыкка күрсәтү булды. Әйдәгез, башлыйк.
Шоу-программаны Байбулат, Олеся Лесная һәм Рәдиф Әхмәдиев алып барды. Әйе, сәхнә артларын төшереп йөри-йөри, артистлар белән интервьюлар эшли-эшли блогер Олеся Лесная да сәхнәгә менеп җитте. Инде аның камерасына мин дә күп эләктем. Үҗәтлек үрнәге инде үзе. Хәзер концертларга ир-атлар күбрәк йөри башлар, мөгаен. Берәр ир-аттан: «Кемнәр чыгыш ясады?» – дип сорасаң, әле искә төшермәскә дә мөмкиннәр, ә менә: «Олеся нинди күлмәктән иде?» – дип сорасаң… Ә Олесяны яңа роле белән котлыйсы гына кала.
Әллә ни «билдән түбән» анекдот ише кирәккән-кирәкмәгән әйберләр яңгырамады. Андый әйбер булыр, дигән шикләр бар иде алдан, дөресен әйткәндә. Алып баручылар төп игътибарны сәхнә түренә чыккан җырчыларны игълан итүгә, алар белән таныштыруга юнәлтте.

Бүген, яңа проект кысаларында, сәхнәдә бары тик яшь йолдызлар, яшь эстрада җырчылары чыгыш ясый. Алай гына да түгел сәхнә түрендә дә яшь алып баручылар, – дип искәртеп куйдылар алып баручылар концерт тамашасының башында ук.
Яшь артистлар кемнәр соң инде алар?

Бу кичне «Сәйдәш» сәхнәсенә барлыгы ике дистәдән артык җырчы чыкты. Һәм анда чыннан да яше дә, күңеле белән яше дә бар иде дияргә була. Концерт ике бүлектән торды. Һәм аның һәр бүлегендә 17 җыр башкарылды. Беренче булып «MINGAZOV» кавер-төркеме «Тала, тала», «Килдем сиңа» җырларын башкарды. Элек исемнәре бик киң аудиториягә яңгырамаган Миләүшә Сафина, Дамин, Искәндәр Вәлиев, Самат Нәбиуллин, Миләш тә өметле җырчылар исемлегенә кергән булып чыкты. Ә калганнары инде күпкә таныш исемнәр иде: Зәринә Асылкаева, Алинә Давыдова, Зәринә Хәсәншина, Илдус Садыйков, Игорь Дмитриев Илшат Сафин, Байбулат, «Ямьле» төркеме, Айдар Рәкыйпов, Лилиана Ирназарова, Дәүлән, Вилли...
Бу җырчылар арасында Ирназарованы күрү миңа сәер тоелды, чөнки ул ничектер «Туган тел» телеканалы үзәгендә кайнаучы җырчы буларак күзаллана иде.
Шуннан гаять бик аз вакыт эчендә популярлык казанган да, авыл блогерыннан шәһәр егетенә әверелгән Равил Закиров турында да әйтеп китмичә булдыра алмыйм. Афәрин егет бер караганда. Кызганыч, чыгышын тыңлый алмадым, сәхнә арты серләрен чүпләп, «чукып» йөри идем. Ул «Чуалган язмыш»ын башкарды. Һөнәри музыка белеме булмаса да, яшьләр ярата бит аны. Күптән түгел, бер татарча дискотекада хәтта Салават Фәтхетдинов белән беррәттән диярлек, эстрада мэтрыннан соң Равил чыгыш ясады. Кызлар ярата аны. Әллә җырларын яраталар, әллә перспективалы буйдак, дип саныйлар!
Өч сәгать дәвамында барган тамашаның ахырында Илмира Нәгыймова хитка әверелгән җырлары белән чыкты. Концертларны йомгаклаганда, гадәттә, бик популяр артистны куялар бит инде. Яшьләр концертын «почетлы» йомгаклау Нәгыймовага эләккән.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, бу концертка дип махсус яңа аранжировкалар да яздырылган.
Социаль челтәрдә «Татарча солянка» сәхифәсендә Лиана Хәйруллина исә болай яза: «Тарихка күз салсак, XIX гасыр башында «Шәрык» клубы булган. Әлеге клубта мәдәният һәм сәнгать белән бәйле чаралар һәм кичәләр үткән. «Синең дулкын» концерты да татар яшьләре җыела торган бер урын булсын иде. Оештыручылар яшь тамашачылар бүген тыңлаган җырчыларны чакырган», – дигән. «Шәрык» дигәннән, Камал театры каршында мондый клуб әле дә эшен дәвам итә. Бәлки, белмиләрдер, диюем иде.

Тамашачыларга килгәндә, залда күпчелек тәртипле яшьләр, яшь парлар иде. Уйламаган идем алай булыр дип, чөнки концертларга күпчелек өлкән буын йөри төсле. Үзем, гомумән, эш буенча гына йөрештерсәм дә, анда шундый тенденция күзәтәм.
Татарча солянкаларның да җайлап кына яңа сыйфатка күтәрелеп баруы һәм алар яшь җырчыларны танытуга йөх тотулары бик матур күренеш, дип саныйм. Ә сәхнә артында күргәннәремне, төшергәннәремне социаль челтәрләрдә «Интертат»ның сәхифәләрендә күре алырсыз, дип ышандырам.
