Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Синеке түгел (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100

Рәфисә юлдан акча тапты. Котлау открыткасы эченә тыгылган. Язгы гөрләвектә яшел төстәге мимозалар төшкән открытканы кулына алганчы эчендә акчасы барлыгын күрмәгән иде. Аз сумма түгел. 2 мең сумлык акча. «Нишләргә?» – дип уйлады Рәфисә. Юлдан акча тапсаң: «Акча таптым, кемнеке?» – дип, 3 тапкыр кычкырырга кирәклеген ишеткәне бар иде. Сәер икән ул алай кычкыру. Акчаны иясенә тапшырасы килү уе булса да, әллә ничек. Тротуарда бер кеше юк. Открыткасын болгап, бу кемнеке, дип кычкырды инде. Юлдан узган машина йөртүчеләр сәерсенеп карап узды. Бәлки, Рәфисәгә генә шулай тоелгандыр.

Бу ырымның шул ягы да бар: 3 тапкыр кычкырып та, иясе табылмаса, акча синеке. Шулай да, шикләндерә. Табылдыкның аз сумма булмавы да уй кертә.

Хәзер табылганны да, югалганны да халыкка җиткерергә мөмкинлекләр күп. «Бу кемнеке?» – дип социаль челтәргә эләсең дә, иясе табыла. Шундый хәлләргә тарыганы булды аның. Кышкы юлда банк картасы тапкан иде. Социаль челтәргә карта иясенең исемен язып элде. Шунда ук иясе табылды. «Өч көн инде бала ашамый, эчми, аптыраган идем. Кибеткә биреп чыгарган идем бер картаны. Кызымның үзендә тора ул карта, мәктәптән кайткан-киткәндә теләгән әйбереңне алып ашарсың, дип, аңа биргән идем. Төшереп калдырган. Акчасы 3 мең генә булса да, жәл бит югалса, рәхмәт» – дип алды карта хуҗасы. Әнисеннән бигрәк кызы сөенде. Картасы югалганга эче пошып, ашаудан калган бит бала.

Бу табылдык 2 мең сум да кемнеңдер гаиләсенә борчу китергәндер, дип нык уйланды Рәфисә. Әмма, социаль челтәрләрдә, акча минеке, акча югалттым, дип хәбәр бирүче булмады. Акчалы открытканы комод тартмасына салып куйды да онытты.

Көннәрнең бер көнендә балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләгән Рәфисәгә, кисәктән генә сәламәтлеге какшап, эшеннән китәргә туры килде. Әмма яңа эш тиз генә табылмады. Бакчадан киткәнче алдан белешкән эшкә дә башка кеше алганнар булып чыкты. Рәфисә 2 ай эшсез, өйдә утырды. Шул вакытта, өй җыештырганда, теге табылдык акчаны исенә төшерде. 3 ай буе иясе чыкмагач, минеке буладыр, дип, табылдыкны тотарга уйлады. Кибеткә барып, азык-төлек сатып алды. Акча турында да әлләни уйламаска тырышты. Кемнеңдер саксызлык белән акчасын төшереп калдырганына, аның миңа очраганына мин гаепле түгелдер, дип, үзен тынычландырды. Әмма чир арты чир китте. Шулай изаланганда әнисе төшенә керде Рәфисәнең.

«Синеке түгел, синеке түгел», – ди. Янында туганнан туган Хәлим абыйсы да бар. «Нәрсә аңлатырга тели икән әни», – дип, озак уйланды Рәфисә. Әрвахлар янында исән кеше күрсәң, шикле уйлар да керә бит әле ул күңелгә. Туганы Хәлимгә ул-бу булмагае, дип куркып та йөрде берара. Уйлый торгач очына чыкты кебек. Һәм үзенчә нәтиҗә ясады.

Күп еллар элек Хәлим бер кечкенә оешмада җитәкче булып эшләде. Җитәкчеләрне дә кемдер хөрмәт итә, кемдер – юк. Җитәкчеләрнең дә төрлесе бар. Үз кул астындагы эшчеләргә хөрмәт белән караганы, аларны түбәнсетеп эшләткәннәре дә. Хәлим турында да төрле сүзләр таралды бервакыт. Эшчеләргә биреләсе премияне үзенә ала икән, диештеләр. Тотылмаган карак түгел, әмма, яфрак та җилсез селкенми, дигәндәй, уйласаң – уй бар. Бер елны Яңа елга Хәлим 60 мең премия алган икән, дип сүз чыкты. Идән юучы хатын чүп чиләгендә хуҗасының акча «корешогы»н күреп, имәнеп китте ул чакта. Әле ярый халат кесәсендә тынычландыргыч дару төймәсе бар иде. Килешү нигезендә генә эшләгәч, техник хезмәткәргә бәйрәмгә премия бүленмәде. Күңел хакы өчен – 1 мең сум булса да. Идән юуучының хәтере калды. Кимсенде, хурланды. Чүп чиләгенә ялгыш ташланган «корешок»тагы саннарны да коллективка күрсәтми кала алмады. Зур суммалы премия турындагы сүз, шулай тарала торгач, Рәфисәнең әнисенә дә килеп иреште.

Дөлбәр апа бик борчылды моңа. «Безнең нәселгә хәрам акча, кеше акчасы килешми», – диде. Борчуы озак көттермәде. Хәлимнең бер-бер артлы 2 бозавы үлеп китте. Менә-менә иткә озатам, дип, көннәрне санап кына торганда, инде бу атнада чалырбыз, дип уйлаганда, егылды да үлде 2 бозау. Хәлимнең үзеннән башка ашатучы да юк. Нәрсә ашата, никадәр ашата – барысын да үзе белә, ярамаган әйбер дә ашамады югыйсә маллары. Шулай итеп, 60 мең премия тере малы хисабына чыкты да китте Хәлимнең. Ул аны үзе алай уйламады. Яшьлектә дә, дөмбердәп эшләп йөрер ир уртасы чакта да «кеше хакы» дигәнне уйламыйсыңдыр ул. Ә менә Дөлбәр апа, гомер иткән карчык, шулай нәтиҗә ясады. Хәлимгә киңәшләрен бирде: «Хәтта юлда табылган акча да синеке түгел. Кеше акчасына бервакытта да кызыкма».

Теге 2 мең сумлыкны аңлатырга тырышкан бит әнисе Рәфисәгә дә. Нишләргә? Сызлаган аягын угалап, уйланып утырды да, 2 мең сумны бәла-каза кичергән гаиләгә сәдака итеп салды. Атна-ун көн дә узмады, сыпырып алган булды чире хатынның. Ә шуның өчен күпме акчалар тотты ул.

«Сиңа язганы «тешеңне сындырып» керә, сиңа булмаганы кергәч тә чыгып китә», – дип әйтә иде әбисе. Чыннан да шулай икән. Бер елны күрше Киров ягындагы ташландык бакчаларга барып, чия җыеп кайттылар. 30 банка чия компоты яптылар. Бер банка компотны да авыз итәргә насыйп булмады. Идән астына кадакланган өрлек (аркылы ныгытма) черегән булган күрәсең, җимерелеп, банкалар барысы да ватылды. Үз бакчаларындагы чия вак булганга, ташландык бакчаларга барганнар иде.

Андый хәлләр гел булмаса да, була Рәфисәнең тормышында. Ни хикмәт, юлда да гел акча очрап тора аңа. Берсендә дә шулай булды. Юлда 220 сум акча тапты. «Ару булды әле», – диде дә кесәсенә алып салды. Кайтышлый кибеттән тәм-том алды шул акчага. Кайтып керсә, су краны ачык калган. Ул чыгып киткәндә су беткән иде, кранны ябарга оныткан. Шул айда суга түләү нәкъ 220 сумга артык килде.

Бу ни бу? Туры килүме? Сынаумы? Кемгәдер килешә, кемгәдер юк кеше акчасы. Кеше хакы белән дә яшәүчеләр күп. Әмма, Рәфисәнең күңеленә шом кереп урнашты хәзер. Юлда акчага юлыкса да, синеке түгел, дигән уй «кабына» баш миендә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 апрель 2023
    Исемсез
    Дин әһелләре дә бит тапкан әйберне як-ягыңа карап : " акча(әйбер) таптым, кемнеке" дип өч тапкыр кычкырыпга кушалар.. Килеп алучы булмаса синеке ьула, гөнаһысы юк диләр . Чир-чор, югалтуларны тапкан әйбергә генә бәйләп карап булмый инде.Ә менә кибетче сдачаны ялгыш бирсә, белә торып та кире бирмәсәң монысы начар нәрсә инде
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100