Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сине Төркиядә яратып көтәм…» - Артур Минһаҗев концертыннан репортаж

30 мартта Артур Минһаҗев «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә иҗатының 25 еллыгын билгеләп узды.

news_top_970_100
«Сине Төркиядә яратып көтәм…» - Артур Минһаҗев концертыннан репортаж
Рамил Гали

Шул ук көнне җырчының үзенең дә гомер бәйрәме — Артур 48 яшен тутырды. Җырчы тамашачысын, гаиләсен, якыннарын, дусларын җыеп, үзенең 25 еллык иҗат тарихын сөйләде, җырларын башкарды, хыяллары белән уртаклашты.

Әйбәт кеше әйбәт артист була аламы?

Акыллылардан берәү әйткән, ди: «Әйбәт кешенең тышы да, эче дә, гамәле дә, эше дә, үзе дә, әйткән сүзе дә әйбәт була. Әйбәттән гаеп табып булмый, шуңа әйбәтнең кызыгы юк». Бүген әйбәт кешегә эстрада кебек җирдә сорау юк. Чөнки артист — кызык ясый торган кеше. Ә концертка кызык артыннан баралар. Тамашачыга шоу кирәк. Ул шоу карарга акча түләп килә. Зал җыеп матур җырлар җырлый, хисле шигырьләр укый торган заман түгел шул инде. Сәхнәдә пәри туе ясамагач, дөбер-шатыр сүгенмәгәч, оятсыз мәзәкләр сөйләп көлдермәгәч аны… Нинди артист инде ул?! Әмма кемдер, шулай да, югары дәрәҗәле башкаручыларга, югары дәрәҗәле концертларга йөри. Икенче төр тамашачылар монысы. Интеллигентлар, дип атыйк.

Артур Минһаҗев пәри туе тәкъдим итми. Сүгенми, ямьсез сүз сөйләми. Сәхнәдә котырып-котырып сикерми. Аның концерты зәвыклы. Ул моңлы итеп оркестр астында җырлый, хисле итеп шигырь укый, матур истәлекләре белән бүлешә, серләрен ачып сала, күңеле тулып елый, хыяллары белән уртаклаша. Залда балалары, туганнары утыра. «Сәйдәш»нең үзешчәннәр җыр-бию ансамбльләренә йөрүче әби-бабайлар Артурга яратып карап утыра залдан. Бергә укыган төркемдәләре, бергә тулай торакта яшәгән иптәшләре. Әйбәт концерт. Монда җан рәхәт кичерә. Агарып, тазарып киткәндәй итә.

«Артур, сине Төркиядә яратып көтәм…»

Артур Инстаграмдагы директын актарып утырганда бер хатка юлыгуын искә алды. «Артур, мин сезне бик яратам. Инде егерме елдан артык иҗатыгызга гашыйкмын. Һәр җырыгызны яттан беләм, тыңлыйм. Шулар арасында иң яратканы — „Күңелемә җылы эзлим“ дигәне. Шул җырыгыз минем өчен „пророческий“ булып чыкты…» — дип язган бер ханым. Артурны «пророческий» дигән сүз берникадәр куркытып җибәрә. «Нәрсә булды икән дип борчылып, дулкынланып киттем», — ди Артур. Бу җырны ул ун ел элек язган булган икән инде. Алга таба хат болай дәвам итә: «Шушы җырны ничә еллар буе яратып тыңлап йөрдем. Көн тыңладым, төн тыңладым. Үземне белә башлаганнан бирле бер зур хыял белән яшәдем — җылы якларда яшәргә теләдем. Һәм, ышанасызмы, шушы җырыгызны тыңлап йөри торгач хыялым тормышка ашты! Мин бүген Төркиядә, Истанбулда яшим. Бу җирләргә килә калсагыз, мин сезне һәрчак яратып каршы алырмын».

«Ничек сөенгәнемне белсәгез иде! Аллага шөкер, менә бит, Истанбулга яшәргә киткән очракта мине яратучы, көтеп алучы кеше бар хәзер, дип куандым», — ди Артур. Бу матур җырын башкарды Артур. Мин дә игътибар белән тыңлап утырдым, бөтен зур хыялларымны бик әйбәтләп күз алдыма китереп утырырга тырыштым. Чынга ашмасмы, мин әйтәм. Кем белә, бәлки чыннан да бу җырның шундый көче бардыр.

Артур чираттагы бер җырын башкарганда зал читеннән әкрен генә бер кечкенә әби менеп килә. Ипләп кенә атлап, Артурның каршына менеп басты да чәчәкләрен сузды ул. Артурның үзенә пышылдап кына нәрсәдер әйтте. аннары Артур залга карап: «Бу — Наҗия апам. Мин аны шундый яратам!» — диде. Аннары аңлатты: Наҗия апа «Сәйдәш» мәдәният үзәгендәге үзешчәннәр ансамблендә җырларга йөри торган апа икән. Бигрәк сылу әби. Сөбханалла. «Менә карагыз әле минем Наҗия апага, күз тимәсен, бигрәк матур үзе», — ди Артур, әбигә ишарәләп. Наҗия апа оялып китте. «Кит инде, түфли киеп чыкмадым бит, сапогидан гына мендем», — ди. Җомга көнне алар икесе Коръән укыйлар икән, анысын да тамашачыга җиткерделәр.

«Мине текә баскычтан төшереп куй инде, Артур, куркам», — дип үтенде әби. «Наҗия апаның тавышының нинди матур икәнен белсәгез… Без аның белән концерт куймакчы идек. Менә шуны пандемия планнарны бозып куйды. Ләкин без аны барыбер ясаячакбыз. Менә бу залдагы барлык тамашачы сезнең концертка киләчәк, мин сезгә вәгъдә бирәм, Наҗия апа», — дип озатып куйды урынына әбине Артур. Бик матур мизгел булды. Наҗия апа концертны бизәде. Ә зал Наҗия апаны яратты.

Вәли Фазлыйәхмәтов: «Безнең ачуланышкан булдымы?»

Артур Минһаҗев озак еллар «Казан егетләре» төркемендә, ә төркем эшчәнлеген туктатканнан соң Марат Галимов белән «Артур+Марат» дуэтында иҗат итте. Бүген биредә Артурга котлау сүзләрен җиткерер өчен «Казан егетләре» экс-солисты Вәли Фазлыйәхмәтов бар иде. Ул дусты янына сәхнәгә киң елмаю белән менде. Кочаклашып исәнләштеләр.

«Артур, безнең берәр ачуланышкан булдымы? Бу могҗизадыр инде. Без 17 ел бергә булдык. Бергә эшләдек, бергә юлларда йөрдек, көне-төне бергә булдык. Шул дәвердә бер генә мәртәбә дә синең белән әйткәләшкән, ачуланышкан, бәхәсләшкән булмады. Мин Артурны хөрмәт иттем. Ул мине хөрмәт итте. Мин аңа киңәшләр биреп яшәдем. Ул — миңа. Мин бүген шундый якын дустымны килеп котламыйча булдыра алмадым. Менә син бүген шундый көчле коллектив белән матур концерт куясың. Мин синең белән горурланып утырам», — дип котлау сүзләрен җиткерде Вәли.

«Кызым тугач, нык үзгәрдем»

«2000 елда улым Данил туды. Куандым. Әти кешегә уллы булу бәхет бит инде. Еллар узганнан соң минем кызым Диана туды. Һәм мин үзгәрдем. Минем белән теләсә кайсы әти кеше килешәчәк. Кыз бала әти кешене үзгәртә. Икенче төрле уйлый башлыйсың. Дөньяга икенче төрле карыйсың. Әни кешеләргә, хатын-кызларга икенче төрле караш ачыла. Бөтенләй икенче төрле бәхет ул — кыз бала әтисе булу. Хөрмәтле тамашачым, хәзер сәхнәгә кызымны чакырам. Ул бию белән дә, җыр белән дә шөгыльләнә. Әмма бүгенге кичәдә биесәң әйбәт булыр иде, кызым, дидем», — дип Артур сәхнәгә кызын Диананы чакырды. Парлы бальный бию башкарылдылар. Бик зәвыклы булды, концертның бизәге иде бу.

Әлеге концертның иң бөек рәхәте — тере музыка. Биредә төрле юнәлештәге музыка башкаручы «JIVE» төркеме, Казанның «INNUENDO» crossover-оркестры (дирижёр — Марат Гыйльметдинов), ТР Дәүләт камера хоры (җитәкче — Миләүшә Тәминдарова), фортепианода — Валерий Коротков чыгыш ясадылар. Концерт кунаклары — Алсу Әбелханова, Лилия Муллагалиева, Резидә Шәрәфиева. Артур үзе әйтүенчә, Валерий Коротков аккомпанементы астында җырлау аның хыялы булган.

«Мин — иң бәхетле кеше»

«Мин бүген иң бәхетле кеше», — диде иң азактан Артур. Ул аны шундый ихлас итеп әйтте. Җырчының бәхетенең олы бер өлеше — аның тамашачысы. Мин, гомумән, артистларның концерт азагында тамашачысына мәхәббәт аңлаткан мәлен ошатам. Гадәттә, бу кичәнең иң җылы мизгеле була. Артур концертның иң башында: «Бу концерт минем өчен бик олы вакыйга», - дигән сүз әйткән иде. Бу сүзләргә ышандым. Кешенең җанының бер өлешен уеп алып, сәхнәдән залга чәчкәне сизелә бит ул. Артур шундый кайнар мәхәббәт белән дәшә залдагыларга. Рәхмәтле күзләр белән карый. Әлбәттә, аның өчен мөһим мизгелләрне бүлешергә килгән бит алар. Артист кеше өчен тамашачының залда алкышлап, елмаеп, яхшы кәефтә утыруыннан да бөек рәхәт юк, диләр. Тамашачыга да артистның бәхетле булуын күрү рәхәт икән. Бу концерт, гомумән, «рәхәт» турында булды.

Татарстан Республикасының атказанган артисты Артур Минһаҗевны бүген Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов котлады. Артистка Казан шәһәре мэры Метшин Илсур Рәис улы исеменнән рәхмәт хаты һәм Казан символы төсендәге мактау бүләге тапшырылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100