Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Син кирәк идең...»: Легендар көрәшче Ильяс Галимовның үлгәненә бер ел

2020 елның 3 июнендә күп еллар Әлмәт командасы составында көрәшкән батыр Ильяс Галимов үпкә ялкынсынуыннан хастаханәдә вафат булган иде.

news_top_970_100
«Син кирәк идең...»: Легендар көрәшче Ильяс Галимовның үлгәненә бер ел

3 июнь көнне көрәш буенча күп тапкырлар дөнья, Россия һәм Татарстан чемпионы Ильяс Галимовның үлгәненә бер ел булды. Ильяс Галимов Әлмәт шәһәре хастаханәсендә үпкә ялкынсынуыннан 44 яшендә дөнья куйды.

Быел легендар көрәшчене туган ягы Чирмешән районы Туймәт авылында искә алдылар. «Батырның туган якларында — Чирмешән районы Туймәт авылында коронавирустан бакыйлыкка күчкән батырны искә алу чарасы узды. Бик җылы, мәгънәле, гыйбрәтле чара булды. Рәхмәт оештыручыларга», — дип яза инстаграмда ТР көрәш федерациясе аккаунты.  

Фотоларда искә алырга килүчеләр арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтов, спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, көрәш буенча Татарстан җыелма командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов, Әлмәт командасы вәкилләрен, күп кенә районнардан җыелган көрәшче, тренерларны күрергә була. Алар Ильяс Галимовның каберенә чәчәк салганнар.

Искә алу чарасында Хәлил Шәйхетдинов көн дә ястү намазында Ильяс Галимовның рухына дога кылуын сөйли. «Минем туганнарым да, көрәшче дусларым да бик күп. Ястү намазын укыганда вакытым күбрәк. Шунда әрвахларга дога кылам. Туганнарым белән беррәттән Самат улы Ильясны догамнан калдырмаска тырышам. Шундый якын булып калды. Көрәшчегә, үзебезнең дустыбызга үземнең көндәлек өлешемне кертеп торасым килә. Әлхәмдүлилләһ, инде бер ел, үлгәннән соң икенче көненнән үк бу эшемне башкарам», — дигән ул.  

Марат Әхмәтов исә Ильяс Галимовның әнисенең улына багышлап язган шигырен укый.

«Син кирәк идең. 

Син безгә кирәк идең, 

Бик тә, бик кирәк идең.

Энең, сеңлең, туганнарга 

Олы бер терәк идең. 

Син күңелле, юмарт, сабыр — 

Синдәйләр сирәк булыр. 

Дөньядан бик иртә киттең, 

Күзләр яшьләргә тулы. 

Батыр көрәшче идең син –

Мәйданнарда беренче.

 Бу афәт сиңа да тиде, 

Аямады беркемне. 

«Тереләм», — дигән өмет белән 

Хастаханәгә кердең. 

«Бар да яхшы булыр», — диеп, 

Безгә дә хәбәр бирдең. 

Актык сулышың алганда 

Яныңа килә алмадым. 

«Яшәрсең, бәгърем», — дип,

Сүзләрем әйтә алмадым. 

Әткәң, әнкәң, туганнарың 

Сине һәрчак сагыныр. 

Ике кызың, хәләл җефетең 

Зар елап, яшь агызыр. 

«Сез соң ни хәлләрдә?» — диеп, 

Кайтып керәдер идең. 

Өебезгә нур иңдереп, 

Бик матур көләр идең. 

Газиз балам, бәгырькәем, 

Күз алдында йөзләрең. 

Үзәкләрне бик өзә 

«Китәм», — дигән сүзләрең. 

Еллар арты еллар үтеп,

Сабантуйлар җитсә дә. 

Ильяс батыр юк мәйданда

 Халык күпме көтсә дә».

  • Ильяс Галимов Чирмешән районы Туймәт авылында туа. Кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнә башлый. Соңгы елларда Әлмәт командасы өчен бил алышты. 2017 елда көрәшче карьерасын туктатып, Республика ярышларында хөкемдар булды, бизнес белән шөгыльләнде. Ильяс Галимов 44нче яше белән бара иде. Ул «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирны — 9, Татарстан чемпионатын — 7, Россияне 9 мәртәбә отты. 2015 елда көрәш буенча дөнья чемпионы булып танылды.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100