news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шигырь жанр буларак бетеп барамы, әллә олпат шагыйрьнең кәефсез чагы туры килдеме?

news_top
Шигырь жанр буларак бетеп барамы, әллә олпат шагыйрьнең кәефсез чагы туры килдеме?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиевтан, Йолдыз Миңнуллинаның «Җирдә була шундый көннәр» дип аталган кызыл «фанер китабын» (ул аны шулай дип атады) укып чыккач, фикерен сорадым. Марсель абыйның фикере, Йолдыз Миңнуллина шигърияте белән генә чикләнмичә, гомумән шигърият турында булды.

Марсель Галиев

Фото: © Владимир Васильев

Марсель Галиев болай диде: «Заманында шагыйрә Белла Ахмадуллина бар иде. Ул үз шигырьләрен гаҗәеп укый иде. Аның шигырьләрен беркем дә аңламый һәм аның нәрсә әйтүен ачык кына беркем дә әйтә алмый иде. Ул бөек саналды. Аны «бөек» димәсәң, «аңламадым» дисәң – җүләр буласың. Йолдыз да – менә шундый шагыйрә... Аңламадым, дисәң – җүләр буласың. Берни дә юк, дисәң дә – дөрес түгел. Ниндидер тыгыз фикерләр һәм күрелмәгән гаҗәеп образлар бар.

Безнең поэзия бит хәзер 2 төрлегә әйләнде. Шушындый катлаулы шигърият бар (берничә кешедә ул) һәм буш шигърият (туган як, әни турында) – мең тапкыр кабатланган темага язу. Шулай язып, үзләрен шагыйрь дип йөрүчеләр бар. Андыйлар белән чагыштырганда гаҗәп инде бу ребус тибындагы шигырьләр. Болары – аңлашылмый, бөтенесе аңлашылып торган үтә күренмәле шигырьләр дә кызык түгел.

Шундый заман килде: шигърият ниндидер девальвациягә кереп бара, дип уйлыйм мин. Аны аңлатып та булмый. Нәрсәдә аның сәбәбе? Тел саега барган саен, бер яктан, шигырь катлаулана, икенче яктан, гел примитивка әйләнеп бара. Менә шундый ике яссылыкта бәргәләнә шигърият. Шуны мин аңлата да алмыйм, үзем дә аңламыйм хәзер. Кая барып чыгар бу шигърият?! Шигърият жанр буларак үзен үзе бетереп бара кебек – шуны сизәм. Жанр буларак арзанаеп бара. Шуңа алар катлаулы итеп, кеше тиз генә анламаслык итеп язалар».

Бу хакта шагыйрьләр һәм шигърият сөючеләр ни уйлый икән? Урта буын булып баручы шагыйрьләргә фикер сорап мөрәҗәгать иттем. Кызык, кемдер озаклап уйланды, үзе белән һәм Марсель абый белән күңеленнән бәхәсләште, кемдер Марсель абыйның шигырьләрен укып чыккан, кемдер алдан уйлап йөргән булса кирәк, тиз генә язып бирде. Бу тема, бәлки, шигырь язучыларны гына түгел, шигырь укучыларны да бәхәскә тарта алыр. Сез ни уйлыйсыз шигъриятнең бүгенгесе турында?

Гөлүсә Батталова: «Марсель абый әйткән «артык примитив, гади шигырьләр» гомер бакый язылган»

Гөлүсә Батталова

Фото: © Солтан Исхаков

Гөлүсә Батталова: «Марсель абый Галиевның бүгенге шигърият турындагы уйлануларын тыңлаганнан соң, шуны әйтә алам: элитар шигърият ул элек тә булган, хәзер дә бар. Андый төр шигырьләр һәркем өчен дә түгел, аларны бөтен кеше аңлап та бетермәскә, кабул итмәскә мөмкин.

Ә менә Марсель абый әйткән – артык примитив, гади шигырьләр – алар да гомер бакый язылган. Гадәттә, андый шигырьләрне шигъри сүз белән сөйләшергә һәвәс халкыбыз күңел дәфтәрендә, яисә шәхси шигырь дәфтәрләренә генә теркәп куйган. Тормышындагы вакыйгалар, хисләрен шулай шигырьгә салган. Тормышыбызда социаль челтәрләр барлыкка килгәч, шәхси дәфтәрләрне интернет аккаунтлар алыштырды. Ә социаль челтәргә куелган шигырьләрне кемдер үз битенә алып куя, кемдер кемгәдер җибәрә, һәм алар шулай тарала. Дөньяны шигырь баскан, дигән тәэсир калдыра.

Марсель абыйның хәвефле уйлануларын да аңлыйм: китап уку кимегән саен, телнең байлыгы, сөйләмнең камиллеге дә кими. Кухня теле төп сөйләм теленә әйләнә барганда, шигырьләрнең дә артык гади телдә язылуы гаҗәп түгел.

Үземә дә, шигырьләремдә очраган, әле онытылмаган, әдәби сөйләмнән төшеп калмаган, сирәгрәк кулланылган сүзләрне «аңламыйбыз» дигәнне ишетергә туры килгәли».

Лилия Гыйбадуллина: «Без − Марсель Галиев кебек сүз осталарының тугарылып язган әсәрләрен укып үскән буын»

Лилия Гыйбадуллина

Фото: © Солтан Исхаков

Лилия Гыйбадуллина: «Шигырьне йөрәк белән укырга кирәк. Аның эстетик ләззәте дә шунда. Шигырь имләү догасына тиң ул.

Миңа калса, шагыйрьнең баш өстендә «укучы мине аңлармы», «шигырь жанры кая бара» дигән кылыч торганда, чын шигырь язылмыйдыр да. Шигырьне мин аналитик фикерләү белән языла (һәм укыла) торган әйбер түгел дип беләм. Шигырь − ул хөрлек, протест, ахыр чиктә... Шигырьдә булса да үзебезгә хөр булырга рөхсәт итикче. Йолдызның шигърияте миңа шул ягы белән кадерле дә. (Һәм сезгә дә шулай бит.)

Без − Марсель Галиев кебек сүз осталарының тугарылып язган әсәрләрен укып үскән, әдәби зәвыкны шулар аша саркытып алган буын. Кайчандыр «күзләремдә − йолдыз җене, ирендә − галәм тәме» дип, поэзиядә киң колач җәйгән олпат шагыйрьнең бераз кәефсезрәк, зарланасы килебрәк йөргән чагына туры килгәнсең ахры, Рузилә. Борчылмасын, татар шигыре бетәргә җыенмый».

Рүзәл Мөхәммәтшин: «Укучы (потребитель, диик) талымсызланды, шигъри фастфудны бик теләп кабул итә»

Рүзәл Мөхәммәтшин

Фото: © «Татар-информ» архивы

Рүзәл Мөхәммәтшин: «Ркаил абый 20 еллап элек үк «арзанайды сүзләр...» дип язган иде бит. Укучы (потребитель, диик) талымсызланды, шигъри фастфудны бик теләп кабул итә. Сорау булгач, тәкъдим дә бар: андый «рухи тәгам»не табадан төшереп кенә торалар. Халык шуннан җитешеп, туена, хушлана икән, «Аш булсын!» дияргә генә кала инде».

Резеда Гобәева: «Марсель абыйның нигә ике генә төркемгә бүлгәнен барыбер аңламадым...»

Резеда Гобәева

Фото: © «Татар-информ» архивы

Резеда Гобәева: «Марсель абыйның фикерен тыңлагач, ул үзен кайсы төркемгә кертә икән, дигән сорау туды – миңа шунысы кызык. Бүген аның шигырьләрен кабат ачып укыдым – барысы да аңлашыла. Үзе гади дә түгел. Ләкин аңлашыла. Әйбәт аның шигърияте! Һади Такташның да, Хәсән Туфанның да һәр өтере һәм ноктасы аңлашыла – мин аларны даһи дип саныйм.

Ә бит Марсель абый әйткән гап-гади темалар Роберт Миңнуллинда да күп. Теле дә бик гади. Шулай да, ул – гениаль шагыйрь. Мең кат язылган темаларга кабат язуны да мин гөнаһка санамыйм. Шигырь бит ул акыл сату түгел, ул – хис. Кешенең әнисенә һәм туган авылына карата хисләре шигырь булып түгелә икән – бу кабатлану түгел, бары тик хисләр ташкыны гына.

Мин Йолдызның шигъриятен дә яратам һәм андагы һәр мәгънәне, һәр образны аңлыйм. Аңламыйча гына «бу – яхшы» дип утыручылар исемлегендә түгелмен.

Бүгенге көндә шигырь бәясе төште, дигәнгә каршы килерлек мисалларым бар минем. Безнең халык шигырь ярата. Һәр елны август аенда Казан мэриясе янына шигырь тыңларга 6-7 мең кеше җыела, быел 12 мең кеше үтте, диләр. Шигырьләр яңгыраган «Китап» радиосы да популяр дип беләм. Интернетта шигъри постлар күп. Минемчә, кеше хәзер озын әсәрләр – роман, повестьлар укымый. Кыска әсәрләр – шигърият фикер һәм хисне белдерергә менә дигән формат.

Әмма Марсель абыйның нигә 2 генә төркемгә бүлгәнен барыбер аңламадым...»

Булат Ибраһимов: «Һәр шигъриятнең үз укучысы бар, кемгәдер Йолдыз Миңнуллина ошаса, кемгәдер, мисал өчен, авылдагы Тәскирә апа язган шигырьләр күпкә якынрак»

Булат Ибраһимов

Фото: © «Татар-информ» архивы

Булат Ибраһимов: «Марсель абый белән 100 процент килешәм. Бүгенге шигърият – чынлап та кеше аңламас дәрәҗәдә катлаулы һәм шигърияттән ваз кичертә алырлык примитив.

Ләкин шул ук вакытта һәр шигъриятнең үз укучысы бар, кемгәдер Йолдыз Миңнуллина ошаса, кемгәдер, мисал өчен, авылдагы Тәскирә апа язган шигырьләр күпкә якынрак.

Әлеге күренешнең бүгенге көндә начармы, юкмы икәнен өзеп кенә әйтеп булмый. Чөнки без укый белүче, татарча сөйләшә белүче татарлар өчен шаккатып, куанып йөри торган чорда яшибез.

Халык хәзер һәрдаим стресста, ниндидер борчу һәм шуның өстенә «дөньясы чукынып китсен» дигән япма белән яши. Шуңа күрә күпләрнең авыр әйбер укып, башны эшләтеп утырасы килмәгәне көн кебек ачык.

Ә китапларга килгәндә, хәзер, акчаң булса, алтын битләр белән дә чыгарып була аны. Язучының китабы булу – ул хәзер бернинди дә башлар әйләнеп «йолдызлык чире» белән исереп ята торган вакыйга түгел, ә гади бер тәвәккәллек кенә.

Икенче мәсьәлә: язган китапларыңны бәяли алырлык, объектив тәнкыйть яза алырлык галимнәребез, язучыларыбыз бармы? Китабыңны сатып алырлык укучың бармы?

Шигърият нинди булырга тиеш, дип сорау куйсак? Шигърият заман белән бер аякка атларга һәм төрле булырга тиеш. Автор укучының акылы җитмәслек «бөек» шигырьләр дә, укучы өчен җиңел, аңлаешлы шигырьләр дә язарга тиеш. Язучының таланты да, язучылыгы да шуннан гыйбарәт. Кайбер бөек язучылар тарихка гади әйбер язып та кереп калганнар».

Рифат Сәлах: «Тенденция буларак караганда, Марсель абый хаклы»

Рифат Сәлах

Фото: © Салават Камалетдинов

Рифат Сәлах: «Марсель абый – тәҗрибәле шагыйрь дә, язучы да. Укучы буларак та, фикерен аңлаешлы итеп җиткерә ала. Тенденция буларак караганда, Марсель абый хаклы. Бер яктан, чынлап та, фәлсәфә өстенә фәлсәфә, икенче яктан, гадидән дә гадирәк шигырьләр. Минемчә, бу ике жанрның да яшәргә хакы бар, һәм алар берсен берсе тулыландыралар. Әле, моңа өстәп, халык арасында шигырь чыгаручылар да бар. Мессенджерларда, социаль челтәрләрдә еш кына бик гади яки такмак дәрәҗәсендәге әсәрләр дә йөри. Моның сәбәбе, әлбәттә, халыкның зәвыгы түбән булудан да торадыр. Яхшы әсәрләрне, шигырь китапларын аз укыйбыз. Шуңа күрә, шигырьгә булган ихтыяҗны түбән зәвыклы әсәрләр дә канәгатьләндерә. Халык күбрәк укыса, өч тиенлек такмакларга ихтыяҗ калмас иде. Ана телендә сөйләшү кимү сәбәпле, дип әйтеп булмый, чөнки телебезне тиешенчә белмәгән кеше башка телдә укый ул.

Йолдыз Миңнуллина шигъриятенә килгәндә, ул да төрлечә яза. Кайчагында аңлап бетерәсе авыррак (шәхсән, үзем, шул ук буын вәкиле булгач, Йолдызны аңлыйм шикелле тоела. Ул мин уйлаган әйберләрне кодлар итеп җиткерә белә шикелле. Бәлки, ялгышамдыр), катлаулырак тоелса, бик аңлаешлы, гадирәк язылган шигырьләре дә җитәрлек. Лилия Гыйбадуллинаның да шундый кодлардан торган шигырьләре бихисап. Моның өчен билгеле бер әдәби гыйлем, әдәбиятны күзаллау кирәк. Кемнәргәдер ясалган сылтамаларны аңлар өчен, милли әдәбиятыбызда, дөньяда лаеклы урынын тапкан башка әдипләрне дә белү ләзем».

Фәнил Гыйләҗев: «...мета-метафораларны да, ассонанс, аллитерацияләрне дә оста файдалана, эчке рифманы да тоемлый»

Фәнил Гыйләҗев

Фото: © Салават Камалетдинов

Фәнил Гыйләҗев: «Йолдызның шигырьләрен мин аңлап булмас дәрәҗәдә катлаулы шигърият диеп үк бәяләмәс идем. Ул, әлбәттә, беркаптырмалы, примитив такмаклар да, публицистик нотыклар да, әниемә, сөйгәнемә ише эстрада лирикасы да түгел инде, ә зыялы, зәвыклы, әзерлекле укучы өчен аңлаешлы булган интеллектуаль әдәбият үрнәкләре. Хәер, Марсель Галиевның үз шигырьләренең дә күбесе нәкъ шул категориядәге, сүзнең тәмен белүче укучы өчен язылган.

Ә Белла Ахмадуллина дигәннән, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллиналар – Белла Ахмадуллина исемендәге халыкара әдәби премиянең ияләре дә бит әле. Бу шагыйрьләргә хөрмәтем зур. Алар әдәби сүзнең тәмен белеп, үз стильләрен булдырып, кабатланмас, тапталмаган образлар белән эш итә белә. Метафоралар белән генә чикләнеп калмыйча, мета-метафораларны да, ассонанс, аллитерацияләрне дә оста файдалана, эчке рифманы да тоемлый. Соңгы елларда кайбер әдипләребез тауларга бару, тауда яңа биеклекләр яулау йоласын да гамәлгә кертте. Ә менә бу кызлар – башка иҗатчылар өчен әдәбият Олимпындагы, шигърият Парнасындагы планканы, үзләренә күрә, бик югары ноктага күтәрүчеләр.

Марсель абыйның үзе әйткәнчә, мондый авторларның иҗаты белән танышу – гел ипинең үзен генә мүкелдәтергә күнеккән укучыга кара уылдык та татып карау мөмкинлеге бирү инде ул. Ә андый тәгамгә һәркемнең акча букчасы да чыдамлы булмаска мөмкин, күнекмәгән ризыкны чамасыз ашасаң, маемлавың да бар. Шуңа күрә дә һәр нәрсәдә чама булуы, ашыкмый-кабаланмый, укыганыңны анализлау, сеңдерү, әдәби зәвыгыңны тәрбияләү мәслихәт. Шул ук вакытта уылдыкның гел үзен генә дә ашап булмый бит. Ипие дә кирәк. Әле болай туклангач, тозлы уылдык су да сораячак... Әдәбиятта да төрлелек һәм чама булырга тиеш. Әле шуңа өстәп, җил дә вакытында исеп, яңгыры да вакытында яуса, ягъни шигырь китаплары да тиешле вакытында, үзләренә кызык чакта дөнья күреп, укучылар һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан тиешле бәясен дә алса – нур өстенә нур булыр иде!

Йолдызның иҗатына килгәндә, миңа аның үз шигырьләрен үзенең сөйләве, укучысына-тамашачысына җиткерү манерасы ошый. Аның үз сөйләмендә – укучы беләнме, икенче бер шагыйрь беләнме, үз-үзе беләнме гапләшүендә – миңа ул шигырьләр якын да, аңлаешлы да, кызык та. Ул шигырь сөйләгәндә мизгел белән мәңгелек кавыша, гади әйберләрнең катлаулылыгына, катлаулы әйберләрнең гадилегенә, сүз сәнгатенең галилегенә инанып тыңлыйсың.

Йолдыз, ни сәбәпледер, үзенең иҗат үрнәкләрен соңгы бер дистә елдан артык ни «Казан утлары» журналында, ни «Мәйдан» журналында бастыруны кирәк санамый. Ә кайчандыр, бик күптән, «Казан утлары» журналында басылып чыккан «Өтүкән җирендә ут яна» дигән поэмасы Нурбәк Батулла белән берлектә сәхнәләштерелде. Кайбер шигырьләре Зуля Камалова һәм Мубай башкаруындагы җыр текстларына әверелде, Камал театры сәхнәләренә менде.

Ә менә аның кызыл тышлы китабы миндә әлегә юк. Аның каруы Миләүшә Гафурованың үзе төпләп ясаган брошюра сыман шигырь китапларының берсен, бер мең ике йөз сумга микән, сатып алган идем. Йолдызның да Татарстан китап нәшриятында кайчандыр басылган шул брошюра чамасындагы бер китабы бар инде миндә барын. Тик хикмәт китапның калынлыгында түгел, эчтәлеге саллы булсын аның, лирикасы үзгә, кабатланмас булсын! Монысын да кулга төшерми булмас. Әлеге китап та минем китап киштәсендә үз урынын табарга тиеш».

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 ноябрь 2025
    Исемсез
    Резеданың фикере бик ошады👍
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар