Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шигырь китаплары кирәкми дигән булалар»: Рифат Сәлах кулдан китап ясарга өйрәтте

16 ноябрь көнне «Татар китабы йорты»нда «Китаплы булам!» дип исемләнгән остаханә үтте. Остазлар Гүзәл Гарипова һәм Рифат Сәлах кулдан китап ясау серләренә төшендерделәр. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Зөлфия Шәвәлиева «Интертат» өчен чарадан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Шигырь китаплары кирәкми дигән булалар»: Рифат Сәлах кулдан китап ясарга өйрәтте
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

«Китаплы булам!» остаханәсе «Идел» журналы редакциясе карамагындагы «Яңа исем» иҗат лабораториясе кысаларында оештырылган. «Яңа исем» ул – татар әдәбиятында яңа исемнәрне барлау, яшь каләм тибрәтүчеләргә иҗади мәйдан бирүне күз алдында тотучы иҗат мәйданчыгы.

Очрашуда шагыйрь Рифат Сәлах мәктәптә укыган вакытында ук кулдан китаплар ясавын сөйләде. «Мәктәптә укыганда шигырьләрне язып, бер кәгазьгә туплап, дөрес итеп бөкләп, әтиләр күрмәгәндә өйдәге иң зур пычакны – сугым пычагын алып, кисеп, үзем шулай китаплар ясый идем», – дип искә алды шагыйрь үзенең беренче китаплары турында.

Бүген Рифат Сәлах – 16 китап авторы. Билгеле, бу сугым пычаклары белән кисеп ясалган китаплар түгел, «чын» китаплар.

Беренче булып, чакырылган остаз – Гүзәл Гарипова чыгыш ясады. Гүзәл – рәссам-иллюстратор, дизайнер, (КФУ ИДпПИ) дизайн проектлау укытучысы. Ул китап бизәлешенең үзенчәлекләре турында сөйләде. Бүгенге көндә китапны бизәүдә (иллюстрацияләүдә) берничә вариант бар, иң җиңел ысул– инде язылган китапка рәссам (иллюстратор) табу. Рәсем белән бизәү өлкәсендә бернинди кысалар да юк. Кемдер рәссам таба, кемдер рәсемне үзе ясый, кемдер сүзләрне дә, рәсемне дә үзе эшли. Ә кайчакта инде ясалган рәсемгә дә сүзләр языла. Мәсәлән, Йолдыз Миңнуллинаның «Ай кызы Зөһрә» әкияте нәкъ шулай барлыкка килгән. Йолдыз Гүзәл Гарипова ясаган рәсемнәрне күреп алып бик ошаткан һәм аларга текст язган.

«Мине шаккатырган әйбер – теләсә кайсы рәсемне китапка салырга була, ләкин аңа туры килә торган автор табарга кирәк. Шундый гади, беренче карашка ямьсез, теләсә нинди рәсемне матур форматта яхшы текст белән тәңгәл китерәсең, ул чыннан да аерым бер әсәргә әверелергә мөмкин», – дип, үз тәҗрибәсе белән бүлеште Гүзәл.

Шулай ук, кызыклы факт – балалар өчен китаплар да тулысынча рәсемнәрдән генә тора ала икән, бүген бер генә сүз дә язылмаган китапларны еш очратырга мөмкин.

Әңгәмәне шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр бүлеге мөхәррире Рифат Сәлах дәвам итте. Ул Татарстан китап нәшриятында китап чыгару өчен кирәк булган алшартлар белән таныштырды.

«Беренче чиратта – сыйфатлы әйбер булырга тиеш. Кызыклы хикәя, повесть, шигырьләр җыентыгы. Аларны безгә тәкъдим итсәгез, бик теләп алачакбыз һәм бик шатланачакбыз».

Рифат Сәлах язмаларын нәшриятка алып барырга җыенучылар өчен берничә кагыйдәне әйтеп узды:

  1. Кулъязма бер файлда булса, уңайлырак.
  1. Язма Microsoft Word программасында 14 кегель белән, Times New Roman шрифтында булырга тиеш.
  1. Шигырьләр китабы булса, урнашу тәртибен алдан сайласагыз әйбәт, чөнки китапта шигырьләр урнашуы бик мөһим роль уйный.
  1. Хаталарга килгәндә – үзегезне баштан үзегез тикшерсәгез, бик әйбәт була. Чөнки редактор эшкәрткән әйбер белән автор карашы туры килмәскә мөмкин.

Рифат Сәлах нәшриятта гына түгел, өй шартларында үз китабыңны булдыру мөмкинлекләре турында да сөйләде.

Үзенең беренче китабын ясау тарихы турында: «Мин чыгарылыш сыйныфларында укыганда, укытучыма, «менә безнең мәктәптә иҗат итүчеләр бар» дип күрсәтергә, каядыр китап алып барып күрсәтергә кирәк булган иде. Шуннан А4 форматын икегә генә бөкләп, бер китап ясап илтеп бирдек. Әлбәттә, ул шигырьләр бик зәгыйфь иде, ләкин шуңа да карамастан, ул бер җылы материал булып хәтердә калды, – дип сөйләде ул. – Бу эштә иң мөһиме – язмаларыңны туплау».

Нәшрияттан иң тиз алынып беткән китап

Чарадан соң китап бастыру нечкәлекләре турында Рифат абый белән әңгәмә корып алдык.

Бүген китап чыгаруның финанс мәсьәләсе ничегрәк?

– Татарстан китап нәшрияты социаль план белән эшли. Ул «социаль әһәмияте булган план» дип атала. Бездә китапны ике төрле чыгарып була – дәүләт акчасына һәм үз акчаңа. Бездә, күбрәк, язучылар дәүләт акчасына чыгара, чөнки ул бит инде иҗат итә һәм аның өчен гонорар да ала, ягъни акча да эшли булып чыга.

Дәүләт акчасына китап чыгарыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Китапны дәүләт акчасына чыгарыр өчен, беренчедән, яхшы язарга кирәк, икенчедән – куелган төрле таләпләргә туры килергә кирәк. Әдәби әсәр була инде ул гадәттә. Социаль планга керү өчен, китапның әдәби, фәнни кыйммәте булырга тиеш.

Бөтен кешегә дә кызыклы булса, фәнни-популяр әсәрләр дә керергә мөмкин. Планга кергәндә, кеше нинди китап укый – шуның турында уйларга кирәк. Чөнки безнең ул китапларыбыз китапханәләргә тарала. Казан белән таныштыру, туристлар өчен булган китапларны китапханәгә биреп булмый бит инде. Шуның өчен аларны күбрәк язучы үз акчасына чыгарырга мөмкин, анысы «коммерческий» дип атала. Шулай ук, авторлар планга керергә вакыт озак китә дип санаса, акча түләп, үзе дә чыгара ала.

Елына ничә китап чыгарасыз?

– Нәшриятта якынча көненә 1 китап чыгып бара. Эш көннәрен санасаң, ел буена каядыр 200 китап чыга инде.

Китапны чыгарып, берсе дә сатылмаган очраклар булганы бармы?

– Бер китап та сатылмаган очрак була торган булса, аны чыгармыйлар инде гадәттә. Төрлечә була: авыр сатылганнары бар, җиңел сатылганнары бар. Тиз алынып беткәннәре бар. Иң тиз алынып беткән китапларның берсе ул – Кузнецовның татар теленә өйрәтә торган китабы иде. (Сүз этнолог Максим Кузнецовның «Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих» китабы турында.) Ул бик тиз арада бетте, аны сорыйлар, хәзер инде электрон вариантын гына сатып алалар. Басма вариантта сатып алып булмый, бик тиз бетте.

Китап сатылачакмы, юкмы икәнен алдан белеп буламы?

– Китаплар өлкәсендә эшләгән кешеләр чамалыйлар, нинди китапның сатылачагын, ниндиләр сатылмаячагын күз алдына китерәләр. Шул ук маркетинг бүлеге белән киңәшергә була. Маркетинг бүлеге бар бездә, алар да күз алдына китерә нинди китап кирәк икәнен. Менә әкият китаплары кирәк, диләр, шигырь китаплары кирәкми, дигән булалар инде. Ләкин практикадан күренгәнчә, беренчедән – әкият китапларын язучылар әз, күбрәк язсалар, бәлки, әкият китаплары күбрәк тә чыгар иде. Икенчедән, безнең татар халкы гомер-гомергә шигырь укыган бит ул. Аны ничек кенә әйтсәң дә, беренче булып, кечкенә бала барыбер шигырь укыячак инде. Шуңа күрә шигырь китаплары отышлы һәм шигырь язучылар да күбрәк. Татар халкы – шагыйрь халык инде, шуңа күрә безгә шигырь якын.

Рәхмәт, Рифат абый!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100