news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сигез балалы Екатерина: «Әбием 18 бала тапкан, бу инде гаилә традициясе кебек...»

Казанның Марат Садыйков исемендәге 7нче шәһәр хастаханәсенең бала тудыру йортында зур бәйрәм – сигез балалы гаиләне яңа туган бәбиләре белән өйләренә озаттылар.

news_top
Сигез балалы Екатерина: «Әбием 18 бала тапкан, бу инде гаилә традициясе кебек...»
Фото: "Интертат", Гөлнар Гарифуллина

Екатерина Щербакова үзе шушы перинаталь үзәктә акушерка булып эшли. Якты дөньяга килгән сабыйларын күреп һушланган әниләрнең хис-кичерешләрен бүген үзе дә татый ул. Сигезенче баласы – улы туганчы биш ел элек җиденчесен – кызын алып кайткан була. Ә иң олы кызына 18 яшь.

Хәзер гаиләдә биш кыз, өч малай. Ире Айрат Хәбибуллин – үз бизнесы белән шөгыльләнүче үзмәшгуль. Ул, командировкада булу сәбәпле, гаиләсен каршы алырга килә алмады, ләкин моның өчен гаепләрлек тә түгел. Гаиләнең бердәнбер туендыручысы буларак аны аңларга була. Екатеринаны кочып, шатлыгын уртаклашырга якыннары җитәрлек иде – әнисе, әбисе, кызлары...Шулай ук, күп балалы гаиләне тәбрикләргә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева килгән иде.

«Әни булу – ул зур бәхет тә, олы хезмәт, тырышлык та»

Улыгыз туу белән чын күңелдән котлыйбыз. Әни булу – ул зур бәхет тә, олы хезмәт, тырышлык та. Акушер булгач, баланың беренче тавышы, беренче елмаюы нәрсә икәнен беләсез инде, ләкин үз балагызны кулыгызга алу бөтенләй башка хисләр бүләк итә инде. Гаиләгез бәхетле, барлык балалар үзара дус булсын. Һәркемнең тормышында беренче терәк һәм ярдәм – гаиләдән. Әниегез дә, әбиегез дә, гаиләдәге олырак кызлар да булышырлар дип уйлыйм. Сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телим – дип котлады ул һәм бүләкләрен тапшырды.

Перинаталь үзәк исеменнән бала тудыру йорты җитәкчесе Татьяна Шиһабетдинова да тәбрикләде.

Безнең хезмәткәребез – яшь, чибәр Екатеринабызның сигез баласы бар хәзер. Дүшәмбе – 2 нче ноябрь көнне Екатеринаның туган көне, 37 яшь тула. Үзенә бүләк тә ясады инде. Бу искиткеч! Сигез бала – безнең заманда сирәк очрый торган күренеш, – ди ул.

«Без үзебез дә гаҗәпләнәбез һәм сокланабыз, – дип куйды әбисе. – Миңа быел 80 яшь тулды, юбилейга бүләк булды инде бу онык һәм юаныч та. Екатеринаның бертуган энесе махсус хәрби операциядә һәлак булган иде, шуңа күрә безнең өчен шушы нарасый дөньяга аваз салу – зур юаныч. Малай – тагын бер нәсел дәвамчысы туу бик әйбәт инде».

Екатеринаны кочып, шатлыгын уртаклашырга якыннары җитәрлек иде – әнисе, әбисе, кызлары...

Фото: © «Интертат», Гөлнар Гарифуллина

«Беренчесе булмаса да, күбрәк тапкан саен тагын да каушата»

Котлаулардан соң, Екатерина якыннары һәм кунаклар белән күмәк фотога төшкәч, үз кичерешләре белән дә уртаклашты.

Бик зур рәхмәт монда эшләүче табибларга, барысы да уңышлы, җиңел узды. Күңелемдә рәхәтлек, җиңеллек, өстемнән йөк төшкән кебек. Беренчесе булмаса да, күбрәк тапкан саен тагын да каушата, дулкынландыра әле ул. Шулай да, үзем дә монда эшләгәч, җайлырак та булды. Балачактан зур гаилә турында хыяллана идем. Ирем дә шулай теләде. Менә 3100 грамм авырлыкта сигезенче балабыз – улыбыз Евгений туды.

Өйдә барлык балалар бик көтте инде. Аеруча иң кечкенәсе – биш яшьлеге. Балалар күп булу куркытмый. Мин инде мондый ритмда яшәргә күнектем. Алардан башка берничек булмый, – диде Екатерина.

Екатеринаның әнисе Наталья Худова да сүзгә кушылды. «Әбиемнең 18 баласы булган. Әнием 18 нчесе булып туган», – диде. «Гаилә традициясе инде бу», – дип көлештеләр.

Өченче бала тугач, «Катя, күбрәк инде, ахрысы...» – дигән идем. Аннары дүртенчесе, аннан соңгылары тугач, шулай тиеш дип кабул итә башладым, – ди Наталья Худова.

«Әле тагын табарсызмы?» дип сораучылар да булды. «Юк, җитә, авыррак инде хәзер. Балаларны тәрбияләү бик авыр. Һәркайсын түгәрәкләргә дә йөртәсе килә», – ди Катя.

«Балачактан зур гаилә турында хыяллана идем»

Фото: © «Интертат», Гөлнар Гарифуллина

«Гаилә бүген Россия Федерациясендә, Татарстанда социаль сәясәтнең өстенлеге булып тора»

Юлия Абдреева журналистларга сөйләгәнчә, хәзер республикада 50 меңнән артык гаиләнең өч һәм күбрәк баласы бар.

8, 9, 10 балалылар күп түгел инде, ләкин елдан-ел андый гаиләләр артуын күзәтәбез.

Гаилә бүген Россия Федерациясендә, Татарстанда социаль сәясәтнең өстенлеге булып тора. «Гаилә» илкүләм прректы гаиләләрдә балалар санын арттыруга юнәлдерелгән. Татарстан гаиләләргә ярдәм итүгә багышланган зур эш үткәрә. Күп балалы гаиләләр торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүгә, даруларга, мәктәп яшендәге балаларга транспортта йөрү өчен субсидияләр ала.

Социаль фонд тарафыннан пособиеләр бар. Аз керемле гаиләләр һәр гаилә әгъзасына керем яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта ярдәм чаралары ала. Һәр балага гаилә 15 мең сумга кадәр алырга мөмкин.

Балага әле белем дә бирергә кирәк бит. Балалар бакчасына йөргән өчен компенсация, бушлай өстәмә белем, гомуми белем бирү учреждениеләрендә бушлай туклану каралган. Бүген күп балалы гаиләләр өчен һөнәри училищеларда түләүгә субсидияләр бар.

Һәр этапта, хәтта туганда ук, күп балалы гаиләләргә прокат пунктларыннан техник чаралар – коляскалар, ашату урындыгы, биләү өстәле, карават та бирелергә мөмкин. Әни гел балалар белән булгач, әти кеше генә эшләгәч, без ярдәм итәргә әзер. Әгәр гаиләдә бала карау белән бәйле психологик проблемалар булса да ярдәм кулы сузабыз, дип аңлатты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар