Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стерилизациядән соң балага узган Әминә Кәримова: «Тугызынчысын да табачакмын»

37 яшьлек Әминә Кәримова стерилизацияән соң кабат балага узган. Владимир өлкәсе Селиванов районы Новлянка бистәсендә яшәүче сигез бала әнисе белән «Интертат» элемтәгә керде.

news_top_970_100
Стерилизациядән соң балага узган Әминә Кәримова: «Тугызынчысын да табачакмын»
progorod33.ru

Владимир өлкәсе Селиванов районы Новлянка бистәсендә яшәүче 37 яшьлек Әминә Кәримованың 9нчы балага авырлы булуы хакында язган идек инде. Иң кызыгы: 8 бала әнисе моннан 2 ел элек стерилизация буенча операция ясаткан булган. Хәзер Әминә Кәримова өлкә клиник хастаханәсен судка биргән. 8 баласы булган Әминә белән сөйләштек.

Февраль аенда миңа операция ясарга тиешләр иде, шуның белән табибларга күренеп йөргәндә, йөкле булуым ачыкланды. 12 атналык, диделәр табиблар. Үзем берни дә тоймадым, белмим. Нидер булса да, минемчә, аңламас идем, чөнки минем бик каты башым авырта, һәм мин көчле дарулар эчә идем, – дип сөйли башлады Әминә Кәримова.

Аңа «ике яклы хроник гиперпластик полисинусит» дигән диагноз куялар. Маңгай астына, борын куышлыгына үлек җыелып килә, шунлыктан аның башы авырта.

Бик каты башым авырта шул үлек җыелуы аркасында. Аны ел саен чистартып торалар. Аны гомуми наркоз астында алалар, маңгайны ачалар бит. Элегрәк шул урынга гына наркоз ясап та чистарталар иде. Мәскәүдә 2 тапкыр баш сөяген ачып та операция ясадылар, – ди ул.

Әминә Кәримова ире Мостафа белән танышу мизгелләрен дә хәтерендә яңартты. 16 яшьлек кыз булачак ире белән мебель фабрикасына эшкә килгәч таныша. Хәзер Мостафа түбә ябучы булып эшли, ә Әминә өйдә балалар белән утыра. Шул көннән бирле алар бергә.

Икебез дә йорт җиһазларына тышлык ясый идек. Бергә булуыбызга 20 елдан артты инде. Икебез дә зур гаилә турында хыяллана идек. Барысы да – көтеп алынган балаларыбыз. Сәламәтлек ягыннан да проблемаларым юк иде, барысын да әйбәт кенә күтәреп таптым.

2019 елда бала тапканда, күз артындагы сөягем шартлады, 2020 елда аңа операция ясадылар. 8нче баламны инде кесарев кисеме ярдәмендә табарга туры килде.

7нче баланы тапканда, кесарев кисеме ясарга сораган идем табиблардан. Шунда бергә стерилизация дә ясауларын үтендем. «Моңа (кесарев кисеменә) күрсәтмәләр юк», – дигәч, баламны үзем таптым, әмма шул вакытта күз сөягем сынды. 8нче баладан соң инде, «башка үзеңә табарга ярамый» диделәр. Моннан берничә ел элек 3 игезәк балага да авырлы идем, тик, кызганыч, мин ул балаларны 9 атналык чакларында югалттым, – ди ана кеше.

«Барыбыз өчен дә көтелмгән яңалык булды»

Әминә һәм Мостафа Кәримовларның иң олы балаларына апрель аенда 18 тула, ә иң кечкенәсенә әле гыйнвар аенда гына 2 яшь тулган. Ире белән алар 4 малай, 4 кыз тәрбияләп үстерәләр.

9нчы балага йөкле икәнемне белгәч, шок хәлендә калдым. 1 атна буе аңыма килә алмый йөрдем. Ирем дә мондый хәлне көтмәгән иде. Гомумән, бу – барыбыз өчен көтелмәгән яңалык булды.

 

Фото: © progorod33.ru

Мин белгәндә, инде баланы төшерергә ярамый торган вакыт иде. Табарга уйладым инде. Хастаханәне судка бирдек. Белмим, алданрак белгән булсам, абортка ризалашкан булыр идемме, юкмы – әйтә алмыйм.

Тикшерү үткәндә гинеколог карады да, аналык зурайганны әйтеп, УЗИ үтәргә дип җибәрде. Үзе аптырашта калган иде. Башка берни дә әйтмәде. УЗИда күргәч, табиб та шаккатты. Хәзер иң кыены – баш авыртуына чыдарга туры килә. Бала тулысынча формалашып беткәч кенә наркоз ясап, табиблар әзрәк хәлне җиңеләйтә алачаклар. Ә ул әле 20 атнадан соң гына мөмкин. Баш авыртуыннан дарулар да эчәргә ярамый шул хәзер. Түзәсе генә кала. Табиблар да берни эшләтә алмый.

Алдагы йөклелек 30 атна чагында ул процедураны үткәнем бар инде минем.

Авыртудан әбиләргә дә барып карадым. Алар минем алда ишекләрен ябалар. «Син – пычактан соң, берни дә эшләтә алмыйбыз», – диләр. Операциядән соң булгач, тотынмый алар миңа.

Без бит инде стерилизация ясаттык. «Башка бала тапмыйбыз» дип, чөнки минем сәламәтлегемне кайгыртырга кирәк иде. 8нче баланы тапканда, кесарев кисеме ясаган вакытта стерилизация ясарга тиеш иделәр алар, – ди Әминә.

Әминәнең кулында барлык тиешле белешмәләре дә бар. Баласын табарга карар кылган. Өлкә клиник хастаханәсен судка биргән.

Хәзер өлкә клиник хастаханәсенә судка кадәрле языла торган дәгъва язып җибәрдем. Алар аны 16 февральдә алдылар, тик һаман да җавап юк. 10 көн көттем. Иртәгә судка дәгъва бирергә барам. Үзем язуларымны карап утырдым. «Аналыкта җөй бар» дип язылган иде, ә көпшәләре турында бер сүз дә юк. Ул операцияне бөтенләй ясарга онытканнардыр, дип уйлыйм. Белмим.

Миңа калса, стерилизация – балага узмауның иң ышанычлы юлы. Без инде моны «иң гарантияле ысул» дип уйлаган идек. Көпшәләрне бәйләп куялар бит инде. Дару булса, әйтер идең инде, төрле хәл килеп чыга ала.

Журналистлар белән элемтәгә керүемә үкенеп та куям кайвакыт. Кем нәрсә генә язмаган анда! Комментарийларга әллә нәрсәләр язып бетергәннәр, күзләргә яшьләр килә. Бер газетада гына өлкә клиник хастаханәсенең комментарие бар иде. «Стерилизация 100 процент гарантия бирә алмый, судта очрашырбыз», – дип язып куйганнар.

Ирем таҗик минем, мөселман динендә. Мин үзем христиан динендә. Исемемне кияүгә чыккач алыштырдым, Виктория идем. Балаларның беренче дүртесенә исемнәрне мин куштым, рус исемнәре бирдем. Калган дүртесенә ирем кушты. 9нчы балага да исемне ирем сайлаячак. Ирем бик матур исемнәр сайлый, миңа бик ошый, – ди Әминә.

«Стерилизацияләү операциясеннән соң балага узып буламы?» дигән сорау белән гинеколог Ләйсән Хисамовага мөрәҗәгать иттек:

Хатын-кызны стерилизацияләү – ул аналык көпшәләрен бәйләү дигән сүз. Операция дөрес һәм сыйфатлы итеп эшләнгән булса, хатын-кыз табигый юл белән балага уза алмый. Йөклелек бары ЭКО юлы белән генә мөмкин.

100% гарантияне бер саклану чарасы да бирми. Шулай да стерилизацияләү – 99% эффектив ысул.

Сорау туган очракта, хатын-кыз кул куйган документларны карарга кирәк. Анда «стерилизацияләү 100% гарантия бирә» дип язылмаган булырга мөмкин, – ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100