Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сигез бала анасы Әминә Кәримова стерилизация буенча операциядән соң кабат балага узган

news_top_970_100
Сигез бала анасы Әминә Кәримова стерилизация буенча операциядән соң кабат балага узган

Владимир өлкәсе Селиванов районы Новлянка бистәсендә яшәүче 37 яшьлек Әминә Кәримова өлкә клиник хастаханәсен судка биргән. Ул 2 ел элек стерилизация буенча операция ясаткан булган… һәм балага узган, дип яза progorod33.ru сайты.

– Минем ирем белән 8 балам бар, – дип сөйләгән Әминә. – Мин һәрвакыт зур гаилә турында хыялландым. Минем балаларга 2 яшьтән 18 яшькә кадәр. Әмма 8 баладан соң, «башкача тапмыйм» дип уйладым – сәламәтлек әйбәт түгел. Миңа «ике яклы хроник гиперпластик полисинусит» дигән диагноз куйдылар. Маңгай астында – борын куышлыгында – сыеклык җыела, ел саен шуны алдырып торырга кирәк. Шуңа да мин стерилизация ясатырга булдым, чөнки абортка каршымын.

2021 елда бала тапканда, ул стерилизация ясатуны сорап гариза яза. Кесарев кисемен ясаганда шушы операцияне дә ясарга тиеш булалар.

– Хастаханәдән чыкканда, бу операцияне дә ясадыгызмы, дип сорадым, – ди Әминә. Табиб «балага узмаячаксыз» диде. 2023 ел башында борын куышлыгына операция ясатырга тикшеренергә киттем. Гинеколог карагач, 13 атналык авырым барын әйтте. Миңа шок булды.

Әминә әйтүенчә, ире дә шок хәлендә калган: 9нчы баланы карарга ул да әзер булмаган. Табиблар Әминәгә бала тапмаска кушканнар, чөнки операция балага зыян китерергә мөмкин. Хатын хәзер сайлау алдында калган.

– Хәзер мин я үземә зыян салып бала табарга тиеш, яки баланы үтерергә тиеш, – дигән Әминә. – Мин моңа әзер түгел. Шуңа да гинекологка исәпкә кердем. Мәскәүдә узарга тиешле операциядән баш тарттым. Хәзер сыеклык җыела, башым авырта. Хирург, җирле наркоз белән сыеклыкны өлешчә чыгарам, диде, әмма гомуми наркоз белән чын операция тыелган.

Хатын юристка барган һәм үзенә стерилизация буенча операция ясарга тиешле табибларны судка биргән. Ул, компенсация итеп, 5 миллион сум акча сорый.

Хатынның кулында стерлизация ясату турында табиб белешмәсе дә, балага узу турында белешмә дә бар.

  • Стерилизация – хирургик юл белән аналык торбаларын бәйләүне күз алдында тота. Стерилизациядән соң хатын-кыз бөтенләй балага узмаска тиеш.
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 март 2023
    Исемсез
    Хэзерге врачларны янэдэн 6 ел укытып чыгарсанда бик таманга гына килер 👌🏻 Минем уземэ дэ онкология диагнозы куйды ул «яхшы « врачлар. Барып куренсэм бернинди онкология юк . Палатадагы онкология бн авыручы хатыннын анализларын Мина язганнар,минекен анарга. Икебездэн дэ иртэнге сэг 6да Кереп кан алдылар. Мин Зурга жибэрмэдем инде,Аллахы узе тигезли бит🤲🏻
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100