Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шифачы Эдуард Кашапов: «Җеннәр телгә килеп, минем белән сөйләшә, ырылдый, сүгенә, елый»

«Яткызып куеп догалар укый башлагач, кешегә кергән җен телгә килә, бик яман кычкыра, ырылдый, сүгенә, елый, куркытмакчы булып яный башлый», – ди Чаллыда альтернатив медицина ярдәмендә шифачылык белән шөгыльләнүче Эдуард Кашапов. Дәвачы «Интертат» журналистына «кешегә кергән җеннәрне чыгаруы һәм алар белән сөйләшүе» хакында сөйләде.

news_top_970_100
Шифачы Эдуард Кашапов: «Җеннәр телгә килеп, минем белән сөйләшә, ырылдый, сүгенә, елый»

Эдуард – клиник психолог, хиҗама, массаж остасы, мәдрәсәдә укыган һәм бабаларыннан догалар ярдәмендә дәвалау сәләтен алган шифачы. Инде 7 ел дәвамында Эдуард сихер, бозым, күз тию, җен керү очраклары белән эшли. «Дәвалау сәләте геннардан килгән, әнием ягыннан бабаларым муллалар булганнар, укыганнар, өшкергәннәр, кешеләрне савыктырганнар», – ди Эдуард.

Дәвачының тәҗрибәсендә булган очраклар турында бәян итәр алдыннан, альтернатив медицинага мөрәҗәгать иткәнче, табиб белән киңәшләшү зарурлыгын искәртеп китәбез.

«Кеше кинәт курку яисә көчле сөенү кичергәндә, кычкырып көлгәндә, көчле депрессия, күңел төшенкелегендә булганда, иманы какшаганда, җен аның тәненә ансат кереп утыра ала. Җен ияләшкән кеше куркыныч төшләрдән интегә. Төшләрендә аны, гадәттә, эт, елан тешли. Эче, башы, калак сөякләре арасында авыртудан җәфалана, тыны кысыла. Тәнендә тик торганнан күгәрекләр пәйда булырга мөмкин, күзенә төрле шәүләләр күренә ала. Андый кешене яткызып куеп догалар укый башласам, җен үзен һичшиксез сиздерә.

Ул чыдый алмый башлый, телгә килеп, бик яман кычкыра, ырылдый, сүгенә, елый, куркытырга, укырга юл куймаска тырышып, миңа яный башлый. Кайвакыт җен телгә килеп, хатын-кызлар ир-ат тавышы белән сөйләшә, кычкыра, улый башлыйлар. Чинау тавышлары чыгаручылар бар. Мин укып бетергәнче, сәгатьләр буе яткан җиреннән кеше дер-дер килеп селкенеп, бәргәләнеп ята, кайчак сөякләре шартлаган тавышлар ишетелә. Бу вакытта кешенең тәне йә бик каты яна, йә бик каты туңа. Җен чыкканчы укыйм. Кайвакыт бу икешәр-өчешәр сәгатькә сузыла, кайвакыт кешегә 2-3 сеанс кирәк тә була», – ди дәвачы.

«Җеннәр белән сөйләшү бик хупланмый. Мөмкин булса, сөйләшмәскә тырышам. Кайчак җен нинди бозым ясалуы, кем ясавы хакында сөйли башлый. Андый чакта кешене савыктырыр өчен сөйләшәсең инде», – ди Эдуард.

«Җеннәр, сихер, бозымнар белән эш итү дәвачының үзенә зыян китерәме, дигәннән. Әйе, китерә, әлбәттә. Ничек кенә китерә. Мин үземне саклыйм, әлхәмдүлилләһ. Биш вакыт намазым белән, догаларым белән сакланам. Әмма дәвачылар арасында яман чир белән каты авырый башлаучылар бар. Төрле бәхетсезлекләргә, уңышсызлыкларга юлыгалар. Ә иң еш очракта – дәвачы акылдан яза. Андыйлар күп. Еллар буе сихер, бозым, җеннәр белән эш иткәннән соң «башлары китә», – диде шифачы.

«Моңа ышанмаучылар ялгыша. Ничек ышанмаска мөмкин? Пәйгәмбәребез (сәлаллаһу галәйхи вәссаләм) җеннәр барлыгын раслаган. Изге Коръәндә исә җеннәр турында кырыкка якын урында искә алына. Аятел-Көрси догасын укып йөргән, үзен үзе өшкереп йөргән кеше җеннән котылыр. Ә биш вакыт намазын җиренә җиткереп кылган кеше 5 кат саклау астында йөрер. Әмма җеннәр теләсә кайда сагалап тора. Миңа җен тимәс, дип, беребез дә әйтә алмый.

Бер хатын-кыз килгән иде миңа. Мәдрәсәдә укыган, Коръәнне яттан белә. Мәдрәсәдән чыгып килгәндә, беркөн шулай каршысына зур эт килеп чыгып, бик каты куркыта бу хатын-кызны. Шул курку хисен кичергән мизгелдә җен кереп утырган булса кирәк. Йоклый алмый интегә башлаган шул көннән. Кул-аякларым кызыша, башым авырта, күңелем тынгы тапмый, хәлем китә, дип килде», – дип искә ала дәвачы.

«Балаларны чагыштырмача сирәк кабул итәм. Җен ияләшкән бала белән бер генә очрашырга туры килде. Тынгысыз, кәефе кинәт алмашына, йоклый алмый, дип әти-әнисе алып килгән иде. 7 яшьлек бала иде ул. Догалар укый башладым – бала зәңгәрләнде, авыз-борыныннан кан китте. Әниләре файдасы тиде, тынычланып калды, диделәр. Ә үземә ничектер читен булып калды. Балалар белән эшләве миңа авыр бирелә», – ди Эдуард.

«Аннары, кайвакыт миңа акылдан язган кешеләрне алып киләләр. Йә, булмаса, үзләре миңа җен кергән, дип киләләр. Бу очракта җен сөйләми бит инде. Кешенең зиһене зәгыйфь, шуңа үзе теләсә нәрсә сөйли. Андыйларны тиешле табибларга җибәрәм.

Гомумән, үз-үзләренә диагноз куеп килүчеләр шактый. Миңа җен кергән, миңа бозым ясаганнар бугай, дип килүчеләр күп. Кеше шулай үзен үзе ышандырып, үзенә үзе үк зыян китерә башлый. Үтерергә дип ясаган бозымга эләктем, дип ышанып йөрсәң, булмаган бозымнан үлеп тә китәрсең. Аек акылда калырга кирәк. Мин күпләрне шулай һушына китереп кайтарып җибәрәм. Бездә, татар халкында, мондый нәрсәгә артык ышанучанлык та бар. Аеруча хатын-кызлар тормышларындагы теләсә нинди уңышсызлыкны бозым, сихер ише белән аңлатырга ярата.

Багучыларга, имче-томчыларга, өшкерүчеләргә, шифачыларга йөрергә ярата инде халык. Күпләр өчен бу хәтта хоббига әйләнеп бара. Әмма мондый җиргә кызык эзләп, табан асты кычытканнан гына йөрмиләр. Чын ярдәм кирәк чакта гына барырга кирәк. Атлаган саен өшкертергә, укытырга йөрергә тиеш түгел кеше. Иң яхшысы – үзеңне үзең өшкерү. Шуннан да яхшысы юк. Өшкерүчегә барып укыту үз акылында булмаган, зиһене зәгыйфьләнгән, сәламәтлек хәле начар булган кешегә ярый ул. Кешеләрдә үз-үзеңне өшкерү гадәте булсын иде», – ди дәвачы Эдуард Кашапов.

«Бозым – бик куркыныч нәрсә. Әмма мин кешеләрне тынычландырыр идем: бозым – ул сирәк күренеш. Атлаган саен бозымга басып була, дип әйтә торган түгел. Чөнки бозымны бик белеп эшләсәң генә көчкә ия була ул. Аны профессионал, эшен бик белеп эшли торган кеше ясарга тиеш. Үз белдеге белән китаплардан укып ясарга маташып ятучыларның бозымнары эшләмәячәк. Әмма берәүгә, мин сиңа бозым ясадым, дип әйтсәңме – синең сүзләрең бозымнан да куркынычрак нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Чөнки шик һәм курку кешене «бетерә» ала. Бозым ясамасаң да төрле уңышсызлыклар, авырулар башлануы ихтимал. Кайвакыт кара күңелле хатын-кызлар ирләренең сөяркәләренә, яисә киресенчә сөяркәләр сөйгәннәренең хатыннарына куркыту нияте белән шулай дип әйтә. Ә еш очракта алар чын-чынлап бозым ясата. Күптән түгел генә дә менә бер хатын-кызның аяк киеменә иренең сөяркәсе куркыныч бозым ясамакчы булды», – ди шифачы.

«Бозым күп очракта кешегә ризык, хәмер аша керә. Шул сәбәпле кеше эче, ашказаны авыртып интегә. Аннары, фотосурәт аша бозу – тагын бер таралган төр. Мендәрләр, өй җиһазлары эченә, букча эченә, аяк киеме эченә салалар, киемгә дә тагып куялар бозымны.

Үземнең дә киемнәремдә бозым табыштырганым булды. Андый очракта бозу өчен куелган әйберне алам, сындырам, ватам йә кисәм дә, догалар укып алганнан соң, яндырам яисә кумеп куям.

Бозымны, әйткәнемчә, гадәттә хатын-кызлар ясый. Бозым ясауның төп мотивы – көнчелек. Көнчелек күбрәк хатын-кызга хас ул. Ул ирдән уңды, ә мин кияүгә чыкмый калдым, аның балалары булды, ә мин бала алып кайта алмадым, ул өч катлы йортта яши, яхшы машинада йөри, ә минем кредиттан башым чыкмый, дип, бер-берсенә көнләшеп, бозым-сихер ясыйлар, гадәттә. Гаиләләрне таркату, мөнәсәбәтләрне бозу, кемнеңдер ирен тартып алу нияте белән эшлиләр. Сирәк очракта ир-атлар көндәшләренә аяк чалу өчен бозым ясата. Бизнеста көндәшлек, хезмәттәшләр арасында көнчелек шулай ук бар бит», – ди Эдуард.

«Күз тию – шулай ук еш күренеш. Бу да – шактый куркыныч әйбер. Күз тигән очракта кешенең тәне, кул-аяклары, бите кызыша, күз яше чыга, авызы ачыла, хәле китә, тән температурасы күтәрелә. Бигрәк тә балалар интегә моннан. Сабыйларга әти-әни, әби-бабай үзе үк күз тидерә. Нәрсә яисә кемгә дә булса сокланып караган чакта «әлхәмдүлилләһ», «сөбһаналлаһ» диеп әйтү зарур. Бу – күзебез тимәсен өчен кирәк. Шулай ук үз-үзегезгә күз тидерүдән дә куркыгыз. Көзгегә караган чакта да «әлхәмдүлилләһ», «сөбханаллаһ» дип карарга кирәк.

Кайсыбер кешенең күзе каты була. Яңа туган сыер бозавына күз ташлый – бозау төнгә дөнья куя. Чәчәк аткан гөлне күреп куана – иртәнгә гөл сула. Кешеләргә дә күзе каты тия андыйларның. Бер хәдистә мондый кешеләр турында әйтелгән, «әлхәмдүлилләһ», «сөбханаллаһ» сүзләрен аларга күргән һәрбер нәрсә өстенә әйтергә кушылган. Андый кеше үзенең күзе каты икәнен белә. Сак булырга кирәк андыйларга. Күзе кара төстә булса, каты була күзе, дигән сүзләр хак түгел. Күзнең төсе әһәмиятле түгел монда», – диде дәвачы.

«Бозымнан, сихердән, күз тиюдән саклый торган талисманнарга ышанырга катгый рәвештә тыела! Балаларның киемнәренә күз формасындагы талисманнар тагарга, саклап йөртер дип, букчага, кесәгә догалар язылган кәгазьләр, китапчыклар, ниндидер башка талисманнар йөртергә ярамый. Бу – зур гөнаһ. Безне Аллаһтан башка беркем дә, бернәрсә дә саклый алмый.

Догалар, Аллаһ исемнәре язылган әйберләрне, сакласын өчен дип, йорт эченә кую, стенага элеп кую, кесәдә йөртү – гөнаһ. Андый әйберләр саклый алмый. Алар Аллаһ турында искә төшереп торыр өчен, иманны арттырып торыр өчен кулланыла алалар. Тик аларны талисман мәгънәсендә кулланырга һич ярамый.

Миңа иллешәр, йөзешәр меңгә сатып алган талисманнар алып килеп күрсәтүчеләр булды. Зур акчаларга кеше алдау бу. Ниндидер иероглифлар төшерелгән кәгазь кисәге саклый алмый», – диде Эдуард.

«Сихер, бозым, җеннәрдән, күз тиюдән саклану өчен Аллаһка таянырга, иманны үстерергә, һәр эшне «Бисмилләһи рахмәәни рахиим»нән башларга, Аятел-Көрси догасын укып йөрергә, үз-үзеңне, балаларыңны өшкереп торырга, биш вакыт намазны калдырмаска киңәш итәм», – дип сүзен йомгаклады дәвачы Эдуард Кашапов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100