Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
news_top_970_100

«Сиделка» килгәндә, Зәйтүнә ишек төбендә кабаланып басып тора иде инде. Нигә килми, ник соңара, дип, әллә ничә тапкыр телефонындагы сәгатенә күз төшерде. Шалтыратып ачуланырга уйлады да, әллә нишләп, кире кайтты. Ачуланырга хакы бар кебек Зәйтүнәнең. Беренчедән, ул эшенә соңара. Икенчедән, ул шул сәгатьләр өчен акча түли. Тәмам ачуы килеп, телефоннан «сиделка» Гөлнараның номерын җыя башлаган иде дә, кызуланып, тегесе килеп керде.

– Юлда «бөке». Җәяүләп йөгерердәй булдым, Зәйтүнә ханым, ачуланмагыз инде, – диде Гөлнара.

– Рәхмәт әйтиммени мине тоткарлаганыңа? Миңа да шул «бөке»ле юлдан эшкә барасы. Иртәрәк чыгасың бар иде, – диде көяз ханым, кырыс кына.

– Иртәрәк чыккан идем инде үземчә, – диде Гөлнара.

– Йә ярый, төнне ярыйсы йоклады карчык. Бүген мин килеп тормам, андый-мондый хәл булса, номерны беләсең, – диде дә китәргә ишек тоткасына үрелгән иде, Гөлнара туктатты.

– Минем сезгә хәбәрем бар иде. Мин эштән китәм. Сез әниегезне үзегез карарга тиеш, – диде Гөлнара, уңайсызланып кына.

– Шул гына җитмәгән иде, бу ни дигән сүз тагын?! Нәрсә ошамый? Бу кадәр зур суммага тагын каян эш табасың әле син.

– Акчаның бер катнашы да юк монда. Сез түләгән акчага риза мин. Әмма сез үз әниегезне үзегез карарга тиеш.

– Минем яхшы акчалы эшем бар, аннан китә алмыйм.

– Сез – бай кешеләр, улларыгыз да икешәр бүлмәле фатирда. Үзегезнең шәһәр читендә ике катлы йортыгыз бар. Тагын бер фатирыгызда кеше тотасыз. Байлыкларыгыз җитәрлек. Шулай булгач, сез әниегезне үзегез карарга тиеш.

Зәйтүнә аптырап калды. «Ник акыл өйрәтәсең син», – дигәндәй, зәһәрләнеп, Гөлнарага карады.

– Миңа киңәш бирергә синең хакың юк. Минем үткәнемне белсәң, син дә, бәлки, карамас идең, – диде Зәйтүнә, калтыранган тавышы белән. – Ул миңа әни кебек түгел. Урамдагы апалар аннан якынрак.

Көтелмәгән ямьсез сүздән Гөлнара югалып калды. Шулвакыт йокы бүлмәсеннән нәрсәнеңдер төшеп киткәне ишетелде. Гөлнара, йөгереп, әби яткан бүлмәгә керде. Тумбочка өстендәге чокыр ауган икән. Карчык үзенчә хәбәр биргән булса кирәк, дип уйлады. Әбине икенче ягына әйләндереп яткырды да, чокырын алып, кухняга чыкты.

Зәйтүнә каһвәсенә шикәр комы салып болгатып утыра иде. Озак болгатты хатын шикәрне. Тынычсыз иде. «Сиделка»ның сүзләре күңеленә тигәне сизелә. Дулкынланудан калтыравы кулларына, тавышына да күчте. Урыныннан торып басты да кухня ишеген ябып килде.

– Син мине, әнисен карамый, намуссыз, дип уйлап ялгышма. Үскәндә әнидән безгә нинди тәрбия булса, үзенә дә шундый ук тәрбия. Әле без мондый җылы, якты, чиста урында үсмәдек. Мин – олы бала, 11 яшемә җиткәч, урын-җирләрне юа башладым. Ә ул шул урын-җирләргә пычрак киемнәре белән кайтып ава иде. Суны урамдагы колонкадан ташыйбыз. Шунда суга чыкмас өчен әллә ниләр бирердәй була идем. Суга чыккан апалар безнең арттан сөйләшеп калалар, малайлар-кызлар көләләр: «Аналары тагын исеректер инде, Зәйтүнәсе суга чыккан», – диләр.

Әти каты орышканда, «туктый алмыйм бит, эчәсе килә» дип елый иде ул. Андый чакта кызгана идем. Әмма айныган көне сирәк булды. Үзебезнең авылга гына түгел, күрше авылларга да эчәргә эзләп чыгып китә. Атка салып кайтарып куялар. Ә бит ул үзе – укыган, башлы шәһәр кызы булган. Бер оешмада экономист булып эшләгән. «Кияүгә чыкса эчүен ташламасмы», – дип өметләнеп биргәннәр аны кияүгә. Әти аның әти-әнисен «бик яхшы кешеләр иде» дип сөйли иде. Без әби-бабайларны күрмәдек, үлгәннәр иде инде. Кызларының әтигә эләгүенә нык сөенгәннәр. Әйтәм бит, әти әйбәт кеше иде. Русча әйткәндә «слишком» әйбәт. Андый ук йомшак күңелле булырга кирәкмидер дә, бәлки, ир-атка. Тегесе шуңа күрә санламады әтине.

Иң курыкканыбыз – язгы вакыт иде. Исереп егылыр да ташуга агар, дип курыктык. Әллә ничә тапкыр тулып аккан елга янында егылып яткан чакларында алып кайткан булды. Безгә күп вакыт күрше Җамал апа ашарга пешерде. Безнең бәхеткә, диимме, ул – кияүгә чыкмый олыгайган апа. Әби иде инде. Без мәктәпкә киткәнче коймак пешереп кертә. Ике көнгә бер. Мичкә ягып, чүлмәккә аш куеп, кайнар аш өлгертә кайтуыбызга.

Ә моның аек көне бик сирәк булды. Эзләнеп, күрше авылларга чыгып китә дә, атналар буе кайтмый йөри. Бара-бара, 20шәр чакрым ераклыктагы авылларга кадәр барып чыккан. Хәбәре килә иде. Егылган җирендә йоклап калган. Бер тапкыр да безнең укуыбыз белән кызыксынмады. Юньләп эшләгәне дә булмады. Кияүгә чыккач та, авыл кибетендә эшләп алган. Аракы үз кулында бит инде анда. Эшләгәне эчкәненә җитмәгәч, кибеттән чыгарган әти. Аннан фермада, амбарда эшләп йөргән.

8нче классны бетергәч, шәһәргә чыгып киттем. Әтине, энеләремне кызгана идем. Шулай булса да, елый-елый киттем. Бердән, исерек кеше күреп арыган идем. Икенчедән, шәһәргә китеп, эшкә керсәм, әтигә күбрәк булыша алам, дип уйладым. Аңа охшап, мин дә математиканы, хисап эшен яратам һәм бик яхшы беләм, дип әйтә алам. Сатучылыкка укыдым. Кибеттә эшли башлагач, Әнвәр белән таныштым. Әнвәр – миннән 16 яшькә олы, баласыз, акчалы ир иде. Балалары булмагач аерылышканнар. Әнвәргә кияүгә чыктым.

Туйда аның әти янында исереп утырганын күрәсем килмәде. Туй күлмәге кияргә теләсәм дә, туй үткәрмик, дидем. Әнвәр белән икебез генә ЗАГСка барып язылыштык. 2 малай таптым. Әнвәр югары белем алырга да ярдәм итте. Авылда йорт төзеде, мунча салып бирде. Без кайтуга, әти елый иде, җаныкаем. Сөенеченнән дәшми генә елый иде. Ул арада энекәшләр дә үсеп җитте, армиягә барып кайттылар. Шәһәргә укырга керделәр, бездә яшәделәр. Әнвәр энекәшләрне дә акчалы урыннарга эшкә урнаштырды.

Берәүнең бәхетеннән – берәү төшәр тәхетеннән, диләр. Шуның кебек, Әнвәрнең, минем бәхетемә, теге хатыны белән яшәгәндә балалары булмагандыр. Үлеп бетеп гашыйк идем, дия алмыйм. Әмма, яхшылыклары, ярдәмнәре өчен, яши-яши яраттым иремне. 2 малайга да берәр бүлмәле фатир алып бирде. Малайлар өйләнгәч, үзләре акча эшләп, фатирларын зурайттылар.

70 яше тулганчы әти үлеп китте, ул ялгызы калды. 60 яшендә дә ташламады әле эчүен. Ул яшькә җиткәч, бигрәк тә күңел кайтаргыч була икән эчкече хатын. Иң кадерле кешең булырга тиешле булса да. 67 яшендә, егылып, аягын сындырды, урынга калды. Шуннан соң гына туктады. Ул вакытта ук алып китә алмадым, күңелем тартмады. 4 ел авылда күршеләр карады, мин акча түләп тордым. Акчага мохтаҗлыгым юк, энекәшләремнән акча сорарга уйламадым да. Тәрбияләп торган күрше үзе чирләде. Ул карый алмый башлагач, менә шушында – бер улыбызның элекке фатирына алып килдек.

Син әйткән фатирлар безнең балаларга да, миңа да мирас булып калмады, үзебез эшләп алдык. Күп өлешен ирем түләп алса да, ул да хезмәт иткән, мин дә аңа хезмәт иткән. Ә ул хезмәт итмәде, әтине дә тәрбияләмәде. Ашарга да әти пешерде без үскәндә, ул өлгермәгәндә, кыр эшләре вакытында күрше апасы пешерде. Сөйләсәң – сүз күп. Менә шундый хәлләрдә үскәннән соң, аңа карата күңелне эретүе кыен.

Сиңа кадәр 3 сиделка эшләде. Аларның да мине шулай гаеплисе килде. Кырын сүзләрен ишетсәм, шунда ук эштән җибәрдем. Сиңа ачылган кебек, аларга ачылып китмәдем. Боларны сиңа нигә сөйләгәнемне белмим. Ярар, мин эшкә соңарам, – диде дә, дулкынланып, өстәл артыннан сикереп торып, болай да соңга калган эшенә йөгерде.

Гөлнара «сау булыгыз» дисә дә, сүзе үзеннән ерак китмәде, пышылдап кына чыкты. Зәйтүнә сөйләгәннәрдән сүзсез калды ул. Күңелен кузгаткан өчен үкенеп тә куйды. Ул арада әбигә ашарга әзерләде. Аркасына сөяп утыртты да, калаклап ашатты. Коляскага утыртып, урамга һавага алып чыгып керде. Иртәнге сөйләшүне әби дә ишетеп торган булса кирәк. Башка көннәргә карый уйчан һәм моңсу иде. Әби дә, «сиделка» да үз уйларында булды.

Гөлнара Зәйтүнәнең әнисе турында сөйләгәндә, «карчык», «ул», «аның» дип сөйләгәненә гел аптырый иде. Бервакытта да аңа «әни» диеп әйтмәвенә гаҗәпләнә иде. Менә ни өчен булган икән... Бәгыре каткан, димәк. Шулай ди бит. Әмма күңелдәге төерне таратырга кирәк. Әнисе исән чагында таратырга кирәк. Ничек тә соңармаска кирәк. Ә Гөлнара моны яхшы белә. Үкенечнең бәгырьләрне теләсен яхшы белә.

Аның әнисе авылда ялгызы яшәде. Һәр авыл апасы кебек көн итте. Кайтырлар диеп, ял саен балаларын көтте. Балаларга да үпкәләп булмый, һәркайсының – үз тормышы. Дәрига апа шулай юанып яшәде. Ялгыз ук та булмады. Гел кереп, хәл белешеп торучы күршеләре булды. Башка кешеләр кебек үк яшәделәр. «Ялгызыңа гына күңелсез бит, әйдә, әни, безгә кил, кышка булса да», – дисәләр дә, гомер иткән нигезен калдырып китмәде. Кышның бер көнендә үлеп китте Дәрига апа. Мәңгелеккә югалткач, юксыну, үзе янына кайтып тормаганга үкенү кереп урнашты Гөлнара күңеленә. Әнисе үпкәләп, авыр шартларда да яшәмәде, югыйсә. Тик, ничек булса да, үкенү барлыкка килә икән. Шуңа күрә, пенсиягә чыккач, әбиләр карарга уйлады ул. Акча дип тә түгел, күңеленә тынычлык эзләп килде ул алар янына.

Ничек тә Зәйтүнәгә ярдәм итәсе, аның әнисенә карата күңелендә калган үпкәне таратырга булышасы килде. Бу хакта гел уйланды. Белгән догаларын укыды. Ә беркөнне киосктан газет сатып алды. Кирәк бит, ә. Яшь кенә мулла: «Җәннәт – әниләрнең аяк астында. Әниләр нинди генә булсалар да, исән чакта аларны тәрбияләргә, вафатыннан соң дога кылырга кирәк. Әниегезгә үпкә булса да, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен эшләргә кирәк», – дигән. Эзләгәнең юлыңа чыгар, дигәндәй, чыкты бит бу. Гөлнара газетаны алды да, әби янына фатирга йөгертте.

Ул көнне Зәйтүнә килергә тиеш иде. Кухня өстәленә шул газетны алып куйды да тәрәзәдән хуҗасының килгәнен күзәтә башлады. Зәйтүнә машинасы белән килеп туктауга, Гөлнара курткасын киде дә, подъезд баскычы буйлап аның каршысына йөгерде.

– Мин бүген куна кала алмыйм, гафу итегез, иремдә югары температура, аны калдырып китә алмыйм, бүгенгә генә булса да калыгыз инде, – диде дә, ашыгып, чыгып йөгерде.

Гөлнараның уйлап чыгарган хәйләсе иде бу. Зәйтүнә алдаганын сизмәдеме икән, дип борчылды. Аннан шалтырату көтте. Әмма ул кичтә Зәйтүнә шалтыратмады.

Икенче көнне иртәнге якта Гөлнараның телефоны шалтырады.

– Син моны махсус эшләдеңме, әйт дөресен?! – диде Зәйтүнә, исәнләшергә дә онытып.

– Нәрсәне?

– Өстәлдә газет калдыру, төн кунарга кала алмауны...

Гөлнара дәшмәде.

– Ничек эшләсәң дә, мин сиңа рәхмәтле. Газетны укыдым. Күптән татарча газет укыганым юк иде. Бүгенге көннән мин әнине үзем карыйм, – диде Зәйтүнә, еламсырап.

Гөлнара белән Зәйтүнә башка күрешмәделәр. Эшләгән соңгы ае өчен акчасын картасына күчерде.

Ә бер айдан Зәйтүнә коляскада утырган әнисенең юбилеена балалары, оныклары белән төшкән фотосын социаль челтәргә элгән иде. Гөлнара «лайк» басты. Бар да бәхетле иде бу фотода. Күңелләре дә бәхеттән сөенәдер, мөгаен. Күзләрендә бәхет, тынычлык нуры балкыганы күренә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100