Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шушы яшеңдә дә ир кирәкмени дип оялтучыга карамагыз» (Зәмирә Сәмигуллина)

3 гыйнварда кесә телефоным шалтырады. Трубкада Гүзәл апа тавышы. Яңа ел белән тәбрикләде, бәхет, саулык теләде.

news_top_970_100

— Сеңлем, минем тормышымда бер хәл булды, 31 декабрьдә. Шушы яшемә җитеп могҗизаларга ышанмый идем. Шаккаткыч булды быелгы Яңа ел төне. Яз әле яме, укысыннар әле, минем кебекләр өметләрен өзмәсеннәр.

Үзең беләсең инде, Мисбах абыеңны югалтканга сигез ел. Декабрьнең алтысында алтмыш сигез яшем тулды. Пар канатсыз калганда алтмыш яшь иде миңа. Гомер буе ир кайгыртуында яшәгәч бик авыр булды. Урын өстендә ятса да риза идем, иптәш бар иде бит. Ирем үлгәннән соң, ялгызым гына өйдә кунарга да курыктым ике ел. Я бер онык, я икенчесе килеп кунды. Алар килә алмаганда иптәш хатыннарны чиратлап чакырдым. Алай да үз бүлмәмдә ут яндырып йоклый идем. Нәрсәдән курыкканымны да төгәл генә әйтә алмыйм. Иремне югалтуны авыр кичергәнемне күргәч, бик якын дус хатыным берәү белән таныштырып та карады. Ошатмадым, якын итә алмадым.

Сәбәбе ул гына да булмады. Дус хатын балалар янында әйтеп салды да, шуннан балалар кырын карый башлады. Бу яшьтә дә ир кирәкмени инде, әни, оныкларыңны үстерешеп, бергәләп яшисе урында, ниндидер бер чит ирне тәрбияләп яшәр идеңмени, диделәр. Балаларның бу сүзен дә бик авыр кабул иттем. Ир бит ул, кочаклашып торыр өчен түгел, шуны аңламыйлар. Әмма, балаларга моны аңлатып тормадым.

Бер улыбыз Саратовта яши иде, ул гаиләсе белән Казанга күченеп кайтты. Улым, киленем, ике бала бергәләп яшәп киттек. Ике бүлмәле фатирны өчлегә алмаштырдык. Әмма, тора-бара мин монда үземнең артык икәнлегемне аңлый башладым. Каты бәрелеп сүз әйтмәсәләр дә, күңелем сизә иде. Бәлки, ялгыз булганга шулай кабул иткәнмендер. Һаман да шул дус хатынга баргалап серләремне сөйлим. Кайчакларда кунарга да анда калам. Шулай бер кич утырганда, иптәш хатын, әйдә, танышу турында белдерү биреп карыйк, диде. Дөнья хәлен белеп булмый, дип ризалаштым. Бер гәҗиткә белдерү яздык. Быел, яз аенда минем хатны бастырып чыгарды ул гәҗит. Мин үзем ул гәҗитне алдырмыйм. Телефонга егетләр шалтырата башлагач кына белдем, белдерүем басылганын. Егетләр дигәч тә 60-65 яшьлек ирләр инде алар. Күбесе авыл җиреннән. Кайберсенә бер сөйләшүдә үк юк, дидем. Аларының аракы эчеп, сүгенеп сөйләшүләреннән үк кем икәнлекләрен аңлап була. Кайберләре белән ике-өч сөйләшү кирәк булды. Балалар өйдә юкта, йә дус хатында булганда гына сөйләштек. Белдерү чыккач та биш-алты кеше шалтыратты да, шуннан бетте. Җәйге-көзге мәшәкатьләр белән онытылып та торды. Җәй-көз дачада уза бит көннәр, анда моңсуланып утырырга вакыт юк.

31 декабрьдә балалар килен ягына, авылга кайтып киттеләр. Миңа да, әйдә дигәннәр иде, кайтмадым. Ялгыз башым иярчен булып йөрмим әле, дидем. Шулай да бик ямансу булып калды, ирле чагымда бергә каршылаган Яңа ел кичләрен искә төшереп, елап та алдым.

Үзең беләсең инде, артык еларга да, сөенергә дә ярамый миңа. Бик тиз кан басымым күтәрелә. Ул көнне дә хәлем китә башлагач диванга барып утырдым, йөрәк кага. Шул арада телефон шалтырады, чит номер. Телефонда ят номер күргәч, тагын бер куркынып китәсең бит әле, җитмәсә балалар авылда. Ни булмас, хәзер гел куркып торасы бит. Шикләнеп кенә алдым. Трубканың теге башында ир-ат тавышы. Матур гына итеп, якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Сез кем соң, дигәч, Кыш бабай, дип шаяртып та алды. Тик, мин боларны томан эчендә генә ишеттем, үзем дә чак-көч сөйләштем. Кан басымым бик югары, сөйләшә алмыйм, дидем. Ул адресны сорады. Без ышанучан буын бит, аны-моны уйлап тормадым, адресымны әйттем. Ярты сәгать узды микән, теге ир-ат фатирга килеп керде бит. Кан басымы бик югары күтәрелә башласа, берәр хәл була калса, балалар да керә алмый аптырар, дип ишекне ачып куям мин. Үлеп ятуым да бар, Аллаһ сакласын. Ул көнне дә ишек ачык иде, башны да күтәрә алмыйм, диванда ятам. Теге ир килеп керде, мөләем генә, сөйкемле ир. Аптырап киттем, даруымны алып, чәй эчертте. Аякларым бик туңган иде. Аякларым туңа, дигәч, җылы оекбашларымны алып кидертте. Бер белмәгән кеше бит бу, һич уйламыйча адресны әйтүемә үз-үземә аптырадым. Кан басымы көйләнеп киткәч, сез кем соң, каян чыгып миңа шалтыраттыгыз, дип сорадым.

«Ялгыз яшим мин, ун ел инде карчыгым үлгәнгә. Танышып караган булды, йөрәккә керердәен очрата алмадым. Кичке сигезгә кадәр уйланып, ялгызым моңаеп утырдым. Андый чакта гәҗитләр ярдәм. Без гәҗит укып үскән буын бит. Җыеп барган гәҗитләр бар, кызык булмый башласа, кабат-кабат шуларны укыйм. Бүген дә тумбочкадан алдым да, караштырып утырганда, танышу белдерүләре басылганнарга шалтыратып карарга булдым. Өч номерга шалтыраттым. Беренчесендә оператор мондый номер юк диде, икенчесендә бер хатын бу номерга башка шалтыратмагыз, дип җавап бирде. Өченчесе — менә сез», — дип сөйләде теге ир.

Менә шулай итеп бер бабай белән таныштым бит әле сеңлем. Фәрит белән ул көнне сәгать сукканын, Президентлар сөйләгәнен бергәләп карадык, чәйләр эчтек тә, ул үз фатирына кайтып китте. Икенче көнне иртәнге тугызда тагын килеп хәл белде. Балалар икесе көнне генә кайттылар. Алар кайтышка мин инде шушы бабайга китәрмен, дип төгәл уйлап куйдым. Озакка сузсак тагын балалар да тегесен-монсын әйтә башлый. Шушы атнада ук мәчеткә барып, никах та укыттык.

Шушы яшемә җитеп могҗизаларга ышанмый идем. Кыш бабай җибәргән димим, Аллаһ Тәгалә җибәргән безне бер-беребезгә. Әллә кайчан чыккан белдерү бит югыйсә, шуны нәкъ утыз бере көнне, кичке сәгать сигездә эзләп тап әле. Мин дә бер белмәгән кешегә адрес бирдем бит. Кем генә шалтыратмас бер уйлаганда, әллә нинди мошенниклар белән тулган бит Казан.

Балалар элеккечә, шушы яшьтә дә ир кирәкмени, ди оялтасылары килде килүен. Әмма исем китмәде бу юлы. Син дә шушы сүземне яз әле, өлкәнәйгәч кавышырга уйлаганнарга, шушы яшегездә дә ир кирәкмени, дип оялтырга тырышучыларга карамагыз. Яныңдагы пар ул — картайгач бигрәк тә кирәк, иптәш, терәк өчен кирәк, — дип төгәлләде Гүзәл апа сүзен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100