Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина: «Өшкерүче әби-бабайларга йөрим»

Җырчы Гөлсирин Абдуллина белән иҗатындагы яңалыклар һәм гаилә тормышы турында әңгәмә кордык.

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллина: «Өшкерүче әби-бабайларга йөрим»
Фотолар Гөлсирин Абдуллинаның шәхси архивыннан

«Иҗатым яңа борылыш алдында тора»

Гөлсирин, сөйләшүебезне тормышыңдагы зур яңалыклардан башлыйк. Син күптән түгел Ваһапов фондыннан китүең турында хәбәр иткән идең. Үз сүзләрең белән әйткәндә, «иҗатыңдагы яңа сулыш» нинди булачак? Алга таба нишләргә җыенасың?

Минем, иң беренче чиратта, мине сигез ел буе үз канаты астында үстергән, олы сәхнәләргә басарга ярдәм иткән Ваһапов фестиваленә, Рифат Әхмәтовичка һәм анда эшләүчеләрнең барысына бик рәхмәтле булуым турында әйтәсем килә. Әлеге фестиваль мине халыкка чыгарды, танытты, исемемне күтәрде. Сигез ел Ваһапов фондында эшләвемне мин ниндидер зур уку йортына кереп, аннан белем һәм тәҗрибә туплап чыгу белән чагыштырыр идем.  

Зур эстрадада сиңа дөрес юл күрсәтеп торучы булмаса, бик тиз абынуың да бар. Хейтерлар, арттан начар сүзләр сөйләүчеләр, аяк чалырга торучылар бик күп. Андый вакытларда яшь артистка яклаучы, дөрес киңәшләре белән юнәлтүче кирәк. Минем, шәхсән, ул яктан әти-әнием, продюсерыбыз Рифат Әхмәтович һәм укытучым Винера Әхәтовна гел янәшәмдә булды. Һәрвакыт аларның ярдәмен тоеп яшәдем һәм тыныч күңел белән иҗат белән шөгыльләндем. 

Чыннан да, бүгенге көндә иҗатым яңа борылыш алдында тора. Бер урында гына тукталып калмаска, тагын да үсәргә, тагын да югарырак баскычларга менәргә дигән хыялларым бар әле. Шул ниятләремне тормышка ашыру өчен, яңа репертуар туплый, җырлар яздыра башладым. Бераз чирләп алуым сәбәпле генә, тукталып алдык. Аннан дөнья хәлләре дә алга таба ничек булыр дип куркытып тора. Сайлаган җырларымны эшләп чыкканнан соң, клиплар төшерү ниятем дә бар. 

Сольный карьераң башланып китте булып чыгамы? 

Без Ваһаповчылар болай да сольный җырчылар буларак чыгыш ясый идек. Без һәрберебез үз исемнәребезне аерым-аерым үстердек. Әмма безнең Азат белән дуэтларыбыз да булачак. Бергәләп башкарачак җырларыбыз сайланган, авторлар белән эшлибез.

Син фонд белән контрактыңны бер тапкыр озынайткан идең. 

Җиде ел эшләгәннән соң, килешүебезнең вакыты чыккан иде. Әмма Рифат Әхмәтович тәкъдиме белән мин аны тагын бер елга озынайтырга булдым. Азат та шунда эшләгәч, дип уйладым. Аннан безнең халык тарафыннан бик җылы кабул ителгән туй концертлары белән гастрольләребез башланып киткән иде. Карантиннар аркасында гына бөтен планлаштырган өлкәләргә дә барып җитеп булмады. Бик күп җирләрдә көткәннәр иде. 

Килешүне тагын да озынайта ала идеңме?

Бу бит инде әти-әниең кочагында үсеп, зур тормыш юлына аяк баскан кебек. Мин инде үз юлым белән атлар вакытым җитте дигән фикергә килдем. Алга таба үземнең репертуарымны булдырасым, яңа җырларымны туплыйсым килә. 

Фонд канаты астында яшәп килгәннән соң, аерым эшли башлау куркытамы? 

Куркыта. Чөнки фонд кысаларында эшләгәндә, мин үземнең яклаучыларым барлыгын тоя идем. Ә монда зур сәхнәгә ялгыз гына чыгып китәргә туры киләчәк. Әмма азрак борчылсам да, бирешергә исәбем юк. Үземне кулга алып, бары тик алга барырга инде. Фондка килеп, беренче тапкыр продюсерыбыз белән сөйләшкәндә ул миңа: «Гөлсирин, сәхнә җиңел эш түгел. Басып китәргә теләүчеләр күп булыр, түзәрсеңме икән?» — дип сораган иде. Ул вакытта сүзнең нәрсә турында барганлыгын бик аңлап бетермичә: «Түзәм, түзәм», — дип җавап бирдем. Ә эшли башлагач, чыннан да, тешләре үткен кешеләр күп булып чыкты. 

Андыйлар белән еш очрашасыңмы?

Алар бар инде. Алар булырга тиеш тә. Әгәр сине сөйләмәсәләр, син төшеп кенә каласың. Әйбәт итеп сөйлиләрме, начар итепме, иң мөһиме сөйләсеннәр. Артист булгач, мактаучысы да, тәнкыйтьләүчесе дә булыр инде аның.

Җырларыңның авторлык хокуклары белән нәрсә булачак? Син аларны алга таба да җырлый алачаксыңмы?

Авторлык хокуклары фондта калачак. Шуңа күрә әлегә мин аларны башкара алмыйм. Әлбәттә, минем ул җырларны бик җырлыйсым килә. Әлегә бу турыда сөйләшүләр бара.

Сиңа хәзер мөстәкыйль рәвештә сәхнәдә чыгышлар ясар өчен өр-яңа репертуар тупларга кирәк булып чыга. 

Тамашачы да бит синнән ниндидер яңалык, яңа җырлар көтә. Җырларны бүген репертуар булдыру өчен генә түгел, шул максат белән дә яздырам. Репертуарны болай да гел яңартып торырга тырышабыз һәм хәзер минем моңа бик зур мөмкинчелегем бар. Күп яңа җырлар яздырырга ниятлим.

Сине зәвыклы җырчылар исемлегенә кертеп була. Халык җырларына, моңлы көйләргә күбрәк өстенлек бирәсең. Алга таба да эшчәнлегеңне шул юнәлештә алып барачаксыңмы?

Беләсезме, халык җырларын мин беркайчан онытмаячакмын. Алар инде кечкенәдән минем күңелемә салынган. Милли көйләребезне әти-әниемнең баянда уйнаганын ишетеп, үзем җырлап үскән кыз мин. Гомергә мелизмнар белән җырларга яраттым. Мин хәтта аларны тыеп та тора алмый идем. Төрле җыр бәйгеләренә әзерләнгәндә әти шул мелизмнарсыз җырларга өйрәтеп, елатып бетерә иде.  

Ә инде алга таба нинди юнәлештә эшләвемә килгәндә, халык җырларын мин, һичшиксез, башкарачакмын. Ничектер күптәнге, инде онытылып барган көйләрне дә яңартып, аларны азрак үзгәртеп яздырасым килә. 

Хәзерге җырларны алсаң, күбесе өч ноталы гына, сүзләре дә артык мәгънәле түгел. Ә халык ретро-җырларына килгәндә, алар беркайчан да югалмый һәм югалмаячак та. Аларны яңа сулыш өреп, заманчалатып та башкарырга була. Илгиз Шәйхразиев, мәсәлән, ни дәрәҗәдә үзгәртеп кертә аларны үз репертуарына. Шул рәвешле элекке җырларны яшьләр аудиториясенә дә ишеттерә. Бәлки ул җырларны шулайрак итеп популярлаштыру кирәктер. Үземнең күңелемә дә озынча, моңлы көйләр якын.

Әлбәттә, гел бер юнәлештә генә барырга җыенмыйм. Төрле юллар белән эшләп карыйсым килә. Әмма барыбер төп басымны халык җырларына ясаячакмын.

Хәзер банкетларда да чыгыш ясау мөмкинлегең булачак.

Без фонд кысаларында эшләгән вакытта да банкетларга йөрдек. Бары тик бу фонд белән килештерелеп эшләнде. Әле хәтта, бу җырың бик ошый, шуны башкарсаң рәхмәтле булыр идек дип, җырларны да сайлап алалар иде. Әгәр сине мәҗлескә чакыралар икән, димәк, яраткан тамашачыңның сине шәхси бәйрәмнәрендә дә ишетәсе килә дигән сүз. Шуңа күрә банкетлар мәсьәләсенә уңай карыйм.  

Аннан соң бүгенге шартларда күпләр концерт оештыруда кыенлыклар белән очраша. Көн саен концертлар күчерелеп тора, бөтен җирдә яңа чикләүләр кертелә. Бүген менә бездә Миңгол Галиевның концерты булырга тиеш иде, аны да күчерделәр. Чөнки ул концертка күбрәк олы яшьтәге кешеләр киләсе иде. Тамашачының кайсында куар-код юк, кайсы үзизоляциядә.

«Кайвакыт авызга су кабып торырга кирәк»

Җырчылар популярлаша да, продюсерларын ташлап чыгып китә, аны танымый да башлый, диләр. Сезнең фондтан шактый җырчылар тавышланып китте. Продюсер-җырчы проблемасы турында фикереңне беләсе килә. Ул бәхәсләр ни сәбәпле килеп чыга? Зәлилә, Ришат, Филүс хаклымы?

Беләсезме, Филүс, Ришат, Зәлиләнең продюсер белән булган мөнәсәбәтләре, сүзгә килүләре безгә, башка җырчыларга кагылырга тиеш түгел. Шуңа күрә минем бу турыда фикеремне белдерәсем, әлеге мөнәсәбәтләргә кысыласым килми. Алар продюсер белән үзара аңлашылмаучанлыкларын үзләре чишәргә тиеш дип саныйм. 

Үзем шушы бер үк фондта сигез ел буе эшләп чыгып киттем. Мин эшләгәнне башкалар да эшли алган булыр иде. Әлбәттә, алай дип кенә дә бәяләп булмый, чөнки һәр кешенең холык-фигыле үзгә. Аңлашмаган вакытлар була инде ул. Кайвакыт авызга су кабып тору да комачау итми.

Иҗатыңны дәвам итү хакына, баш күтәреп, сүз әйтәсе килгән вакытларда да үзеңне туктатырга кирәкме?

Сабыр булырга кирәк. Салкын акыл белән үзең уйланырга, бер төпле фикергә килергә тиешсең. Башкалар сиңа теләсә нәрсә әйтергә, әйдә, болай эшлә, бу юлдан кит дип артыңнан этеп торырга мөмкиннәр. 

Минем үземә дә әллә ниләр вәгъдә итүчеләр булды. Әмма ул адымны ясар алдыннан мин һәрвакыт туктап уйлана идем. Бу тәрбиядән дә киләдер. Мин, шәхсән, кискәнче җиде тапкыр үлчәргә яратам. Шул сәбәпле еш кына нигә аранжировкаң әзер түгел, озак эшлисең дигән тәнкыйть сүзләренә дә юлыгырга туры килә. Әйе, озак эшлим. Әмма һәрбер аранжировканы эшләгәндә, аның ниндидер төгәлсезлеге табыла. Тыңлап карыйсың да, яңадан төзәтәсең. «Әнкәй, мин еламыйм» җырын, мәсәлән, бер елдан артык эшләдем. Бер концертта җырлыйм да, барып үзгәртәм, җырлыйм да яңадан үзгәртәм. 

Андый каршылыклар килеп чыккан вакытта да, тимерне кызуында сукмыйча, уйлап, уртага салып сөйләшергә кирәктер дигән фикердә мин. Андый конфликтлар җырчы белән продюсер арасында гына түгел, теләсә кайсы өлкәдә, укытучы белән укучы, җитәкче белән гади эшче арасында да килеп чыгарга мөмкин. 

 Сезнең фондка кагылмыйча, гомумән алганда, продюсер белән җырчы нәрсә бүлә алмый?

Бик авыр сорау бу. Дөресен әйткәндә, бу юнәлештәге сорауларга җавап бирәсем килми.

«Халык тарафыннан бик үк кабул ителмәгән артистларга пиар кирәк»

Син үзең ничек уйлыйсың, бүгенге көндә җырчы, төрле пиар адымнар кулланмыйча, үзенең тавышы, моңы белән генә сәхнәләр яулый аламы?

Аллаһы Тәгаләдән бирелгән хәзинәм — тавышым белән генә күтәреләм дигән нәрсә юк шул хәзерге эстрадада. Элек, бәлки, булгандыр ул. Алай да әле күп кенә җырчылар районнарда калган.

Хәзер тавышың булып та, нәрсәгә дә булса ирешү өчен үз өстеңдә бик күп эшләргә кирәк. Бүгенге көндә бөтен нәрсә акчага бәйләнеп кала бит. Җыр яздырам дисәң дә, күлмәк тектерәм дисәң дә, концерт оештырам дисәң дә акча кирәк.

Ә пиарга килгәндә, хәзер бөтен нәрсә интернетка бәйләнгән. Төрле блогерларны, артистларны карап барабыз. Иртәдән кичкә кадәр ничек яшәгәннәрен төшереп баралар. Мин, шәхсән, алай бөтен нәрсәне төшерергә оялам. Ә үземә башкаларны карап барырга кызык.

Пиар дигәндә, әйе, күпләр чыгаралар. Аның белән шөгыльләнү, җырлый белсә дә, халык тарафыннан бик үк кабул ителеп бетмәгән артистларга кирәктер ул. Бөтенләй юкка чыкмас өчен. Әмма пиар белән дә уйлап, сак эш итәргә кирәк дигән фикердә мин.

Гөлсирин, Рифат Әхмәтович Азат белән сезнең өчен аеруча тырышты бит инде. Исемнәрегезне танытты. Азат сиңа хыянәт итте дигән гауга чыккач, моны пиар адым булган икән дип тә сөйләделәр. Сез аерылышмаган булгансыз икән. Продюсерыгыз синең исемнән интервьюлар да биргән, имеш.

Юк-юк, без чынлап та аерылышкан идек. Ул чынбарлык иде, әмма ул хәлләрнең безгә күпмедер дәрәҗәдә пиар булуын кире кагып булмый. Халык чыннан да бик күп сөйләде.

Ә интервью турында мин сездән беренче тапкыр ишетәм. Сүзләр генә булгандыр ул. Чөнки сүзләрне күп куерттылар ул вакытта. Үзем турында әллә ниләр ишеттем. 

Ваһапов дигән бөек татар җырчысы исеме астында эшлисез. Син үзеңне, Азатны әлеге җырчының дәвамчылары дип әйтә алыр идеңме? Андагы җырчылар бу исемгә лаекмы? 

Ваһапов фестивале дигәндә халык алдына, иң беренче чиратта, иң озак эшләгән кешеләр буларак, Рәнис, мин һәм Азат килеп басабыз инде ул. Безнең концертлар да Ваһапов фестивале белән бара. Әгәр без лаек булмасак, бу фестивальдә катнашып, җиңү яуламаган булыр идек дип уйлыйм. Әлеге фондтагы җырчылар - барысы да ниндидер сынауны үтеп шунда эшли башлаган кешеләр. Халык ярата инде, кабул итә. Лаекмы, юкмы икәнебезне дә халык әйтергә тиештер.

Синең тавышыңа бәйләнүчеләр күп. Тавышың артык нәзек диләр. Тәнкыйтьне ничек кабул итәсең? 

Баштарак бик авыр кичерә идем. Хәзер иҗат, тавыш турындагыларын азрак колак аша үткәреп җибәрергә өйрәнеп киләм. Күңелемә якын алмаска тырышам. Яратмаучылар, көнләшүчеләр күп. Ә менә минем гаиләмә, әти-әниемә, иремә карата килгән начар сүзләр, комментарийларны күтәреп кала алмыйм. Андый вакытларда елыйм да. Азат нигә күңелеңә аласың шуларны дип ачулана инде мине.

Минем гаиләмә, шәхси тормышыма, иң кадерле кешеләремә кагылышлы әйберләргә тамашачы бәя бирергә тиеш түгел. 

Ә иҗатым турында әйткән тәнкыйтьне кабул итеп, бәлки чыннан да бу кимчелектер дип, үзгәртергә тырышканым дә бар. 

Күзгә карап та әйткәннәре бармы? 

Мине танымыйча, кырыемда басып торган кешеләрнең үзем турында сөйләгәннәрен ишеткәнем булды. 

«Азатның үпкәчеллеге бар»

Азат турында сөйлә әле. Ул нинди ир? 

Азат бик йомшак күңелле кеше. Ул мине шул ягы белән үзенә җәлеп итте дә инде. Әмма кайберәүләр аның тышкы кыяфәтенә карап, син усал, каты бәгырьледер дип әйтәләр иде. Ләкин якыннары ул сүзләрнең дөрес түгеллеген белә. Азатның күңеле бөтен дөньяны сыйдырырлык киң.

Азат фондка килгәч тә, без аның белән дусларча гына аралашып йөрдек. Ул миңа эч серләремне бушата торган иптәш кызым кебек иде. Аннан Азат бик ярдәмчел. Гастрольләргә йөргән вакытта ул гел кызларга булыша иде. Сәхнә костюмнарын, авыр-авыр сумкаларны гел күтәрешеп йөрде.

Ә инде тискәре сыйфатларына килгәндә, үпкәчеллеге бар. Аңа ул турыда дуслары да әйтә инде. Ул бу турыда үзе дә белә һәм моның шулай икәнен таный. Гаилә булгач, сүзгә килеп алган вакытлар да була. Мин үзем, үпкәләшкәч, сөйләшмичә йөрим-йөрим дә, озак түзә алмыйм, килеп, үзем беренче эндәшәм. Ә Азат, ачу саклап, озак вакытлар йөрергә мөмкин. 

Гаиләдә кайсыгыз баш?

Азаттыр. Ләкин без берәр нәрсә эшли башласак, һәрвакыт уртага салып сөйләшергә тырышабыз. Минем әти белән әни дә киңәшләшмичә беркайчан да эш башламады. Аларның ул гадәте миңа да күчкән. Мин хәтта ниндидер мөһим булмаган әйберне, мәсәлән, ниндидер азык-төлек алганда да: «Азат, мин шуны алыйм әле», — дип сорарга мөмкинмен. «Нигә сорыйсың син аны миннән?» — дип көлә инде ул миннән. 

Хәтта суыткычта нәрсәдер ята икән, мин аны Азатка әйтеп ашыйм. Балачактагы бер вакыйга бик тә күңелемә уелып калган. Авылда кичке җидедән соң кибетләр ябылып бетә. Шуңа күрә кунак-фәлән килә калса дип, суыткычта саклап тота торган азык-төлек була иде. Берсендә әни өйдә юк чакта, сеңлем белән нәрсәнедер сорамыйча алып ашадык. Әни кайтты да: «Мин сезгә аннан салат ясап бирермен дип кайткан идем. Сез сорамыйча алганга, хәзер салат ясый алмыйм инде», — диде. Менә шул салатны ашый алмау шундый үкенечле булып калган иде. Әлеге очрактан соң, хәзер дә авылга кайтам да: «Әни, мин шул әйберне алам», — дип әйтәм. «Ал, нигә сорыйсың син аны?» — ди әни. «Соң, үзең өйрәттең бит», — дим.

Азат белән өйләнешкәннән соң бер-берегезне көнләп, тавыш чыкканы бармы?

Юк кебек. Азат миңа көнләшергә сәбәп бирми. Элегрәк аның көнләшкәне сизелә иде, соңгы вакытта күзәткәнем юк.

Син нинди килен? Азатның туган йортына кайткач, нәрсәләр эшләп шаккатырасың?

Ул якларны, бик теләсәң дә, алай каты шаккатырып булмый. Шыгырданда бик уңган, тырыш халык көн күрә. Үземнең яратып пешерә торган татар халык ашлары — бәлеш, кыстыбый кебек ризыклар белән булса гына инде. Аларда башка төрлерәк ризыклар әзерлиләр. Шыгырданда, мәсәлән, бәлеш юк. Азатның абыйсы кайвакыт Казанга килгәч: «Әйдә, Гөлсирин, бәлеш пешереп ашат әле миңа», — ди. Бәлеш алар өчен ят, шуның белән тансык ризык. Минем кулны сорарга кайтканда да әнинең ике бәлеш пешереп, бер таба бәлешне үзләре белән төреп биреп җибәргәне хәтердә. 

Кайнанаң белән мөнәсәбәтләрең нинди?

Аллаһка шөкер, әйбәт. Аралашабыз, шалтыратышып торабыз. Күз тимәсен диик инде. Мине үз балалары кебек кабул иттеләр, шуңа бик сөенеп торам. 

«Әни булу хыялы күңелемдә бик күптәннән яши»

Өйләнешер алдыннан Рифат Фәттаховтан рөхсәт сорадыгызмы? Зәлиләгә кияүгә чыгарга рөхсәт бирмәгән бит. 

Юк инде. Мин хәтта Азатның миңа тәкъдим ясаячагын да белмәдем. Ә фондтагылар бу хакта бөтенесе дә белгән. Миңа күрсәтмичә генә, Азатка алдан булышып та йөргәннәр әле. 

Сезгә бәби алып кайтырга продюсерыгыз рөхсәт итми икән дип сөйлиләр. Шул сүзләргә дә ачыклык кертик әле?

Ул сүзне кем чыгарганын белмим. Әмма ул хәбәр таралганнан соң, без Рифат Әхмәтович белән утырып сөйләштек. Бу хәл узган ел, минем контрактны озынайтыр алдыннан булды. Мин продюсердан: «Бәби алып кайтырга уйласам, сез каршы килмисезме?» — дип турыдан-туры сорадым. «Алып кайт, Гөлсирин, сөенербез генә. Бу безнең өчен дә зур бәхет булачак», — диде. Ул аңа каршы килә алмас иде. 

Үзең әни булырга әзерме?

Әзермен кебек тоела. Һәрхәлдә, мин ул турыда инде күптәннән уйлыйм. Хәтта 22 яшьләр тирәсендә башымда әни буласы килү теләге, менә кызым туса шундый исем, малай булса, мондый исем кушам дип йөргәнем хәтердә. Бу бик нечкә хыял минем күңелемдә күптәннән яши инде. Кияүгә чыккач, ул тагын да зураеп кына киткәндер. Мин гаиләдә иң өлкәне, миннән кала бер сеңлем һәм ике энебез бар. Сеңлем белән энеләребезне карап үстердек, әнигә булыштык. Бәби астын да алыштырдык, ашаттык та. Шуңа күрә ул яктан да проблема булмас дип уйлыйм. 

Синең сольный карьераң башланырга тора. Алда зур планнар белән яшисең. Бәби алып кайту һәм иҗат арасыннан сайларга туры килсә? 

Менә Гүзәл Уразова дүртенче бәбиен алып кайтты. Әмма аңа карап, концертлар белән йөрүен туктатмады. Яңа җырлар чыгарды, хәзер зур концерт гастрольләрен башлап җибәрде. Шуңа күрә иҗатны бала үстерү белән беррәттән алып барырга була дигән фикердә мин. Һәрхәлдә, шулай булсын өчен тырышырга кирәк. Хәзер интернет заманы көчле. Гастрольләр белән йөреп булмаса да, җырлар яздырып, аларны халыкка чыгарудан сине беркем тыймый. Безнең Азат белән әлегә шундыйрак уйлар. 

«Бөтен нәрсәне эчемә җыеп йөрим»

Син йомшак характерлымы, Гөлсирин? 

Мин усал. Аннан минем шундый бер гадәтем бар. Бик күп җирдә мин артыгын сөйләшмичә, карап кына утырырга мөмкинмен. Кайвакыт бөтенесен эчемә җыеп-йөрим йөрим дә, кисәк чыгарып бәрә алам. Бу тискәре сыйфат та, әйбәт тә. Кайвакыт артыгын сөйләмәвем миңа бик нык ярдәм итә. Ә инде иң якын кешеләрем белән сөйләшкәндә мине туктатып та булмый, аларга бөтенләй ачылып бетә алам. 

Үзеңне басарга ирек бирмисеңдер. 

Бу турыда Азаттан сорарга кирәктер. Үз сүземне бирми торган гадәтем бар. Әмма күңелем нечкә минем. Мәсәлән, инстаграмда берәр өлкән яшьтәге әбинең Коръән китабын тотып утырганын, яисә моңлы итеп җырлаганын күрсәм дә, елап җибәрә алам.

Урамда хәер сорашып утыручы әбиләр йөрәгемне өзә. Хәер биреп киткәч тә, барыбер күңелне нәрсәдер кимереп тора. Акчаны күбрәк бирәсе калган икән дип уйлыйм. Күңел тулган вакыт булса, елап та җибәрә алам. 

Бик еш уйланам. Шул уйларымны кешегә сөйләмичә йөреп, күңелгә җыямдыр инде мин. 

Сине курку яки шомлану хисе еш эзәрлеклиме? Аларга нәрсә сәбәпче була? 

Шомланулар бүгенге көндә бер миндә генә түгелдер. Кайвакыт инстаграмны гына ачсаң да яшәргә куркыныч булып китә. Монда үлем, тегендә авыру хәбәре… Якыннарыма бу яман чирләр белән очрашырга туры килмәсә иде дип борчылам. Кайвакыт шундый уйлардан күңелем тула. Төнлә шуларны уйлап, елап ятканым да бар. Аллаһы Тәгаләгә ышанам, догаларымны укып, тынычланырга тырышам. 

Күрәзәчеләргә йөрисеңме? 

Күрәзәчеләргә йөрмим, әмма өшкертергә бер әби белән бабайга йөрим.

Әле җырлый гына башлаган вакытларым. Сабантуйданмы, ниндидер концерттанмы, соң гына кайтып яттым. Минем әтинең абыйсы намазда. Иртәнге намазга торган да бу, ниндидер җыр ишетә икән. «Кереп карасам, Гөлсирин йоклаган килеш җырлап ята», — ди. Уятып, догалар укып өшкергән иде ул мине. Хәзер дә менә шулай күзсенә торган гадәтем бар. Андый вакытларда мин өшкерүче әби-бабайларга йөрим. Кайвакыт өшкереп, тоз да биреп җибәрәләр. 

«Акчаны саклап тотам»

 Ваһапов фондында акча юк дип зарланучы җырчылар да булды. Сезгә ничек? Акча җитәме?

Акча беркайчан да җитмидер инде ул. Минем акчаны саклап тотып, кара көнгә җыеп куя торган гадәтем бар. Ул турыда әйтергә ярамыйдыр да инде. 

Нигә, әллә Азат та белмиме? 

Юк-юк, Азат белә. Уртак запаслар ул. Алла сакласын, хәзерге дөньяга ышаныч юк — Гөлсириннең запасы бар икән дип, фатирга керә күрмәсеннәр тагын дим (көлә). Ә җитди итеп әйткәндә, акчаны кысып тота беләм. Гастрольләр вакытында акча әйбәт кенә тотыла, тәмле әйберен дә ашыйсы килә бит инде. Мин һәрвакыт үземә кирәк кадәр генә әйбер алам, акчаны саный беләм. Егетләр гастроль ахырында акча бетте дип зарланышып утыра башлый, ә Гөлсириннең ул вакытта кесәсендә шактый гына акчасы була әле. «Ничек безнеке бетә дә, синеке бетми ул?» — дип аптырашалар инде. 

Акчаны саклап тотсаң, җиткерергә була. Бер меңне ун көнгә дә җиткерергә була. 

Ришат Фәттахов Филүс Каһировка 3 бүлмәле фатир алып бирдем дип сөйләгән иде. Сезгә дә шундый олы бүләкләр ясаганы булдымы?

Без бүгенге көндә социаль ипотека программасы буенча чиратта торабыз. Теләгән очракта, бүген үк фатир алу мөмкинлегебез бар. Урыны бик үк уңайлы булмаганга гына алмыйча торабыз. Бу яктан безгә Рифат Әхмәтович бик нык ярдәм итте. Хатлар язып, бик нык булышты.

Әлегә кайда торасыз?

Казанда фатир арендалап яшибез.

Йоклап китәр алдыннан теләкләр телисеңме? 

Әби-бабай өйрәткән догаларымны укыйм. Без әби-бабай белән бергә яшәдек, аларга ияреп мәчеткә дә йөри идек. Догаларны үзем дә укыйм, Азатка да үзем артыннан кабатлатам. Алайса ул кайбер догаларны онытып җибәрә. 

Якын кешеләрем сау-сәламәт яшәсен, гел янәшәмдә булсын һәм дөньялар тынычлансын иде дип теләкләр теләп ятам. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100