«Ялгыз торна» үлем белән көрәшеп ятканда язылды»: Фирдүс Тямаев концертыннан репортаж

Сентябрьнең соңгы якшәмбесендә «Уникс» концертлар залында Фирдүс Тямаев «Ялгыз торна» дип исемләнгән концерт программасын куйды.

«Тамашачым, үлеп сагындым сине!» — дип залга эндәште Тямай, концерт башлануга ук. Карантин чорында артист йөзәр мең тамашачы өчен онлайн-концертлар уздырып торган иде. Алай да, «Нормаль концерт куясы килә», — диде Фирдүс Тямаев.

«Карантин минем өчен әйбәт булды. Мин сезне, тамашачымны ни дәрәҗәдә яратканымны аңладым. Хатынымның нинди матур икәнен күрдем. Балаларымның алма тамчылары кебек сылу икәненә игътибар иттем. Туганнарым белән күрештем. Яшәеш турында уйландым. „Тормыш — көрәш“ дигән яңа җыр яздым. Тормыш чыннан да көрәш ул. Тормыш көрәшен җиңгән кеше генә бәхетле. Бүген менә, ниһаять, күрештек. Мишәрстаннан кайнар сәлам алып килдем сезгә. Бер йөрәк мәхәббәт, бер йөрәк адреналин, бер йөрәк бәйрәм алып килдем», — дип халыкны кыздырды ул.

«Минем концертка нормаль кеше килми…»

«Кем минем концертка беренче тапкыр килде бүген?» — дип эндәште Фирдүс залга. «Давайте, культур-мультурланып утырмагыз, кәчтүмнәрегезне салыгыз, монда „выпендрежь“ юк. Минем концертка нормаль кеше килми, минем кебек гади, минем кебек җүләр, минем кебек шаян кеше килә», — диде аннары. «Ә кем бүген километр куып килде?» — дип сорагач, биш йөз чакрым ераклыктан килүчеләр булуы да ачыкланды. Бер ир-ат ике мең, дип кычкырды хәтта. Иң ерак ара узып килгән тамашачы буларак сәхнәгә алып менде Фирдүс аны. Кулын кысты. «Рәхмәт, брат, мин бу концертны бушка да карамыйм үзем», — ди Фирдүс. Залда көлештеләр…

Ник, мин әйтәм, кеше, чыннан да, ябырылып килә икән ул Фирдүскә? Йөгерә-чаба, кат-кат килә бит аңа халык. Яше дә килә, карты да, бала-чагасы да.

«Фирдүскә бардым, дип Инстаграмга эләргә фото кирәк, кызым, фотога тошермәссезме икән мине?» — дип иң башыма кагылды бер ханым. Төшердем. Берүзегез килдегезме, дим. «Берүзем. Ирем сөйми Фирдүсне, машинада барганда да тыңларга бирми. Ә үзем үлеп яратам шуны», — диде ул.

Залда Тямайга дөньясын онытып карап утыручы хатын-кызлар бихисап шул. Әллә хатын-кызлар гына сөя микән соң үзен, дисәм, ике мең чакрым үтеп килгән әле әнә бер ир-ат. Аннары, «Молодец, мужик», — дип кычкырып, сызгырып утыручы ир-атлар да шактый залда. Яраталар инде үзен.

Әйтергә кирәк, мин үзем Фирдүсне мөкиббән китеп тыңлаучылардан түгел. Шулай да, аны иҗатчы буларак югары бәялим, артист булыр өчен туган кеше.

«Бүтән Оренбургка концерт белән бармыйм!»

Узган ел Фирдүснең Сабантуйда күлгә кереп җырлаган видеоязмасы интернетта киң таралган иде. Анда халык комментарийлар язып рәхәтләнде. Бу бит исерек, йотып кергән, фәлән-фәсмәтән. Журналистлар да элеп селкеде инде аны заманында. Аннары, Минзәләнең Әтрәкле авылы халкына түбәгә менеп җырлаган видеоязмасы интернетта пәйда булган иде берзаман. Аны да чәйнәп ташладылар. Йолдызланган, җирдә генә җырлый алмый хәзер, түбәгә үк менеп кычкыра дип, «җылы» сүзләр яздылар.

Яр Чаллыда концерт куеп ятканда бер чыгып, бер кереп йөреп азаплаган ханымга: «Кая бара?» — дип тамак киереп кычкырган видеоязмасын да күргәнсездер? Анда да сүктеләр. Әдәпсез, тәрбиясез, диделәр. Ә концерт куеп ятканда ыштаны ертылганын ишеткән идегезме? Үзе сөйләде. Оренбургта анысы. Бер мең тамашачы алдында. Шпагатка утыра-утыра «Сандугач»ны җырлаганда ыштаны «шытырт» итеп икегә аерылмасынмы!

«Елый-елый көлде зал. Бүтән Оренбургка концерт белән бармыйм! Хәзер страховка белән генә җырлыйм «Сандугач“ны, чалбар эченнән колготки киеп чыгам», — дип тагын көлдерде Фирдүс. Әмма моны беркемгә дә сөйләмәскә кушкан иде, сөйләп ташладым инде… Сүкмәгез берүк Тямайны, яме. Аңа күп эләккән инде.

«Хәмдүнә апаның миңа әйтеп калдырган сүзе бар…»

«Хәмдүнә апа туры бәреп әйтергә ярата иде, мин аның шул турыга ыргыткан сүзләре белән үземне пиарлап йөри идем», — дип Хәмдүнә апаны искә алды Фирдүс. Сигез ел элек «Аллар күрдем — алмадым, гөлләр күрдем — өзмәдем», дип җырлап йөргәндә Фирдүскә килеп: «Энем, энергияң әйбәт, ат кебек ярсып халык өчен эшлисең, мин сиңа „җенле Хәдичә“ дип исем куштым», — дип әйткән Хәмдүнә апа.

«Аның миңа кушкан исемнәре күп булды, соңгысы — җенле Хәдичә, шул җенле Хәдичә булып калам инде хәзер. «Котырып-котырып җырла, яме, энем, сиңа килешә ул», — дип әйтә иде. Хәмдүнә апаны озаткан көнгә Яшел Үзәндә концертым туры килде. Аның истәлегенә төз басып, башым иеп кенә «Ай, җаный, вай, җаный“ны башкардым. Аннары уйлап куйдым. Нигә әле мин моңсу итеп башкарырга тиеш бу җырны? Хәмдүнә апа миңа исем кушып, теләген әйтеп калдырды. Котырып-котырып җырларга кушкач, котырып-котырып җырлыйм әле», — диде Фирдүс.

«Гөлзада белән безнең арада бер-бер нәрсә була язган иде»

Төркемендәге җырчы кыз Гөлзада Шакирҗанова белән бик дәртле итеп дуэт җырлады Фирдүс. «Төште икән нинди каргышлар, кайдан килде безгә ялгышлар, кала алмадык икәү пар булып, төште икән нинди каргышлар…» — дип җырладылар. Аннары Фирдүс аклангандай итте. «Безнең арада бер-бер нәрсә бар, дип уйлагансыздыр инде. Була язган иде — каргыш төште», — дип көлдерде.

«Гөлзада белән хатыным — якын дуслар. Мине караштырып, хәтерләштереп йөрүче ул Гөлзада. Гастрольләр вакытында сулгарак йөри башласам, навигаторны уңга борып җибәрә», — дип тә өстәде Фирдүс.

«Кызым булсын иде дип хыялланам»

«Мин — ике ул әтисе, — диде Фирдүс. — Бер җыр яздым. Бу җыр — кызын кияүгә бирүче ата кеше җыры. Никахларда, туйларда җырлар өчен. Яр Чаллыда бер никахта башкардым аны. Әти кеше кызы белән парлап әйләнде. Ике метр буйлы, киң җилкәле, кырыс карашлы, әзмәвердәй ир-ат көрәк кебек куллары белән йомшак итеп нечкә биленнән кочып, кызын әйләндерде. Бер мәлне шушы имән кебек сынлы ир-атның күзләре чыланды. Шушы мизгелдә үземнең дә тавыш калтырап куйды. Минем бер зур хыялым бар. Минем дә берзаман кызымны кияүгә биргәндә шушы җыр астында парлап әйләнәсем килә. Минем дә кыз әтисе буласым килә…»

«Илсөянең концертына бүтән бармыйм!»

«Мин мужикларны яклыйм. Минем концерт — чын ирләр концерты. Мин гел әйтеп торам: кызлар, бездән, ир-атлардан чүпрәк ясамагыз. Ир итеп, хөрмәт итеп, яратып яшәгез безне. Бездә бит гел ир-ат гаепле. Ир-ат салгалый, ир-ат акча алып кайтмый, ир-ат ял саен балыкка китә, ир-ат чәчәкләр бүләк итми. Хайванга тиңлиләр инде безне хатын-кызлар. Җенем котыра минем шул әйбергә.

Без никахлашкач, әни Резидәне чакырып алды да: «Балам, Фирдүснең характеры җиңелләрдән түгел, әмма аның белән торырга була. Кызым, ир-ат тормышында ике тәрбия уза. Берсе — ана тәрбиясе, икенчесе — хатын тәрбиясе. Мин улымны хәлемнән килгәнчә тәрбияләдем, калганы — синең эш. Менә бу күлмәкне ай буе юмасаң да кия, һәр көнне юсаң да кия. Ирнең язмышы хатын кулында», — диде.

Әни дөрес сүз сөйли ул. Безне тәмле ашатып, матур киендереп, бозау урынына түгел, баһадир урынына күреп, хөрмәт итеп, яратып, матур гына яшәтегез әле, зинһар, хатын-кызлар.

Менә Илсөянең концертына барган идем. Концерты шәп, сүз дә юк. Тик мин аның концертына бүтән бармыйм! Шулкадәр мужикларны «чморить итә». Чәчәк тотып утырам залда бүләк итәргә дип. Илсөя чыкты да сөйли. Янәсе, аңа әбисе әйткән: «Өйдә мужик ис чыгарып торырга булса да кирәк». Үләм дип торам! Әйтерсең, сездән ис чыкмый. Әле бер күрсәм, ис чыгарам әле мин Илсөягә», — диде Фирдүс.

«Бер колхозник инде син, дип язалар»

«Миңа «колхозник» дигән сүзне күп язалар. Үпкәләтергә телиләр инде. Беләсезме, миңа барыбер. Башта колхозчы кебек, әтигә ияреп, кырда комбайн йөртеп карасыннар. Башта колхозчы кебек, әнигә ияреп, фермага менеп фураж урлап карасыннар. Башта колхозчы кебек утын кырып, бакча казысыннар. Клуб артына чыгып тәмәке тартып карасыннар. Башта колхозник кебек балык тотып, учак ягып, уха пешереп, бәрәңге тәгәрәтсеннәр. Кызлар белән гармун тартып, урам әйләнсеннәр. Колхозник кебек «один на один“га чыксыннар. Аннары сөйләшербез! Сезгә әле ул «колхозник» сүзен әйтүне «заслужить надо».

Менә залда СССР балалары бармы? Сез бит иң бәхетле кешеләр! Мин октябрят, пионер булдым. Комсомолга барып җитә алмадым, Ельцин бабай иште Советлар Союзын. Совет заманында үскән апа-абыйлар — иң бәхетле кешеләр. Сездә чын мәхәббәт, чын дуслык бар. Сездә кадер, кешелеклелек дигән нәрсә бар. Менә минем ике улым үсә. Аларга карыйм да уйланам. Бу балаларның киләчәге нәрсә булыр икән, дим. Йорт тулы уенчык бездә. Нинди генә уенчык юк аларда! Фәлән төрле машина, фәлән төрле самолёт. Ник икесенең берсе шуларны тотып уйнасын.

Әгәр ул уенчыклар безнең заманда садикта булган булсамы… Ничек бәхетле булыр идек без! Бөтенебезгә бер уенчык бар иде — крокодил Гена. Беркайчан онытасым юк. Яшел олы башлы, сары корсаклы. Бер аягы өзелгән, бер күзе чокып чыгарылган иде. Безгә кадәр ничә буын уйнаган бит инде аның белән. Шул уенчык белән уйнар өчен без сугышып бетә идек. Без комда казына, хоккей уйный, чана шуа, кич утыра идек. Сагынам мин балачакны. Рәхәт иде безнең балачак.

Без әти-әнине, туганнарны кадерли беләбез. Без, гомумән, кадер дигән төшенчә белән таныш. Менә мин бүген укытучыларга карыйм да кызганам. Сез шундый мескен, бернинди авторитетыгыз юк бит бүген. Хәзер укытучы укытмый бит ул. Ул документ тутыра. Хәзер укучыга сүз әйтеш юк. Әти-әниләр акыллы хәзер, прокуратурага барып, гариза яза. Ул мескен укытучыга нишлиседер.

Безнең вакытта Мирза абый указкасы белән берне китереп сыдыра иде — астыңа сия идең. Өйгә кайтып, әти-нигә зарланып кара — өстәп бирәләр. Әгәр миңа Рөстәм Нургалиевич рөхсәт итсә, валлаһи, Кремль каршында Пирамиданы ишеп, совет заманасындагы элекке мәктәпне утыз катлы итеп төзер идем, балаларның кулларыннан телефоннарны тартып алып, указка белән укытыр идем. Иманым камил, бөтен Татарстан ата-аналары балаларын шул мәктәпкә укытырга бирер иде».

«Ялгыз торна»ны үлем хәлендә ятканда яздым»

«Ялгыз торна» — Фирдүс Тямаевның иң көчле җырларының берседер. Быелгы концерт программасы да шулай атала. «Ялгыз торна»ның язылу тарихы да көчле икән.

Бу хакта да кызыксындым. «Бу җырны яздырып кайттым да, Сәкинә апа Хәйруллинага шалтыраттым. Сәкинә апа — минем күп җырларымның сүзләре авторы. «Гомер үтә», «Дуслар була бу тормышта санаулы гына», «Җиде малай», «Үбим әле, әнкәй, кулларыңнан» һәм башка бик күп җырларымны ул язды. Без икебез дә Нурлатта торабыз.

«Сәкинә апа, син өйдәме?» — дим. «Өйдә, Фирдүс», — ди. «Унбиш минуттан килеп җитәм, чыгарсың әле», — дидем. Мин килеп җиткәндә Сәкинә апа халаттан капка төбенә чыгып баскан иде. Машинага кереп утырды да, җырны кушып җибәрдем. Көтеп утырам нәрсә әйтер икән дип. Сәкинә апа бер куплетны тыңлады да, үксеп-үксеп елый башлады. «Сәкинә апа, ник елыйсың?» — дим.

«Энем, мин бу шигыремне үлем белән көрәшеп ятканда яздым. Онкология хастаханәсендә. Операциягә егерме минут калып килә иде. Мин шушы шигырьне язып яттым. Әгәр бу дөньядан китсәм, минем турыда соңгы истәлек булып шигырем калыр», — дидем. Тик Аллаһ Тәгалә шушы көчле операциядән соң миңа гомер бирде. Шигыремне җыр итеп тыңларга насыйп итте», — дип җавап кайтарды ул.

Җыр кешене яшәтә. Җыр — кешенең гомерлек юлдашы. Кеше хәсрәтен дә, кайгы-борчуын да, шатлыгын да җырга сала. Тик беркемгә күңел ялгызлыгы язмасын Ходай. Ялгыз торна булып каңгырап йөргән адәм баласыннан да бәхетсез кеше юк.

«Уразова белән песидән шаяргач, иң авыр сүзләрне үзебезнең журналистлар язды»

Фирдүс Тямаев: «Иң куркыныч нәрсә — сүз. Сүз кешене үтерә ала. Мин кешеләрне, аларның психологиясен аңламыйм. Күлгә кереп, түбәгә менеп җырлаганга язалар инде, ярар, язсыннар. Менә кечкенә бала белән видеоязма куйдым, ди. Мин бит инде аны мактанып куймыйм, шатланып куям. Биегәнен, җырлаганын, матур сүз әйткәнен куям. Бал ашаганын, шоколадка батып, пычыранып, бармакларын ялап утырганын куям. Кызык булганга, матур булганга кешегә күрсәтәм.

Кешенең шулкадәр әшәкесе була, ул хәтта шул балага да пычрак сүз язып калдыра. Бер көнне Уфада ике яшьлек сабый турында видео элдем. Бер ел гомере калган яшәргә. Ярдәм сорап элдем инде видеоны. Берсе мине комментарийларда туп-туры «послать» иткән. Хайваннар да кешелеклерәк бит кайберләрегездән, кешеләр!

Ә теге песи белән булган вакыйгадан соң нәрсә генә язмадылар, нәрсә генә ишетмәдем. «Тямаев белән Уразова песидән шашлык ясаган», — дип сөйләделәр. Мәскәүдән «Беренче канал»дан шалтыратып: «Вы убили кота, издевались над животным, сделали шашлык…» — ди миңа журналист, әллә нәрсәләр сөйли. Мин аңлатып бирдем инде. «Нет, мы пошутили и извинились, я люблю шутить», — дим.

Журналист сорый хәзер. «Какой из комментариев был самым обидным?» — ди. «Татарлар шундый инде ул», — дигән комментарий иң күңелгә тигәне булды. Бер кеше буенча бөтен милләтне бәяләмиләр. Милләткә тимәгез! Миңа пычрак атыгыз.

«Беренче канал» яңалыклар сөйли: «Заслуженные артисты Татарстана пошутили над животным и извинились». Безнең татар журналистлары, үзебезнекеләр яза: «Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразова юл өстендә песине кыйнаганнар, мәсхәрә иткәннәр».

Бу күренешкә куандым. Күзләремне ачты ул минем. Мин дусларымның чын дусмы, түгелме икәнен, тамашачымның тугры булу-булмавын, татар милләтенең нинди үлчәмдә булуын аңладым».

«Тату яшик, кешеләр…»

«Тамашачым! Тормыш — ул кино. Син — минем киномның бер матур мизгеле. Сигез ел элек син мине күтәрдең. Вакыты җиткәч, төшерерсең дә. Тик бүген, тамашачым, син мине беркемгә дә бирмә. Чөнки мин — син күтәргән артист. Кешеләр, әйдәгез тату яшик әле», — дигән мөрәҗәгать белән тәмамлады концерт кичен артист.