Рамил Шәрәпов: «Кайвакыт Шәрәповның кем икәнен оныталар, колаклы малай килгән, диләр» | intertat.tatar

Рамил Шәрәпов: «Кайвакыт Шәрәповның кем икәнен оныталар, колаклы малай килгән, диләр»

«Сәхнәдән тамашачысын бертуктамый көлдереп утырса да, тормышта бик җитди кеше икән», — дип уйладым юморчы, алып баручы Рамил Шәрәпов белән аралашкач. Популяр артист белән татар юморы, сәхнә һәм шәхси тормышы турында әңгәмә кордык.

«Драма артисты булырга укыган кеше идем»

Рамил, чирләп киттем дип язган идең, ковид булмагандыр бит? 

Юк инде, Аллаһка шөкер, борыным ис сизә, авызым тәм тоя. Көзге бер хандра булды дип әйтик бу әйберне. Һава торышы кисәк начарланды, күп җирдә җылылык та бирми тордылар. Температурам күтәрелеп, бераз дәваланып, иркәләнеп алырга туры килде. Шулай да «валнаваться» итеп, тестлар биреп карадым. Барысы да тәртиптә. 

Аз гына авырый башлау да күңелгә шик кертә, әйеме? 

Аның бит хәзер заманасы шундый инде. Үтүкне күтәреп карасаң да, коронавирус турында мәгълүмат. Халык куркып беткән, ул хәзер башка авыруны күрми дә.

Рамил белән Шәрәпҗанны ковид куркытмый әле, бик актив яңа концерт сезонына әзерләнәләр. Шәрәпҗанны якынча беләбез, ә Рамилнең сәхнәгә аяк басуына быел ничә ел булды?

Театр училищесын тәмамлагач, Буа дәүләт сатира театры сәхнәсендә эшли башладым. 2009 ел иде ул. Профессиональ эшчәнлегемне башлаганга да 12 ел булган икән. 

Мин бит, гомумән, драма артисты булырга укыган кеше инде. Ләкин Буа сатира театрына эшкә кайткач, минем бу жанрым комедиягә күчеп бетте. Стилистикам тулысынча үзгәреш кичерде дияргә була. Халык мине хәзер күбесенчә юморчы буларак таный. Шуңа концертларым вакытында: «Мин драма артистына укыган кеше инде. Миңа карап елыйсыгыз киләме соң?» — дип сорап куям. Алай дигәч, бөтенесе егыла-тәгәри көлә башлый. «Юк, юк, көлдереп кенә тор, зинһар», — диләр. 

Театрда да менә шулай көлдерә-көлдерә эшләгән идем. Анда биш ел хезмәт куйганнан соң, эстрада өлкәсенә кереп киттем.

Театр артисты карьераң уңышлы гына башланган кебек иде. Театрдан китүеңнең мөһим сәбәбе булгандыр?

Мин, дөресен әйткәндә, бу турыда сөйләп тә ардым инде. Һәр кешенең тормышында үзгәрешләре була ала бит. Мәсәлән, мәктәптән соң син университетка яки башка уку йортына укырга керә аласың. Артист тормышында да шулай, гел бер төрле генә бармый. Аллаһка шөкер, Буа театрында мин, чыннан да, бик уңышлы итеп эшләдем. Театр турында бернинди авыр сүз дә әйтә алмыйм. Театр миңа халыкка танылу бирде. Үземне артист буларак нәкъ шунда сынап карадым. 

Гаиләле булгач, бәбиебез тугач, планнар үзгәреп китте һәм без Земфира белән Казанга күченергә карар кылдык. Шулай эстрадага кереп киттем инде. 

Үзең бүген кайсы татар театрын яратасың? 

Мин театр училищесында укыганда ике олпат театрыбыз — Тинчурин һәм Камал театрына йөри идем. Соңгы вакытта Камалда еш булам. Репертуары белән күбрәк җәлеп итә. Үзем юморист булгач, гел комедия генә карап та утырып булмый, төрле жанрдагы спектакльләр ошый.

Юморчы буларак формалашуыңда Рәшит абый Шамкайның йогынтысы зур булдымы? 

Без Рәшит абый белән театрда эшләгәндә, аның белән бик күп концертларда йөрергә туры килде. Кайда гына булмадык та, кайда гына йөрмәдек. Аннан соң бер елны «Каш малай да каш бабай» дигән проект та эшләгән идек. Миңа Рәшит абыйның органикасы, сәхнәдә уйнавы, ординар булмавы ошый иде. Ул тормышта бер төрле булса, сәхнәдә бөтенләй икенче төрле кеше. Аның мәзәк вакыйгалары искиткеч күп. Бу да артист өчен зур бер багаж бит инде.

Рәшит абый бөтен кешене дә үзенә якын китермәде. Ошамаган әйберләрен күзгә береп әйтә белә, күп сөйләп аптыратучы кешеләрне, гомумән, яратмый иде. Ә мине ничектер бик якын итте ул. Рәшит абый белән концертларга йөргәндә без кунакханәдә бер номерда куна идек. Рәшит абый кич буе Камал театрында эшләгән вакытларын тәмләп сөйләп утыра, театрның элеккесе белән бүгенгесен еш чагыштыра иде. Мин холкым белән тыныч егет булгач, артык сораулар биреп йөдәтмим, ә үземә аның белән аралашу җан рәхәтлеге бирә. 

Миңа, әле карьерасын башлап кына килүче артистка, Рәшит абыйның һәр әйткән сүзе кадерле булды. Мин аннан бик күп нәрсәләргә өйрәндем. Ул мине сәхнәдә генә түгел, сәхнә артында да нык булырга өйрәтте. «Рамил, һәрвакыт көчле бул», — диде. Уйлап карасаң, сәхнә арты үзе дә бер театр бит ул. Анда үз-үзеңне тотар өчен шулай ук аерым бер осталык кирәк. 

Аннан, Рәшит абый тирән мәгънәле шигырьләр язарга һәм аларны сәнгатьле итеп укырга ярата иде. Мин үзем дә азрак язгалагач, шигырьләремне беренче булып аңа укытып килдем. Шигырьнең артык гади икәнлеген күрсә дә, Рәшит абый: «Менә бу яклап тырышырга кирәк әле, Рамил, бу өлешен дөресләргә кирәк», — дип киңәшләрен бирер иде.

Рәшит абый минем өчен бик зур шәхес, иң яраткан артистларымның берсе иде ул.

Аны кабатларга тырышмадыңмы? 

Икебезнең дә кашларыбыз калын булгач, Рәшит абыйга ошавым турында сәхнәдә шаярткалый идем. Халыкның да: «Шамкай оныгы түгелме икән син?» — дип әйткәләгәне бар. Әмма сәхнәдә беркайчан да аны кабатларга тырышмадым. 

«Миңа билдән түбән юмор килешми»

Эстрада өлкәсендә популярлашу өчен озак вакыт кирәк булдымы?

Популярлашу дигән әйберне үземдә артык бәяләгәнем юк. Тамашачы инде ул мине театрдан, телевидениедән белә башлады дип әйтер идем. Без Рифат Зарипов белән ТНВ каналында «Җомга киче» дигән тапшыру алып барган идек. Шунан соң кая гына барсак та, халык гел Рифат белән икебезне сорый башлады. Мин булып, Рифат катнашмаган чараларда миңа: «Нигә Рифатны алып килмәдең?” - диләр. Рифатны исә концертларында: «Нигә Шәрәповны калдырып килдең?» — дип аптыраталар иде. Бик уңышлы тандем булды ул безнең. 

Шулай уңышлы гына иҗат белән шөгыльләнгәндә, бер дә уйламаганда, Шәрәпҗан образын таптык һәм ул минем карьерама бик зур үзгәреш, үсеш бирде. 

Популярлык ул халык мәхәббәтедер инде. Минем өчен иң мөһиме — шушы халыкның булган мәхәббәте сүрелмичә, тагын да артып, тагын озак еллар тамашачыма хезмәт итәргә насыйп булсын иде.

Сәхнәдә үзеңне ничек хис итәсең?

Дулкынлану бардыр. Ул һәрбер артистта булырга тиеш әйбер — сине тамашачы ничек кабул итәр дигән эчтәге кечкенә генә мандраж. Аннары инде сәхнәдә уңышлы чыгыш ясасаң, юморың көлдерсә, халык гөрләтеп кул чапса, үзеннән-үзе ничектер рәхәт булып китә. 

Әмма мин үземә карата бик таләпчән артист. Үземне тәнкыйтьләүдән туктап торганым да юк. Бөтен кеше концерт әйбәт булды дип тора, ә мин: «Юк, бу җире начар булды, килеп чыгып бетмәде», — дип йөрим, кимчелекләрен эзләп табам. Бу миңа, дөресен әйткәндә, киләчәктә тагын да уңышлырак чыгыш ясау өчен кирәк. Артист кешенең гел «мин-мин» дип, борын чөеп йөрүе, минемчә, дөрес түгелдер ул. Сәнгать кешесе гел үсештә булырга, халыкка даими яңалык тәкъдим итәргә әзер торырга тиеш. 

Рамил, син юморчылар компаниясеннән читтә кебек. Сине үз компанияләренә алмыйлармы әллә? 

Мин барысы белән дә яхшы мөнәсәбәттә, Аллаһка шөкер. Концертларда очрашканда, кочаклашып күрешәбез. Башкалар, бәлки, ешрак аралаша, күрешәдер, белмим. Мин андый уртак тусовкаларга бик йөрмим, чөнки холкым буенча мин «тусовщик» түгел. 

Мунчаларга йөрмисеңмени? 

Мин болай юынып йөрергә тырышам үзе (көлә). Юморчылар белән генә кергәнем юк. Дөресен генә әйткәндә, алай җыйнаулашып мунча керергә бераз шүрләтә дә. Әгәр без — юморчылар күмәк мунча керсәк, бер-беребезне көлдерә-көлдерә, юынырга онытып чыгып китүебез дә бар бит (көлә).

Ә болай җитди итеп әйтсәк, мин барысына карата да бик яхшы мөнәсәбәттә. Барыбыз да дөнья куабыз бит, җәмәгать. Күбрәк аралашу өчен вакыты белән урыны туры килеп бетми торгандыр. 

Татарча юморның төп үзенчәлеге нәрсәдә? 

Бездә күп очракта татарда юмор юк дип әйтәләр. Мин, әлбәттә, бу фикер белән килешмәс идем. Татарда юмор бар, әйеме! Әмма татарда юмор өлкәсендә ниндидер кысалар да бар! Мәсәлән, рус эстрадасында сөйләнгән юморны без үзебездә сөйли алмыйбыз. Безнең татар әдәпле һәм тәрбияле халык. Менталитетыбыз шундый икән инде, без ул рамкалар белән килешеп, аның кысаларында иҗат итәргә тиешбез дип саныйм. Үзебезгә генә хас, чын татар юморы бар бит безнең. Әледән-әле яңалык кертеп, аны үстереп була. 

Әлбәттә, иң түбән юмор ул — билдән түбән юмор. Безнең халык аны кабул итә, аннан кычкырып көләргә дә мөмкин. Әмма, син сәхнәдән төшеп киткәч, артыңнан барыбер «нәрсә сөйләде инде бу» дип чәйнәячәк.

Шушы чикләүләрне бозып, «пешкәнең» булдымы?

Булды. Әмма бозып түгел, ә аңламыйча. Минем бер-ике мәзәк билдән түбән булгандыр дип уйлыйм. Бәлкем үзем дә аңлап бетермәгәнмендер. Андый мәзәкләр сөйләп халыкның зәвыгын арттырып булмый, хөрмәтен дә яулый алмыйсың. Миңа, шәхсән, андый мәзәкләр килешми икән. Әйтик, шул ук Рәшит абыйга килешергә мөмкин, ә миңа юк. Миңа башка юнәлеш эзләргә туры килә. 

Безнең халык нинди юмор ярата соң ул?

Монда да төрлечә. Кемгәдер пародияләр ошый, кемгәдер стендап форматындагы юмор. Кемгәдер монолог кирәк, кемдер «Мунча ташы» форматындагы скетч юморын көтеп ала. Һәр тамашачының үз теләге. «На вкус и цвет — товарищей нет», — диләрме әле? 

Башка халыкларның юморын өйрәнәсеңме? 

Минем үземнең бик яратып караган юморчыларым бар. Мәсәлән, кечкенәдән үк бик талантлы шәхес — Михаил Задорновның юмор аша глобаль проблемаларны да күтәрә алуы, андагы көчле сарказмга сокланып үстем. Көнкүреш турында да шаяртырга мөмкин ул, дәүләтне дә сүгәргә мөмкин. 

Аннан соң пародияләр остасы Максим Галкин миңа бик ошый инде.

Шулай ук күңелемдә гомерлеккә җылы урын алган яраткан юморчы - ул Юрий Никулин. Юрий Владимирович - ул бит юморчы да, искиткеч талантлы кино актеры да, әле шуның өстенә клоун да. Әллә ничә төрле юнәлешне берләштереп, үзен бар яклап та бик талантлы итеп күрсәтә алган артист ул. 

Башка халыклар юморын өйрәнәсеңме дигәндә, аларны караганым бар. Әмма каравымның максаты башкаларныкын күчереп алу өчен түгел, ә аларның юмор өлкәсендәге яңалыкларыннан хәбәрдар булу нияте белән.

Соңгы вакытларда төрле халыклардагы стендап жанры белән дә кызыксынам. 

Стендап жанрының бездә үсеш алу мөмкинлеге бармы?

Мин үзем стендапны яшьләр бик теләп үз итәр иде дип уйлыйм. Безнең эстрадада бу өлкәдә шактый зур уңышларга ирешкән артист — Сирин Бәйрәмов бар. Әле кичә генә ул УНИКС концертлар залында үзенең сольный концертын да күрсәтте. Сирин - стендап буенча Россия күләмендәге дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулаган юморчы.  

Стендапның уңышы артистның юморны халыкка тапшыру манерасыннан тора. Син аны кешегә ничек җиткерәсең бит әле. Минем фикеремчә, ул өлкәдә эшләсәләр, даими яңалык биреп торсалар, безнең сәхнәләрдә стендап жанры да үз урынын алыр, үз тамашачысын табар иде. 

«Шәрәпов белән Шәрәпҗанны икесе ике кеше дип уйлаучылар бар»

Шәрәпҗан азмы-күпме сәяси темага да кереп киткәли. Хакимиятне дә чеметкәли. Куркып тормый. 

Әлбәттә, Шәрәпҗан курыкмый. Аның бит паспорты юк! (көлә)

Ә Рамил?

Ә Рамил Шәрәпҗан түгел! Аның паспорты баааар. 

Без, гомумән, бер-беребезгә охшаш кешеләр түгел. Кайвакыт мин концертлар оештырганда клуб мөдирләренә: «Исәнмесез, мин Рамил Шәрәпов, сездә концертлар куясы иде», — дип шалтыратам. «Синең белән аңлашыла инде, ә Шәрәпҗан киләме соң?» — дип сорыйлар. Чынлап торып, Шәрәпҗан белән Шәрәповны икесе ике кеше дип уйлаучылар бар. Андыйларга инде мин: «Шәрәпҗан да килә, тик соңга калып килә», — дип шаяртам.

Без Шәрәпҗан белән икебез дә бик яхшы күңелле. Безне әнә шул бер уртак сыйфат берләштерә дә. Әмма, алда әйткәнемчә, без икебез ике төрле кеше. Без охшаш булсак, халыкка кызык та булмас иде. 

Шәрәпҗанның «туу» тарихын сөйлә әле? 

«Шәрәпҗан» проекты менә хәзер карантин башланды да, шушы проектны халыкка чыгарам дип эшләнгән әйбер түгел ул. Башымда андый образ турындагы уйларым да юк иде.

Узган яз, карантин башлангач, безне өйгә ябып куйдылар бит инде. Хәзер генә искә төшерергә кызык булса да, ул вакытта бер дә көлке тоелмады. Урамга да смс җибәреп кенә чыга идек бит. Шулай өйдә ятып, эш юклыктан бераз «интеккәч», хатын белән Буадагы фатирыбызны җыештырып кайтырга булдык.

Минем театрда эшләгәндә бер кызык шөгылем бар иде — төрле-төрле мыеклар җыя идем. Үзенә күрә бер хобби иде инде бу. Араларында гади мыеклар да, Чарли Чаплинныкы кебекләре үзенчәлеклеләре дә, Никита Михалковныкына охшаганы да бар. Шулай җыештырып йөргәндә, үз вакытын көтеп яткан шушы Шәрәпҗанның мыегы килеп чыкмасынмы?! Тукта, үзем белән алыйм әле, берәр кызык ясап булмасмы дип, алып кайттым мин моны.  

Мыекны ябыштырып карауга ук күңелемә Шәрәпҗан образы килде. Уйнавын уйнармын, әле бит мыеклы образыма репликалар биреп торучы да кирәк, мин әйтәм. Кемгә мөрәҗәгать итәргә? Минем тормыш иптәшем артистлыкка укымаган, тыйнак кына сөйләшә. Шәрәпҗанның хатыны ролен баштарак аңа тәкъдим итеп тә карамадым. Бер-ике миниатюраны күршедәге дус гаиләгә кереп төшердек. Шуннан соң шыпырт кына Земфирага килдем дә: «Матурым, гел кеше хатынына чабып йөреп булмас, әйдә, синең белән өйрәнеп карыйк әле», — дидем. Берзаман, мине шаккаттырып, хатынымның тел ачкычлары ачылып китмәсенме! Тора-бара гел остарып бетте бит Земфирам.

7-8 видео куйганнан соң, мыеклы образның Шәрәпҗан дигән исеме дә барлыкка килде. Аны миңа халык кушты. Үзем исә Габтелмыек дип атамакчы идем. 

Видеоларым халыкка ошагач, шуның белән бик канатланып йөри башладым. Мин шундый нык эйфориядә идем. Шәрәпҗан күңелемә шул дәрәҗәдә якын иде, ниндидер туганым белән аралашып йөриммени!

Йокларга ятам Шәрәпҗан белән, торам Шәрәпҗан белән. «Матурым, уян, видео төшерәсе бар, аны сәгать унда чыгарырга кирәк», — дип хатынны иртә таңнан уятам. Әле ул Шәрәпҗанны төшергәндәге безнең дубльләрне санасагыз. Аларны ясый-ясый әрләшеп-талашып бетә идек. Ә инде төшереп интернетка куйгач, халыктан килгән комментарийларны бергәләп укый идек. Инстаграмда дуслар калдырган җылы сүзләрдән соң, күңелгә бик рәхәт була, теге кат-кат төшерелгән дубльләр дә онытыла.

Бүгенге көндә Шәрәпҗанның 150ләп сериясен төшергәнбездер инде. Дөресен әйтәм, мин аны шулай халык мәхәббәтен яулар дип уйламаган идем. Аның гади булуын, дөреслекне сөйләвен, шул ук вакытта йомшак күңелле, хатыныннан да куркып тора торган ир булуын үз иттеләр. Халык күңеленә тулысынча ятышлы образ килеп чыкты. Шәрәпҗан ул минеке генә түгел, Шәрәпҗан ул — халыкныкы.

Син хатыннан курыкмыйсыңмы? 

Мин тормыш иптәшемне хөрмәт итәм. Курку дип… Әле нәрсә эшлисең бит куркырлык!

«Мине колаклы малай дип истә калдыралар»

Бу тормышта кеше булып калу авырмы, Рамил?

Минем өчен һәрвакыт беренче чиратта кешелеклелек, гадилек кебек сыйфатлар һәм Ходай Тәгаләдән бирелгән сәләт торды. Уңышның 1 проценты талант булса, калган 99 проценты үз өстеңдә эшләү диләр бит. Миңа да менә шулай тырышлыгымны куеп, артык очынып китмичә эшләргә насыйп булсын. 

Аннан, кешене рәнҗетергә ярамый. Башкаларга комачау итмичә, үзеңнең юлыңны матур итеп барырга кирәк. 

Мин тиз кызам, тиз сүнәм. Шундый булуым үзенә күрә кызык та. Тормыш иптәшем белән бәхәскә кергән вакытларда мин, кызып китеп, әйтәсе сүземне әйтәм-әйтәм дә сүнәм. Ә хатын әйткәләшергә әзерләнә генә башлый, минем инде кызуым сүрелгән була. 

Кәефеңне нәрсә төшерә?

Соңга калып йөргәннәре кәефемне төшерә. Мин үзем, гомумән, соңга калырга яратмыйм. Кая гына барсам да, мин бер ярты сәгать яки 40 минутка алданрак килергә тырышам. Көтелмәгән хәлләр килеп чыккан очракларда, килә алмавым яки соңга калуым турында кешене алдан шалтыратып кисәтәм. 

Бер сәгатькә соңарып килүне бернәрсәгә дә санамаган кешеләр бар. Шалтыратып әйтергә озак вакыт та кирәк түгел, югыйсә, бу бит кешегә карата хөрмәт билгесе. 

Аннан алдашканнарын яратмыйм. 

Үкенечләрең бармы?

Артык зур үкенечләрем бар дип әйтә алмыйм. Бу тормышта барысы да ничек язган, шулай бара инде ул. Ләкин кайвакыт иҗат өлкәсендә: «Эх, бу проектны нигә элегрәк башламадым икән», - дип уйлап куйган вакытлар булгалады. Әмма һәр әйбер үз вакыты белән бара. Бәлки мин ул вакытта әлеге проект өчен өлгереп җитмәгән булганмындыр. Хәзер генә аның вакыты килеп җиткәндер. 

Туктап торсаң, үсешең булмый. Гел эзләнүдә булырга кирәк. «Тик ятма, эшлә. Беркем сиңа китереп бирмәячәк», - дип әйтергә яратам үземә. 

Максатка ирешүчән булуың кемнән? 

Әти-әнидән килгән тәрбиядер. Минем әни авылдагы балалар йортында эшләде. Әти гомер буе балта остасы, ветеринар булды. Безнең династиядә, дөресен генә әйткәндә, артистлар юк. Гади гаиләдә тәрбияләндем. Безгә беркайчан да, беркем дә әзерләп бирмәде. Мин әти-әниемә моның өчен бүген бик рәхмәтлемен. Үз тырышлыгым, үз көчем белән җыйган мал күпкә бәрәкәтлерәк һәм тәмлерәк. Малаем белән кызыма да: «Тырышыгыз, тырышсагыз, барысы да килеп чыгачак», — дип әйтәм. Әлбәттә, үзең күрмәгән әйберне балага алып бирәсе килә инде ул, анысын бернәрсә эшләтеп тә булмый.

Мин кечкенә вакыттан ук үземә башка караш тоеп үстем. Чөнки буй бәләкәй, йөз-кыяфәт артык матур булмагач, мәктәптәге яшьтәшләремнән генә түгел, хәтта кайбер әбиләрдән дә «бу малайдан булырмы икән?» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. Әмма ул сүзләр минем канатларны кисмәде, алар мине тагын да көчлерәк ясады. Күңелдә миңа ышанмаучыларга киресен дәлиллисе килү хисе бар иде. «Нигә башкалардан була да, миннән булмаска тиеш әле? Мин дә максатларыма ирешәчәкмен», — дип әйтә идем үз-үземә.

Дөньяда иң зур җиңү - үз-үзеңне җиңү, диләр бит. Чыннан да, үз-үзеңә ышансаң — барысы да була икән. Бүген дә үз арбамны үзем этеп барган көнем.  

Бәләкәй вакытта колакка бәйләнеп аптыраттылар инде минем. «Зур колак», «поши колак» идем. Хәзер мин моның өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле генә. Ул миңа шундый башкалардан аерылып тора торган колак, куе каш биргән. Ул бит минем изюминкам. Аллаһга шөкер, буй да үсеп китте.

Тышкы кыяфәтең үзенчәлекле булу популярлашу өчен дә ярдәм итми калмагандыр?

Әлбәттә. Ул бит минем визит карточкам. Кайвакыт Рамил Шәрәповның кем икәнлеген бөтенләй оныталар. «Теге колаклы малай килгән, теге кашлы малай килгән, Шәрәпҗан килгән», — диләр. Рамил исеме онытылса да, Шәрәпҗан онытылмый. 

«Иртәгә яшәргә акчам җитәрме, дигән көннәр бар иде»

Җавапсыз мәхәббәт утларында яндыңмы?

Мәктәп елларында 5 сыйныфта укучы бер кызны ошатып йөри идем. Үзенә күрә беренче мәхәббәт булгандыр инде бу. Бүләкләр дә биргәли идем үзенә. Әниләр элек, мунча керергә запас торсын дип, шампунь, сабын ише әйберләрне күпләп алып кайтып куялар иде. Ә мин шыпырт кына шул шампуньнәрне эләктереп, мәхәббәтемә бүләк итә идем. Шулай да, мин ул мәхәббәтемне артык җаваплы мәхәббәт булды димәс идем. Күңелләр кайткан вакытлар, мин шулхәтле карамаслык егетме икән дип борчылулар булмый калмады.  

Ә хәзер мин ул кызны, ул вакыттагы кичерешләрне рәхәт хатирә итеп искә алам. Юлларыбыз аерылса да, без аның белән яхшы мөнәсәбәтләрдә калдык, аралашабыз, сөйләшәбез. 

Син телгә бик оста. Үзең дә күп кызларның йөрәген яралагансыңдыр әле.

Юк, ышанасызмы, минем алай пирчәткә алыштырган кебек кызлар алыштырып йөргәнем булмады. Әллә минем кыюлык җитмәде, әллә үзләре карамады шунда. Әле хатынга да: «Ярый ла син карагансың, кемгә өйләнгән булыр идем», — дип, рәхмәтләр укыйм (көлә)

Земфира белән ничек таныштыгыз?

Без театрда таныштык. Мин артист, ул костюмер булып, берничә ел бергә эшләп, аралашып йөргәннән соң, күңел Земфирага тартыла башлады. Артист кеше театрга килгәч, сәхнәдә булырга тиеш, ә мин берара костюмернаядан чыга алмый башладым. Чөнки Земфирам анда иде. 

Мин аңа: «Без бер-беребезне бәхетле итәргә тиеш», — дип, йөрергә тәкъдим ясаган идем. Земфирага өчен ул вакытта бу сүзләр артык каты яңгырагандыр инде. Аның ризалыгын алганчы, чәчләрем коела дип торам. Шулай да, күпмедер вакыттан соң үземә караттым мин аны. Матур итеп берәр ел йөргәч, гөрләтеп туй уздырдык.

Романтикмы син? Чәчәк-конфетлар күп ташыдыңмы үзенә?

Мин болай да якыннарыма бүләкләр ясарга бик яратам. Кеше бүләккә сөенгәнне күреп бер шатлансам, аңа бүләк ясый алганым өчен икенче шатланам. Ә инде тормыш иптәшемә бирелгән бүләкләргә килгәндә, аның һәрбер яшьтә үзенә күрә бер үзенчәлекле бүләге булгандыр. Яшь вакытларда чәчәкләр, йомшак уенчыклар да, төрле истәлекле сувенирлар да бирештек инде.

Хәзер дә миңа хатынымны сөендерү өчен ниндидер дата яки сәбәп кирәк түгел. Туган көн, 8 март кебек бәйрәмнәрне көтеп торганым юк. Күңелемдә тормыш иптәшемне шатландыру теләге бар икән, кайвакыт кибеткә дә барып тормыйм мин. Аларга бит бер матур җылы сүз җитә, шуңа да сөенә бит алар.

Аннан, артист кеше гастрольләрдә озаклап йөреп кайта бит инде ул. Озаграк күрми торгач, хатын тагын да кадерлерәк була башлый икән. Андый вакытларда сагынышып күрешкән мизгелләрнең рәхәтен тагын да арттырасы килә. Шулай берсендә озын гастрольләрдән кайттым да, ишек төбендә басып торам. Кышкы, буранлы төн. Туктале, мин әйтәм, хатыныма бер сюрприз ясыйм әле. Такси чакырттым да, чәчәкләр кибетенә киттем. Тормыш иптәшем янына төнге сәгать бердә 101 розадан торган зур букет кочаклап кайтып кердем. Ул вакытта хатынымның хис-кичерешләрен, сөенүләрен аңлатып бетереп булмый. Менә миңа хатынымның шушы эмоцияләре өчен бернинди акча да кызганыч түгел.

Өйләнешкән вакытларда 101 роза алырлык акчаң булмагандыр?

Акчасыз вакытлар Казанга килгәч булды. Бүгенге көн үтте, иртәгә яшәргә акчам җитәрме икән дип яшәгән көннәр дә бар иде. Үзе-үземне дә үзгәртеп кору вакытлары иде ул. Земфира миңа һәрвакыт терәк булды. Аның «миңа акча җитми», «кайчан эшли башлыйсың” дип әйткәне булмады. «Без бергә икән, шатлыкларга бергә сөенербез, авырлыкларны бергәләп җиңәрбез», — диде. Мин төшенкелеккә бирелгән вакытта да, мине канатландырып, ярдәм итеп торучым ул. 

Ходай җан биргәнгә юнь бирә,, диләр бит. Шул авыр вакытларны үттек. Хәзер дә үтәбез. Үтәбез дип, бер урында гына тормавыбызны әйтәм. Әлбәттә, һәркемнең: «Эх, минем шәп машинам, коттеджым булсын иде», — дигән яшерен теләге бардыр ул. Сиңа язган ризык икән, сиңа була. 

Хәзер акчаң җитәме?

Аллага шөкер, дим. Кайвакыт бу тормышта бер тиен дә кирәкми. Мәсәлән, авырсаң, бернәрсә дә кирәкми. Үзем ашказаны белән чирләп алган идем. Әле яшь булсак та, сәламәтлекне кайгыртырга кирәк икән дип уйладым. Дөресен генә әйткәндә, шөкер итә белмәгән кешегә акчаның беркайчан да җиткәне булмый аның. Шөкер итә белсәң, җитә. Кергәне бәрәкәте белән керсен, дим. 

Кредитлар да түлисеңме?

Әле дә шул кредитта чаптырып йөрим инде (көлә). Тагын нәрсәләремнең кредитта икәнен монда сөйләп утырырга кирәк түгелдер инде ул. Бүген һәр икенче кеше кредит түли бит. Мин дә гап-гади кеше, башкалардан бернәрсәм белән дә аерылып тормыйм. Без дә көндәлек тормыш белән яшибез. 

Земфирочкаң, Шәрәпҗанча әйтсәк, температорнаямы? 

Земфирам - бик тыйнак хатын-кыз. Кирәк вакытта үз фикерен әйтә, ошамаса чеметеп тә ала, шул ук вакытта канатландырып та җибәрә. Төпле, акыллы, сабыр ул. Кайвакыт ул өйдә юк вакытта кайтып керәсең, ну менә юк инде өйнең нуры, юк. Кояш качкан кебек. Кайвакыт тормыш иптәшләребезне кадерләп тә бетермибездер инде. Әмма алар юкта бик сагындыра. 

Без аның белән бер-беребезгә бик нык охшаганбыз. Кемдер каядыр барасы булса, әллә ничә көн алдан планлаштырырга мөмкин. Без менә «әйдә, киттек» дибез дә чыгып китәбез. Җитди мәсьәләләрне дә шулай тиз хәл итеп куябыз. 

Нигә хатыныңны халыкка сирәк күрсәтәсең?

Беренчедән, Земфирам сәнгать кешесе түгел, ул минем тормыш иптәшем. Аның серле булып калуы бик әйбәт. Мин тормыш иптәшемне генә түгел, өйдәге мөнәсәбәтләрне дә социаль челтәрләрдә чыгарырга тырышмыйм. Земфираны күп кенә тапшыруларга да чакырганнары булды. Ләкин, тагын бер кабатланам, ул сәхнә кешесе түгел. Алай күренеп йөрергә аның үзенең дә теләге юк. Гаиләдә бер генә "юләр" булырга тиеш.

Әмма ул гел минем янәшәмдә, миңа илһам биреп тора. Хәтта Шәрәпҗанның уңышы 50 процент миннән булса, 50 проценты аныкы. Земфира миңа «юк» дигән булса, Шәрәпҗан моның хәтле күп төшерелмәгән дә булыр иде. Ул Земфираның сабырлыгы, күпме репетицияләр, төшергәндә акырышу-бакырышулар, килеп чыксын дип тырышулар. Монда аның хезмәте бик күп.

Син өйдә дә сәхнәдәге кебек мәзәк кешеме?

Мин тормышта бик җитди, төпле, бөтен нәрсәне тамырдан уйлап эшли торган кеше. Нинди эш булуына карамастан, ул минем өчен сыйфатлы булырга тиеш. 

Җитди булсам да, гаилә тормышындагы әйткәләшеп алган минутларны уен-көлкегә борырга тырышам. Гел уен-көлкесез яшәү дә күңелсез булыр иде.

Әйткәләшүләр нәрсә өчен чыга? 

Ул башта күбрәк чыккандыр инде. Бер-береңне аңлап бетермәгәндә, бер-береңә юл бирә белмәгәндә. Теләсә кайсы гаиләдә була торган «бытовуха» бездә дә бар, сүз дә юк. Аны аңлап, вакытында дөресләп кую, икенче тапкыр кабатламау мөһим. Барысы да тәҗрибә белән килә. 

Артистларны йөремсәк була дип әйтәләр. 

Мин бу проблеманы өйрәнүче түгел, әлеге темага фикерләр әйтә алмыйм. Үзем өчен генә җавап бирә алам. Миңа үземнеке кадерле, кешенеке кирәк түгел. 

Үзеңә дә гел чыгып китәргә туры килә. Земфира көнләшмиме?

Юк, үзе дә шул өлкәдә эшләгән кеше буларак, Земфираның миңа бер сүз дә әйткәне юк. Аннан минем бит көнләшерлек җирем дә юк. Мин бит үзем өчен генә түгел, гаиләм өчен дә йөрим. Ул минем профессиям, минем ипием шул. Аңлый ул мине. Мине яраткан кешеләр арасында әбиләрдән башлап, яшь кызлар да, бала-чагалар да бар. Кем өчендер мин кумир. Мин ул һөнәрне сайлаганмын икән, хатыным да минем һөнәремне хөрмәт итәргә тиеш. Ул яктан безнең өйдә бернинди тавыш булганы юк.  

Ашарга пешерә беләсеңме? 

Мин пешергәнне ашасагыз, сез миңа икенчегә дә киләсез әле. Һәркөн пешермәсәм дә, илһам килгәндә аш та, икенче ризыклар да пешереп куям. 

Нинди эшне беркайчан да эшләмәячәксең? 

Кирәк икән, бөтенесен дә эшлим. Беркайчан да «юк» дияргә ярамый. Моны эшләмим дип әйтсәм, башка берәр һөнәр иясен кимсетүем бар бит. Әгәр эш эшли торган икән, ул эш өчен кабат оят булмый икән, эшлим. 

Балаларыгызның яшь аермасы кечкенә. Үстерүе кыен булдымы? 

Малай белән кызның аралары ике яшь. Аллаһга шөкер, алар бер-берсенә иптәш булып үсеп киләләр. Алар кечкенә чакта Земфирага кыенрак булгандыр. Бер декреттан икенчесенә чыгу хатын-кыз өчен барыбер җиңел бирелми. Мин гел гастрольләрдә, эштә. Дүрт стена арасында утыру өчен рухи яктан чыдам булырга кирәк. Хәзер ул елак вакытларны үттек инде. 

Күпбалалы әти булу хыялың бармы? 

Күңел түрендә бар инде ул. Ул турыда кычкырып йөри алмыйм. Ходай Тәгалә ничек кушкан, шулай булыр. Иң мөһиме - булганына шөкер итеп, киләчәккә өмет белән карап яшәргә кирәк. Бу турыда Венера Мәхмүтованың бер матур шигырь юллары белән әйтер идем. 

Зарланма син! Бертөрлелек булса

Үзең туяр идең тормыштан.

Шатлык-сагыш чиратлашып килә

Сабак ала кеше ялгыштан

Бәхетне дә аңлый алмас иде

Сынау бирелмәсә кешегә

Ни булса да «Бар да яхшыга!" дип

Өметләнеп яшә син җирдә!

Рәхмәт, Рамил, уңышлар сиңа!