Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең ире Габделхәйнең сеңлесе: «Абый, Хәниягә тугры булып, үзе генә яши»

30 май — Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы, мәрхүмә Хәния Фәрхинең туган көне. «Интертат», җырчының туган көне уңаеннан, аның якын иткән кешеләре белән аралашты.

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең ире Габделхәйнең сеңлесе: «Абый, Хәниягә тугры булып, үзе генә яши»
архив "Татар-информ"

30 май көнне, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи үзенең 61 яшен бәйрәм итәр иде. Гадәттәгечә, Казанны гөрләтеп концерт бирер, соңыннан бөр төркем туганнарын мул өстәл артына туплар иде. Кызганычка каршы, Хәния апа бүген бәйрәм чәчәкләрен мәңгелек йортында кабул итә.  

Каенсеңлесе (Габделхәйнең сеңлесе) Венера апа белән Хәния Фәрхи икесе дә бер елгы, икесе дә 30 май көнне дөньяга килгән. Биктаһировлар гаиләсенең гастроль арты гастрольдә йөргәндә ике бөртек кызларын калдырып китә торган иң ышанычлы тоткалары да булган Венера апа. Күз яшьләрен сөртеп, бик теләп, истәлекләргә күмелде ул. 

«Хәния белән мунча керүнең рәхәтлеге!»

«Икебез бер яшьтә булсак та, мин Хәнияне «туган апай» дип йөрттем. Бер үк көнне тугангадыр инде, безнең характерларыбыз да бик нык ошаган иде. Әле генә шаркылдап көлсәк, шул минутта кычкырып елап җибәрә торган сизгер күңелле кешеләр без.  

Халык арасында танылган йолдыз, зур дәрәҗәле кеше булуына карамастан, искиткеч гади булды ул. Хәниянең бер эштән дә тайчынып тормавы сокландыра иде. 

Авылга бергәләп кайтып керәбез. Шул арада күлмәкләрен алыштырып ала да, идәннәрне юып чыгара. Бакча эшенә чыгып йөгерә, җиң сызганып сыер сава. Табигатьтә булырга, бергәләп гөмбә-җиләк җыярга, мунча себеркеләре әзерләргә яратты.

Хәния белән өйләнешкәч, абый туган авылыбыздагы мунчаны яңартып, әллә ничә кеше берьюлы керә алырлык зур итеп салды. Бөтен туган-тумача җыелышып, самовардан чәйләр эчеп, озаклап мунча керүләребез күңелдә уелып калган.

Хәния белән мунча керүләрнең рәхәтлеген аңлатып бетерә торган түгел. Кызу мунчада чабынырга ярата. Сөйләшергә ярата. Аның белән кергән мунчада вакыт узганны сизми дә каласың.

Туган апайның бер гадәте исемдә калган. Берәр вакыйга турында тәмләп сөйли-сөйли дә: «Аңладыңмы? Аңламасаң, кабат тагын аңлатырмын, яме», — дип куя торган иде.

Берәребез кеше сөйли башласа, безне шып туктатты, үзе дә беркайчан кеше сөйләмәде».

«Әни белән бик дус яшәделәр»

«Абый Чаллыда баш инженер булып эшләгәндә, Госман исемле дусты аркылы Хәния белән танышкан. Казан Сабантуенда күрештергәннәр аларны. Шуннан соң озак та тормады, абый аны авылга безгә күрсәтергә алып кайтты. Ул вакытта Хәния йолдыз ук түгел әле. Шулай да «Мәскәүдәге яшел күлмәкле җырчы» турында ишетеп беләбез, телевизордан күргәләгән бар.

Барлык туганнарыбыз бергә җыелган ямьле җәй ае иде. Хәнияне безнең гаилә бик җылы кабул итте. Башкача булуы мөмкин дә түгел иде. Аның мөлаемлеге, әйбәтлеге, эчкерсезлегенә барыбыз да бер күрүдән гашыйк булдык.

Әни Хәниягә аеруча сөенде. Балалы булуы турында да беркайчан да сүз кузгалтмады ул. Алияне үз оныгыдай яратты. Ә Хәния белән серләшеп, ана белән кыз кебек яшәделәр. Авылга әти-әни янына иң еш кайтып йөрүчеләр абый белән Хәния булды, шуңа да әни якын иткәдер аны. «Минем җиденче балам килде, Хәния минем тагын бер кызым», — диде әни барыбыз алдында».

Бәйрәмнәр турында

«Хәния белән абый танышып озак та үтми, туй ясадылар. Сабантуйда очрашканнар иде, 24 декабрьдә никахларын теркәделәр. Туйдан соң, фатирларында ремонт тәмамланганчы, бездә торып алдылар.  

Минем тормыш иптәшем Хәнияләр төркемендә эшләде. Ә мин Алия белән Алсуны карадым. Алсу кечкенә чакта күршеләре Гөлгенә ярдәм итте. Бала бакчага йөри башлагач, миңа да калдыра башладылар. Алар икешәр атнага гастрольләргә киткәндә, мин Хәнияләргә килеп тордым. Алсуны бакчага, Алияне мәктәпкә йөртә идем.

Туган көннәребез туры килгәч, һәр юбилейны бергә бәйрәм иттек без. Башта Хәния Казанда концерт куя, икенче көнне җыйнаулашып авылга кайтабыз. Соңрак 31 май көнне тагын бер гаилә бәйрәме өстәлде — Алиянең малае Рамазан дөньяга килде. 1 июнь көнне абыйның туган көне килеп җитә. Без шулай берәр атна туган көннәр үткәрә идек.

Эшли дә, ял да итә белдек. Безнең районның табигате бик матур, мари урманнарына терәлеп үк диярлек тора. Табигатьтә балалар белән сулар кереп, балыклар тотып, вакытыбызны бик күңелле уздыра идек.

Хәния бәйрәмнәргә күркәм табыннар әзерләп куя. Бер сарыкны суялар да, казан асып, бик тәмле итеп пылау пешерә. Андый пылау барлыгын без ул килен булып төшкәч кенә белдек. Бәлешләре авызда эреп китә торган, бу дөньяда аның кебек бәлеш пешерә белүче башка юктыр. Ул балык ашларын сөйләп тә тормыйм…»

«Хәния мине аерып яратты»

«Туган апай һәр туган көнемә затлы костюмнар бүләк итә иде. Без гаиләдә 6 бала. Хәния безнең барыбызны да бик яратты, ә мине, үзе кебек эчкерсез булгангамы икән, аерып яратты. Костюмнарны туган көнемә махсус тектереп алып килә. Бөтен нәрсә дефецит вакытында шул костюмнарны киеп эшкә баргач: „О, тагын Хәния килгән, Хәния тектергән костюм“, — дип сокланыша хезмәттәшләрем». 

 «Хәния 4 ел буе кайнатасын карады» 

«Безнең әни — 80, әти 87 яшендә вафат булды. Әни үлгәч, Хәния әтине үзләренә алып китеп тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Әти дүрт ел Габделхәй абый белән Хәния апай тәрбиясендә яшәде. Үләр вакыты җиткәч кенә, үзе сорап авылга кайтартты. Алар гастрольдә чагында ике апам, ике сеңлем килә иде әтине карашырга.

«Чиратлап карамыйбыз! Шушында, малае өендә тора!» — диде Хәния, беребезгә дә сүз әйтергә бирмичә. Үзсүзле иде үзе. Абый да шундый минем. Бер әшәке килен булса: «Әнә биш кызы бар, малай гына карап ятмасын», — дип әйтер иде. 

«Габделхәй абый турында чыккан сүзләр дөрес түгел»

«Хәниянең үлемен абый бик авыр кичерде. Кичерде генә түгел, хәзер дә авыр кичерә…

Габделхәй абый турында әллә нинди гайбәт сүзләр ишетелде. Минем шуларның барысына да нокта куясым килә: ул сүзләрнең берсе дә дөрес түгел. Чиста-пөхтә, акчалы кешегә ябышырга торган хатын-кызлар күп була. Ләкин абыйның беркеме дә юк, ул туган нигезебездә, Хәниягә тугры булып, үзе генә яши. 

Абый радио тыңлый алмый, интернетта утырмый. Телевизордан татар концертлары карамый. Инде 4 ел вакыт узса да, яралары төзәлми шул. Хәния турында сөйләшә башласаң, шунда ук күз яшьләренә тыгыла. 

Хәниянең үлем хәбәрен ничек җиткерделәрме икән аңа дим. Бүгенгәчә ул турыда сораша алганым юк. Тормышының иң авыр мизгелләре турында исенә төшерәсем килми.

Ял көннәрендә, без — сеңелләре кайтып йөрибез. Балалары юлга тузан төшермиләр. Абый кайгысын безгә күрсәтмәскә тырыша, оныклары белән юанып яши.

Хәния апаның үлеме кисәк һәм үкенечле булды. Әрәм булды… Бер дә үлем турында сөйләгәне булмады аның. Яшәдек, яшәячәкбез! Булдырырга, җиткерергә кирәк!» — дип яшәде. 

Туган апаны юксынабыз. Ул безгә җитми, өстәлебезнең бизәге иде», — дип сөйләде Венера апа.


Хәния апа кебек сәхнә йолдызларыны дуслары күп буладыр аларның. Ләкин дусларның да алыштыргысыз дип әйтә торганнары була. Чаллыда иңне иңгә куеп яшәгән күршесе Гөлгенә ханым Хәния Фәрхинең әнә шул җан дусларының берсе, Алсу белән Алиянең «икенче әнисе». Гөлгенә ханым Алсуны 6 ай вакытта ук алып калып, Хәния апаны гастрольләргә озата торган булган. 

«Алсуның куллары җылысын әле дә тоям»

«Без гаиләбез белән Чаллыда яшәгәндә, Хәния белән Габделхәй безгә күрше булып, күченеп килделәр. Фатирларыбыз янәшә генә, икебезгә бер ишек. Хәния белән Яңа ел алдыннан таныштык без. Пилмән ясарга уйлаган да, иттарткыч сорап торырга керде ул безгә. Ул биш минутлык очрашуда мин аның кем икәнлеген аңламыйча да калдым. Ул чыгып киткәч кенә иптәшем: «Бу Хәния Фәрхи булды бит», — ди. Ә мин аның җырларын яратып тыңлап йөри идем инде ул вакытта. Җитмәгәненә, Хәния белән якташлар да булып чыктык. Мин дә Башкортстан кызы. Шулай әкренләп аралаша башладык. Яңа ел бәйрәмен алар белән бергә каршы алдык. 

Яңа фатирыбыз башка районда булганга, минем балалар урнашмаган иде әле. Шуңа күрә миңа берара өйдә утырырга туры килде. Хәния барасы җирләре булганда миңа Алсуны 2 айлык вакытында ук берничә сәгатькә калдырып китә башлады. Үземнең егетләргә дә, Алиягә дә 7-8 яшьләр тирәсе.

Алсуга 6 ай тулгач, Хәния белән Габделхәй беренче тапкыр гастрольләргә чыгып китте. Шул вакыттан мин баланы тулысынча атна-ун көнгә алып кала башладым. Сөт кайнатып эчертеп, ясалма ризыклар белән тукландырып, үз баламны караган кебек карый идем. Иптәшем Зөфәр дә Хәниянең төркемендә администратор булып эшләде. Алар гастрольләргә чыгып киткәндә, мин дүрт бала белән үзем генә кала идем.

Хәния гел өй телефонына шалтыратып, хәлләребезне белешеп торды. Борчыла иде үзе. Ләкин сәхнә кешесе тамашачысын ташлап өйдә дә утыра алмый. «Барысы да әйбәт булыр, җырла гына», — дип тынычландырып, озатып җибәрә идем. Алсу авырган вакытларында, азрак йөткергәләгәндә, борчылмасын дип, әйтеп тормый идем. Үзем ике бала үстергән кеше буларак, азмы-күпме тәҗрибәм бар. Алар кайтып җиткәнче Алсуны.дәвалап куя идем.

Мин ахырдан Алсуга шул хәтле ияләштем, аңа үз балам кебек карый башладым. Муенымнан кысып кочаклап йоклый иде ул мине. Алсуның йомшак куллары җылысы һаман да муенымда минем… Үземнең малайлар булгач, кызлар итеп тә аерып яраттыммы икән.

Алар Казанга күченгәч миңа бик авыр булды. Үземне баламны югалткан кебек хис иттем. Бик сагынган вакытларында Алсуны берничә көнгә алып киләләр иде. Ул үзе дә гомер буе миңа тартылып яшәде. Алар Хәния белән Габделхәйне әти-әни дип, ә безне «мама-папа» дип йөрттеләр. Алсу белән бүген дә даими элемтәдә, гел аралашып торабыз. 

Хәнияләр белән дә араларыбыз гомер буе якын булды. Алар Казанда яшәгәндә без кунакка барып йөрдек. Авылларына кайтып, мунчалар кереп, кунак булган да бар. Үзләре гастрольләр белән килгәч, гел безгә туктала иде

Бөтен күңелләрен биреп ышанды Хәния белән Габделхәй миңа. Мин аларга моның өчен бик рәхмәтле. Ә Хәния белән бик якынаеп, барысын да уртага салып сөйләшә торган якын дусларга әверелдек. Тозын да, шикәрен дә бүлешә торган бер гаилә булып яшәдек. Ишекләребез ябылып та тормады. Ризыкны ике гаиләгә уртак пешергән чаклар да еш булды. 

Шундый тормышны сөючән, шат күңелле Хәниямнең җир куенында ятуына минем күңелем һаман да ышанмый әле. Хәниянең фотоларын карый алмыйм, җырларын да тыңлый алмыйм. Йөрәгем телгәләнә. 

Мәзәк хәлләр

  • Ирем Зөфәр алар төркемендә эшләгәч, гел бергә чыгып китәләр. Кайвакыт гастрольләрдә бик озак йөреп кайталар иде. Андый вакытларда Хәния мине тынычландыра. «Бер дә борчылма. Гөлгенә. Мин Зөфәрне шәхсән үзем карап торам. Аның янына бер хатын-кыз да килми. Ул минем контрольдә», — дип көлдерә иде. 
  • Хәниянең буш вакытларында Чулман елгасына су коенырга йөри идек. Берсендә Алсу, Хәния, мин яңгыр астында калдык. Яшен яшьни, җил котыра, әй чабып кайтабыз. Ул хәтле үк чапмас та идек, Габделхәйдән шөллибез. Чөнки Габделхәй бик бала җанлы кеше. Балаларга салкын тияр, чирләрләр дип йөрәге алына иде аның. Бала тәрбияләүдә бик таләпчән кеше булды ул.
  • Хәния гөмбә җыярга яратты. Берсендә урманга гөреҗдә җыярга барып, әллә ничә сәгать йөреп, икебезгә нибары 4 гөреҗдә таптык. 4 гөмбә белән нишлисең инде, кәрҗиннәр буш. «Әййдә, булмаса, фотога төшик тә кайтып китик», — ди Хәния. Шул гөмбәләрне уртага куеп, әллә ниләр кыланып фотога төштек-төштек. Шуны очрашкан саен искә төшереп көлә идек. Бөтен нәрсәдән кызык таба белә иде ул Хәния. 
  • Безнең фатир ишекләребез бикләнми иде. Бер тапкыр аш бүлмәсендә кемдер йөргәнен ишетәм. Кем икән дип чыксам, безнең аш бүлмәсендә Салават Фәтхетдинов утыра. Хәниягә кунакка килгән дә, фатирларны бутап, минем аш бүлмәсендә күчтәнәч бушатып ята. Хәнияләргә килгән кунак безнең дә кунак иде. Аларда урын җитмәгәндә килгән кешегә безгә урын җәеп, гел шулай бер гаилә кебек яшәдек.


Тиздән җырчының туган ягы — Башкортстанның Тәтешле районындагы балалар иҗат үзәгендә Хәния Фәрхинең музее ачылачак. Сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина әйтүенчә, әлеге музейны ачу өчен әзерлек эшләре бара. «Апаның шәхси әйберләрен урнаштыру өчен күп кенә җиһазлар, сыйфатлы манекеннар, музыкаль аппаратура алырга кирәк. Музейны аның үзе кебек матур, затлы итеп эшлисе килә. Исем өчен генә түгел, күргән һәркемнең күзе шатланырлык булсын иде», — диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100