Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төзәтү

Рифат Фәттахов хакындагы язмада төгәлсезлек киткән.

news_top_970_100
Төзәтү
Рифат Фәттахов фотосы

Алинә Айдарованың «Интертат» электрон газетасында 2021 ел 17 апрель көнне чыккан «Продюсер Рифат Фәттахов Рузилә Бәдретдиновадан бер миллион сум акча дәгъва итә» дигән мәкаләсендә түбәндәге сүзләр дөреслеккә туры килеп бетми:

«Продюсер Рифат Фәттахов Рузилә Бәдретдиновадан бер миллион сум акча дәгъва итә».

Рифат әфәнде безгә аңлатуынча, Рузилә Бәдретдинова адресына җибәрелгән дәгъвада җырчыдан нәкъ менә 1 миллион сум акча таләп итү турында формулировка юк, анда артист килешү пунктларын алга таба бозуын дәвам иткән очракта шул суммадагы дәгъва булу ихтималы турында гына сүз бара.

Икенчедән, Рифат Фәттаховның контрактта башкарма зат булып торуы әйтелгән, шул сәбәпле, нәкъ менә Рифат Фәттахов акча таләп итә дип язу дөрес түгел диелгән.

Киткән төгәлсезлек өчен Рифат Фәттахов һәм укучылардан гафу үтенәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100