«Ришатны йөргән кызыннан тартып алдым» — җырчы Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар тарихы | intertat.tatar

 «Ришатны йөргән кызыннан тартып алдым» — җырчы Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар тарихы

Ришат белән Айгөл очрашуга икесе бергә килде. Ришатның сөйләм кыенлыклары булганга, күбрәк Айгөл белән аралаштык. Бәхетле гаиләдә ир белән хатын бер-берсен тулыландыра диләр. Үзе өчен дә, ире өчен дә сөйләүче, тынгысыз Айгөлгә һәм тормыш иптәшенә караганда икеләтә сабыр, җитди Ришатка карап, «сөбханалла» дип утырдым.

«Татар эстрадасына җырчыларны дөрес итеп күтәрә торган кешеләр кирәк»

Ришат, Айгөл, сезнең гаилә дуэты 2015 елларда күтәрелеп алды да, берара онытылып торды кебек. Бүген кабат концертларыгыз, яңа клипларыгыз белән сөендерәсез. Иҗатыгызның бер эздән генә, тигез бармавының сәбәбе нидә? 

Айгөл:

Бу күбрәк матди як белән дә бәйледер. Аннан декрет ялында булу да үзенекен эшләде. Мин бәби белән утырганда Ришатның үзенә генә чыгышлар ясап йөрүе авыррак иде. Безне барыбер дуэт буларак кабул итәләр бит.

Кеше гел янып кына да тормый. Сүрелеп алган вакытлар да була. Шулай түбән төшеп алабыз да, кабат янәдән икебез дә илһамланып эшкә керешәбез. Бер күтәрелү, бер төшүләргә шулар барысы да тәэсир итә.

Безнең элек бер дә продюсер белән эшләгәнебез юк иде. Гомумән, татар эстрадасында продюсер белән эшләү һәм аның ярдәме белән популярлашу бик сирәк күренеш. Нигәдер аны татар эстрадасына кертеп бетерә алмыйлар. Без үзебез Виталий Агапов белән өч елга контракт төзедек. Эксперимент рәвешендә, ничек булыр икән дип кенә алынган идек. Быел аның вакыты тәмамланды һәм безгә бик ошады дип әйтәсебез килә. Шушы вакыт аралыгында яңа җырларыбыз чыгып, өскә күтәрелеп алдык. 

Хәзер күбрәк җырларның раскруткасына игътибар итәбез. Социаль челтәрләрдә яңа җырларны һәм үзебезнең яңалыкларны чыгарырга өйрәндек. Әле безнең вау итеп, ныклап күтәрелгән вакытыбыз җитмәде. Аны әле алда дип уйлыйбыз, иншә Аллаһ. 

Сез бик тыйнак дуэт. Күпләр кебек ачыктан-ачык популярлык артыннан да кумыйсыз. 

Айгөл:

Без үзебез шундый кешеләр. Холкыбыз шундый. Пиардан яисә ниндидер мөгез чыгарудан читенсенүме икән ул, оялумы, кирәк түгел дип санаумы. Кайвакыт популярлыктан да куркып куясың. Кеше әле ул популярлыкка әзер булырга да тиеш бит.

Мөгез чыгаручылар популярлыкка тизрәк ирешә бит.

Айгөл:

Шәхсән безгә шалт итеп өскә күтәрелеп, шалт итеп аска төшү кирәкми. Без бит халыкка хезмәт итәргә килгән. Җырчы ул халыкка нинди дә булса тәрбия бирергә тиеш. Ә мөгез чыгаручылар тәрбия бирәме соң? Менә аларга бүген рәхәт, биектә яшәп алалар да, көннәрдән беркөнне юкка чыгалар. Ә безнең килгәч, озакка киләсе килә. Матур итеп, дөрес итеп күтәреләсе иде. Кеше безгә карап сокланырлык, үрнәк алырлык булсын. 

Сезнең дуэт махсус оешкан дуэтмы? 

Айгөл:

Без өйләнешкәнче үк бергә җырлый башладык. Ул вакытта гаилә дуэтларыннан Зөфәр абый белән Зәйнәб апаны, Зөлфия апа белән Җәвит абыйны гына белә идек. Алар да дуэт буларак түгел, күбесенчә аерым башкаручылар буларак чыгыш ясадылар. Мин мәктәпне бетереп Чаллының «Сердәш» ансамблендә эшли башлаганда, Ришат та килде. Менә шушы «КАМАЗ» мәдәният йортында бер бүлмәбез бар иде. Мин, Эльмира Сөләйманова һәм Ришат бергәләп төп составта эшкә керештек.

«Сердәш»кә Ришат музыкант буларак килдеме, җырчымы? 

Айгөл:

Ул килеп керү белән синтезаторын өстәлгә сузып салды да, үзенең уйный, фонограмма ясый, җырлый һәм җырлар яза белгәнен — кыскасы универсаль сәнгать кешесе икәнен күрсәтте. Мин инде 3 яшьтән сәхнәдә булсам, Ришат 14 яшьләрдә генә җырлый башлаган. Килгәндә аның профессиональ дәрәҗәдәге җырчы булмавы сизелә иде. Шушы «Сердәш» ансамбле безне зур профессиональ сәхнәгә чыгарды. Җитәкчебез Ринат абый Гобәйдуллин безгә махсус җырлар яза башлады. «Без бәхетле болай да» дигән бер җыры дуэтка туры килә иде. Ул җырны алар Эльмира белән дә җырлап карадылар. Әмма безнең икебез башкаруында ул уңышлырак килеп чыкты.

Чаллыдагы «Күңел» радиосына биргәч, ул җыр тагын да популярлашып китте. Без аны хәзер дә яңартып җырлыйбыз әле. Чаллы халкы һаман да яратып кабул итә. 

Яшерен батырын түгел, бүгенге эстрада базар мөнәсәбәтләренә корылган. Акчасы булганнар — йолдыз, булмаганнар үсә алмый дигән фикерләрне еш ишетәбез. 

Айгөл:

Чыннан да, талантлар бик күп. Инстаграмда да бик яхшы кавер җырлаучылар бар. Авылда үткән туйларда бер дигән җырлаучылар очрый. Бу сүзләрдә хаклык бар. Ләкин бар кеше дә, беренчедән, сәхнәгә омтылмый. Икенчедән бүгенге заманда үзең өчен акча сарыф итсәң генә, үз өстеңдә эшләсәң генә өскә күтәрелеп була. Ул шулай булырга тиеш тә инде. Бөтен кеше сәхнәдә җырлап-биеп йөри башласа, ни булыр иде? Кешенең ким дигәндә музыкаль белеме, азмы-күпме тәҗрибәсе булуы кирәк. 

Үзебез авыл сәхнәләрендә, гастрольләрдә йөреп, ничә еллар биш кеше булса да җырладык, йөз кеше булса да җырладык. Хәзер дә шулай. Безнең концертны күчергән чаклар бик сирәк. Шулай итеп эшләп, халыкны яратып, халыкка хезмәт итәрдәй кеше булсаң гына җырчы була аласың. Сәхнәгә чыгып, үз-үзләренә сокланып, үз тавышларына мөкиббән китеп йөргән кешеләр шунда ук төшеп кала. Андыйларны халык та бик тиз сизеп ала. 

Ә акча тотыла инде. Радио-телевидениеләр дә җырларны бушка кабул итә алмыйлар. Аларны да аңларга була. 

Җырчыны үстерү системасы Мәскәүдә бик әйбәт корылган. Әлеге дә баягы бер продюсер алына да, шул бер җырчы белән генә эшли. Менә шушы әйбер безгә дә килеп җитсен иде. Татар эстрадасына җырчыларны дөрес итеп күтәрә торган кешеләр кирәк. Бик күп сәләтле, үҗәт яшь башкаручылар иҗат юлын ничек итеп башларга белми. Безнең үзебез белән шушы ук хәл булды. Аннан күреп, моннан нәрсәдер алып, сәхнә тәҗрибәсен шулай тупларга туры килде.

Аннан соң үз-үзеңә хыянәт итмәү мөһим. Башка кешегә охшатып җырларга, башка кешенең язмышын кабатларга тырышырга кирәкми. Син үзеңчә барырга тиешсең. Насыйп булырдай әйбер икән — ул барыбер булачак. Түземлек, тырышлык һәм ярты юлда тукталып калмау кирәк. Кайбер кеше бик тиз бирешә бит. 

Артист булу — икебезнең дә кечкенәдән сайлаган һөнәребез. Яратабыз инде сәхнәне. Халык та хәзер башка елларга караганда күбрәк таный, көтеп ала. Без үзебез дә халыкка күбрәк якынайдык. Ниндидер читенсенү, курку дигән хисләр бетте, кешенең ихтыяҗларын, нәрсә тыңларга теләгәнен аңлый башладык.

Халык белән элемтә урнаштыруда социаль челтәрләрнең дә йогынтысы зурдыр. 

Айгөл:

Әлбәттә! Сторисларга чыгып сөйләшүләр, комментарийлар аша аралашулар барысы да халыкка якынаерга ярдәм итә. 

Бүгенге эстрадада җырчыларга сәхнә образын, репертуарын сайлауда тулы ирек бирелә. Татар эстрадасын азмы-күпме контрольгә алучы, берәр фильтр аша уздыручы орган кирәк дип санамыйсызмы?

Айгөл:

Элек ул орган бар һәм бик көчле эшли иде. Хәтта радиога җырларны биргәндә, сүз эчендә ишетелеп бетмәгән авазлар өчен дә җырны кабул итмичә, яңадан яздырган вакытлар күп булды. Ләкин заманалар үзгәрә, замана белән бергә аның җырчылары да, тыңлаучылары да үзгәрә.  

Минем фикеремчә, хәзер андый контроль кертүнең мәгънәсе булмаячак. Чөнки ул иреккә без үзебез дә ияләштек инде. Ул фильтр аша уздырылган җырлар да онытылып бара. Артистлар җырларына көнбатыш музыкасын кушып җырлыйлар. Моңланып «Әллүки», «Тәфтиләү» җырлаганны тыңламый бит хәзерге тамашачы. Халык хәзер артык рәхәт яши. Аның җырларга сикереп-сикереп биисе, күңел ачасы килә. Шуңа бүгенге эстрадага килеп кергән үзенчәлекле, артык ирекле яшьләргә дә сүз тидереп булмый. Чөнки алар безнең җырлар белән тәрбияләнгән буын.

«Көен үзгәртеп җырласам, Ришат мине сүгә»

Ришат сезнең җырларны бик күп популяр җырчылар башкара. Сез үзегезне күбрәк композитор буларак ачтыгыз кебек? 

Ришат:

Юк, мин үземне барыбер күбрәк җырчы дип саныйм. 

Көйләр яза башлау сәләте кайчан ачылды?

Ришат:

Уналты яшьләрдә үзем көйләр яза башладым. Әкрен генә шулай кереп киттем. 

Үз студиягез булу сәхнә чыгымнарын күпмедер дәрәҗәдә киметергә мөмкинлек бирәдер.

Айгөл:

Тавыш яздырганда бик рәхәт. Ә аранжировкаларга килгәндә, Ришат үзебез өчен аранжировка ясарга яратмый. Йөз тапкыр эшкәртеп, мин ул көйдән туеп бетәм ди. Шул туйдырган җырны бит еллар буе җырларга да кирәк әле. Ә әзер аранжировканы ишеткәндә, яңача кабул итәсең. 

Аннан, Ришат үзенә карата артык таләпчән. Шуңа да дуэтларыбызда Ришат ясаган аранжировкалар юк дияргә дә була. «Итексез итекче» дип көләбез үзебездән. 

Әле яңа җырлар яздырырга да вакыт тими. Без хәзер үз өебез белән торабыз. Шуның кырыенда студияне аерым төзедек. Чыгып кына эшлә дә бит, һич җитешеп булмый. Хуҗалык, бакча — алар барысы да кулны тота. 

Үзебез күбрәк Виталий Агапов, Альфред Якшимбетовлар белән хезмәттәшлек итәбез.

Ришат башка композиторларның көйләреннән төгәлсезлекләр табып утырмыймы?

Айгөл:

Ул аларны үзебезгә яраклаштыра. Бер без генә түгел, бөтен җырчылар да шулай эшли. Ришатның үзенекеләрне дә үзгәртәләр. Аның көйләрен мин генә үзгәртмичә җырлыйм. Үзгәртсәм, «дөрес түгел» дип ул мине сүгә. Башкаларны сүгә алмый, ләкин ул барыбер аның күңеленә уелып кала. Чөнки көй аның иҗат җимеше бит. Сынчы сыннар ясаганда, кемдер килеп бер читен китеп алган кебек.

Бүгенге көндә нинди планнар белән яшисез? Нинди иҗади яңалыклар көтәргә?

Айгөл:

Хәзер ниндидер зур планнар турында сөйләргә дә куркыта. Халыкны яңадан концертларга йөрергә, бәйрәмнәр итәргә өйрәтә генә башладык бит. Әбиләр: «Иң авыр вакытта яшисез, балалар», — дип әйтә. Чыннан да, стабильлек булмаган, иртәгәдән нәрсә көтәргә белмәгән заман. 

Сентябрьдә концертлар белән чыга башларга планлаштырабыз. Программабыз бар, аны яңа җырлар белән тулыландырасы гына калды. Башта авыллар, районнар буенча йөреп, кыш көне Чаллы, Казан, Әлмәт якларында концертлар куярга иде.

Сез икегез дә Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов кебек талантлы шәхесләр белән эшләгәнсез. Сезнең артист булып формашуыгызга аларның йогынтысы зур булдымы? 

Айгөл:

Әлбәттә. Бигрәк тә сәхнәгә чыгып, сольный чыгышлар ясау мәсьәләсендә аларның икесенең дә мәктәбе бик нык ярдәм итте безгә. 

Ришат үзен Хәния апа төркемендә эшләгәндә ачылып бетте дип саный. Ул аны һәрвакыт ярдәм итә иде, бик яхшы күңелле кеше иде дип, чын күңеленнән яратып искә ала. 

Салават абыйның 23 сезонында без Ришат белән аның төркемендә эшләдек. Ришат аның күп җырларына фонограммалар, икенче тавышларны ясаган иде. Аның концертлары август аенда башланып китә. Ул елны июнь, июль айларында без Казанга күченеп, төркем белән шушы программаны әзерләдек. Әле Рәсимебез кечкенә иде. Салават абый безгә үзенең фатирын биреп торды.

Салават абыйның бик-бик таләпчән кеше икәнлеген әйтергә кирәк. Үзенә тулысынча ошый торган программа булмыйча, ул бер кешегә дә тынгылык бирми. Концертта син бер җыр белән генә чыгыш ясасаң да, ул синең хәрәкәтләреңне, җырларыңнын сүзләрен, көен, барысын да үзе аша үткәрә һәм тикшерә.

Аның концертлары 15-20 көн дәвам итә. Шуларның беренче өч-дүрт көне бик киеренке үтә иде. Һәр концерттан соң барыбызны да җыеп, бөтен кимчелекләребезне күрсәтеп, ачулана иде. Шул минусларны төзәткәч, барысы да җайга салына.

Аның белән без беркайчан ач, ялангач йөрмәдек. Кунарга уңайлы урыннар белән тәэмин итә иде. Бик күңелле эшләдек.

Гастрольләр вакытында кыен хәлләр дә, кызыклы хәлләр дә очрап тора. Берәрсен искә төшерик әле.

Айгөл:

Безнең алып баручыбыз — мәрхүмә Зилә Шакирҗанова үзе белән гел квас йөртә иде. Улыбыз Рәсимне дә концертларга үзебез белән алып барабыз. Кечкенә булса да, теле тиз ачылды, бик әйбәт сөйләшә. Әлмәттә концерт куйгач, кунарга авылга, әниләргә кайттык. Төнлә Рәсимнең эче авыртып уянды. Йокылы-уяулы килеш аны горшокка утыртам, үзем эче китүенең сәбәпләрен ачыкларга тырышам. «Зиләнең квасыннан», — ди ике яшьлек бала чатырдатып. Зилә апа квас эчерткән икән балага. Апа да дими әле үзе, иптәш кызымыни. «Зиләнең квасы» дип хәзер дә көләбез.  

Бер Чаллыдагы җырчы: «Башта Чаллы артистлары барысы да бик дус-тату яшәде. Ә соңгы арада безнең арада көндәшлек артты. Ул ачыктан-ачык күренә», — дип әйткән иде. Сез дә шундый ук фикердәме? Шул турыда сөйләшик әле. 

Айгөл:

Без бервакыт «Чаллы артистлары» дигән төркем ачып, шунда бөтенебез бик җылы аралаша башлаган идек. Махсус бер көн билгеләп, очрашулар уздырып, дус-тату яшәдек. Ләкин ул аралашулар әкренләп ардырдымы соң, берара тукталып калды. 

Андый төркемнәрнең әйдәп баручы, оештырып торучы кешесе булса әйбәт. Ул булмый икән, төркем сүрелә. Мин Чаллы артистлары арасында көнчелек бар, без шуңа күрә аралашамыйбыз дип әйтмим. Күзебезгә карап аяк чалучылар юк. Сезнең турыда шулай сөйлиләр дигән сүзләр генә ишетелгәли. Әмма мин андый гайбәтләргә күптән игътибар бирми башладым инде. Үзем кешенең артыннан начар сүзләр сөйләп йөрмим. Теләгән һәркемгә безнең ишекләр ачык, йөзебез якты. Мин бары тик икейөзле кешеләрне генә яратмыйм. Мин андыйларны шунда ук сизәм һәм алар белән аралашуымны туктатам. 

Сез әйткән көндәшлек, бәлки, дәүләт мәдәният йортларында эшләүче артистлар арасында бардыр. Мин, шәхсән, әйтә алмыйм. Без хәзер ирекле артистлар, дәүләт оешмасыннан киттек.

«Ришатка юрганына карап аягын сузарга куштым»

Инде җырлы гаиләдәге мөнәсәбәтләргә күчсәк. Сез ничек таныштыгыз? Кем-кемгә беренчерәк гашыйк булды? 

Айгөл:

Чаллыда җинаятьчелек чәчәк аткан куркыныч чорлар иде ул. Мин Чаллы дәүләт педагогия институтында укыйм, «Сердәш» ансамблендә эшләп йөрим. Эльмира Сөләйманова белән икәү генә, җырчылар җитми. Ким дигәндә, тагын ике егет кирәк. Ринат Гобәйдуллин безне «бер егет килде» дип чакырды. Ишекне ачып җибәрүгә ул миңа карый, мин аңа карыйм. Менә шул вакытта нидер кабынды. Икебезнең арабыздан ниндидер дулкын йөгереп үтте. 

Бер ярты елдан соң очраша башладык. Ришатның Башкортстанда озын чәчле, чибәр йөргән кызы бар иде. Аннан тартып алдым дисәм инде… «Ике фронтка йөрү ярамый, Ришат, сайла», — дидем. 

Ул кыз белән араларны ничек өзде соң?

Айгөл:

Ул вакытта мин дә шунда Башкортстанда гастрольләрдә идем… 

Бергәләп аңлаштыгызмыни? 

Ришат:

Юк, үзем генә барып сөйләшеп кайттым. 

Айгөл, намусыгыз борчымадымы? Алар күпмедер йөргәннәр, бәлки ул кыз Ришатны үлеп яраткандыр? 

Айгөл:

Мине бер генә нәрсә генә борчыды: мин аларның арасына кергәнмен икән, Ришат өчен ул кыздан яхшырак булырга тиеш идем.

Ришат:

Артык җитди мөнәсәбәтләр түгел иде минем ул кыз белән. 

Озак очрашып йөрдегезме?

Айгөл:

Матур гына ике ел йөргәннән соң, без Ришат белән аерылыштык. Яхшы укыган студентларны ял итәргә Анапага җибәрделәр. Шуннан кайтуыма, Ришат мине «искиткеч» яңалык белән каршы алды. Әлмәттә эш тәкъдим иткәннәр дә, «Сердәш» тән киткән бу. «Мин сине ташладым» дигән белән бер яңгырады бу хәбәр минем өчен. Мин аңа шундый нык үпкәләдем. Бер дигән ансамблебездән нигә китте икән дип аптырадым инде мин. Ә аның үсәсе килгәндер инде.

Без аңлаша алмадык. Ришат артымнан бик озак йөрде. Ә минем горурлык зур. Кабат ул Казанга китеп, Хәния Фәрхи белән эшли башлады. Мин дә укуны бетереп, Казанда яшәп алдым. Биш елдан соң Ришат Хәния апа төркеменнән китеп, үз концертларын оештырды. 2008 елда мине үзенең гастрольләренә, җырчы -солист буларак чакырды. Шунда без кире очраша башладык һәм бер елдан өйләнештек.

Ришат белән аралашмый торган вакытта башкалар белән җитди мөнәсәбәтләрегез булдымы?

Айгөл:

Мин ныклап беркем белән дә йөрмәдем. Аерылышкач, каникулга авылга кайткан идем. Әни кергән дә: «Ришат килгән анда, бар чык», — ди. Тотлыгуы да булгач, әни Ришатны ярата да, кызгана да иде. Минем әни гомер буе бик усал хатын булды. Шуңа минем яныма егетләр килергә куркалар иде. Ә Ришат куркып тормады. 

Мин барыбер чыкмадым. Коймага таянып: «Чык инде, Айгөл, миннән башка сине беркем дә болай өзелеп яратмаячак», — дигәне һаман да күз алдымда тора. Ул сүзләрне бик әрнеп әйткәнме, чыннан да мин Ришаттан соң бер егет белән дә йөри, җитди мөнәсәбәтләр кора алмадым. «Чын күңеленнән каргаган икән бу мине» дип, эчемнән генә ачуланып та йөрдем үзен.

Берсендә гастрольләрдән кайткан вакытта юлда туктатты ул мине. «Сөйләшик, аңлашыйк инде, Айгөл», — дип ялына. «Юрганың карап, аягыңны суз, Ришат», — дигән сүзгә кадәр әйткәнмен мин аңа шул вакытта. Хәзер шуны гел искә төшерә. «Менә шулай дигән идең, бер юрган астында ятабыз, җитәме юрганың?» — дип көлә. Чын күңелдән яраткан һәм үзенеке итәргә теләгән ул мине. Әлхәмдулиллаһ, ике бала үстереп ятабыз. Мин үземне, хатын-кыз буларак, бик бәхетле дип саныйм. 

Сезнең гаиләдә нәрсә эшләргә ярамый? Берәр тыелган кагыйдәне әйтегез әле. 

Айгөл:

Алдарга ярамый һәм хыянәт кичерелмәчәк! Безнең йортта бер-беребез белән киңәшләшмичә бернәрсә дә эшләнми. Стакан алсам да, мин Ришатка фотосын төшереп җибәрәм.

Акча кайсыгыз кулында? 

Айгөл:

Акча уртак. Икәү бергә эшлибезме, икебез эшлибезме без аны — махсус акча куя торган урыныбыз бар. Яшереп акча тоту дигән әйбер юк. Ришат минем сумкадан кереп акча ала, мин, сорап тормыйча, аның кесәсеннән.

Гаилә бюджетын ничек сакларга?

Айгөл:

Бездән сорамагыз сез моны. Чөнки без акча җыя торган кешеләр түгел бит. Акча керә бара, чыга бара ул. Кирәкнең чиге юк. Өй төзегәндә бигрәк тә шулай. Әле бит йортны кечкенәсен генә салып кердек. Хәзер мунча җиткереп ятабыз. Үз йортың белән яшәүчеләргә таныштыр, аның эчен-тышын матур итеп тотасы килә. Бакча да теплица, матур койма сорап тора. Эшләп торабыз, тотып бетереп барабыз ул акчаларны. Иҗат өлкәсендә дә шулай. Менә хәзер костюмнар кирәк. Гел бер генә костюм белән йөреп булмый. Яхшы тегүче табуы җиңел түгел. Шуңа күп вакытта әзер киемнәрне сатып алабыз да, мин аларны үзем үзгәртәм. Чәчәкләр чигәм, галстук ясап куям. Кул эшләренә сәләтем бар. 

 Акчаны уңга-сулга туздырган кеше йорт сала алмый.

Айгөл:

Туздырган вакытлар да булды. Бала җитәкләп, сәгатьләр буе кибетләрдә йөри идем мин элек. Матур киенәсе килә, кешедә булган әйберне үземдә дә булдырасы килә иде. Хәзер ул нәрсә бетте минем. Күбрәк йорт өчен дип тырышасың. Эшләп керткән хәерле акчаларны үзебезне уңайлы һәм матур яшәтү өчен сарыф итәбез. Мактану, үзебезне күрсәтү өчен акча туздырганыбыз юк. Рәхәтлек өчен яшибез.

«Бергә яшәгәндә Ришатның тотлыгуын сизмим дә»

Гаиләдә кайсыгызның холкы авыррак? 

Айгөл:

Мин артык дөрес кеше. Вакыт-вакыт Ришатка эләгә. Кайвакыт нәрсәләрнедер әйтеп бетерми. «Минем сине борчыйсым килми», — ди. Ә мин бөтен әйберне белеп торырга өйрәнгән. «Син әбигә ошаган», — дип ачулана ул мине. Үзләре бер-берсен яраталар алар. Чыннан да, әнинең характеры миңа да күчкән. 

Ришат тыныч холыклы, аның белән тормыш итүе җиңел. Минем хакка үзе теләмәгән эшне дә эшли ул.

Ришатның телефонын тикшерәсезме?

Айгөл:

Баштарак тикшерә идем. Берәр нәрсә таба идем дә, тавышлана идек. Вакыт узган саен зирәклек арта, акыл керә, юкка-барга тавыш куптарасы килми икән ул. Бер-беребезне күз карашыннан аңлый башладык.

Көнләшә идегезме?

Мин көнләшә идем, ә Ришат элек көнләшүен күрсәтмәде. Хәзер киресенчә кебек. «Кая бардың, кем шалтыратты» дип булса да сорап куя. 

Ришатның тотлыгуы үзара аралашканда кыенлыклар тудырмыймы? 

Айгөл:

Юк, мин ияләнгән. Ул безнең белән сөйләшкәндә ул хәтле тотлыкмый да. Ниндидер сорауларга җавап биргәндә, каушаганда, борчылганда шулай итә. Яңа кеше белән аралашканда тотлыга. Ә гел аралашып торганда мин аны сизмим дә.

Аның каравы, ачуланганда, сүгенгәндә бер дә тотлыкмый! (көлә).

Балалар бу турыда сораулар бирәләрме? 

Айгөл:

Зурысы болай да аңлый кебек. Кечкенәсе: «Кайчан тотлыкмый башлыйсың инде син, әти?» — дип әйтеп куйгалый. 

Концертларда сез генә сөйлисезме? 

Айгөл:

Мин сөйлим. Ришат, кайвакыт, мине алдырып китә. Миңа кушылып киткәндә аңа җайлырак. Алып баручыбыз булганда, тотлыкканын әйттергәнебез бар. Тамашачыны алдан кисәтеп куйгач, Ришат кимрәк борчыла. Кайвакыт гел әйбәт сөйли, кайвакыт аз гына сизелә. Аны алдан белеп булмый шул. Бу тумыштан килгән авыру түгел бит. Иң мөһиме — ул җырлаганда тотлыкмый. Үзенә туры килгән, үзен иркен хис иткән өлкәне тапкан. 

Сез гел бергә. Бер-берегездән туймыйсызмы? 

Айгөл:

Булгалый. Мин бик эмоциональ кеше, минем йөзгә бик тиз чыга. Шундый вакытымны күрсә, Ришат шунда ук студиясенә кереп, яки эш табып, чыгып китә. Ә мин исә, бер-ике сәгать үтүгә шалтырата башлыйм үзенә. Шул арада сагынам.  

Балаларны дөрес тәрбияли алмабыз дип борчыласызмы? 

Айгөл:

Әлбәттә, үзебезнең балачак белән аларныкын чагыштырабыз да… Безнең әни бик усал, таләпчән кеше. Көчең җитәме, җитешәсеңме син ул эшкә, юкмы, эшне өеп чыгып китә иде. Аның каравы без эшкә өйрәнеп үстек. 

Хәзер интернетта мәгълүмат бик күп, балалар теләсә нәрсә карыйлар. Малай өчен интернеттан нәрсә өйрәнә, ватсапта нинди төркемнәрдә утыра, кемнәр белән аралаша, ничек сөйләшә икән дип борчылам. Алар белән кайвакыт ничек сөйләшергә дә белмисең. Балалар хәзер бездән күпкә акыллырак булып үсә. Алардан калышмас өчен, үзебезгә дә бөтен әйберне өйрәнергә туры килә.

Бала тәрбияләүдә төп нинди принципка таянасыз?

Айгөл:

Балаларга артык бәйләнмәскә, мөстәкыйльлек бирергә тырышыбыз. Кызыбыз кечкенәрәк әле. Ә улыма мин тулысынча ышанам. Үз балама ышанам һәм Аллаһ Тәгаләгә тапшырам. Өйдән бисмилламны укып чыгарып җибәрәм. 

Тәүфиклы булсыннар, киләчәкләре безнекенә караганда да яхшырак булсын иде балаларыбызның.

  • Айгөл Шәйхетдинова Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, 2000 елда Чаллы дәүләт педагогия институтына укырга керә. Ринат Гобәйдуллин җитәкчелегендәге «Сердәш» ансамблендә үзенең профессиональ сәнгать юлын башлап җибәрә. 2005 елда Казанга китеп, Рәсим Низамов, кабат Салават Фәтхетдинов төркемнәрендә эшли.
  • Ришат Шәйхетдинов Башкортстанның Стәрлебаш районыннан. 2000 елда «Сердәш» ансамбленә урнаша. Аннан киткәч, 5 ел Хәния Фәрхи һәм Салават Фәтхетдинов төркемнәрендә эшли. Читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый. Талантлы композитор, аранжировкалар остасы. Чаллыда үз студиясе бар. 
  • Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар 2009 елда гаилә корып җибәрә. 2019 елга кадәр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда эшлиләр.
  • Уллары Рәсим һәм кызлары Риананы үстерәләр.