«Сандугач булып кире кайтты»: Хәния Фәрхине кызлары һәм якыннары сагына

30 май — Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы, мәрхүмә Хәния Фәрхинең туган көне. «Интертат» хәбәрчесе җырчыбызның өлкән кызы Алия Гәрәева һәм бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллиналар белән элемтәгә керде.

Матурлык җырчысы Хәния апаның гомер бәйрәме яз белән җәй тоташучы гүзәл вакытка туры килгән. Инде вафатына да өч ел тулып килә. Яраларын яңартып булса да, мәшһүр җырчыбызның иң якын кешеләре — өлкән кызы Алия Гәрәева һәм Тәтешледә яшәүче бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина белән сөйләштек.

«Оныклары да „җырлы әннә“ләрен сагына»

Алия, әниегезнең вафатына өч ел тулып килә. Вакытны дәвалый, диләр…

Кемнең әйткән сүзедер бу, ләкин вакыт дәваламый икән… Киресенчә, еллар узган саен, сагыну көчәя, тагын да арта бара. Бу сорауларга җавап бирү миңа бик авыр. Чөнки әни турында сөйләгәндә түгел, уйлаган мизгелләремдә дә җаным актарыла… 

Өч ел бик тиз үтеп китте. Әни киткән вакытта аның башка безнең арабызга кайтмаячагы ышандырмый иде. Ярты елдан артык тормышым төштәге кебек барды. Мин хәтта әнине күмгән көнне хәтерләмим. Ул көннең ниндидер детальләрен видеоязмалардан карап кына исемә төшердем. Анда да берничә ай узгач кына, әлеге язмаларны карарга үземдә шул вакытта гына көч таптым. Әле дә башыннан ахырына кадәр карап җиткерә алмадым. Әнинең филармониядә, Мәскәүдә узган искә алу концертлары да минем өчен төш кебек кенә. Үземне бу җир кешесе итеп тоймаган, дөреслекне кабул итә алмаган иң авыр чакларым иде ул. Бик озак вакытлар әнинең җырларын тыңлый, хәтта фотоларын да карый алмадым. Радиодан татар җырларын тыңлый алмый идем хәтта.

Әни ул барыбер безнең арабызда кебек. Ул бит гел гастрольләрдә йөрде. Без кечкенә вакыттан ук әнине сирәк күргәнгәдерме… Хәзер дә шундый хис белән яшим. Кайсыдыр ерак шәһәрдәге гастрольләрдән елмаеп-балкып кайтып керер дип көтәм мин аны. Чынбарлык тормышка кайтып уйлый башласам, бик авыр….

Радиодан, телевидениедән җырлары яңгырап, клиплары гел күрсәтелеп тора. Аны халык онытмый, теленнән төшерми. Әнине гел искә алганнары өчен, интернет челтәрләрендәге дусларына, әни истәлегенә ясалган берләшмәләргә дә бик зур рәхмәт. 

Бүгенге көндә минем өч балам, гаиләм бар. Мин алар хакына үземне кулга алырга тиеш идем. Җебеп төшәргә хакым юк. Әни дә тормыш авырлыклары алдында югалып калуымны өнәмәс иде. Тормыш дәвам итә. Яшәргә кирәк. Мин — балаларым өчен, гаиләм өчен терәк, матур, бәхетле, көчле әни, тормыш иптәше булырга тиешмен.

Әниегезнең туган көннәре ничек уза, аны ничек бәйрәм итә идегез? 

Әни туган көнен гел көтеп ала иде. Ул көнне без балаларын, дуслар-туганнарны җыя, ансамблен чакыра. Шулай бергәләп җыелып, бик матур итеп уздыра идек әниемнең гомер бәйрәмен. Чаллыда яшәгәндә, безнең бакчабыз бар иде. Шул бакчада түгәрәк өстәл артына якыннарыбыз белән гөрләшеп уздыра иде туган көннәрен. Соңгы елларда бәйрәм көнендә үзенең тугры тамашачысы белән булуны, концерт үткәрүне традиция итеп алган иде ул.

Безнең әнинең туган көне 30 майда, ә әтинеке — 1 июньдә. 30 майда шулай ук әтинең бертуган сеңлесенең дә туган көне. Бер атнадан соң 8 июньдә — минем туган көнем. Шулай бер-бер артлы тезелешеп китә безнең гаиләдә бәйрәмнәр. Һәм менә 2017 елның 31 маенда, безнең туган көннәргә ямь өстәп, минем улым — Рамазаным дөньяга килде. И, шулкадәр шатланган иде әни. Ул миңа гел «Минем туган көнемә табарсың әле җегетебезне», — дип әйтеп килде. Ул елны да 30 майда әнинең концерты булды. «Эх, бүген булмады инде, болай булгач, әтиңә бүләк итәсең икән оныгыбызны», — диде. Ә ул, аларның икесенә дә бүләк булып, ике туган көн арасында туды. «Өч көн рәттән бәйрәм була гаиләбездә», — дип сөенгән иде әни. Кызганыч, озак күреп калмады шул оныгын. 

Хәния апаның дусты Гөлшат апа белән сөйләшкәндә ул: «Хәниянең кабинетын искитмәле матур итеп ясадылар», — дип әйткән иде. Бу кабинетта ниләр саклана, Алия? Сеңлегез Алсуны да шул йортта яши дип беләм…

Әни үлгәннән соң, Алсу гаиләсе белән Уфадан Казанга күчеп кайтты. Имәнлек урамында элек әниләр торган фатирда әйбәт кенә яшәп яталар. Ул фатирга матур итеп ремонтлар ясаттылар. Ләкин әни вакытындагы кебек, барлык әйберләрне саклап калдылар. Ә әнинең артистлык бүлмәсенә җиңелчә, косметик ремонт кына үткәрделәр. Аның җылысын, истәлеген саклаган әни бүлмәсе булып калды ул. Анда әниебезнең барлык концерт костюмнары, аяк киемнәре, концерт әйберләре. Исәпсез-хисапсыз конкурслар лауреаты булгач, бүләк ителгән статуэткаларын, президент рәхмәт хатларын, медальләрен махсус стендка урнаштырдык. Аларның барысын да кадерләп саклыйбыз. 

Алсуга да бик авыр. Әнине бик сагына. Алар әни белән серләшергә аеруча ярата иделәр. Әни аңа да җитми. Ул бүлмәнең булуы Алсуның күңелен җылытадыр. Чөнки мин дә килгән саен иң беренче аның бүлмәсенә кереп, киемнәрен сыйпап, әни белән исәнләшеп чыгам… 

Әтиегезнең хәлләре ничек, Алия? 

Әти Аллага шөкер, исән-сау. Аның электән картлык көнендә үзенең туган авылы Киектә яшәргә хыялы бар иде. Ул бүгенге көндә шунда гомер кичерә. Үз көенә, үзенчә, өйне матурлап, бакчаларны карап яшәп ята. Әтигә без кунакка кайтып, ул безгә килеп, гел аралашып торабыз. 

Оныклары әбиләрен искә аламы? 

Олы кызым Әминә хисләрен эчендәрәк тотып йөри. Әни үлгәч, минем яныма килгән дә әйтә бу. «Әни, менә берәр төймә булсын иде ул. Без шул төймәгә баскач, дәү әни яныбызга кире әйләнеп кайтсын иде», — ди. Шулай хыялланып йөрде… Уртанчы кызым Ясминә бигрәк нечкә күңелле. Аның янында әнинең видеоларын карарга да куркып торам. Чөнки телевизордан әнине күрсәтә башласалар, җырларын ишетсә, аның күзенә яшь килә. «Җырлы әннә»безне сагындым», — ди. Алар әнине «җырлы әннә» дип йөртәләр иде. Бик сагына дәү әнисен. 

Рамазан улыма, әни үлгәндә, ике ай гына иде. Ул, әлбәттә, аны хәтерләми. Ләкин ул дәү әнисе булганын белә. «Бу — минем дәү әнием. Ул җырлый», — дип сөйләп йөри. Ясминәбез әтиебезне — бабаен бик якын күрә. Әти белән очрашкач, аның яныннан бер минутка да китми. Аның муенына сарылып, аны кочаклап, озак итеп сыенып утырырга ярата. 6 яшь кенә булса да, барысын да аңлый ул. Шәһәргә киткәндә дә әти белән бик авыр аерылыша. 

Әниегезнең җырларына хокук аның гаиләсендә, диләр. Аның җырларын сорап мөрәҗәгать итүчеләр булдымы? 

Миңа бер кешенең дә әниеңнең җырларын җырларга ярыймы, дип сорап килгәне булмады. Алар гел яңгырап тора бит инде. Әнинең җырлары, исеме кебек үк, үлмәс. «Бәйрәм» ансамбле: «Безгә ансамбль булып эшләргә рөхсәтме?» — дип, килеп сорадылар. Без аларга юл куйдык. Әни төзегән ансамбль егетләренең, бердәм булып, һаман эшләүләренә без шат кына. 

Алия, әниегез белән бәйле берәр үкенечегез калмадымы? 

Үкенечләр бар инде алар. Без яшь чакта дөнья куабыз бит. Кияүгә чыгарга ашыгабыз, эш дип янабыз. Мин шуны аңладым: дөнья артыннан куган вакытта туганнарың, якыннарың белән сөйләшергә вакыт табарга кирәк икән. Әни безгә кунакка килгәч, и чаба торган идем. Әни бездә вакытта өй эшләрен эшләп өлгерим әле дип уйлый идем. Әни: «И, кызым, ардың бит инде, утырып тор инде азрак, аннары карарсың», — дия иде.

Аннары аның һәрвакыт бергәләп фотога төшәсе килде. Ә мин фотога төшәргә яратмыйм. «Әй, әйдә үзеңне генә төшерим әле» — дип, төшми идем. Минем шуңа күрә әни белән төшкән фотографияләрем бик аз. Юк диярлек. 

Без Әминә белән бик күп вакыт таләп итә торган бию түгәрәгенә йөрдек. Шул шөгылебез әни белән үткәрәсе күп вакытымны урлады. Әни гастрольләрдә. Бер-ике генә көнгә кайтса да, оныклары янына чаба. Төнлә кайта икән, иртән уяну белән килеп җитә. Һәрвакыт оныкларын күрергә ашкына иде. Аның буш вакыты булганда да, Әминәнең биюе аркасында, әни белән күрешә алмый кала идек. Әни үлгәч, без ул түгәрәкне ташладык. Балаларыбызның талантларын артык үстерергә тырышып, гаилә мөнәсәбәтләребез читтәрәк кала. Алар белән сөйләшер, уйнар өчен дә вакыт калдырырга кирәк икән. Без хәзер үз җаебызга, графигы артык тыгыз булмаган түгәрәкләргә генә йөрибез. 

Әни оныкларын шулкадәр ярата иде. Рамазанны бала тудыру йортыннан чыгарган көнне ул башка шәһәрдә концертта иде. «Выпискага кайтып җитәм. Бер сәгать торам да кире китәм», — ди. Мин ачуландым. «выписка өчен генә йөрмә, әни», — дим. Юк, тыңламады. Икенче шәһәрдән безгә кайтып, бер сәгать утырып, китеп барды шул көнне. Рамазанны күрер, безне каршы алыр өчен генә ничә чакрым ара үтеп кайтты. Менә бу аның оныкларын ничек яратуын күрсәтә. 

Рамазанның бәби чәен үткәрү алдыннан, әнинең гастрольләре иде. Аның җаена туры китереп, ашның көнен билгеләдек. Һәм шул бәби чәенә берничә көн кала, ул авырып китеп, хастаханәгә кереп ятты. Ә без ни өчендер бәби чәен күчермәдек. Тагын җыелырбыз әле дип уйланылгандыр инде. Хастаханәдән чыккач, әни туры Тәтешлегә кайтып китте. Аның Рамазанның бәби чәендә булмавы күңелемдәге иң зур үкенеч булып калды. 

«Хәния апамның өч минутка да хәтеремнән чыкканы юк»

Фирүзә апага шалтыратканда, ул мәш килеп койма буяп, йорт тирәсен яңартып йөри иде. «Юбилеем җитә бит. Туганнарны җыеп, Хәния апабызны да искә алып, матур табын артында җыеласы иде», — ди ул. 

10 июньдә Хәния апаның иң якын кешесе — бертуган сеңлесе Фирүзәгә 50 яшь тула. 

«Исән булса, Хәниякәй 60 яшен түгәрәкләр иде, җаныем. Аның истәлегенә юбилей концертлары 29, 30, 31 майларда Казан, Уфа, Самара шәһәрләрендә булырга тиеш иде. Барлык шәһәрләрдә, белдерүе эленеп берничә көн үтүгә, билетлар сатылып бетте дип әйткәннәр иде. Зурлап үткәрергә җыендык. Заманча технологияләр кулланып, концертны Хәния апа үзе алып барган кебек итеп әзерләгәннәр иде. Безнең гаилә архивыннан алган видеоязмалар да бар анда. Мәсәлән, мин сәхнәгә чыгар алдыннан: «Әйдә, сеңлем, җырла әле», — дигән сүзләре.

Концертларны 17 сентябрьгә күчерелә дип әйткәннәр иде. Дөньялар тынычлансын инде аңа кадәр. Барыбызга да исән-сау булырга насыйп булсын». 

Апа вафат булган елны беренче тапкыр Хәния Фәрхи исемендәге «Онытылыр димә» татар һәм башкорт җырларын башкаручыларның төбәкара бәйгесен уздырган идек. Ул елны әлеге бәйгедә катнашучыларның саны, географиясе бик зур булды. Халык Хәния апаны теленнән дә төшермәде бит инде. Уфа, Казан, Чаллы, Төмәннән дә кайттылар хәтта. Шул вакытта әлеге бәйгене ике елга бер үткәрербез дип сөйләшкән идек. Быел менә бу афәт килеп чыгу сәбәпле, онлайн гына үткәрергә мәҗбүр булдык. Анда Оренбург, Нефтекамск, Казан, Уфа, тирә-як районнардан 80нән артык кеше катнашты. Кичә әлеге бәйгегә килгән видеоязмаларны карап бетердек. Май ахырында нәтиҗәләр чыгарачакбыз. 

Күңелләрне җылыта торган түгел, яралый торган чаралар шул инде алар. Апаның үлгәненә өч ел үтеп бара, шул вакыт эчендә өч минутка да йөрәгемнән чыкканы юк. Сагынуымны әйтеп аңлата торган түгел. Гел туган ягын яратып, кайтып тора иде мәрхүмәкәй. Көненә унбишәр тапкыр шалтыратыша идек без аның белән. Хәтта смслар да язышмаганбыз икән. Матур сүзләрне дә гел телефон аша гына сөйләгәнбез бер-беребезгә. Әни дә безнең янда бит инде. Көнгә берничә тапкыр аны сорап та шалтырата иде. 

Әни дә бирешә инде. Авыргалап та ала. Яше дә бар бит инде, 90ны тутырды. Апайны озаткан елны Габделхәй җизни Казанга үзе алып китеп, зиратларга алып барып, кадерләп йөртеп алып кайткан иде. Хәзер олы юлларга алып чыкмаска тырышабыз. Әни безнең белән яши. Нигезенә алып төшәм вакыт-вакыт.

Хәния апаны искә алу чаралары оештырырга да бу вирус комачаулык итә бит быел. Балалар күпме кайта алмыйча ятты!

Көн туса, Хәнияне уйлаудан башлана инде. Кем белән шалтыратышсак та сүз башы - Хәния апай. Бөтен нурны үзенә җыйган кояш иде бит ул. Һаман шуның сүзе, көе белән яшибез, дигәндәй. Акыл кабул итсә дә, йөрәк кабул итми. Һаман телевизордан күрсәтеп, сөйләп торалар. Ул әле гади кеше генә булса, тормышның эченә кереп, көндәлек мәшәкатьләр белән онытылып китәр иде, бәлки. Урамга чыксаң — Хәния апа җырлары белән машина үтеп китә. Кибеткә керәсең — Хәния апа җырлый. 

Узган ел иптәшем сыерчык оясы ясап куйган иде. Анда сыерчык килмәде. Быел карыйм: шул ояга сандугач баскан. Өздереп сайрый. Хәниябез кайткандыр яныбызга, җырчы сандугач булып…

Аннан алдан да күпме туганнарыбызны, ике абыебызны, өлкән апабызны югалттык. Салават абыем гына калды янымда. Ул да гаиләсе белән Тәтешледә гомер кичерә. Алга таба Ходай мондый авыр кайгылар күрсәтмәсен иде инде.