Биш яшьлек Эмилия Гатауллинаның әнисе: «Бер иртәне Инстаграм йолдызы булып уяндык»

Машинада җырларга яратучы кызчык Эмилия Гатауллина үзе дә белмәстән Инстаграм йолдызы булып китте. Эмилия, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Әнвәр Нургалиев җырларын башкарып, бер ай эчендә тугыз меңнән артык кешенең игътибарын җәлеп иткән үзенә. Эмилиянең әнисе Алия Гатауллина кечкенә йолдыз турында сөйләде.

«Бер ай эчендә тугыз меңнән артык кеше язылды безгә»

Без Яр Чаллы шәһәрендә яшибез. Машинада берәр җиргә барганда Эмилия һәрвакыт җырлап бара иде. Машинада да еш йөрергә туры килә: авылга кайтканда ике сәгать ярым вакыт үтә, Чаллыда әбиләренә кунакка йөрибез. Мин аны, видеога төшереп, Инстаграмга үземнең биткә куя башладым. Ул вакытта Инстаграмда булган туганнар гына карый иде.

Башта машинада балалар җырларын җырлады. Инстаграмдагы барлык язмаларымны карап чыктым, беренче тапкыр Фирдүс Тямаевның «Елама, әнием, елама» җырын яшь ярым чагында авылга кайтканда, кулларын болгап җырлап кайткан икән. Шуннан башланган инде.

Изоляция чоры башлангач, Фирдүс Тямаев үзенең Инстаграм битендә язма чыгарды: «Кызыклы видеоларыгыз булса, миңа җибәрегез, үземнең биткә куям», — дигән иде. Шунда Эмилия, авылдан кайтканда, аның җырын җырлап кайта иде, төшереп алдым дә, видеоны үземнең биткә куйдым һәм видео астында Фирдүс Тямаевны билгеләдем. Шуннан ул безгә тулы видеоны җибәрүне сорап язды. Видеоны үзенең Инстаграм битенә куйды.

Икенче иртәне «йолдыз» булып уяндык. Комментарийлар язалар, лайклар куялар, язылалар. Бер көн эчендә бер меңнән артык кеше язылды. Фирдүс Тямаев җырын җырлап, Татарстанда танылдык, Әнвәр Нургалиев һәм Илсөя Бәдретдинова җырларын җырлап, Башкортстанда билгеле булдык. Бер ай эчендә тугыз меңнән артык кеше язылды безгә.

Изоляция вакытында өйдә утырганда мультфильмнар да туйдыра башлады. Эмилия музыкаль каналларны кабыза да телевизор каршында җырлап басып тора. Һәркөнне төрле җыр: Илсөя Бәдретдинованы да, Рифат Зариповны да җырлады. Җырлар алдыннан үзе күлмәк сайлап кия, чәчләрен туздырып куя, туфли-сандалиларын алып кия — тулы образ ясый. Микрофон урынына башта телевизор пультын ала, аннан «микрофон» да кирәкми башлый. Эмилия дәртле, күңелле җырларны ярата, тартып-сузып җырлый торганнарын бик яратмый.

«Эмилиянең беренче сүзе „нормально“ булды»

Кызым җырчы булырга хыяллана. Матур күлмәкләр киеп, бизәнеп, җырларга тели. Балалар космонавт, полиция хезмәткәре булырга теләгән кебек хыялдыр ул, бәлки. Ничек булса да, баланың хыялына бер дә каршы килмибез.

Алтынчы апрель көнне кызыма биш яшь тулды. Туган көнендә үзен ничек көткәнне сөйләдем. «Кызым, мин сине бик озак көттем, кырык ике атна эчемдә йөрттем, чыгасың килмәде. Башка балаларны кырык атна да көтмиләр. Иртән туа башлаган идең, төнгә кадәр табиблар бик интектерделәр мине», — дип сөйләгән идем. «Ну да, интеккәнсең икән, әни, интеккәнсең», — дип куйды. Аллаһы Тәгаләдән безгә зур бүләк булды ул.

Ирем белән алдан ук сөйләшкән идек: кыз туса — мин исем кушам, малай туса — ул исем куша. Эмилиягә исемне мин куштым. Йөкле вакытта бөтенләй икенче төрле исемнәр уйлап йөрдем. Бала тугач та, исемен сайламаган идек. Бала тудыру йортыннан чыкканда, документларга исемен язарга кирәк булды да, тиз генә уйлап, Эмилия дип яздырдык. Улыма Нурислам дип әтисе исем кушты, корсакта вакытта ук аның исеме бар иде инде.

Эмилия яшь ярымнан сөйләшә башлады. «Әннә», «әттә» сүзләрен әйтә иде, тик беренче тулы сүзе «әни» дә, «әти» дә булмады. Мин кибеттән аяк киеме алып кайткан идем. Өйгә кайттым да, аяк киемен киеп, көзге каршында басып торам. «Кызым, нормально бит?» — дип сорап куйдым. Бер дә көтмәгәндә: «Нормально, нормально», — ди Эмилия. Шулай итеп Эмилиянең беренче сүзе «нормально» булды.

 «Әнием, миңа баллы дөге боткасы пешер әле»

Кызымның хәтере бик әйбәт, бик тиз отып ала. Махсус, көчләп өйрәтү бер дә булмады. Җырны үзе берничә тапкыр тыңлый да, кушылып җырлый башлый, аннан үз-үзенә җырлап йөри, курчаклар белән уйнаганда җырлап утыра.

Балалар бакчасында биргән шигырьләрне дә бер-ике көндә өйрәнәбез. Тиз генә өйрәнә дә, сәнгатьле итеп, үзенә килештереп сөйләп тә бирә. Гаиләдә иҗади кеше дә, «йолдызлар» да юк. Кайнанам иремнең балалар бакчасына йөргәндә шигырьләрне тиз өйрәнүен сөйли. Бәлки, Эмилия дә әтисенә охшагандыр.

Эмилия машиналарның маркаларын да аера. Балалар бакчасына барганда үзе сорый иде нинди машина дип, барысын да әйтеп бардык, шуларны исендә калдырган. Хәзер энесенә өйрәтә. Аннан кала төсләрне, хәрефләрне, саннарны өйрәтергә тырыша. Мин өйрәтә башласам, Нурисламның өйрәнәсе килми, көйсезләнә. Апасы өйрәтә башласа, игътибар белән тыңлап утыра.

Ул — бик сөйләшергә ярата торган бала. Балалар бакчасына да бик тиз ияләште. Бер дә чит кеше дип тормый, барып сөйләшә. Хәзерге вакытта, әле бала гына булганга, үзенең «йолдыз» булуын белештереп бетерми. «Йолдызлар авыруы» белән авырмый. Авылда вакытта гел урамда булды. Бала-чага белән комда да уйныйлар, качышлы да, бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Авылны ярата, шәһәргә кайтасы килмәде.

Аш-су пешергәндә Эмилия һәрвакыт булыша миңа. «Әнием, нәрсә эшлим?» — дип яныма килә. Бәләкәй әле, бик эш кушып та булмый, балага пычак тоттырып булмый бит. «Анысын сөртеп ал, монысын тотып тор», — дип эшләр кушам. Камыр ризыгы пешерә башласам, аңа да камыр бирәм дә, үзенчә бер пирожки ясап куя инде. Кыз балага кирәкле шөгыль ул, булышсын. «Аяк астында йөрмә», — дип аш бүлмәсеннән куып чыгармыйм.

Үзе дә бәлешләр, өчпочмаклар, сметанник ашарга ярата, баллы тортны еш пешерәбез. Иң яратканы — баллы дөге боткасы. «Әнием, миңа баллы дөге боткасы пешер әле», — дип килә ял көннәрендә иртән. Бәлки, аны балалар бакчасында бирәләрдер, шуңа яратадыр.

«Эмилия догаларны ике яшеннән үк яхшы белә»

Энекәше тугач, бер дә көнләшмәде. «Энекәшем булды, тагын бер сеңел кирәк миңа», — ди. Планнары зурдан. Балаларны бик ярата. Мин улым белән йөкле вакытта ук: «Мин сиңа булышам, памперслар, шешәләр китереп торам», — дип булышырга әзер булып йөри иде. Хәзер бер-берсенә иптәш булып уйныйлар, дус яшиләр, Аллага шөкер. Юлда йөргәндә энекәше йоклый, Эмилия җырлаганда уянмый да.

Эмилиягә догалар өйрәтәм. Ул догаларны ике яшеннән үк яхшы белә. Ятар алдыннан һәркөнне әтисе, мин, Эмилия догаларны укып чыгабыз. Кичен догалар укыйбыз да, борылып йоклап та китә. «Аятел Көрси”не өйрәнеп бетереп киләбез. Үзенең теләге булгач, өйрәтәм, кирәкле әйбер бит.

 «Балагызның видеосын куясыз, күз тиюдән курыкмыйсызмы?» — дип Инстаграмда бик күп комментарийлар язалар. Игътибар бирмәскә тырышсам да, кайберләренә: «Догалар укыйбыз, күз тимәс, борчылмагыз», — дип җавап яздым.

Видеоларны карагач, кешеләрдә һәрвакыт чәче тузган дигән фикер туарга мөмкин. Бакчага барганда һәрвакыт чәчен үрәм. Җырлаган вакытларда гына туздыра ул чәчен. Үзе чәче тузганны бик ярата. Чәченә дә күпләр соклана. Бер яшенә кадәр өч тапкыр чәчен алдык, әбиләр шулай әйтә иде. Ике яшендә бер тапкыр «челка» кисеп караган идек. Башка чәчен кисмәдек.