Илгиз Шәйхразиев: «Хатыным белән тыныч кына аерылыштык, үзебез дә шаккаттык» | intertat.tatar

Илгиз Шәйхразиев: «Хатыным белән тыныч кына аерылыштык, үзебез дә шаккаттык»

Автор башкаручы Илгиз Шәйхразиев Чаллы татар драма театрында шәхси концертын куйды. Концерт алдыннан җырчы белән әңгәмә корып алдык.

«Әнием һәм музыкант-дусларым — төп тәнкыйтьчеләрем»

Илгиз, шәхси концертың белән туган шәһәреңә кайттың. Бүгенге Чаллы син үскән Чаллыдан нык аерыламы? 

Аермасы әллә ни күп димәс идем. Шундый ук матур, ак кала, көннән-көн үсә, киңәя. Халкының да уңай якка үзгәрүе күзәтелә. Минем балачак 90 елларга туры килде. Азрак куркынычрак заманнар иде…

Үзең дә группировкаларда тордыңмы? 

Минем яшүсмер чорда ул группировкалар инде бетеп бара торган күренеш иде. 12-13 яшьләрдә койрыгым белән генә эләгеп калдым мин аларга. Улл вакытта яшьләр арасында «әгәр дә урам егетләре белән аралашмасаң, син беркем дә түгел» дигән бер юләр фикер яшәп килде. Сине бер сәбәпсез кыйнап ташлаулары да мөмкин иде. Дустым белән без дә шул төркемнәрнең берсенә кердек, әмма безгә анда ошамады.

Бүгенге концертыңда әти-әниең дә буладыр. Алар синең үзенчәлекле иҗатны ничек кабул итә?

Әни минем кайбер җырларны яратып тыңлый, кайберләре турында «сәеррәк булган» дип, турысын әйтә. Әнием, музыкант-дусларым — минем төп тәнкыйтьчеләрем. Сәер булсын, иң мөһиме — җыр кешене, ә иң беренче чиратта үземне битараф калдырмасын. 

Әти-әнием бүгенге концертыма киләчәк, әлбәттә. «Аптырап калмагыз яме, төрле җырлар булачак. Араларында сезгә ошамаганнары да очрарга мөмкин», — дип, алдан кисәтеп куйдым. «Ярар, Илгиз, без түзәрбез», — диделәр (көлә).

Хәзерге минутта нәрсә хис итәсең?

Азрак дулкынлану хисе кичерәм. Чөнки туган шәһәремдә беренче концертым һәм минем монда әти-әнием, туганнарым, абый-апаларым, танышларым булачак. Аларның күбесе өлкәнрәк буын вәкилләре. Шуңа күрә, бәлки, күбрәк халык җырларын, озын көйләрне җырларга туры килер. Минем репертуарымда мөнәҗәтләр дә бар. Бәлки аларны да башкарырмын әле. Һәрхәлдә, концертта шундый уйландыра торган бер «пауза» булачак. Башта тилерәбез, аннан нормаль халәткә кайтабыз. 

Сольный концертлар куя башларга әзер икәнлегеңне кайчан аңладың? 

Безнең җырларыбыз бик күп тупланды. Аннан безне Казанда узган төрле чараларда җырларга еш чакыра башладылар. Кайвакыт чыгышларыбыз берәр сәгатькә сузыла, тулы бер программа кебек килеп чыга. Менә шул турыда Yummy Music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров белән фикер алыштык та, концерт куеп булыр иде дип уйладык, реклама бирдек. 

Беренче концертыбыз Казанда Милли китапханәдә узды. Ул уңышлы гына килеп чыкты. Бүген шул программамны Чаллы тамашачысына тәкъдим итәчәкмен. Аңлавымча, бу татар драма театрында эстрада артистларының концертлары узганы булмаган әле. Бәлки минем концерт театрга бер ямьле, яңа башлангыч бирер. Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы хәйран зур мәйданчык. Кайвакыт уртача залларда да концерт кую яхшы куренеш, минемчә.

«Тилегә „тиле“ дигән саен тигәнәк буе сикерә»

Җәнлек костюмы белән чыгышың көтеләме? Ул образ нәрсә аңлата? 

Беләсеңме, аз гына акылым булса, мин хәзер сиңа бу образ нәрсәнедер аңлата дип сөйләр идем. Тик минем арттырасым килми, бернәрсә дә аңлатмый. 

Минем әле тагын бер бик кызык, кып-кызыл төстәге, ялтыравыклы костюмым бар. Аның белән бер тапкыр телевидениедә генә чыгыш ясадым. Безнең татар эстрадасы артистлары да шундый ялтыравыклы әйберләр ярата бит. Аны алар бер төрле булып күренү өчен алган идем. Азрак көлеп булдымы икән ул, яисә инде, киресенчә, татар эстрадасына хөрмәт йөзеннәнме, үзем дә белмим.  

Ә бу костюмны элеккеләре үземә күңелсез була башлагач, аптыраганнан кидем. Аны миңа әллә кайчан бүләк иткәннәр иде. Бу, беренчедән, минем үземә кызык. Икенчедән, мин сәхнәгә чыккач кешеләрнең елмаеп куюы аны кияргә бер стимул. Тилегә «тиле» дигән саен тигәнәк буе сикерә диләр бит. 

Син Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хор дирижерлыгы бүлеген тәмамлагансың икән. Шундый җитди белгечлеккә уку да сине ниндидер рамкаларга куып кертә алмаган. 

Хор бүлегендә мин чын мәгънәсендә музыка дөньясына, теориясенә чумдым. Профессиональ музыкантлар белән бер сәхнәдә эшләгәндә бу терминнар, андый белем бик кирәк. Бер береңне аңларга, уртак тел табарга ярдәм итә.

Ә инде бәйсез булуыма килгәндә, мин аның өчен әти-әниемә рәхмәтле. Аларның миңа беркайчан да яшәеш законнарын көчләп такканнары, тормышыма кысылганнары булмады.

Әти миңа бер тапкыр: «Синең башың бар бит, син акыллы малай. Теләсә нәрсә эшлә», — диде. Мин бу сүзләрне башта аңлап та бетермәгән идем. Еллар узган саен мәгънәсенә ныграк төшенә башладым. Димәк, минем начар юлда йөрмәячәгемә әти тулысынча ышанган. Миңа басым булмады. 

Ирек яшь барган саен да арта. Кеше нәрсә әйтер, болай эшләсәм нәрсә булыр, кеше алдында ничек күренермен дигән уйлар юкара башлый.

Нәрсә ул ирек? 

Нәрсәне дә булса сиңа кемдер рөхсәт итү түгел, ә үзеңә үзең рөхсәт итүеңдер. Әлбәттә инде, ниндидер әхлакый кысаларда. Бәлки, шулдыр ул ирек?

Матди яктан ярлы кеше дә ирекле була аламы?

Минемчә, ирек ул матди якка карамый. Мәсәлән, син бай булып та, янәшәңдәге якын кешеләрең сине каезлый башлый икән, син үзеңне ирексез итеп хис итә башлыйсың. Ул бит минем дөньям һәм мин анда теләсә нәрсә эшли алам. 

Аннан ирек ул кемгәдер нәрсәнедер дәлилләргә тырышмау. Мәсәлән, мине бүген берәр чит кеше «послать итсен», мин аңа игътибар да итмәячәкмен. «Илгиз, синең башка якыннарың бар. Алар сине беркайчан рәнҗетмәячәк. Ә бу кем инде сиңа, бәлки син аны башка беркайчан да күрмәссең дә. Төкер», — дип, мин бу сүзләрне күңелемә якын алмаска үземә рөхсәт бирәм. Димәк, мин ирекле. 

«Татар альтернатив музыкасын без үзебез эстрадага каршы куйдык»

Җырларың ничек туа? 

Кайвакыт берәр музыка ишетәм дә, шул жанрда эшлисе килеп, музыкантлар белән утырып язабыз. Кайчагында башка берәр көй килеп керә дә, тынгы бирми башлый. Аның сүзләре юк инде, әлбәттә, балык телендәге җыр диләр аларны. Аны шунда ук диктофонга язып куймасаң, ул онытыла. Минем диктофонда бер 300ләп шундый язма бар. Кайберләренә вакытлар узганнан соң кире әйләнеп кайтам. 

Чын мәгънәсендә берәр фикер белдерәсем килеп язылганнары да була. Мәсәлән, минем «Тынычлык» дигән җырым шушы дөнья күләмендәге ыгы-зыгылар башланган чорда иҗат ителгән иде. 

Мин дөньядагы үзгәрешләргә битараф кеше түгел. Беренчедән, минем балаларым шушы җир шарында яши. Аларга шушы вазгыятьтә көн итәргә туры киләчәк бит дип еш уйланам.

Быел улларым белән телевизордан 9 май Парадын карап утырабыз. Мин аларга Җиңү бәйрәме турында сөйлим. «Әти, ә танклар нигә кирәк?», «Нигә солдатларны үтерәләр?», «Нигә кешеләргә начарлык эшлиләр?» — дип, алар миңа сорау өстенә сорау яудыралар. Мин җавап бирәм һәм аларның барысы да: «Улым, гафу ит, әмма син яши торган бу дөньяда кеше кешене рәнҗетә, бер-берсен үтерә ала. Бик куркыныч чорда яшисең», — дигән гомуми җавапка кайтып калырга тиеш булып чыга. Яшь вакытта бик уйланмасаң да, синең күзеңә карап торучы балаларын тугач, аларны шушы дөньяда яшәргә өйрәтергә тиешлегеңне аңлыйсың. 

Шул уйлануларымны җырларыма салам, әмма аларны яшеренрәк итәм. Мин аларны язганда (гафу итсен мине тыңлаучыларым) тамашачы ничек кабул итәр дигән уй белән язмыйм. Аларның күбесе унар ел минем башымда яши. Аларны җырлап, мин тынычланам. Үзем өчен җырлыйм. Эгостлыктыр бу, бәлки… 

Проблемалы җырлар дигәннән, ни өчен безнең татар альтернатив музыкасында протестлы җырлар бик аз, хәтта юк дәрәҗәсендә? Протест белдерүче жанр булган рок, рэп башкаручылар да бәхетсез мәхәббәт турында җырлый. Тел мәсьәләләрен, социаль проблемаларны күтәрүчеләр юк?

Мин сезнең белән килешәм дә, килешмим дә. Чөнки бүгенге көндә татар гына түгел, рус альтернативщиклары да мәхәббәт турында җырлый башлады. Акча, кадиллак, мәхәббәт темасы китте. Ә үз вакытында 1990-2000 елларда, рэп та, рок та протест белдерүче жанр иде. Хәзер рок белән рэпның чәчәк аткан вакыты узды инде.

Әмма безнең татар рэпэрлары, хип-хоперлары үз вакытында социаль проблемаларны бик яхшы күтәрде. Шул ук «Ittifaq», «Alqanat» төркемнәрен искә төшерик. 

Шәкүр, мәсәлән, күтәрәме? Күтәрә. Ул сәяси проблемаларны гына да түгел, кеше белән кеше арасындагы мөнәсәбәтләрне дә башка яктан күрсәтергә сәләтле. Мин менә үземне туктатып, селкетеп алганнарын яратам. Аның җырлары шундый. Гел сыйпап торсалар да туйдыра, мине алдыйлар бугай дип уйлый башлыйсың. Ә кайбер җырларны тыңлагач, өстеңә салкын су сипкән кебек була. Чөнки аларга ихлас хисләр салынган. 

Бәлки хәзер кешегә андый проблемалы җырлар кирәк түгелдер һәм музыка дөньясы да шушы җиңел юнәлешкә йөз тотып яшидер.

Җитди темаларны күтәрүче хәзерге башкаручылардан мин USALны билгеләп китәр идем. Ул сәхнәдә кешегә бер тапкыр да елмаеп карамый, перфоманс кебек үзен буяп бетереп, куркыныч төскә керә. Ә сәхнә артында аннан да ихлас, интеллигент, ягымлы, юмарт кешене таба алмыйсыз. К-RU, Чаллы егете КМBLG шул ук юнәлештә иҗат итә. Төрле мәсьәләләргә мөрәҗәгать итүче рок-җырчы Артур Исламов бар. 

Беләсезме, бу мохиттә кайный торган кеше буларак, минем бу мәгълүматны алу мөмкинлегем бар. Ә күп кеше алар турында белмидер дә, ишетмидер дә һәм иң начары — бәлки, ул аларга кирәк тә түгелдер. 

Нигә яңа татар мәдәнияте (музыка, шигърият, театр һ.б.) билгеле аудитория кысаларында гына әйләнә соң? Аның киң аудиториядә таралмавына кем гаепле? 

Габдулла Тукай үзе исән вакытта ул йолдыз булган. Аны бөтен кеше белгән, хөрмәтләгән. Аның шигырьләре җырга салынган, Тукай бөтен җирдә көтеп алынган кунак булган. Сергей Есенин, шулай ук яшь килеш якты йолдызга әверелгән шагыйрь. Ул бит рок -йолдыз булган. Александр Пушкин шулай ук. Ә сез миңа әйтә аласызмы бүгенге көндә алар дәрәҗәсендә иҗат итүче йолдыз шагыйрьләрне? Бәлки алар бардыр, әмма хәзер заманасы шундый булып, халыкка андый җитди әйберләр кирәк түгелдер?

Опера җырчылары элегрәк ничек популяр булган. Паваротти, Нетребко! Ә бүген опера җырчыларын кем күкләргә чөя? Ул да үз аудиториясе кысаларында гына яши. Бу замана күренеше. Альтертива музыкасының үз казанында гына кайнавы да шуның белән бәйледер. 

Һәр тыңлаучының үзенә ошаган җанрны тыңлау мөмкинеге бар бит. Мәсәлән, Чаллыда татарча альтернатив музыка куя торган «URBANTATAR» радиосы чыкты. Мин аны тыңлыйм, бу юнәлештә иҗат итүче музыкантларыбызның күп булуына шаккатам. Ә аларны халыкка ничек танытырга дисез. Миңа калса, андый уенны уйнарга кирәкми. Иҗат кешесе икәнсең, иҗат ит. Син үз алдыңда ихлас булырга тиешсең. Концертка килсеннәр, мине белсеннәр дип кенә иҗат итә башласаң, син башка артистлар арасында югалачаксың. Бүгенге кассалы җырчыларга охшатып җырлый башлыйм икән, минем үз стилем, үземчәлегем юкка чыгачак. Мин ул вакытта Илгиз буламмы? 

Илгиз, үз казаныгызда кайнау уңайлыдыр. Әмма бүгенге көндә татар эстрадасы һәм альтернатив музыканың дәрәҗәләре төрле. Аларның арасын аз гына булса да якынайтып булмыймы?

Без татар альтернатив музыкасын үзебез эстрадага каршы куйдык. 2000 елларда бер хәрәкәт булып алган иде. Шул вакытта, бәлки, эстрада артистлары безгә карап «фи» дигәндер. Ә бәлки, киресенчә булгандыр. Альтернатив музыкада булган жанрлар миллион тапкыр төрле гениаль музыкантлар белән алынган жанрлар. Безнең татар эстрадасындагы ретро музыканы карасаң да, алар да бит дөньякүләм танылган соул музыкасына туры килә, алар да джаз аккордлары да бар. Илһам абый Шакировның җырларын бүген шундый ләззәт белән тыңлап була, чөнки алар дөньякүләм танылган алымнар. 

Шуңа күрә альтернатива белән эстраданы капма-каршы куярга кирәкми. Ике якның да җитеп бетмәгән өлешләре бардыр, моны мәдәни күренеш итеп кенә кабул итәргә кирәк. 

Соңгы вакыттагы тенденция турында әйтсәк, республикабызда үткәрелә торган ниндидер җитди чаралар, спорт уеннары ачылышлары, төрле фестивальләргә безне дә чакыралар. Анда, мәсәлән. халыкчан җырчы Филүс Каһиров, берәр эстрада җырчысы һәм заманча музыка вәкилләре буларак, без чыгыш ясарга мөмкинбез.

Бүгенге яңа татар музыкасы күбесенчә интернет кысаларында гына яши. Җырларыгызны радио-телевидениегә үткәрмәү формат белән генә бәйлеме? 

Шәхсән үземә килгәндә, соңгы елларда радио-телевидениегә җырларымны махсус биргәнем юк. Мин бу турында уйламыйм. Элегрәк җырларны биреп тә, кире кайтару шул формат белән бәйле була иде. Сүгенгән җырлар башкармыйбыз без. Әмма музыкаң безнең радиога туры килми дип туп-туры әйтәләр иде. 

Минем чакырган җиргә бара торган начар гадәтем бар (көлә). Шөкер телевидение мине чакыра, радиолар да җырларымны куя һәм мин аларга бик рәхмәтлемен.

Минем җырларымның максаты радиодан ишеттерү түгел. Әгәр радиода әйләндерергә кирәк булса, мин әйләндерерлек җыр язам. Ә болай мин җырларымны радиога бирәм дип түгел, хәтта сәхнәдә җырлармын дип тә язмыйм. Берәрсе тыңлап, бу сәхнә җыры түгел дип әйтсә, мин аңа үпкәләмим. 

 Бөтенесе дә синең кебек түгелдер. Мәсәлән, бер генә жанрда эшләүче яшь җырчының таныласы килә. Ә радио-телевидение эшләрен кабул итми. Аңа нишләргә? 

Безнең Сәид Олур дигән бик талантлы музыкант егетебез бар. Шулай ук Чаллы егете. Ул татар радиоларына үзенең җырларын биреп карады — алмадылар. Ләкин Казандагы «Миллениум» радиосы Сәид Олурның өч җырын әйләндерә. Рус радиосы татарча җырлар әйләндерә!

 Сәид Олур ул галәм кебек. Мин аның җырларын тыңлыйм да, ничек бу синең башыңа килә алды дип шаккатам.

Ни өчен артистлар бердәм түгел? Бу турыда Башкорстан белән бәйле күңелсез вакыйгаларга юлыккач, «бер сәхнәдәшем дә якламады» дип, Фирдүс Тямаев та ачынып язган иде. 

Мин ул турыда ишеттем. Мин кайчакта бу фикеремне әйтмәсәм, яхшырак булыр дип уйлыйм. Мин әйткәннән барыбер бернәрсә дә үзгәрми бит. Бәлки монда да… Мин Тямаевны хөрмәт итәм, тик мин аны андый ук чыгып булмаслык, кемнәндер ярдәм көтәрлек ситуациядә булгандыр дип уйламыйм. Ул үз-үзенә ышанучы, көчле кеше.

«Безнең халык гадилекне ярата»

Синең татарча көтү көтәргә өйрәткән бер видеоң бар. Син анда гомер буе көтүдән кайтып кермәгән кеше кебек.

Мин бит җәй буе авылда үскән егет. Минем әтием Актаныш районының Ахун авылы, әнием Зәй районының Чыбыклы авылыннан. Ике авыл белән Чаллы арасында үтте инде минем бөтен тормыш. Чаллыдагы күпчелек яшьтәшләрем кебек мин дә авылдан еракта торган, аннан өзелгән кеше түгел. Шуңа да авыл темасы күңелемә якын. 

Әлеге көтүче видеосы белән бер кызык хәлгә тарыган идем. Мәскәүдә ниндидер концертта чыгыш ясар алдыннан минем яныма бер кеше килде дә: «Минем сезне каядыр күргәнем бар», — ди. Минем кәеф күтәрелеп китте инде. Бәлки берәр кайчан телевизордан карагансыздыр, җырларым күп минем дим. «Ә-ә», — дип китеп барды. Бераздан тагын килә бит бу минем янга. «Исемә төште, сез бит көтүче», — ди. Шатланган инде үзе. Мин монда ничә еллар буе иҗат белән шөгыльләнәм, сәхнәләрдә чыгыш ясыйм, ә мине кайберәүләр көтүче буларак истә калдыра. Менә килеп җиттек, мин әйтәм (көләбез).

Шәһәр мәдәнияте һәм авыл мәдәнияте турында сөйләшик әле? Бүгенге көндә безгә аларның кайсысы күбрәк йогынты ясый?

Барыбер күбесенчә авыл мәдәниятедер дип уйлыйм. Мин моны яхшы дип тә, начар дип тә әйтмим. Күпчелеккә авыл мәдәниятендәге гадилек кирәк. Һәм бу урында «гади» дигән сүзне начар дип аңларга кирәкми.

Фирдүс Тямаев бүген нигә йолдыз? Чөнки ул «свой парень». Илсөя Бәдретдинова? Ул сәхнәгә чыгып авыл тормышы турында теләсә нәрсә сөйли ала, татарлыгы, мишәрлеге белән яраттыра. Син аны бирелеп тыңлыйсың, чөнки ул ихлас. 

Зал белән сәхнә арасына пәрдә куючы җырчылар була. Син аңа шул пәрдә аркылы һавадагы йолдызга караган кебек карыйсың. Мәсәлән, Майкл Джексонның стиле шундый. Ул ут кыздыра, әмма залга карап бер тапкыр да елмаймый.

Ә гадилек ул бөтен кешене яраттыра. Һәм бу безнең мәдәнияткә генә хас нәрсә түгел. АКШта яшәүче миллионлаган кеше авыл фольклорына тартым кантри музыкасын ярата. Кантри башкаручы музыкантлар дөньякүләм танылган җырчылардан да күбрәк акча эшли һәм халык арасында искиткеч популяр. Ә менә без аларны белмибез. Чөнки алар АКШның үз эчке мәдәнияте эчендә генә кайныйлар. Безнең Татарстанда да бар халыкчан мәдәният, бар шәһәр мәдәнияте. Әмма халыкчан, авыл мәдәниятенең йогынтысы күпкә зуррак.

Син татарчаң чиста, матур. Шәһәр шартларында үскән балалар синең кебек татарча чиста сөйләшсен өчен, телне саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Мин 29 нчы татар гимназиясен тәмамладым. 9 сыйныфка кадәр бөтен фәннәрне татарча укыдым. Үзара аралашканда гел татарча гына сөйләштек дип әйтә алмыйм, әмма мәктәптә чын татар мохите иде.

Ә телне саклау ул гаиләдән башлана. Азрак аң керә башлагач, син балаңның башына «син татар» дигән орлыкны салып куй, дөрес итеп утырт. Бала мәктәптә укыганда, гомумән 18-20 яшькә кадәр русча сөйләшеп йөрергә мөмкин әле. Әмма шул орлык шытып чыккач, аның татарлыгы барыбер ачылачак.

Рус теле дә безнең өчен нәфрәт теле түгел. Сөйләшсен. Син татарча сөйләшергә тиеш дигән сүзне, гомумән, яратмыйм. «Тиеш» булырга тиеш түгел. Шул очракта гына ул матур була, гармонияле була. Тиеш — ясалмалык. Ә татарлык ул күңел халәте.

Минем күп дусларым яңа гына татарча сөйләшә башладылар. Һәм алар татар теле юкка чыкмасын, аны үстерим әле дип түгел, үзләре өчен сөйләшә. Җиткән бер вакыт һәм аның күңеле шуны таләп итә башлаган.

«Сезгә җыр ошамаганга мин гаепле түгел»

Нью-Йоркка барып, «Үзгәреш җиле»ндә татарча җырлап кайттың. Масштаблары каушатмадымы? 

Каушатты, әлбәттә, Америка, Карнеги-холл! Әле ул вакытта чикләүләр юк иде, тулы залларга җырладык. Үз өстемдә бик зур җаваплылык тойдым. Мин анда Илгиз Шәйхразиев булып түгел, Татарстаннан килгән җырчы булып чыктым. Татарстан мәдәниятен генә түгел, Россияне дә тәкъдим иттем. Сынатмасам, йөзебезгә кызыллык китермәсәм ярар иде дигән уйлар килгәләде.

«Үзгәреш җиле» сиңа нәрсәсе белән ошамады? 

Мин «Үзгәреш җиле” нә уңышлар гына телим. Чакырганнары өчен бик зур рәхмәт. Минем бер генә теләгем бар — бу фестивальдә яңа җырлар яңгырасын иде. Композитор, шагыйрь һәм җырчы бер тандемда булырга тиеш. Җырчы үз композиторын, шагыйрен табарга, композитор шагыйрен һәм җырчысын табарга тиеш. Һәм аларның өчесен бер сәнгать әсәрендә аларның тыңлаучысы таба. Менә шушы процессны «Үзгәреш җиле» фестивале кысаларында матур традициягә әйләндереп булыр иде. Мәсәлән, мин анда барып Илһам абый Шакировның җырын ничек кенә матур итеп җырласам да, аңа җиткерә алмыйм. Илһам абый ул безнең каныбызда, җаныбызда.Теләсә кайсы артист аның күләгәсендә калачак. Ә менә берәр Альбинаның «Күзләреңдә моңсулык» дигән яңа җырын чыгып башкаруы, бөтенләй башка күренеш. Беренчедән, шундый зур мәйдандагы чыгышыннан соң аңа радио-телевидениегә юл ачылырга мөмкин. Икенчедән, ул Альбинага әлеге җыр берегеп калачак. Ул аның белән концертлар да куеп йөри алачак әле. 

Әлеге проект үзенә багланган өметләрне акламады сыман. 

«Үзгәреш җиле» белән барыбер ниндидер хәрәкәт булып алды. Чөнки монда беренче урында музыка тора. Шулхәтле яхшы музыкантлар, көчле тавышлы җырчылар күрсәтелә. Бу җырчыларга да шундый музыкантлар белән җырлау үзе бер мәртәбә. Әлеге фестивальдән соң күп кенә артистлар үзләре белән тере тавыш йөртә башладылар. Бу бик матур күренеш. 

«Үзгәреш җиле” ннән соң үзеңә карата да тәнкыйть сүзләре бик күп булды. 

Әйе, беләм. Халык җырларын бозып җырлыйсыз диделәр. Әмма кем әйтте сезгә ул халык җыры сезнеке генә дип? Ул бит халык җыры, димәк, ул минеке дә. Мин татар егете. Ул җырлар минем татарымның байлыгы һәм мин ул җырны теләсә-ничек башкара алам. Сез аны тыңласагыз тыңлыйсыз, тыңлыйсыгыз килмәсә, тыңламыйсыз. Миңа ошамый син шуңа күрә гаепле, диләр. Ошамый = гаепле формуласы каян чыккан ул? Минем җавабым менә шул. 

Үзең бүгенге көндә кайларда эшлисең? Ниләр белән шөгыльләнәсең?

Мин бүген филармониядә һәм Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат йортында эшлим. 2014 елда «Сорнай» ансамблендә эшләгәндә аның җитәкчесе Ринат абый Гыйләҗев ярдәме белән балалар «Сорнай» ансамбленең вокал классы укытучысы булып урнашкан идем. Бүген дә әлеге эшчәнлегемне дәвам итәм.

2020 елда Дәүләт татар филармониясендә эстрада булеге ачылуын ишеткәч, үземне тәкъдим итеп карарга булдым. Филармониянең эстрадага профессиональ яктан игътибар итүе, минемчә, без яшьләргә файда. Шулай ук бу үзенә күрә Илһам абыйлар чорындагы традицияләрне яңарту да. Бүген районнарда бер төркем артистлар белән җыелма концертлар куябыз. Күрәсең, халык моңны сагынган — бик яратып йөриләр.

Студиядә эшләрем, язылып бетмәгән җырларым бик күп, аларны тәртипкә саласым килә. Тагын бер уем бар — өлгерәсем килә. Өлгерә алмам дигән курку хисем бар. Башымда күпме идея, уй-хис. Һәм минем аларны кеше «ах» дип әйтсен өчен түгел, үз-үземә галочка куясым килгән өчен башкарасым килә.

«Аерылырмын дип өйләнмәгән идем»

Сине узган ел аерылыштың. Хатының белән нинди мөнәсәбәтләрдә калдыгыз?

Әйе, без бүген хатыным белән бергә түгел. Шулай килеп чыкты. Әмма моны ниндидер авыр вакыйга итеп кабул итмәдек. Бергәләп кабул ителгән карар. Әйтергә кирәк, мин бүген бу темага беренче тапкыр ачылам…

Гаугасыз аерылыштыгызмы?

Матур гына, тыныч кына итеп аерылыштык. Хәтта үзебез дә шаккаттык (көлә).

Безнең ике улыбыз бар. Аларны икебез дә тигез яратабыз, бергәләп тәрбиялибез. Аларны мәхәббәттән аерганыбыз юк. Махсус артык яратабыз дип тә әйтә алмыйм. Ничек бар, шулай, артыгын кыланмыйча гына. Яратам һәм нокта. 

Ә хатыныңны яратып өйләнгән идеңме?

Әлбәттә инде, беркем дә өйләнгәндә аерылам дип өйләнми. Мәңгелеккә дип өйләнә.

Аерылышуны ничек кичердең?

Минем бу урында күңелгә үтәрлек, йөрәкне умырып ала торган сүзләр сөйлисем килми инде. Әмма мин аерылам дип өйләнмәдем. Мөнәсәбәтләреңнең мәңгелек түгел икәнлеге аңлашыла башлагач, әлбәттә, авыр булды. Үзем һәм кеше алдында кыенсыну да бар иде. Ниндидер эчке процесс, көрәш барыбер бара. 

Соңрак исә үзара мөнәсәбәтләрдәге үзгәрешләргә күз йомасы килми башлый. Утырып сөйләшәсе, аны башка юлга борып җибәрәсе килә. Әмма бу тормыш, анда төрле хәлләр булырга мөмкин. Бу дөнья бетте дигән сүз түгел. Иң аянычлы хәл — ул бу дөньядан китеп бару гына. Калган бөтен нәрсәне дә кире төзеп була. 

Балаларың белән еш очрашасыңмы? 

Барысы да нәкъ элеккечә. Ялларда аларны алып, әбиләренә кайтабыз. Бакчага да йөртәм. Очрашмыйча калган көнебез сирәк. Элекке хатыным белән дә безнең арада ыгы-зыгы, тарткалашу юк.

Балалар зурайгач «әтисез үстек» димәсләрме?

Алай дип әйтерлек итеп тәрбияләмим. Минем ул турыда уйлаганым да юк. Мин аларны яратам. Балаларын калдырган икән дип кеше сөйләмәсен өчен түгел, яратканга күрә мин аларның янәшәсендә. Бала, иң беренче чиратта, ярату-мәхәббәт тоярга тиеш. Шул очракта син ин үзең алдында да, балалар алдында да ихлас булачаксың.

Яңа мөнәсәбәтләргә ачыкмы син?

Мин алай махсус эзләп йөрмим. Ул бит булганда була, булмаганда юк. Алга таба барысы да күренер. 

Синең турыда гайбәтләр күп чыккан иде.

Сөйләделәр инде. Сөйләсеннәр! Онытмасыннар гына. Андый сүзләргә бер дә исем китми. Минем бу бит әле беренче адымнарым гына. Алга таба, уңышка ирешкән саен, бәлки әллә ниләр сөйләрләр.

Берәр кайчан тормышымда булган вакыйгаларны бәлки тагын да ачыграк итеп сөйләргә кирәк булыр. Әмма минем мондый уен уйныйсым килми. Әгәр мин үзем турында сөйлүчеләргә җавап биреп, акланып утыра башласам, әһә, бу уйный икән диячәкләр. Барыгызны да яратам.

Энергияне каян аласың?

Җырдан алырга мөмкинмен, берәр фильмнан. Тәмле итеп сыйлану да рухландырып җибәрә. 

Менә кичә беренче кар яуды. Балаларны бакчадан, мәктәптән алгач та: «кар, әти, кар» дип, 40 минут буе өйгә керә алмыйча чабышып йөрделәр. Менә шундый ихлас хисләрдән, баларымның сөенеченә карап та энергия алам. Алар миңа яшәргә көч бирә. 

Бу тормышта таянычың бармы, Илгиз?

Таяныр кешем — әти-әнием һәм, эгоистларча яңгыраса да, мин үзем. Мин аңладым, бу дөньяда миңа да, башкаларга да файда кирәк. Шуңа күрә башкаларны үз максатларына баралар дип гаепли алмыйм. 

Юлда ватылып калсам, төн уртасы булса да килеп, ярдәм итәчәк ике дустым бар. Мин дә аларга шулай ук һәрвакыт кулымны сузарга әзер.  

Әмма минем иң ышанган кешем ул үзем. Минем башымда бер йөзләгән Илгиз яши. «Аааа, әйдә монда барабыз, юк-юк, әйдәгез моны эшлибез», — дип кычкырышалар алар. Бу шизофрениягә дә охшагандыр… Мин үз-үзем белән дуслашырга бик озак өйрәндем.

Картайгач нәрсә эшләячәксең? 

Минем бу хакта уйлаганым бар. Хәзер дә кайвакыт кая да булса чакырып, дуслар шалтырата. Ә минем барасым килми, ятып йоклыйсым килә. Чөнки иртәгә иртән торып чыгып китәсем бар икәнлеген уйлыйм. Мин төгәл беләм, 60,70,80 яшьтә минем инде беркая да барасым килмәячәк. Һәм бу гадәти күренеш.

Шул беркая да бармаган кичләрдә менә Гөлназ белән сөйләшеп утырган идек, менә Чаллыда концерт куйган идем, шул елда шундый илне күргән идем, шул кешеләр белән аралашкан идем дип, бик матур хатирәләр белән яшисем килә.

Шул хатирәләрнең зур бер өлеше — ул балачак. Мин, мәсәлән, үземнең әти-әниемә балачагым өчен бик нык рәхмәтлемен. Мин моның турында аларның үзләренә дә әйтәм. Авыл, бәрәңге, сыер көтүе, печән, авыл клубы, дуслар, туганнарым өчен рәхмәтлемен аларга. Минем инде бүген үк искә төшерергә якты мизгелләрем бар. Шул традицияне дәвам итеп, балаларыма да матур тормыш бүләк итәсем килә.