Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа чикләүләр турында артистлар: «Кайбер урыннарда концерт куярга рөхсәт юк»

Республикада кертелгән үзгәрешләр мәдәни тормышка да йогынты ясамый калмады. Күп кенә оешмалар яңа режимда эшләргә әзер түгел, концертлар күчерелә, артистлар аптырашта. «Интертат» концертларга бәйле вәзгыятьне ачыклады.

news_top_970_100
Яңа чикләүләр турында артистлар: «Кайбер урыннарда концерт куярга рөхсәт юк»
"Татар-информ" архивы

11 октябрьдән Татарстан яңа тормыш белән яши — республикада чикләүләр кертелде. Коронавирус белән бәйле вазгыять катлаулану сәбәпле, хәзер халыкны җәмәгать туклануы оешмалары, зур сәүдә һәм спорт-фитнес үзәкләренә махсус QR-код күрсәткән очракта гына кертәләр.

Чикләүләр мәдәният оешмаларын да читләп үтмәде. Бүгенге көндә театр, кинотеатр, цирк, концерт залларындагы халык саны 50 проценттан артмаска тиеш. Чаралар залны яртылаш тутырып уздырылган очракта, бөтен кешегә дә керү ирекле, QR-код күрсәтүне сорамыйлар.

Аерым шартлар үтәлгәндә, мәдәни оешма 70 процент халыкны да кабул итә ала, әмма ул очракта да залга 500дән артык кеше җыярга ярамый.  

Аерым шартлар дигәндә, барлык тамашачыларның да мәдәни чараларга вакцина ясатуы яки соңгы алты ай эчендә ковид белән авырып терелүе турындагы махсус QR -кодны күрсәтеп керүе күзаллана. Шулай ук мәдәни оешмаларда хезмәт күрсәтүчеләрнең бөтенесенең дә прививка ясаткан булу шарт.

Инде ике елга якын дәвам иткән пандемия артистларны болай да шактый аяктан екты. Бер ел буе өйдә утыргач, чир кимеп торган арада азрак ритмга керә башлаганнар гына иде, тагын чикләүләр турындагы карар чыкты. Яңа шартларда җырчылар ни рәвешле эшләргә җыена? Нинди кыенлыклар белән очрашканнар. Бу турыда аларның үзләреннән сораштык. 

«Чикләүләр — өстәмә чыгымнар, өстәмә эш»

Администраторы Илгиз Бәдретдинов әйтүенчә, җырчы Ришат Төхвәтуллин 50 процент залга эшләргә планлаштыра.

«Без генә түгел, барлык җырчылар да шундый карарга килде дип беләм. Әлегә вакцина ясатмаган кешеләр бик күп бит. Концертларның күчерелүе турында хәбәрләр ишетелмәде, барысы да үз көчендә кала. 

Җәй көннәрендә 70 процент залга эшләп калдык. Әле яңа чикләүләр кертелгәнче үк безне бер сорау бик борчый иде. Менә без — артистларның Татарстандагы иң зур залы — Казанның мең кешелек «УНИКС» концертлар залы. Без анда 70 процент зал җыйсак — 700 кеше киләчәк. Ә менә спорт чараларына килгәндә, бу чикләүләрнең логикасы кая? «Татнефть Арена» 9 мең кешелек залының 70 процентын тутырганда, 6 мең кеше киләчәк. 50 процент белән эшләсәләр, шул бер боз сараена 4 меңнән артык кеше кереп тулачак.

Нигә безгә бер мескен залга мең кеше җыярга ярамый да, спорт чараларына 6 мең кешене кертергә рөхсәт соң ул? Шушы сүзләрне ак фонда кара хәрефләр белән, зур итеп язып чыгыгыз, зинһар өчен. 

Нигә безгә бер мескен залга мең кеше җыярга ярамый да, спорт чараларына 6 мең кешене кертергә рөхсәт соң ул?Илгиз Бәдретдинов, җырчы Ришат Төхвәтуллинның администраторы

Тиздән Чаллының Сара Садыйкова исемендәге 700 кешелек концертлар залында 350 кешегә генә концерт куячакбыз. Шул сәбәпле анда 4-5 көн рәттән концертлар оештырырга туры килә. Бу исә төркем өчен өстәмә чыгымнар, өстәмә эш дигән сүз. 

Үзебезнең төркемебездә ковид белән авырып терелгән кешеләр бар. Калганнарыбыз вакцина ясату мәшәкате белән йөри.

Дөньялар тынычлансын иде инде тизрәк, хәзер халык та куркып бетте бит», — ди Илгиз. 

«Халыкка психологик һөҗүм бара»

Башка артистлар белән сөйләшкәндә, Татарстанның кайбер районнарындагы муниципаль мәдәният йортларының гомумән чаралар уздыруны туктатып торуы ачыкланды. Җырчы Рифат Зарипов әлеге чикләүләрнең төрле җирдә төрлечә булуына аптырашта калган. 

«Әлегә нинди схема буенча эшләячәгебезне белмибез. Күп нәрсәне аңлап булмый. Билгеләнгән концертларыбыз да тукталып калды. Һәр төбәк, һәр район бу мәсьәләне үзенчә хәл итә дә куя. Үзебезнең Татарстанда гына да кайбер оешмалар концертларны 50 процент тулылык белән куярга рөхсәт итә, кайсыдыр — 70 процент зал сорый, ә кайсыдыр бөтенләй рөхсәт бирми…

Инде бу кыенлыклар 2020 елның языннан бирле дәвам итә бит. Хәерлегә булсын. Безгә язылганны кеше күрмәс. 

Яңа концерт программабызны әзерләп бетердек. Әмма заллар тулысынча ачылмыйча, сәнгать эшенә әйбәтләп керешеп китеп булмас. Чөнки 50 процент зал җыям дигәндә дә, халык киләме әле юкмы? Телевизор белән интернеттан көне-төне ковид турында сөйләп, кешене куркытып бетерделәр инде. Халыкны депрессиягә бирелдерү өчен психологик һөҗүм бара монда. Аффирмациянең дә көче зур: кеше шул турыда уйлый-уйлый да чирли башлый. Аннан үләрмен дип куркып йөри һәм үлеп китә», — ди Рифат. 

Рифатның Зәй һәм Яңа Чишмә районындагы концертлары күчерелгән. 

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, Зәй районы «Энергетик» мәдәният сараена шалтыраттык. Оешманың директоры белән элемтәгә кереп булмады, ә сәркатип кыз сүзне бик кыска тотты. «Башлык таләбе, әлегә мәдәният йорты эшләми», — диде ул. «Нигә», «кайчанга кадәр» кебек сорауларым җавапсыз калды.

«Без бүгенге көн белән генә яши алабыз»

Җырчы Эльмира Сөләйманованың директоры Зәлия Гәрәева да шактый концертларының күчерелүен әйтеп үтте. 

«Ике ел юньләп эшләгәнебез юк. Инде барлы-юклы концертларыбызны да күчерәләр. Чит төбәкләр генә түгел, Татарстан районнарында да «әлегә эшләмибез» дип, шалтыратып әйтүчеләр булды. Әле менә кичә генә Алексеевскидан хәбәр килде. Балтачтагы концертыбыз да ноябрьгә күчте. Казанның Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае белән дә шул ук хәл. Нигә күчә дип сорамыйбыз, без бит бәләкәй кешеләр, үзләре белә торгандыр. 

Артык күп булмасалар да, билетларны кире кайтаручылар да бар. 65 яшьтән узган, вакцина ясатмаган кешеләр, изоляциядә утырырга мәҗбүр булу сәбәпле, андый чараларга йөри алмый. Шушы көннәрдә менә өлкән яшьтәге ике әби билетларны кире тапшыру теләге белән мөрәҗәгать иткән иде.

Нәрсә әйтә алам, без бүгенге көн белән яшибез. Бүген 50 процент залга концерт куярга рөхсәт бар —эшлибез. Яңа ел, яз көненә караган концертлар турында әле уйлавы да кыен. 

Язмада артистлар тарафыннан искә алынган Балтач, Алексеевск, Яңа Чишмә районы мәдәният йортларына күпме шалтыратып та, элемтәгә кереп булмады. Балтач мәдәният йортының инстаграм сәхифәсендәге белдерү бу сүзләрнең дөреслеген, мәдәни оешманың чыннан да эшләмәвен раслый.

Татар театрлары ничек эшли?

Республикабыздагы татар театрлары, спектакльләрне ярты залга куячак.

«Тамаша залларында халык 50 процентттан артмаган очракта, QR-кодлар таләп ителми. Хәзерге вакытта театр спектакльләренә билетлар залның яртысына гына сатыла. Барлык сатып алынган билетлар да гамәлдә. Театр штат режимында эшли. Үзебезгә куелган таләпләрне үтәргә тырышабыз», — диде Камал театрының матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов.

Чаллы театрының башкарма директоры Рәсим Хафизов спектакльләрне ноябрь ахыры, декабрь башларында 70 процент залга куя башламабызмы дип өметләнә. 

«Әле яңа гына матур гына итеп 70 процент зал җыеп эшли башлаган идек, янә ярты залга күчтек. Көз ахырларында кире 70 процент тулылык белән эшли башларбыз дип уйлыйм. Моның өчен, иң беренче чиратта, барлык хезмәткәрләр прививка куйдырган булуы кирәк. Хәзер шул юнәлештә актив эш бара. 

Бернәрсә дә эшләп булмый, әлегә куелган таләпләр кысаларында эшләргә мәҗбүрбез. Безнең өчен, беренче чиратта, хезмәткәрләрнең һәм тамашачының сәламәтлеген кайгырту мөһим. Ярты залга эшләүнең кыенлыклары бар инде, әлбәттә. Бу шартларда театрга халык йөрерме, юкмы дигән сораулар да туа. Кичә менә бу чикләүләр кертелгәннән соң беренче спектакльне уйнадык. Билетларны кире тапшыручылар әлегә юк, Аллаһка шөкер.

Репертуарыбыз декабрь аена кадәр язылып куелган. Берсен дә кыскартмыйбыз да, арттырмыйбыз да, спектакльләр саны шул планлаштырган дәрәҗәдә кала», — дип сөйләде ул.

«Кайбер мәдәният йортлары 50 процент зал белән эшләргә әзер түгел»

 ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, барлык мәдәният оешмалары алдына да залны 70 процентка тутырып, тамашалар уздыру бурычы куелган. «Моның өчен мәдәни оешманың барлык хезмәткәрләре һәм тамашачыларның вакцина ясаткан булуы һәм чараларга код белән килүе шарт. Биредә сүз дәүләт мәдәни оешмалары турында бара. Ә муниципаль мәдәният йортлары хакимият органнары карамагында санала. Нинди схема белән эшләячәкләрен алар район дәрәҗәсендә үзләре хәл итә. Без аларның эшчәнлегенә кысылмыйбыз.

Миңа калса, район мәдәният йортларының кайберләре 50 процент зал белән эшләргә әле әзер түгел. Тулысынча чикләүләр кертү һәм концертларны күчерүнең төп сәбәбе шул булырга мөмкин. Чөнки ниндидер чара уздыру өчен, оешманың бөтен хезмәткәрләре дә вакцина куйдырган булырга тиеш. Коллективның 100 процент вакциналы булуын тәэмин итү җиңел эш түгеллеген аңлыйсыздыр.

Бу мәсьәлә буена үзебездә дә берничә киңәшмә уздырылды. Бәлки, ноябрь башларыннан 70 процент тулы заллар белән эшләү дә мөмкин булыр», — диде Айрат Фәйзрахманов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100