Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов: "Мулла турында мәзәкләр аз түгел! Нәрсәсе бар инде аның?"

Салават Фәтхетдинов янына бардым. Утырып бер сөйләшим әле дидем. Кертсә кертер, аның концертындагы Әлмәндәр әйтмешли, “чурты-матыр” булмаса, кире борылып кайтып китәрмен дип уйладым. Кертте. Сөйләштек.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов: "Мулла турында мәзәкләр аз түгел! Нәрсәсе бар инде аның?"

Шуны әйтим: Салават абыйны сәхнә артында табу җиңел булмады. “Кайда ул?” - дип сорадым. “Кайдадыр шунда инде”, - диләр. Шулай итеп йөрдем-йөрдем дә таптым. Салават абый утырган бүлмәдә 5-6 абый тора. Болар, мин әйтәм, берәр “нәчәльниклардыр” инде. Салават абый үзе дә нәрсәдер саный иде. Ярар, бераз бушагач керермен дип, алга таба үттем. Күрәм: Закир Шаһбан утыра (быел ул Салават абый концертларында катнаша). 

- Закир абый, Салават белән күпме таныш инде сез?

- 1995 ел иде ул. “Татар җыры” бәйгесендә таныштык. Ул жюри рәисе урынбасары иде, мин катнашучы. Бу бәйге хәзерге “Татар җыры” фестивале түгел, бутамагыз. Мәдәният министрлыгы уздыра иде аны.

- Ничәнче урын алдыгыз соң?

- Профессионал җырчылар арасында икенче дәрәҗә лауреаты булдым.

- Салават белән гел дус булдыгызмы?

- Әйе, без гел яхшы мөгаләмәдә. Абзый дип эндәшәм. Менә быел бергә эшләргә чакырды. Ул минем иҗатымны гел югары бәяләп килә иде.

- Корбан чалдыгызмы бу елны?

- Әйе, менә авылдан гына кайттык әле.

“Гафу итегез, башка алай эшләмим”, - дип әйткәнмен, ди”

Тагын Салават абый гримеркасы ишеге янына килдем. Бүлмәдә кешеләр әзәйгән, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм Альберт исемле бер абый гына бар иде. Сөйләшү барышында безгә Фирзәр абый Мортазин да кушылды. Ул Альберт абыйның дин әһеле булуын әйтте. Белмим, шаяртканмы икән...

Иң башта шуны языйм: абыйлар минем өчен чыннан да абый булыр яшьтә. Оялдым, яшермим. Ничекләр шулар белән сөйләшә башларга икән, дим. “О, чибәр кыз”. – дигән булып, алар да мине уңайсызландырды. Шулай да уртак тел таптым кебек. Салават абыйга сорауларымны бирдем. 

Билгеле, Салаватның концертларны шаяртуларсыз үтми. Аның мәзәкләренең берсе дин әһелләренә ошамаган һәм алар Салаватның гафу үтенүен сораганнар. 

Журналист: Салават абый, нишләп әлеге шаяртуга шул тиклем бәйләнделәр икән?

Салават: Миңа каршы чыгучыларның шаяруны аңламауларында мин гаепле түгел. Ул бары тик шаяру гына. Мин ул дин әһелләренә ышанмыйм, мин бер Аллаһы Тәгаләгә генә ышанам. Гомер буе Алла белән яшәдем. Ә мәзәкләргә килгәндә, мулла турында мәзәкләр аз түгел! Нәрсәсе бар инде аның?!

Фәнис Мөсәгыйтов: Татарлар турында да, якутлар турында да шаяртулар бар. Боларына нәрсә булган?

Журналист: Бүгенге һәм элеккеге дин аерыламы?

Салават: “Беспредел”, сеңлем. Хәзерге вакыттагы динчеләр белән элеккеге динчеләр бер түгел алар. Беләсеңме, бу хәл турында нәрсә әйтәсем килә: ике татар сугышып, адәм көлдерәбез. Әле ул миңа каршы чыкканнар алдакчы да. Минем яныма берәү дә килмәде, ә алар килдек дип сөйлиләр. “Гафу итегез, башка алай эшләмим”, - дип әйткәнмен, ди. Булмады! Корбан гаете көнне алдашып йөреп буламы?! Юк!

"Дин әһеле" дип аталган абый: Адәм баласы 100% камил була алмый. Һәр кешенең эчендә “минлеге” бар, һәм ул беркайчан синең артыңнан калмый. Бу шаяруга килгәнә, бары тик шаяру икәнен генә аңларга кирәк.

Журналист: Татар теле турында нәрсә әйтә аласыз?

Салават: Бернәрсә әйтмим.

Журналист: Балаларыгыз татарча сөйләшми.

Салават: Бу зур бәла инде.

Журналист: Концертыгызның асылы нидә? Мәхәббәт турындамы?

Салават: Һәр кеше үзенчә аңларга тиеш. Аңламадым, дисен. Димәк, журналист булуыңны онытып, тамаша карагансың. Ә мәхәббәткә килгәндә, аның аңлатмасын һәр кеше үзенчә аңлый.

Журналист: Мәхәббәт янында хыянәт бар икәнен аңладым.

Салават: Белмәгән идеңме шуны? Сине алдаганнары булдымы? Булган, менә шул, сеңлем. Бер нишләп булмый, тормыш бит бу. Бар шундый әйберләр, кызым, аларны әйтергә ярамый. Әйтми калу яхшырак.

Журналист: Хатын-кыз хыянәтне кичерергә тиешме?

Салават: Хатын-кыз хыянәтне белмәскә тиеш. Хатын бөтен әйберне белсә, үләргә була (көлә). Ә “лучше” хыянәт итмәскә.

Журналист: Нишләп концертыгызда төп герой итеп Әлмәндәрне сайларга булдыгыз?

Салават: Мин бу сорауга әзер идем. Әлмәндәр – татарның иң алдынгы образы. Әле Илдар Хәйруллин килде. “Мин шул чаклы курыктым. Ничек моңа Зәкиевич алынды икән дип уйландым”, - ди. Әлмәндәрне сайлавымның тагын бер сәбәбе: яшьләр дә әлеге образ белән таныш булырга тиеш. Әлмәндәр кебек мәңге үлмәс образлар татарда юк, сеңлем.

Журналист: Нишләп кеше усал ул?

Фирзәр Мортазин: Заманасы шундый аның. Әлек “стабильность” дигән бик яхшы күренеш бар иде. Кеше акчасын җыя иде дә, теләген әйберен ала иде. Ә хәзер җыя да, алам дип баргач, ул әйбернең хакы бишкә арткан була. Кеше дөнья куа, сеңлем.

Кеше дөнья куа, әйе. Салават абыйның бер сүзе исемдә калды: “Минем концерт башлануга унбиш минут кала беркем белән дә сөйләшеп утырып, интервью биргәнем юк иде. Син бүген бердәнбер! Мин синең белән рәхәтләнеп чәй эчәм. Берсен дә кертми идем”, - диде ул.

Концерттан репортажда залда буш урыннар бар дип язган идем. Юк, сүзләремне кире алмыйм, алар ул көнне чыннан да бар иде. Ә менә интервью алырга барган көнне булган концертта чакырылган кунакларга урын таба алмадылар. Зал тулы иде.

Салаватны тамашачы ярата. Ә ул үзе нормаль вә адекват кеше. Администраторы Вадимга аерым рәхмәт! Каршы алды, кертте. “Үләм, үҗәт син”, - ди. 

Шуны әйтергә кирәк: Салават янына кертмиләр дип зарланучылар арасында журналистлар да бар. Киңәшем шул: сез, коллегалар, барыгыз да керегез! 

Әле фотога төшмәдек Салават абый белән. Тагын бер барасы булыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100