Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов концерт программасыннан мулла турындагы мәзәген төшереп калдырган, әмма гафу үтенергә җыенмый

2-18 август көннәрендә Казан шәһәрендә Салават Фәтхетдиновның концертлары бара. Тамашаларда җырлар гына түгел, шаяруларны да ишетергә була. Анекдотларның берсе дин әһелләренә ошамаган икән.

news_top_970_100
 Салават Фәтхетдинов концерт программасыннан мулла турындагы мәзәген төшереп калдырган, әмма гафу үтенергә җыенмый

Салават Фәтхетдинов концертында мулла турында шаярткан иде. Шуның өчен дин әһелләреннән гафу үтенүен таләп иттеләр. 

Башта анекдотның үзенә күз салыйк.

Бер ханым муллага барган да: “Мулла, иремә хыянәт итсәм, миңа нәрсә була?”, - дип сораган. Мулла абзый: “Кем белән хыянәт итүеңә карап инде”, - дип җавап кайтарган.

Әгәр дә көтүче белән хыянәт итсәң, өч көн тәмүгта янасың, әгәр дә “дальнобойщик” белән булсаң, ун көн янасың, “нәчәлство” белән хыянәт бер айга төшә...

Хатын югалып калмаган: “Ә мулла белән хыянәт итсәм?”, - дип сораган. “Хм, “сразы” оҗмахка керәсем килә мени?” – дигән мулла.

Кызыкмы, көлкеме? Концерт барышында тамашачы көлде, Салават үзе дә әлеге шаяруы белән кемнедер рәнҗетеп дип уйламагандыр.

Мөселманнарның хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин фикеренчә, Салаватның әлеге шаяруы дин әһелләрен кимсетә. 

"Миңа әлеге шаяру турында хәзрәтләр әйттеләр. Әлеге шаяру дин әһелләрен кимсетә. Миңа мөрәҗәгать иткән муллаларның, хәзрәтләрнең сорауларын кире кага алмыйм. Әгәр дә аларга җавап бирмәсәм, куркып калган кебек булам. Шәхсән миңа Салаватның әлеге шаяруы бер дә ошамады”, - диде Рөстәм Хәбибуллин "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Салават Фәтхетдиновның да фикерен белергә дип, аңа шалтыраттык. Ул безгә үзе җавап бирде.

“Мәзәкне аңламый торган кешеләр бар. Язып чыкканнар: “Гафу үтенегез”, - дип. Гафу үтенер өчен башта җинаять кылырга кирәк. Тавыш күтәрәсем килми, сеңлем, кирәкми. Минем дингә карата карашым үзгәрмәде. Әлеге шаяруны мин Корбан гаете көннәрендә алып куйдым. Булды, рәхмәт”, - диде җырчы "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Сезнеңчә, әлеге шаяру чыннан да дин әһелләрен кимсетәме яисә Салаватка шелтә белдерүчеләр шаяруны аңламыйлармы?!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100