Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов: «Әгәр «Татар радиосы»нда фикердәшләрем булса, мин эштән китмәс идем»

Булат Бәйрәмовны ишетеп булса да белмәгәннәр сирәктер. Ул - «Татар радиосы» ачылганда, беренче булып эфирга чыгучы, уңышлы алып баручы һәм өч кыз әтисе. Булат белән әңгәмәне сезгә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Булат Бәйрәмов: «Әгәр «Татар радиосы»нда фикердәшләрем булса, мин эштән китмәс идем»
Солтан Исхаков

«Хәзер эчү модада түгел»

Булат, син тамада булып эшлисең. Сөйләшүебезне шушы темадан башлыйк әле.

«Тамада» сүзен яраталар инде бездә. Кайбер алып баручыларның ул сүздән бала йоннары кабара, ачулары чыга. Имеш, тамадалык — ул билдән түбән конкурслар, исерек алып баручы, урынсыз мәзәкләр… Тамада булуның дәрәҗәсен төшереп бетерделәр. Тамаданың кем икәнен беләсеңме?

Каян белим инде…

Хәзер аңлатам. Миңа бу хакта бер әзербайҗан сөйләгән иде. Борынгы заманнарда Кавказда иң өлкән яшьтәге, җор телле, хөрмәткә лаек кешене генә тамада дип атаганнар икән. Мәсәлән, Галиев белән Вәлиевлар өйләнә, ди. Тамада шушы ике нәсел кешеләренең һәммәсенең ничек яшәгәнен, нәрсә белән шөгыльләнгәнен, нинди сәләте булуын белергә тиеш. «Тәм» һәм «ада» сүзләре. Тәм — ул, русча әйтсәк, «вкус». «Ада» — ул ата, ягъни өлкән кеше. Ул һәр эшнең тәмен белергә тиеш кеше: җырның да, мәзәкләрнең дә, тостның да. Менә шул. Шуңа күрә чын тамада сүзенә лаек булырга кирәк әле башта.

Алып баручы эше җитдиме?

Бер хәл сөйлим хәзер. Кәләш алып баручыга аннотация формасында әти-әнисенең, әби-бабасының исемен язып биргән. «Әбием фәлән исемле, әмма ул бүген безнең белән юк…», — дип язган. Алып баручы шунда кадәр генә укыган да: «Башка бәйрәмгә килер әле», — дип, үзенчә шаярткан. Ә кәләшнең әбисе инде күптәннән үлгән булган. Кунакларның, кәләшнең бу сүзләргә тәэсирен күз алдыңа китер. Шуңа күрә һәр эштә дә җитдилек, җаваплылык һәм алдан әзерләнү кирәк.

Мәҗлестә кунаклар эчәме?

Тәмам исергәнче эчмиләр һәм бу сөендерә. Бу арада хәләл мәҗлесләр ешрак үткәрелә. Хәзер эчү модада түгел.

Өйләнешеп аерылышучы яисә, гомумән, өйләнешмәгән парлар бармы?

Халыкта «матур дата» дигән төшенчә бар. Мәсәлән, быел ул дата 20.06.20.

2016 елның июлендә бер туй булырга тиеш иде. Әмма шушы туй үтәчәк «Нарат» рестораны янды. Яшьләр: «Без туйны үткәрмибез», — диде. Башка ресторан сайламадылар, нишләптер нәкъ менә теге бина аларга ошый иде. Һәм 2016 елдагы чираттагы матур датам «янды». Ул — 16.07.2016 иде бугай.

Бу пар акчасын булса да кайтардымы соң?

Күп очракта алдан ук бәянең өчтән берен түләү системасы белән эшлим. Түләгән акчаларын кире кайтарыйм, дисәм дә, алар алмады. Шушы көнне сорап күпме шалтыратканнар иде. Эшсез калдым, кыскасы.

«Алып баруыгыз ошамады», — дигән парлар бармы?

Бер тапкыр булды. Бу сүзләрне күңелемә якын алган идем. Без сездән башка әйбер көткән идек», — дип яздылар. Конкрет кәләш минем алып барудан «нидер» көткән, ә мин аның өметләрен аклый алмаганмын. Шулай да кияү һәм кунаклар туйдан соң рәхмәтен белдергән иде. Хәтта кәләш белән бу сүзләрдән соң махсус рәвештә күрешсәк тә, эшнең нәрсәдә булуын аңлап бетерә алмадым.

«Артыма утыртты бит, малай»

Бу көннәрдә елаганың бармы?

Әле күптән түгел Мостай Кәрим әсәре буенча төшерелгән «Сеңелкәш» киносын караган идем. Ирексездән күз яшьләрем чыкты. Ир-атка еларга ярамый, оят булырга тиеш дип уйлаучылар белән килешмим. Әйе, әгәр ир кеше: «Тезем авыртты», — дип елый икән, бу бик дөрес түгелдер. Әмма кино карап елауның бернинди оятсызлыгын да күрмим. Үземне нечкә күңелле кеше дип саныйм. Минемчә, бүген кешене елату авыр, чөнки каты бәгырьле кешеләр күбәя.

Олыгаюыңны сизәсеңме, Булат?

Кая, картаерга вакыт бармыни?! Миңа 41 тула гына бит әле. Бу яшемне миңа бирмиләр дә.

Яшәгән саен кешеләргә ышаныч кими, диләр…

Янган чаклар булды, әмма мин барыбер кешеләргә ышанам. Әле берсендә биш ел дәвамында дус булып, гаиләләр белән кунакларга йөрешкән бер егет алдады. Мин ул егеткә ышана идем, чын. Ул ярдәм сорады — мин, кайгырып, аңа булыштым. Артыма утыртты бит, малай. Алган акчаны кире кайтармады.

«Ул елларны, гомумән, искә төшерәсе килми. Авыр вакытлар иде»

17 яшеңдә әтисез калдың, Булат.

Әти йөрәк белән китеп барды. Ачынып елаганымны әле һаман да хәтерлим. Әнине кызгана идем. Ул елны Арча педагогия көллиятендә икенче курсны тәмамладым. Әти үлгәч, укуны ташларга кирәк дип уйлаган идем. Әмма әни барыбер укытты. Ул елларны, гомумән, искә төшерәсе килми. Авыр вакытлар иде.

Укыганда акчаң бар идеме?

Акчага кытлык зур иде. Әле дә аптырыйм: әни каян акча тапты икән? Әти булмаган өчен пенсияме, пособиеме түлиләр иде. 600 сум булган микән ул, төгәл хәтерләмим. Ул гына җитми иде, әлбәттә.

Казанга килгән елларыңны искә төшерик.

Көллиятне тәмамлагач, Казанга югары белем алырга килдем. Хәтерлим: тулай торак янында игълан бар иде. «Яңа телевизион программа өчен егетләр эзлибез», — дип язылган иде анда. Башта мине, гади авыл егетен, кем алсын инде дип уйладым. Шулай да кастингка барырга булдым. Анда баргач, татар телендә газета укырга куштылар. Минем өчен бу бик җиңел бирем иде. Алдым да рәхәтләнеп укыдым.

Ул вакытны яңа «Татар радиосы»ның тиздән ачылуы билгеле булган иде. Шалтыратып, үземне сынап карарга чакырдылар. Ризалык белдергән очракта июнь аенда Казанда эшләргә кирәк иде. Ә миңа бит җәй көне, авылга кайтып, әнигә ярдәм итәргә кирәк. Әмма әни белән киңәшләшеп, үземне сынап карарга булдым.

Үзеңнең беренче эфирыңны хәтерлисеңме?

Хәтерлим. «Сөйләп карагыз», — диделәр дә без эфирга чыктык. Шуны әйтәсем килә: без радиода эшли башлаганда бер дә акча турында уйламый идек. Хәзер генә, радиога килгәч: «Безгә менә шуның кадәр акча кирәк», — диләр.

Бу радионың эшләп китүенә ышаналар идеме?

Дөресен әйтсәк, башта ышанмаганнар иде. Бу бит шәхси бизнес. Әгәр ул акча китерми икән, димәк, аны ябарга кирәк. Радионың реклама бүлегенә үз эшләренең белгечләре килгәч, радио акча алып килә башлады. Шуңа күрә ул бүгенге көнгә кадәр эфирда. Ниләр генә үзгәрмәде, кем генә килеп китмәде инде. Хәтта мине дә беренче елларда эфирдан алып куярга теләүләрен ишеткәнем булды.

Нишләп сине эштән куарга теләгәннәр?

Белмим. Бәлки тавышым, яки алып бару манерам кемгәдер ошап бетмәгәндер. Шулай да 16 ел эшләдем бит. Әле буген дә мин алар белән: «ТМТВ»да җиденче ел «Тәмле көрәш» тапшыруын алып барам. «Барс Медиа»га рәхмәт кенә әйтәсем килә.

Син үзең радио тыңлыйсыңмы?

Соңгы вакытта тыңлый башладым. Үзем эшләгәндә, гомумән, тыңламый идем.

Мин радиодан киткәндә, минем белән бер дулкында йөзүче фикердәшләрем калмаган иде. Әгәр, мәсәлән, Әбри, Ильяс Газизов яисә Гөлназ Сәфәроваларның берәрсе булса да радиода эшләсә, эштә калыр идем.

«Мин Иркәнең дә, Ландышның да сәхнәгә ничек чыгуларын хәтерлим»

Ничек уйлыйсың, нишләп 2000 елларда популяр булган җырчылар хәзер популяр түгел?

Эшләмиләрдер. Әйтик, Гүзәл Уразова да шул елларны танылган иде бит. Һаман да җырлый. Габделфәт Сафин, Салават заллар җыя.

Ләйсән Гыймаева нишләп заллар җыя алмый икән?

Ну… Җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәде. Балалар тапты, энергиясен башкага юнәлтте.

Ләйсәнне җырлый белми дип сүгүчеләргә нәрсә дияр идең?

Әгәр кеше битараф булса, начаррак булыр иде. Шулай да Ләйсәннең җырлавын яратучылар күбрәк. Уңай фикер күп очракта әйтелми кала. Ә тискәре сүзләрне бәхетсез кешеләр генә әйтә дип уйлыйм. Андыйлар агуларын чәчеп калырга тырыша. Менә хәтта күптән түгел Ландыш белән Иркә арасында булган гауганы искә алыйк. Бу хәлне халык үзе генә күтәреп алды. Минем, мәсәлән, каядыр кереп, начар комментарий язып утырырга вакытым да, теләгем дә юк. Бу ситуациягә дә минем карашым нейтраль. Мин Иркәнең дә, Ландышның да сәхнәгә ничек чыгуларын хәтерлим. Һәм тагын бер кызыклы факт: мин аларның икесенең дә туен алып бардым.

Кешегә шул гаугалар кызык бит.

Килешәм. Ә кем гаепле? Мәсәлән, «Интертат»та да язмаларның баш исемнәре ай-һай…«Бу үлгән», «Тегене үтергәннәр», «Бу моның белән йоклаган» һәм башкалар. Кешегә кан, корбан кирәк. Менә син, мәсәлән, «Булатның әтисе үлгән» дип түгел, ә «Булат 17 яшендә әтисез калган», дисең. Миңа бу әйберләр бик ошап бетми. Шуны әйтәсем килә: кеше ул савыт кебек. Ватылса, эчендә нәрсә бар, шул чыга.

Кимсетү кебек кабул итәм.

Синең очракта рейтинг кирәк дип, теләсә нәрсә язарга кирәкми. Габдерәхим һәм син үз образын булдырган журналистлар. Изге күңелле булырга кирәк, Алинә.

Күпме акча эшлисең? Сезнең гаиләгә ай буена яшәргә күпме акча җитә?

Чамасы белән әйткәндә, гаилә кереме айлык 400 мең булса, безнең гаиләбезгә шул җитәр иде. Әлбәттә, бу сумманы ай саен эшләп булмый. Әйтик, кызу җәй айларында эшли алам. Ә болай күпме эшләвемне төгәл әйтә алмыйм. Бәлки 150 меңдер.

150 мең җитмиме?

Бу сорау фәлсәфәгә кагыла. Кемгәдер 15 мең дә җитәргә мөмкин, ә кемгәдер 150 мең дә җитми.

Кызларың еш акча сорыймы?

Балаларны артык азындырмыйбыз. Айфон сорый инде алар. Мин аларга: «Сезгә телефон сөйләшер һәм фотографияләр карар өчен кирәк. Үзегез эшли башлагач, алырсыз яисә акча туплагыз», — дим. Таңсылу әле һаман да «ВКонтакте» челтәрендә юк. Хәзер ул аңа кирәкми дә. «Инстаграм»да утыра, әйе. Анысын да: «Әти, сыйныфта мин үзем генә «Инстаграм»да утырмыйм бит инде», — дигәч кенә, ачтык. Берәр нәрсә сорасалар, шушы әйбер нәрсәгә кирәк икәнен дәлилләп бирсәләр, әлбәттә, алабыз.

«Бер үлеп карадым инде»

Сезнең гаиләдә кем баш?

Мин дип уйлыйм. Ләйсән балаларга: «Әтиегездән сорагыз», «Әтиегез рөхсәт итсә», — дип гел әйтә килә. Гаиләдә күбесе хатын-кыздан тора: өйдәге климат та, өй җылысы да. Күп очракта хатын-кыз үзе иреннән чүпрәк ясый. Кеше алдында талашырга кирәкми. Бу дөрес түгел. Безнең гаиләдә андый әйберләр юк, Аллаһка шөкер.

Татар теле бетмәс микән?

Нишләп бетсен инде, Алинә?! Татарлар бетсә генә бетәчәк ул. Ә без бит күп! Бары тик татар телен куллану гына сирәгәя бара. Бу хәлдә дәүләт гаепле түгел! Әгерҗедә танышларым бар. Алар безнең белән татарча аралаша, ә балаларына русча эндәшә. Гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк. Элегрәк тә татар телен кысулар булган инде. Югалмаган бит, ә хәзер нишләп бетәргә тиеш?!

Бер ун елдан татар журналистикасы нинди булыр?

Синең кебек сары журналистика вәкилләре күбрәк булачак. Сары журналистика темалары хәзер дә кызык, унбиш елдан соң да укылачак.

Нигә моңлы тавышлы җырчылар танылмый?

Тавыш дип… Менә әле күптән түгел генә Илсөя Бәдретдинова концертына бардык. Ул ихлас, шуңа күрә кеше аңа тартыла да. Әйе, аның тавышы артык моңлы, көчле түгел. Элвин Грейның тавышы моңлымы? Фирдүс тә…

Нәрсә Фирдүс тә?..

Минем бер таныш муллам бар. Исемен әйтмим. «Миңа Тямаевның дискларын сатып ал әле», — диде. Ул үзе алалмый, чөнки мулла, әллә ояла инде. Алып бирдем, хәзер рәхәтләнеп тыңлый. Фирдүс йөрәге белән җырлый ул, ди.

Үлемнән куркасыңмы?

Юк, үлемнән курыкмыйм. Беренче сыйныфта укыганда үлеп караган идем инде. Без гаиләбез белән углекислый газга агуланган идек. Җиңел һәм рәхәт: йоклап кына китәсең. Утны күрергә өлгермәдем — уяттылар. Ул көн минем өчен икенче туган көнем.

Син тормышыңнан канәгатьме, Булат?

Мине кечкенә чактан ук: «Аллаһка шөкер», — дип әйтергә өйрәттеләр. Тормышта, әлбәттә, үкенгән чаклар да була. Кайчак мин үз-үзем канәгать түгел. Әмма зарланып яшәргә кирәкми. Канәгать була белү — ул үзе бәхет. Барыбыз да сәламәт булыйк. Рәхмәт, Алинә!

Булат белән очрашкан көнне Ләйсән Гыймаеваның әтисе исән иде. Әмма бүген ул инде безнең арада юк. Әлбәттә, мин Булаттан Ләйсәннең әтисе турында сорадым. Булат гади авыл егете, өстәвенә әтисез, ә Ләйсән авыл колхозы рәисе кызы.

Булат: «Ләйсәннең әтисенең кем икәнен белгәч, ул миңа карамас инде дип уйлаган идем», — диде. Булат Радик абый турында көлеп, елмаеп сөйләде. Әмма берничә көннән Радик абыйның үлүен хәбәр иттеләр. «Адәм баласы киләсе сәгатьтә дә, көн ахырында да нәрсә булуын белми. Шуңа күрә, талашып яшәп, биш минутлык гомеребезне теләсә нәрсәгә сарыф итмәсәк иде», — дигән иде Булат минем белән сөйләшкәндә. Радик абыйның авыр туфрагы җиңел булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100