Ләйсән Гыймаеваның әтисе вафат булган

Җырчының әтисе Радик күп еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән шәхес.

Ләйсән Гыймаеваның әтисе вафат булган.

«Әти!!!

Әтиееееем..... Китте… Авыр…

Хушлашу буген туган ягы Мөслим районы Олы Чакмак авылында…» — дип язган ул.

Гыймаев Радик Гобәй улы Мөслим, Алабуга районнарында авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган шәхес.

Ләйсәннең укучылары, дуслары кайгы уртаклашып яза. Авыр туфрагы җиңел булсын, урыны оҗмахта булсын», - дип язалар, якыннарына сабырлык телиләр.