Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны иренең эч серләрен сөйли: эчүе, баласы, мунчасы турында

Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын, диләр. Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның өйләнгәннән соң 180 градуска үзгәрүенә, тагын да бирелебрәк иҗат итүенә игътибар итми мөмкин түгел. Кем икән соң ул Ришат Фазлыйәхмәтовның илһамландыручысы, тормыш иптәше һәм администраторы булган «серле» Эльмира?

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны иренең эч серләрен сөйли: эчүе, баласы, мунчасы турында
Эльмираның шәхси архивыннан

«Мин - элекке полиция лейтенанты»

Эльмира, сез кайсы яклардан?

Мин Чаллыда туып-үстем. Кечкенә вакытта ук әти-әнигә мин үскәч прокурор булам дип йөргәнмен. Мине 4 яшемнән үк спортка бирделәр. Фигуралы шуу, тимераякта йөгерү буенча бәйгеләрдә гел призлы урыннар яулый идем. Җәрәхәтләрне дә шактый алдым, шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүгә китеп, юристлыкка укырга кердем. Бертуган апам Мәскәүдә яши, аның янында тордым. Юридик факультетта һәм параллель рәвештә милиция мәктәбендә укыдым. Спорт тормышымда хобби кебек кенә калды. 

Кабат Казанга кайтып, 3 елдан артык полициядә тикшерүче булып эшләдем. Эшемдә гел мактап тордылар, планны һәрвакыт арттырып үти идем. Инде бер ел дигәндә мин кече полиция лейтенанты погоннарыннан йөри башладым. Әмма полициядә эшләгәндә үзем өчен вакыт калмый иде. Барыбер үзең өчен дә яшисе килә бит. Үземне төрле юнәлешләрдә сынап карадым. Казанда өч ел балалар кибете тоттым, товарны Кытайга барып үзем алып кайта идем. 

Хәзер сез Ришатның администраторы. Авыр түгелме? 

Шәхсән миңа бер авырлыгы да юк. Чөнки мин бик энергияле кеше. Миңа һәрвакыт хәрәкәттә булу, кеше белән аралашу кирәк. Минем өчен яңа өлкә булгач, кызыксынып өйрәнәм. Бигрәк тә иремнең администраторы буларак, аңа тагын да күтәрелергә ярдәм итәсем килә. Администратор алып карадык, аның артыннан барыбер кайбер эшләрне үземә башкарырга туры килде. Ә мин бөтен нәрсәне үзем контрольдә тотарга яратам. Без Ришат белән бер-беребезгә ачык, бернәрсәне дә яшермибез. Икебез дә гаиләбез өчен тырышабыз. Аңа бөтен яклап терәк булырга тырышам. Хәтта гастрольләргә йөргәндә ерак юлларда Ришатны руль артында да алмаштырам. 

«Бушлай матурлык марафоннары уздырыр идем»

Күпләрне кызыксындырган сорау. Сез ни өчен Тәтишка? Кем уйлап чыгарды аны?

Ришат белән очрашып кына йөргән вакытыбыз. Берсендә аңа «җимешка» дип эндәштем. Ә ул миңа: «Алайса, син Тәтишка», — ди. Сезнең кебек мин дә: «Нигә Тәтишка?» - дип сорадым. «Син бик тәти кызга охшагансың», — диде. Шуннан китте инде.

Ришат сезнең турында: «Минем Тәтишкам теләсә кайсы авыл кызын егып салырлык уңган», - дип сөйләгән иде. Сез чыннан да шундый уңган хуҗабикәме? 

Мин тырышам. Әти-әнием - үзләрендә татарның бөтен уңай сыйфатларын туплаган чын татарлар. Безне дә шулай тәрбияләделәр. Әни үзе бик тырыш булды, апам белән мине дә хуҗалык эшләренә өйрәтеп үстерде. Авылда уздырган каникулларны әйтеп тә тормыйм. Чөгендер эшкәртеп, печән әзерләп, көтү көтеп, малайлар кебек үстек. Курчак белән уйнаганымны гел дә хәтерләмим. 

Хәзер дә шулай ук яшим инде. Мин чып-чын педант. Тузан сөртәм дип тотынам да, бөтен өйне җыештырып чыгам. Ашарга пешерергә бик яратмыйм, әмма пешермичә булмый, аеруча хәзер. Ришат ат итеннән аш ярата. Шуңа күрә безнең гаиләдә шулпа - иң еш пешерелә торган ризык. 

Кирәк бит, ә! Ә үзегез матурлык салоннарыннан кайтып керми торган «фифечка» га охшаган. Эльмира, кайсы җирләрегез ясалган, кайсылары табигый, кыскасы, тышкы кыяфәтегез турында сөйләшик әле.  

«Син ясалма» дип минем үземә дә, Ришатка да бик еш язалар. Озын чәчләрем үземнеке, кечкенәдән тәрбияләп үстердем. Чәчне буямыйм, тонирование дип аталган процедура ясатып торам. Ул чәчне бозмый, табигый итеп күрсәтә. Иптәш кызларыма да һәрвакыт тонирование ясарга киңәш итәм. 

Тырнак ясатып, керфекләрне үстереп йөрим инде, моның бер начарлыгын да күрмим. Чөнки керфек ясатучылар бүген бер мин генә түгел. 

Ә иренегез кабартылганмы? Битләрегез дә ясатылганга охшаган. 

Боларның барысы турында да сөйлисем килми инде, дөресен генә әйткәндә. Мин бүгенге кыяфәтем белән Ришатка ошыйм. Шунысы иң мөһиме. 

Гел матур булу үзе бер хезмәт бит ул. Үзегезне ничек карыйсыз соң? 

Ярты елга бер тапкыр косметологка йөрим. Бу берничек тә, бернинди сәбәпләр белән дә кичектерелә алмый. Битнең тиресен чистартам, дымландыргыч процедуралар ясыйм. Чөнки яшь барган саен битнең тиресе картая, эластиклыгын югалта. Дубай, АКШларда укып кайткан бик профессиональ табиб-дерматологка йөрим.

Спорт белән шөгыльләнәм. Спортзалны минем икенче өем дип тә әйтергә була. Теләсә кайсы кешегә бушлай күнекмәләр ясарга ярдәм итә алам. Теләсәң - кил, сине дә дөрес шөгыльләнергә өйрәтермен. Сторисларда да «миңа теләсә нәрсә язып ятканчы, киңәшләр сорагыз» дип әйтәм. Чөнки мин бу дөньядагы матурлык өчен янып яшәүче кеше. 

Артистлар хәзер марафоннар уздыра бит. Әгәр дә үземә ярдәм итәргә теләүче берничә кеше тапсам, мин ул марафоннарны акча эшләү максаты белән түгел, ә бушлай уздырыр идем. Кайбер кешеләр ябыга алмый җәфалана. Әллә нинди шикле препаратлар сатып алып, акчаларын туздыралар. Мин аларны бөтенләй башкача яшәргә өйрәтер идем. 

Тикшерелмәгән препаратлар дип челтәрле бизнес турында әйтүегездер. Бүген ярты татар эстрадасы шуның белән шөгыльләнә. Ришат белән сезне дә чакырмый калмаганнардыр?

Чакырдылар һәм хәзер дә чакыралар. Мин кешенең андый ысул белән акча эшләвенә каршы түгел. Әмма мин үзем кулланып карамаган препаратларны кешегә рекламалый алмыйм. Үзем аларны эчмим, ашамыйм, сыйфаты турында белмим. Үзем кулланмаган килеш кешене алдап сата алмыйм. Әгәр үзем эчеп карап, файдасын күрсәм, тәкъдим итәр идем әле. Мин сәламәтлекне, матурлыкны саклау өчен башка ысуллар кулланам. Миңа бу кызык түгел. 

Матур булу өчен акча да кирәк. Ришат сезне тәэмин итәрлек акча эшли аламы?

Аллаһка шөкер, зарланмыйм. 

Ришатның бер чыгышы күпме тора ул?

Аның төгәл генә бәяләре юк. Юлның ераклыгына, ничә җыр башкарырга кирәк булуына карап билгели. Кайвакыт аның үзен генә, кайвакыт төркем белән бергә чакыралар. Шуңа күрә төгәл суммаларны атый алмыйм. Ришатның бәяләре уртача, космик бәяләр әйткәне юк. Соңгы вакытта акча мәсьәләләрен үзе хәл итә. 

«Мин Ришаттан өлкәнрәк»

Сез көнчеме, Эльмира?

Ю-юк, бөтенләй көнләшмим. Мин «собственница», әлбәттә, әмма Ришатның сәхнә кешесе икәнлеген аңлыйм. Аның фанатлары арасында яшь кызлар бар. Сәхнәдә матур күренү өчен ул үз-үзен карый, зәвык белән киенә. Бөтенесен уйласам, андый көнче хатын белән яшәү артист кешегә авыр булыр иде. 

Аннан, без бит бөтен җиргә бергә йөрибез. Көнләшергә урын юк.

Ә Ришат?

Аның ягыннан бераз сизелә. Берәрсе миңа караса, «Бу кем?» дип сорап куярга мөмкин. 

«Мине бер егет тә Ришат кебек тотып тора алмый иде», - дип әйткән булгансыз. Ришат бу турыда үзенең интервьюларында сөйләгән. 

Минем Ришатка кадәр 3-4 ел очрашып йөргән егетем бар иде. Ул егет миңа ике тапкыр кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Әгәр дә син шунда ук ризалык бирмисең икән, димәк, ул кешенең үз кешең икәнлегенә ышанмыйсың дигән сүз. Элекке мөнәсәбәтләремдә җылылык юк иде. Ә менә Ришат белән араларыбыз бик якын. Ул берәр җиргә китү белән мин аны сагына башлыйм. Миңа хәтта иптәш кызларым белән дә Ришат белән булган кадәр үк кызык түгел. Мин аның белән концертка да, кинога да, шопингка да, кафега да бара алам. Миңа аның белән бик рәхәт. Язмышым инде ул минем, Аллаһка шөкер дип кенә торам. 

Нәрсәсе белән җәлеп итте соң ул сезне?

Миңа аның ике сыйфаты ошый — ул бик игелекле. Ришатның беркайчан да, беркемгә дә «юк» дип әйткәне юк. «Яхшы, киләм, яхшы, булыр», — дип кенә тора. Бүгенге заманда андый кешеләр бик сирәк очрый. Шул ук вакытта Ришатта чын ир-атларча ныклык бар. Үз сүзен әйтә белүе миңа бик ошый. 

Сезнең элек йөргән егетләрегез күп булдымы? Сез бик чибәр бит.

Артымнан йөрделәр инде. Ансыз гына булмады. 

Ришат белән яшь аермагыз күпме?

Мин аннан аз гына зуррак. Әмма үземнең төгәл яшемне беркайчан да әйтмим. 

«Ришатның баласы белән аралашуына каршы килмәячәкмен» 

Ришат белән сезнең беренче никахмы?

Әлбәттә! 

Икенче тапкыр хатын булып килү куркытмадымы?

Ю-юк, беренчедән, Ришат беренче тапкыр да рәсми рәвештә өйләнмәгән иде. Икенчедән, бу мәсьәлә мине беркайчан да борчымады. Мин бөтен нәрсәгә дә реаль карыйм, үткәннәрдә казынып яшәргә яратмыйм, гел алга карап барам. 

Ришатның беренче гаиләсе турында сөйләгәне булдымы? 

Без бу темаларны кузгалтмыйбыз. Булган-беткән, бу миңа кагылмый. Ул турыда сорашу бер ир-атка да ошамас иде. Әгәр бу темага сорауларыгыз булса, аларны Ришатның үзенә бирегез, зинһар өчен.

Ришат баласы белән аралашмавы турында әйткән иде. Әгәр аралаша башласа, каршы килмәячәксезме?

Юк, әлбәттә, каршы килмәячәкмен.  

«Ришат инде өч ел эчми»

Ришат мунчаны бик ярата бугай. Сез дә мунча фанатымы?

Ришат мунча корты бит. Мунча яксаң, көн саен керергә дә мөмкин. Ә миңа спортзалдагы сауна да җитә. 

Ришат мунчада ярымшәрә килеш фотога төшеп, инстаграмга куйган иде. Нәрсә өчен эшләде икән ул аны?

Без әле ул вакытта очрашмый идек бит. Ул тарихны белеп тә бетермим. Төпченеп сорашканым булмады шул. 

Ришат авыр чакларында эчемлекләр белән мавыкты. Хәзер дә эчеп алган вакытлары буламы? 

Ришат менә өч ел инде бер грамм да эчми. Аллаһка шөкер дип торам. Спортчы булгач, үзем дә эчемлекләр кулланмыйм. Гомумән, нәселебездә эчүче юк, әти-әнием дә дөрес тормыш рәвеше алып бара торган кешеләр. Шуңа күрә минем өчен иремнең эчми торган булуы - төп таләпләрнең берсе иде. Гомер буе эчә торган ир-атларны яратмадым.

Мин Рамазан аенда ураза тотарга тырышам, җомга көнне мәчеткә барам. Күңелемдә дингә тартылу да бар. Шуңа да эчә торган ир белән гаилә кора алмас идем. Ришатның эчмәвен зур бәхет дип кабул итәм. 

(Эльмира Ришат белән беренче тапкыр Мәрҗани мәчете янындагы кафеда авыз ачу мәҗлесендә танышулары хакында сөйләгән сөйләгән иде).

Сез хәзер кайда яшисез? Казанда торыр урыныгыз бармы? 

Казанда. Мин монда күптәннән инде, әлегә минем фатирда яшибез. 

«Телевидениедә төшү минем өчен беренче тәҗрибә булды»

Сез быел быел ТНВның Яңа ел кичендә төштегез. Сезне анда чакырдылармы, әллә үзегез катнашырга теләк белдердегезме?

Мине чакырдылар. «Ришатны көтәбез, матур күлмәкләр киеп, үзегез дә килсәгез әйбәт була», — диделәр. Миңа шул сүз җитә калды инде. Беренче тәҗрибә һәм бик зур бәхет булды миңа телевидениедә төшү. Ул кичтә иң матур күлмәк миндә булырга тиеш иде. Кибетләрне айкадым, макияжны кайгырттым. Рәхмәт бик зур оештыручыларга, миңа бик ошады. 

Күпчелек татар җырчылары хатыннарын күрсәтми. Күбесе социаль челтәрләргә дә куймый. Ә Ришатны хәзер сездән башка күз алдына да китереп булмый. 

Безнең бу турыда уйлаган да юк, дөресен генә әйткәндә. Ничек бар — шулай. Бергә буласыбыз килә, шуңа бөтен җирдә бергә. Фото куярга телибез, шуңа куябыз. Аның миннән, минем аннан сорап торганым юк. Ришат минем белән бәхетледер, шуңа күрә мине башкаларга да күрсәтәсе киләдер дип өметләнәм инде.  

«Бездән көнләшүчеләр дә бар»

Ришатка нинди өметләр баглыйсыз? 

Мин Ришатның тавышын уникаль тавыш дип саныйм һәм тиздән аның топ-йолдызлар исемлегендә булачагына иманым камил. Ришатныкы кебек моңлы, көчле тавышның әрәм булырга хакы юк. Бүгенге көндә Ришат шәхес буларак та, иҗат өлкәсендә дә шундый зур үсеш кичерә.

Әлбәттә, иремнең уңышларында үземнең дә күпмедер дәрәҗәдә роль уйнаганымны кире кага алмыйм. Берәр кайчан хатын-кызларга ирләрен канатландырырга, зур эшләргә рухландырырга, аңа уңышлы кеше булырга ярдәм итү турында интервью бирү хыялым бар. Миңа профессиональ спортта авыр сүзләр әйтүчеләр, күңелне яралаучылар, аяк чалырга тырышучылар булса да, тренерларым мине гел алга барырга, егылсам, торып басарга өйрәттеләр. Мин әлеге күнекмәләрне бүген тормышымда да кулланам. Спорт юнәлешендә эшләвемне дәвам итеп, якын киләчәктә балалар өчен гимнастика клубы ачу ниятем дә бар. Әмма мин әлегә ныклап Ришат белән шөгыльләнәм, үземнең аңа кирәк булуымны беләм. Башка хатын-кызларны да ир-атларын гел тәнкыйтьләп тору урынына мактап, үсендереп, уңышка ирешергә ярдәм итәргә өйрәтер идем. 

Ришат соңгы вакытта яхшы якка үзгәрде. Әмма бездән көнләшүчеләр дә юк түгел. Иң мөһиме — андый кешеләргә карап төшенкелеккә бирелмәскә, бары тик алга барырга кирәк.

Ришат өйдә нинди? Сәхнәдәге кебек үк җитдиме?

Җитди Ришат — ул сәхнә образы гына. Ә чынлыкта мин аның юморыннан көлеп үләм. Нигә сөйләмисең боларны концертларың вакытында дип ачуланам да инде. Халык синең гадәти тормышта да нинди икәнеңне белергә тиеш, дим. Ә Ришат бик оялчан, «Миңа килешми андый әйберләр», — дип кенә котыла. Мин бөтенләй икенче Ришат белән яшим. Гастрольләр белән йөргәндә дә гримеркада анекдотлар сөйләп төркемне көлдереп бетерә. Артистларга бик оста пародияләр ясый. Ләкин сәхнәдә кире шул җитди образга кайта. Салават абый мәктәбен узган җырчы ул.

Аның белән гел төрле маҗараларга очрап торабыз. Әле Яңа елдан соң булган гастрольләр вакытында бер кызык хәл булды. Ришатка бер пачка сыйфатлы, матур трусиклар сатып алган идем. Яңа елдан соң биш көн концерт куйдык, шул биш концертта да трусигының алдын артка киеп чыкты. Гримеркада костюмнарын кидергәндә игътибар итә идем. «Әй, ярар, күз тимәскә әйбәт булыр», — дип көлеп, шул килеш киенеп, чыкты да җырлады, чыкты да җырлады. Биш көнне дә концертка шулай алдын артка кигән трусик белән барды. Аның каравы, концертлар чыннан да уңышлы узды.

Ришатның «Пирамида» концертлар залында узачак «Миңа 33» туган көн концерты турында кыскача әйтеп үтегез әле. 

«Пирамида»да сольный концерт уздыру Ришатның яшерен хыялы иде. Чөнки ул залның арендасы да бик зур, башка кыен яклары да бар. Ләкин без тәвәккәлләп карарга уйладык. Бу туган көн концерты гадәти концерт кына түгел. Бик кызыклы сценарий төзедек, үзенчәлекләргә бай булачак. Мин үзем концертыбызда тамашачы өчен дә, Ришатның шәхсән үзе өчен дә сюрприз әзерләдем. Сюрпризлар ясарга бик яратам.

Планнарыгызга бәби алып кайту дигән пункт та өстәлмәдеме әле?

Ул турыда гел сөйләшеп торабыз. Әле Ришат беркөнне үзе дә: «Өйләнешкәнгә ярты ел узды бит, бәби алып кайтырга вакыт түгелме икән?» — дип сүз башлады. «Пирамида”дагы концертыбызны уздырып җибәрү белән бу турыда ныгытып уйлый башлаячакбыз.

Рәхмәт, Эльмира, сезнең гаиләгә уңышлар телибез!

Комментарийлар (6)
Калган символлар:
  • 17 сентябрь 2023
    Исемсез
    Бәхетле, тулы гаилә булып яшәгез! Ришатның җырларын яратып тыңлыйм! Мөнҗия.
  • 22 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Молодец сенелем. Ирне ир иткэндэ хатын-кыз, юк иткэндэ хатын кыз. Бэхетле булыгыз. Амин!
  • 6 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Ураза,мечеть всё это хорошо конечно, но это ваше личное, об этом обычно не рассказывают публично.Удачи вам!
  • 27 июль 2022
    Исемсез
    Бик охшады,бикбулган,бик топле Эльмира!Бэхет кенэ телисе кала.👍😍♥️
  • 23 июль 2022
    Исемсез
    Эльмира бик яхшы акыллы кыз, мин аны белэм узе чибэр узе акыллы. Унышлар сина, бэхетле тормыш, мин сине яратам 😘
  • 10 май 2022
    Исемсез
    Буген эчми котылса нерсе эшлер икен
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100