«Сөйләшү кирәк»: Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдиновның гаугасы турында | intertat.tatar

«Сөйләшү кирәк»: Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдиновның гаугасы турында

Казанның танылган психологы Рамил Гарифуллин һәм Рамил хәзрәт Юныс татар эстрадасындагы хәлләргә карата фикерләре белән уртаклашты.

Татар эстрадасы йолдызлары Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдиновның аерылушуы турында берәү дә ишетми калмады кебек. Татар эстрадасы йолдызлары гаиләдә эйтелгән ямьсез сүзләрне дә, матур булмаган гамәлләрне дә, 10 ел буена кичерелгән хисләрен дә халык хозурына ачып салды. Кемнәргәдер кызык вакыйга, кем өчендер бик кызганыч хәл.

Һәрдаим кеше күзе алдында яшәгән, иҗат иткән, мәдәният-сәнгать аша халыкны матурлыкка, чисталыкка өйрәтүгә алынган затлар өчен мондый гамәлләр килешлеме? Бу гаугага карата дин әһеле һәм психологларның фикерләрен барладык.

«Авырлыкларны кешегә чыгару культураның бер өлешенә әйләнеп бара»

Рамил Гарифуллин, КФУның Психология һәм белем бирү доценты:

Хәзерге заманда ызгыш-талаш, сугыш форматы яхшы тираж бирә. Беренчедән, җырчыларның үз-үзләрен шулай тотышын моның белән бәйләргә була. Махсус уйлап чыгарылган скандаллар җырчыларның рейтингын бик әйбәт күтәрә. Федераль дәрәҗәдәге традицияләр Татарстанга да килеп җитә.

Менә мин моңа кадәр алар турында бөтенләй белми идем. Менә бу гаугадан соң Татарстанда Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдинов дигән җырчылар бир икәнен беләм хәзер.

Икенчедән, барлык «болячка» — авырлыкларны кешегә чыгару инде культураның бер өлешенә әйләнеп бара. Федераль каналларның рейтинглы тапшыруларында да артистлар алдан бирелгән сценарий буенча «тормыш”ларын уйный. Бик зур акчаларга. Аларның күбесе уйлап табылган. Ә кайвакытта «йолдыз»лар үз тормышларында булган вакыйгаларны матбугатка сата.

Бигрәк тә хәзер — пандемия вакытында күпләр тамашачыларсыз калды, артистларның рекламалары азайды. Хәзер скандал форматына кереп китүчеләр яхшырак күренә, иҗади кешеләр мондый вакытта шулай төптә калмаска тырыша.

Ә аларның гаилә хәлләренә килгәндә, ир белән хатынның хәлен, дөреслекне берәү дә белми. Әлегә фактлар да, шул фактларга бәя бирә алырдай эксперт фикерләре дә, шаһитлар да юк. Гаиләдә нәрсәләр булганын сөйләргә алынган туганнар да күренми. Хәзер җырчылар үзләре үз-үзләре турында сөйли. Әлегә бу ызгыш проектка гына охшаган.

«Аерылышу турында тамашачыга сөйләү — хисләрне тулыландыруның бер юлы»

Казанның танылган икенче бер танылган психологы үзенең исемен әлеге гауга, ызгыш-тавыш белән бәйләмәүне үтенде.

«Иҗади кешеләргә һәрдаим кайдан да булса адреналин алырга кирәк. Андый кешеләргә һәрвакыт якты эмоцияләр, иҗат өчен илһам чыганагы кирәк. Алар аны сәхнәгә чыгып, халык алдында чыгыш ясап та тулыландыра. Аерылышу, гаиләне таркату турында тамашачы хозурына сөйләү — хисләрне тулыландыруның бер ысулы. Гадәттә кешеләр адреналинны спорт белән шөгыльләнеп, тауга менеп, суда йөзеп тулыландыра. Кемдер мондый юл сайлаган. Гаилә таркалгач, кеше таянычын юлгалта, шуңа аны читтән — халык арасыннан эзли башлый. Интернетта да ике якның да яклаучылары табылгандыр.

Әлеге кешеләрнең мөнәсәбәтләренә бәя бирәсем килми, һәм бу дөрес тә түгел. Мин алар белән сойләшмәдем, алар миңа үзләре мөрәҗәгать итмәде. Бәлки, алар бөтенләй пиар белән шөгыльләнәдер. Гаилә ул — диалог, анда бар да утырып сөйләшеп хәл ителергә тиеш», — ди, белгеч.

«Әрләшмәгез, хәлегез бетәр!»

Рамил хәзрәт Юныс, дин әһеле, соңгы вакытларда гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү белән актив шөгыльләнә:

Аерылу үзе Аллаһы Тәгаләнең яратмаган хәләл гамәлләреннән санала. Әлбәтта аерылу ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан рөхсәт ителгән, Коръәни Кәримдә «Талак» дигән махсус сүрә бар. Кагыйдә итеп Аллаһы Тәгалә әйтә: «Аерылган вакытта да дус булып кала белегез». Бигрәк тә арада балалар булган вакытта. Дус булып! Кеше булып! Гаилә тормышың булмады икән, матур гына, хәерле итеп кенә аерыла белегез, ди. Бу мөселманча була.

Өченчедән, Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Әрләшмәгез, хәлегез бетәр!» Ягъни, дәрәҗәгез төшәр, ди. Татар халкының шундый күренекле шәхесләре, бөтен дөньяга чәчелеп, гайбәтләрен һәм, бигрәк тә, ир белән хатын арасында булган серен бөтен халыкка фаш итүе — олуг гонаһлардан санала.

Шуңа күрә, мөселман гаиләсе, һәрвакыт үзенең серен, нинди генә булса да, аны арада калдырыга тиеш. Чөнки «Бәкара» сүрәсендә Коръни Кәрим әйтә: «Сез бер-берегезгә кием-күлмәк кебек булыгыз. Кием — күлмәк тә кешенең тиешсез, кешегә күрсәтергә оялган булган урыннын яшереп куя да, кешенең матур кыяфәтен генә күрсәтә. Ир белән хатын да нинди генә әшәкелекләр булса да, кешегә аны ачу Коръән буенча тыелган.

Бу хәл ток-шоуларның, бөтен дөньяга фаш ителүләрнең бер шаукымының җиленә буйсынган безнең мескен татар холкында инде. Шуның белән реклама ясау, тавыш күтәрү. Шәт, подписчикларын да арттыру нияте бардыр? Без дә инде кайватытта шуңа бирелеп китәбез дә, аларга ул күңелләренә рәхәтлек бирәдер. Бу — менә подписка артты, менә безне укыйлар, менә безне карыйлар, дип, ягъни, ниндидер дөньяви, ниндидер үзенең нәфесенә буылып, әдәп-әхлакны артта калдыруның зур мисалы. Башка бернәрсә белән дә аңлатылмый.