Сочи, авыл, яңа йорт һәм иҗат турында: артистларның җәе ничек уза?

Бөтен дөньяның астын өскә китергән, аеруча сәхнә халкына кырын суккан коронавируслы елның җәе үтеп бара. Җырчыларны озын «каникуллар» арытканмы? Җәйне ничек уздырганнар? Кайларда, ничек ял иткәннәр? «Интертат» хәбәрчесе артистларның хәлләрен белеште. 

Фирдүс Тямаев: «Тиздән бөтен татар дөньясы шаулап, мине сөйләячәк»

Фирдүскә, ничә шалтыратсаң да, зарланганын ишетмәссең. «Аллага шөкер» дип кенә тора. Җырчы җәенең бер генә бушка үткән көнен дә хәтерләми.  

«Мин быел Казан янында өй сатып алдым. Аның эчендә бернәрсә дә юк иде. Коронавирус башланып, карантинга китү белән, төркемемдәге егетләргә эш булды. Җәй буе шунда ремонт ясадык. Төзүчеләр булмасак та, кулыбыздан килгән кадәрен үзебез башкарырга тырыштык.

Нурлатта йортыбыз бар. Казан тирәсендә үз өем белән яшәү минем хыялда күптәннән бар иде. Казандагы фатирыбызны саттык та, шушы өйне алдык. Фатирда тора алмыйм мин. Төнлә торып йөрү гадәтем бар. Тиз генә гаражга чыгып керәм, мунчага барып киләм. Мунчага да, бер ияләнгәч, гел керәсе килеп кенә тора. Дусларга бит бер барасың, ике барасың, ә үзеңнеке булса рәхәтрәк. Авыл кешесен үзенең тамырлары тарта инде аны. Агач бурадан мунча бастырдым. Йорт эчендә үземә кечкенә генә бер бүлмә ясап, синтезаторны, баянны кертеп куйдым. Шул бүлмәдә рәхәтләнеп ике көй яздым инде. Пандемия дип елап яткан юк. Дуслар булыша. Бер әйбергә дә кайгырмыйм, бер нәрсәгә дә борчылмыйм.

Әле өч көнгә Сочига барып кайттык. Резидәне күңел ачтырасым килде. Балаларны әбиләренә калдырып чыгып киттек. Билет бәясен генә түләп, дусларда тукталып, зурдан купмыйча ял иттек.

Иҗат эшем тукталып тормый. Шушы арада яңа җырым чыгачак. Бөтен татар дөньясы шаулап күтәреләчәк. Мине сөйләячәкләр. Ни өчен сөйләячәкләрме? Анысын җыр чыккач, бер атнадан белерсез.

Бәйрәмнәр башланып китте. Йөз мең түләсәләр дә, ике йөзне түләсәләр дә — төркемемне үземнән калдырмыйм. Эш хакларын бермә-бер арттырдым. Бер мәҗлестән һәрберсе 5 меңнән дә ким булмаган эш хакы алалар. Аена керемнәре 30 меңнән дә ким булмасын инде дим», — ди Фирдүс.

Илсөя Бәдретдинова: «Яңа концерт программамны әзерләп бетердем»

Илсөя Бәдретдинованың җәйге ялы иҗат белән үтеп киткән. Шактый җырлар яздырып, яңа концерт программасын әзерләп бетергән. Кызганыч, җырчының борчулары да булып алган.  

«Апам авырып китте бит минем. Бу җәйне аның белән хастаханә юлларын таптадык. Хәзер хәле ярыйсы, Аллага шөкер, апам бирешә торганнардан түгел.  

Авылга кайтып та әллә ни эшләр кырып булмады быел. Апай белән кайтып-китеп кенә йөрелде. Быел ял итәргә баруларны планлаштырмадым.

Яңа концерт программамны әзерләп бетердем. Миңа калса, бик шәп кенә килеп чыкты ул. Шактый яңа җырларым дөнья күрде. Ике клип төшердем. 

«Нәрсә җитми сиңа, күңел?» җыры ямансурак килеп чыкты бит инде. Тиздән «Балачак» дигәнен тәкъдим итәчәкмен. Төшерер алдыннан төркемдәшләргә шалтыратып әйттем: «Чормага менеп, иске чемоданнарыгызны алып төшегез, бала чагыгызны, яшьлегегезне хәтерләткән әйберләрегезне тутырып алып килегез», — дидем. Нәрсәләр генә юк иде ул әйберләр арасында! Көлеп, хәлебез бетте. Төнгә кадәр төшердек. Бик кызыклы клип булырга тиеш. 60-70 еллар модасы буенча киенеп, бөтен атрибутларны шул чорларга туры китереп сайладык. 

Улым Нариман каникулда. Быел 11 сыйныфка бара. Башка елларда кино һәм режиссерлык буенча «Алга» дигән лагерьга йөри иде. Быел ул лагерь булмады. Аңа карап, моңсуланып ятмый. Спорт белән шөгыльләнеп, дуслары белән бик күңелле үткәрә җәен», — дип сөйләде Илсөя Бәдретдинова. 

Данир Сабиров: «Сочида ял итеп кайттык»

Данир Сабиров, гаиләсе белән кояшта кызынып, диңгез күреп кайтырга өлгергән. 

«Җәй уртасында Сочига барып, бер атна ял итеп кайттык. Диңгез буендагы ялларга без һәрвакыт балалар белән барабыз. Күп йөрелә торган, мәсәлән, Европага сәяхәт булган очракта гына балалар өйдә кала. 

Сочида атмосфера тыныч. Без барганда халык күп иде. 

Иҗатны читкә куймадык. Әкренләп концертларга әзерлекне башлап җибәрдек. Мин быел үземнең беренче моноспектаклемне куячакмын. Кыскача әйткәндә, мин сәхнәдә берүзем генә чыгыш ясарга җыенам. Җырсыз, бары тик пародия һәм биюдән генә торган спектакль булачак ул. Сюжет линиясе белән. Минем чыгышлар экрандагы башка артистларның чыгышлары белән үрелеп барачак. Ягъни, мин кием алыштырырга кереп киткән арада, спектакль экранда дәвам итәчәк. 

Бу яңа концерт программасы түгел. Мин аны Казанда айга бер тапкыр куярга ниятлим. Берәр театр сәхнәсендә, микрофонсыз куелырга тиеш бу спектакль. Баш режиссеры — Марсель Мәхмүтов», — дип сөйләде юмор остасы.

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Коронавируска ышанам»

Ландыш Нигъмәтҗанова җәйге ялны гаиләсе белән авылда, үз йортларында уздыра. 

«Җәйге ялыбыз бик гади генә итеп үтеп бара. Вакытыбызны күбесенчә авылда уздырырга тырышабыз. Ял да итәбез, эшлибез дә. Чөнки юбилейлар, туйлар башланып китте. Чакырган җиргә бик теләп барабыз. 

Балалар да үзебезнең яныбызда ял итәләр. Җәй көнендә аларны балалар бакчасына йөртмибез. Көн бакча-йорт мәшәкатьләре белән уза да китә.

Быел ял итәргә җылы якларга баруны планлаштырмадык. Чикләр ачылса да, бармас идем. Чөнки мин коронавируска ышанам. Миңа үземнең һәм гаиләмнең сәламәтлеге кадерлерәк», — ди җырчы.

 «Үгезләр симерттек, бәби ясау өстендә эшләдек»

Зинира һәм Ризат Рамазановларның гаилә тормышында бу җәйдә бер мөһим вакыйга булырга охшап тора. 

«Зинира да, мин дә тәмле итеп бәлеш пешерергә өйрәндек. Бәби ясарга тырыштык. Тиздән яңалыклар билгеле булмагае. Ә, юк, котларга ашыкмагыз әле. Ясарга тырышалар дип кенә языгыз. Беренче максат — бәлеш пешерергә өйрәнү, икенчесе — бәби ясау иде. Беренчесен булдырдык бит, икенчесенә дә ерак калмагандыр дип уйлыйм», — ди Ризат, уенын-чынын бергә кушып.

«Соңгы арада баштанаяк эшкә кереп чумдык әле. Аңа кадәр бер ай Зинираның туган яклары — Башкортстанда, бер ай Сабада ял иттек. 

Әти-әниләр янында эш белән ялны берләштереп уздырдык. Җиләк-гөмбә җыеп, бәрәңге эшкәртеп, печәннәр әзерләп үтеп китте җәй. Чит илләр турында уйламадык та. 

Пандемия башлангач та, февральгә кадәр барачак икән дип әйткәннәр иде аны. Мин шуңа күрә хәстәрен алдан ук күрдем. Әти-әниләргә икешәр үгез алып кайтып бирдек. Башкортстанда — ике, Сабада ике үгез үсә. Җәй көне шуларга азык әзерләдек, икмәк юнәттек.

«Ялга килгәндә, Зинираның туган яклары — Караидел бик матур як. Кеше: «Сез Караиделдә ял итәсездер инде дип әйтә иде. Ә без анда кайтып, баш күтәрмичә эшлибез. Безгә дә ярыйдыр бер дип, әби-бабайларны алып, яр буенда рәхәтләнеп ял иттек», — дип сөйләде Ризат Рамазанов.

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Өйләнү исәбем юк түгел»

Ришат Фазлыйәхмәтов үзенең җәен туган авылында витаминнар ашап, коронавирустан качып уздырган.

Быелгы җәй туган авылым — Мари Эл республикасының Мазарбашы авылы белән Казан арасында йөреп үтте. Алты-җиде яңа җыр яздырдык. 

«Быел өйләнү исәбем юк түгел. Сөйгән кызым белән туй турында уйлыйбыз. Әлегә кайчан икәнен әйтмим. 

Быел чит илләргә чыгып булмас. Артык еракка китмичә генә күңелебезне күтәрергә тырышабыз. Әле Уфа якларында дуслар, туганнар белән очрашып, әйбәтләп ял итеп кайттык», — ди җырчы.

Ришат Төхвәтуллин: «Ике сезонлык җырлар әзер»

Ришат Төхвәтуллинның үзе белән элемтәгә керә алмадык. Администраторы Илгиз Ришатның үзе белән бергә ял иткән, ахры. Җырчының ялы турында һич икеләнмичә сөйләде. «Ришат бу җәйне бик нәтиҗәле үткәрде. Инде ике сезонлык җырлар яздырып куйды. Ял итә, спорт белән шөгыльләнә. Чит җирләргә чыгып йөрмәде. Әти-әнисе, туганнары янына Башкортстанның Карамалы Гобәй авылына кайтып ял итте. Караидел якларында булды. Дуслары белән табигать кочагына чыкты, Юрүзән елгасында йөзде (Сплав)», — диде ул. 

Дилә Нигъмәтуллина: «Хуҗабикә булу — минем эш түгел икән»

Дилә Нигмәтуллина бу елны үзен тулысынча хуҗабикә буларак сынап караган. 

«Җәй быел бик үзенчәлекле үтте инде, нәрсә әйтәсең. Мин, блогерлыкны санамаганда, иҗаттан башка әйбер белән шөгыльләнмәгәч, җырчыга бик авыр икән эшсез утыру дигән фикергә килдем. Шуның өчен җәй бушка узды дисәм була. Үземне хуҗабикә ролендә сынап карадым. Минеке түгел икән ул. Кире иҗатка, концертларга бай тормышка әйләнеп кайтасым килә.

 Ялларны авылыбызда гына үткәрдек. Кызыбыз Сәфинә дә үзебезнең янда булды», — дип сөйләде җырчы.

Рамил Шәрәпов: «Эшлибез, тормыш йөген тартабыз»

Рамил Шәрәпов: «Ник артист булдым икән дип үкендем быел», — дип шаяртты. 

«Бу дөнья галәмәтләре безнең кебек артист халкына көрәк сабы белән биргән кебек булды. Хәзер менә эретеп ябыштыручыга укыган булсам икән дип үкенеп утырам. Сәхнә, тамашачы, концертлар нык сагындырды. Берәр кайчан бөтенесе дә җайланыр дип көтеп утырыш. 

Без Казанда яшибез. Ләкин җәй буе авыллар арасына тузан төшермәдек. Буа районына әти-әниләр янына кайтып йөрибез. 

Малайны логопедка йөртәбез. Яңа уку елына әзерлибез. 

Ял итәргә беркая да бармыйбыз быел. Күңелдә тынычлык булса гына иркенләп ял итеп була ул. Төшенкелеккә бирелмибез, алай да. Эшләргә, тормыш йөген тартырга кирәк. Җайланыр барысы да, Алла теләсә», — ди юмор остасы.

Булат Бәйрәмов: «Гаиләбез белән Кырым якларын карап кайтасыбыз килә»

Булат Бәйрәмов бу җәйдә туган җиребездә дә ял итү өчен менә дигән матур урыннар булуны ачыклаган. 

«Безнең тормыш инстаграмда күренеп бара бит. Җәй ялларсыз гына үтеп китте. Бәлки Кырым якларына барып кайтуны планлаштырырбыз. Дуслар, танышлар безне кызыктырып ял итеп кайттылар. Ләкин хәзер атна саен бәйрәмнәр-мәҗлесләр башланып китте. Ялга җыенсаң, ун-унике көнгә чыгып китәргә кирәк. Чөнки барып кайту өчен генә дә дүрт тәүлек вакыт кирәк булачак. Гаиләбез белән машинага төялеп, иркенләп Кырым якларын карап кайту нияте юк түгел. Без анда Ләйсән белән 2005 елда булган идек. 

Болай без Казанда инде. Шушы арада Алабугада Шайтан каласында булып, шул якларга хозурланып кайттык әле. Ләйсәннең әти-әниләре элек Алабугада торалар иде. Кызыбыз Таңсылуның кечкенә чакта бу шәһәрдә төшкән фотолары бик күп. Таңсылуга шуларны күрсәтеп, хәзергесе белән чагыштырып йөрүләре кызык булды. 

Ике көнгә мари урманнарындагы Яльчик күленә барып ял иттек. Ул бик чиста күл икән, чөнки анда хәтта моторлы көймәләрне дә кертмиләр. Күлне май-ягулык агудан саклыйлар. Ишкәкле көймәләр белән йөзәргә генә рөхсәт ителә. Күл экологик тыюлык зонасына керә. Пляжы чиста, комлы. Балаларга да бик рәхәт булды. Соңгы эссе көннәрне шул күлдә эләктереп калдык. Үзебезнең тирәдә дә матур урыннар бик күп. Коронавирус булмаса, һаман күрмичә йөрер идек әле шуларны дип уйладым. 

Балалар җәйге лагерьларга барырга тиеш иде, җибәрмәдек. Үзебезнең янда эш җитәрлек, бала карашырга да кирәк. 

Әле менә Әгерҗе һәм Мөслим якларын әйләнеп кайтасыбыз калды. Үлгәннәрнең каберләренә зиярәт кылып, туганнар белән күрешәсе бар.

 Мөнир Рахмаев: «Ял итәргә барыр идек, кызыбыз бәләкәй»

Мөнир Рахмаевның да җәе бик нәтиҗәле үтеп бара. 

«Беренчедән, минем быел кызым туды. Бәләкәй бала белән эш җитәрлек, үзегез беләсез. Икенчедән, әти-әниләргә Биектауда йорт җиткердек. Бөтен буш вакытым шунда үтә. Бригадалар чакырып, төзеп бетердек. Хәзер эчендәге ремонт эшләрен төгәлләп киләбез. Алла боерса, сентябрь ахырларында күченерлек булыр дип уйлыйм. 

Кафе-рестораннар ачылды бит инде. Шуңа күрә иҗат эшенә кире әйләнеп кайттык. Туйлар-юбилейлар гөрли. Атнасына берничә мәҗлес алып барырга туры килә. 

Бу җәй көнендә ял итәргә, табигать кочакларында йөрергә вакыт булмады. Менә бераз бушагач, Болгарга барып, андагы матурлыкны күреп кайтасым килә. Кырым якларына чыгып китүдән дә баш тартмас идем, ләкин әлегә кызыбыз Асмира кечкенә. Бәлки киләсе елга планлаштырырбыз», — диде Мөнир. 

Иркәгә дә шалтыраттык. «Мин бернинди темага да комментарийлар бирмим, сөйләмим», — диде. Аның белән бер-беребезгә хәерле яллар теләп саубуллаштык.