Җырчы Ринас Әхмәтов: «Балаларны ташламадым, хатынны алыштырдым»

Казан сәхнәләреннән әле ерак торса да, Яр Чаллыда уңышлы гына эшләп килүче җырчы, «Алтын Барс» лауреаты Ринас Әхмәтов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

«Ай, тәмле исле духи! «Версаче» сибәсең әллә?» — дип, күптәнге танышын очраткандай килеп керде Ринас Әхмәтов. Әңгәмә вакытында да эреләнеп тормады, бер нәрсәне дә яшермичә, ачылып сөйләде.

Ринас Рифкатович, сез һәр елны концертларыгызны туган көнегез — 13 мартка туры китереп куясыз. Бу, артист буларак, сезнең үзенчәлекме?

Эшли башлаган чорда, берничә ел рәттән, очраклы рәвештә концертларым март аена туры килде. Соңрак инде бу традициягә әйләнеп китте. Халык та концертларымның март аенда булуына ияләнде. Ләкин бу махсус туган көнгә атап эшләнгән әйбер түгел. Гомумән, 13 саны минем арттан гел ияреп йөри. Гастрольләргә яки ял итәргә баргач, кунакханә номерларына 13 саны кергән була, солянка концертларында еш кына 13нче булып чыгыш ясыйм. Ипотекага алынган фатирыбызның документларын 13 апрельдә тутырдык. Беренче алган машинамның номеры да 13е көнне кайтты. 13 — минем бәхетле саным.

Концертлар вакытында залны тутыру проблемасы бармы?

Менә, проблема дип, үзегез өстенә бастыгыз. Хәзерге заманда популярлык җитеп бетмәсә, касса аша билет сатып кына зал тутыру авыррак шул.

Аны ничек хәл итәсез?

Зал тулып бетмәгән очракта, шәһәребез оешмаларындагы таныш директорлар, дус-ишләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә.

Сольный концерт оештырганда чыгымнар күпме?

Төп финанс чыгымнары концерт программасында яңа җырлар ишеттерү өчен китә. Аранжировка ясата башласаң, 10-20 мең кирәк. Җыр сатып алыйм дисәң, кемдер 5 меңгә сата, кемдер — 15, кемдер 50 меңгә бирә. Үзем композитор булгач, миңа, әлбәттә, җиңелрәк. Ләкин кайбер җырларны сатып та алырга туры килә. Бер җырны тулысынча ясатыр өчен, ким дигәндә, 20 меңеңне чыгарып салырга кирәк. Концерт оештыруның авырлыгы шуннан башлана.

Җырларны заказга язасызмы?

Язам, күпчелек шул заказга эшлим дә инде. Кемдер әзер җырымны бартер формасында ала, кайсыдыр үзе җырның темасын, стилен күтәреп килә.

Илһам килмәгән килеш заказга көй язу кыен түгелме?

Җырчы үзе әзер шигырь белән килгәндә авыр түгел. Чөнки миңа артистка көй ошармы икән, дип кенә уйларга туры килә. Ә инде шигырен дә үзем сайлап, көен дә үзем язганда кыенрак. Ул чагында инде шагыйрь өчен дә борчылып утырам. Көе ошар, шигыре ошамас, дип.

«Чаллы артистлары арасында үзара көндәшлек башланды»

Сез үзегезне популяр җырчы дип саныйсызмы?

Мин үземне, гомумән, халык белми торган җырчы дип санамыйм. Әмма популяр мин, дип әйтергә дә иртәрәк әле.

Бүгенге эстраданың тулы заллар җыеп эшләүче Фирдүс Тямаев, Элвин Грей, Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин кебек артистларының популярлык сере нәрсәдә? Сез бу хакта ни уйлыйсыз?

Аның серен әйтеп булмый. Халыкка бүген нәрсә кирәк һәм нинди җыр кирәк икәнен беркем дә әйтә алмый. Элек Илһам абый, Әлфия апалар популяр булдылар. Аннары сәхнәне Салават Зәкиевич яулап алды. Бүгенге сәхнә, бәлки, Фирдүснекедер.

Сез алардан көнләшәсезме?

Минем беркайчан да артистлардан көнләшкәнем юк.

Башкала җырчылары арасында көндәшлек көчлерәк кебек. Чаллыда бу артык күзгә ташланмый.

Элегрәк Казан артистлары бездәге көчле дуслыкка көнләшеп, шаккатып карыйлар иде. Хәзер, кызганыч, безнең Чаллыда да башланды ул көндәшлек.

Ул ничек күренә?

Сөйләшеп утырганда да күренә, сәхнәдә чыгыш ясаганда да.

Талантның бер өлеше тумыштан, ди халык. Сезгә җыр-моңга хирыслык кемнән күчкән?

Әти-әнидәндер. Минем нәсел — моңлы нәсел. Әни ягыннан бабам мине биш яшьтә гармун уйнарга өйрәтте. Әткәй ягыннан әби-бабайларым да җырлаган. Без җиде бала туып үстек, барыбыз да җырчылар. Табын артында җырламыйча бәйрәм узганы юк. Шулардан зур сәхнәгә чыгып киткәне — миндер инде.

Төпчек малай булу рәхәтме?

Юк, рәхәт түгел, ялкаулык көчле миндә. Өлкән абый-апаларга салыныбрак яшәлде.

Әти-әниләрегез җырчы һөнәре сайлавыгызга каршы килмәдеме?

Әти-әнием сәләтем бар икәнен күрде һәм бу юлны сайлавыма бары тик шатландылар гына. Болар барысы да минем Чаллы музыка училищесына укырга керүемә, сәхнәгә юл алуыма беренче этәргеч булды.

«Ябык ишек»тән керә беләм»

Хыялыгыз бармы?

Иң зур хыялым — кинода төшү.

Хәзер татар кинолары күп чыга. Берәр рольгә тәкъдим итмәдегезме үзегезне?

Юк шул әле, өлгермәдем.

Сезнең җырлар «Татар радиосы»нда, «Яңа Гасыр» каналларында ротациядә торамы? Күбрәк кайсы каналлар белән эшлисез?

Бүген «Болгар» радиосы белән хезмәттәшлек итәм. Калганнары белән эшләр өчен кесә калын булу кирәк. Аңа барып җитәчәкбез, әлегә акча туплыйм. Шулай ук, инде икенче ел, Татарстанның халык артисты Виталий Агаповның продюсерлык үзәге белән эшлим. Ул минем җырларымны халыкка чыгарырга, ишеттерергә ярдәм итә.

Сезгә бу тормышта нәрсә авыр бирелә?

Миңа үземне җиңү авыррак бирелә. Төгәлрәк әйтсәм, ялкаулыкны һәм горурлыкны җиңү. Әгәр шушы ике сыйфатны җиңә алсам, алдымдагы ишекләрне ачарга җиңелрәк булыр иде.

«Ябык ишек»тән керә беләсезме?

Керә беләм. Яшь чакта бер абый әйткән иде: «Ишектән кертмәсәләр — тәрәзәдән кер, тәрәзәдән кертмәсәләр — тишектән кер», - дип. Әрсезлек бар миндә.

Сез кешенең нинди адымын кичермәячәксез?

Ике ел элек, бу сорауга җавап итеп, артымнан булган һәм булмаган гайбәтемне сөйләп йөрүчеләрне кичермим, дип әйтер идем. Хәзер андый кешеләргә битарафрак карый башладым.

«Эх, шуны эшләмәдем» — дип әйтерлек нинди үкенечегез бар?

Мөмкинлекләремне кулдан ычкындырган вакытларым күп булды. Хәзер аларны тормышка ашырыр өчен киртәләр күбәйде. Ләкин мин әле бөтенләй соң дип әйтмим.

Кулыгыздан нинди эшләр килә? Әгәр бердәнбер көнне тавышыгыз бетеп, артист булып эшли алмый башласагыз, нинди һөнәр белән көн күрәчәксез?

Бу сорау мине җырчы булып киткәннән бирле борчый. Җырчылар арасында кайберәүләренең булдыклылыгына шаккатам. Кемдер балта-чүкеч тотып рәхәтләнеп эшли, кемдер тимердән нидер ясый. Миндә андый һәвәслек юк. Заводка барсам да, эшли алырмынмы, юкмы, әйтә алмыйм.

Сез ничек ял итәсез?

Иң зур ялым — елга буенда балык тотып, гаиләм, балаларым белән, үзем ашарга пешереп, рәхәтләнеп утыру. Мин балыкчы түгел. Кармакны салып куям да онытам. Балык та юньләп эләкми миңа. Ләкин ялның кызыгы ул балыкта түгел. Балаларым шунда йөгереп йөрсә, тормыш иптәшемне ял иттерә алсам, шуннан тәм табам.

«Хатынны алыштырдым»

Сезне икенче хатынга өйләнгән дип сөйләделәр. Беренче гаиләгез ни өчен таркалды?

Сәбәбе нидә микән… Вакыты җиткән, мәхәббәт уты сүрелгән….Икенче мәхәббәтемне тапканмындыр.

Бу адымны ясавы авыр булдымы?

Авыр булды. Чөнки беренче гаиләмдә ике кечкенә кызым калды. Ләкин мин кызларымны ташламадым һәм ташламаячакмын да.

Икенче гаиләгездә балалар бармы?

Икенче гаиләдә өченче кызым дөньяга килде. Алсуның, үзенең дә, бер улы һәм кызы бар. Бүген балаларыбыз аралашып яшиләр, бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Олы кызым минем белән концертлар куеп йөри. Балаларым һәрвакыт әтиле булып үсәчәкләр.

Сез үзегезне яхшы әти дип саныйсызмы?

Яхшы әтиме, юкмы, үскәч әйтерләр. Үз ролемне тиешенчә башкарырга тырышам.

Балаларыгыз үсеп җиткәч сезне гаиләгезне таркатуда гаепли башласалар, ни диячәксез?

Ул турыда әлегә уйлаганым юк, вакыты җиткәч, җавабы табылыр. Уйлыйсым да килми. Беренче хатыным кызларыма минем турыда начар сөйләми, диләр. Мин дә аның турында начар сүз әйтмим. Безнең аралар суынуга балалар гаепле түгел.

Гайбәтләр күп булдымы?

Мин башта аклана идем. Һәрвакыт бер генә төрле җавап бирдем: балаларымны ташламадым, мин хатыннан киттем, хатынны алыштырдым. Хәзер инде гайбәтләргә исем китми. Халык та тынды.

Фатирны бүлдегезме?

Бу процесс бара. Хәзер беренче хатын аны сатып, аннан күченә. Икенче фатир алачак.

Кызларыгызны атнага ничә тапкыр күрәсез?

Көн дә очрашкан да бар.

«Бер тормышка ике язмыш сыяр әле»

«Кабат туам» дигән җырыгызда «Бер тормышка ике язмыш сыяр әле» дигән сүзләр бар. Бу шигырьгә көй күңел халәтегезгә туры килә торган булганга тудымы әллә?

Юк, бу берәү өчен заказга язылган җыр.

(Ай-һай, шулай микән)

Алимент түләгәч, хәзерге гаиләгездә акча җитми дип тавыш чыкмыймы?

Акча беркайчан да җитми инде ул. Ун мең эшләсәң дә, миллион эшләсәң дә җитми.

Яңа хатыныгыз сәхнә өлкәсендәге кешеме?

Юк, гомумән, сәхнәдән ерак ул.

Сез - өч кыз әтисе. Малай сөясегез киләме?

Әхмәтов фамилиясен калдырыр өчен дисәм генә инде. Мин инде кызлар әтисе булырга өйрәнгән. Малай әтисе түгелдер мин.

8 мартка хатыныгызга нәрсә бүләк иттегез?

Үзе теләгән, күптән хыялланган кием. Төсен дә туры китереп ала алганмын. Бик ошатты. Концерт куеп кайтуыма шул киемне киеп каршы алды мине.

Тормыш иптәшегез пешергән әйберләрдән иң яратып ашаганы нәрсә?

Кыстыбый. Аның кебек итеп аны беркем дә пешерә алмый. Башка хатын-кыз пешергән ризыкларны әнкәйнеке белән беркайчан чагыштырмый идем. Алсу пешергән кыстыбый әнкәйнекен дә уздыра.