1990 еллардагы популяр җырчы Әлфия Җәлалова: «Сәхнәдән китү авыр булды» | intertat.tatar

1990 еллардагы популяр җырчы Әлфия Җәлалова: «Сәхнәдән китү авыр булды»

Үз чорында бик популяр булган Чаллы җырчысы Әлфия Җәлалованы күпләр хәтерлидер. Интернет дөньясы һәм бүгенге шоу-бизнестан бик еракта торган җырчыны эзләп табу җиңел булмады. Бу сөйләшүдән соң Әлфия апа күңеле белән һаман да сәхнәдә калган әле дигән фикергә килдем. 90нчы еллар сәхнәсендә…

«Сәхнә әрсезләрне ярата…»

Әлфия апа, ни өчен сезнең иҗат юлы Чаллыда башланды? Казанда сәнгать кешесе өчен мөмкинлекләр күбрәк кебек.

Мин театрны бик ярата идем, яшүсмер вакытымда театрга гашыйк булдым. Ленин исемендәге мәдәният сараенда Рифкать Бикчәнтәев театр түгәрәге ачып җибәргәч, мин, канатланып, шунда йөри башладым. Тавышым матур икәнлекне күреп алып, вокал юнәлешен дә үстерергә киңәш иттеләр. Шул вакытта әнием бик каты чирләп китте. Апамның ике яшь баласы булгач, әнине миңа карарга туры килде, эшкә урнаштым. Театр турындагы бөтен хыялларым челпәрәмә килде. Шулай да сәнгатьне ташлап бетермичә, эштән соң «Меховщик» дигән мәдәният йортында җыр түгәрәгендә шөгыльләнә идем.

Чаллыда «КАМАЗ» төзелеше башлангач, без җыр түгәрәгенә йөрүчеләрне, агитбригада оештырып, заводның нигезенә беренче таш салу тантанасына җибәрделәр. Әле юллар юк вакыт. Килеп төштек Чаллыга пароход белән. Аякта тездән сапогилар. Мондагы пычраклык… Концерт куя торган сәхнә булмагач, чыгыш ясарга егетләр яши торган тулай торакка алып килделәр. Безнең яшь, матур чагыбыз. Әй, карыйлар инде безгә кызыгып егетләр, куллардан тоталар, җибәрмиләр. 

Казанга кайткач, әни: «Ничек анда КАМАЗ төзелеше, кызым?» — ди. «Әй, әни, гомердә бармыйм мин анда. Андагы пычраклыкны күрсәң, андагы егетләрнең әрсезлеген күрсәң», — дим. «Беркайчан да» дип әйтергә ярамый икән. Менә язмыш! Китерде дә ташлады мине Чаллыга. Һәм мин гомер буе шушы Чаллыга гашыйк булып яшәдем, бер тапкыр да Казанга китәсем килмәде. 

Чаллыга күченгәч, фатир да тизрәк бирерләр дип, ирем белән «Ремонт-инструментлар заводы»на эшкә урнашкан идек. Станокта эшләргә өйрәндем хәтта. Кабат завод эчендә үземнең ансамблемне оештырып җибәрдем. Эшчеләр арасында Рәдиф Наҗаров исемле, музыка училищесын бетереп килгән, профессиональ дәрәҗәдә уйнаучы баянчы бар иде. Аны чакырдым. Шәһәрдән синтезаторда уйнаучы укытучы Фәвис Садриевны эзләп таптым. Җырлар язышырга ТЭЦта эшләүче тагын бер синтезаторчы егет килеп йөрде. Солистларыбыз Мансур Гатин, Илгизәр Мортазин белән дә шушында табыштык. Башка заводтан килгән Зилә Шакирҗанова исемле бик оста алып баручыбыз бар иде. Мәрхүмә инде ул хәзер, кисәк кенә аянычлы үлем белән китеп барды.

Ни өчен ансамбль «Сәяхәт» дип аталды?

Әле танылып өлгергәнче, безнең кассеталар ни рәвешледер Үзбәкстанга барып эләгеп, безне Үзбәкстан буйлап гастрольләргә чакырганнар иде. Шул китүдән Казахстанны да урап кайттык. Бик җылы кабул итеп, күтәреп алдылар безне ул якларда. Гастрольләр белән беренче чирканчык алуыбыз шулай булды. Иҗат юлыбыз сәяхәттән башланганга, исем эзләгәндә аптырашып тормадык — «Сәяхәт» булсын дидек.

Шушы «Сәяхәт» ансамбле белән популярлашып киткән вакытларыгызны искә алыйкчы. 

1990 еллар бу. Без кассеталар яздырып чыгара башладык. Шәһәр эчендә берничә концерт күрсәттек. Ә ул вакытта Чаллыда бик тә данлыклы «Сак-Сок» ансамбле эшләп килә иде. «КАМАЗ» дирекциясе канаты астында эшләгәч, егетләр дә булгач, аларны бик яхшы итеп күтәрделәр. Ә без нәрсә, без башлап кына килүче артистлар. Үзебезгә ышанырга туры килде.

Казандагы беренче концертыбызны филармониядә, икенчесен Камал театрында куйдык. Филармониядә безгә, аена 20 концерт бирү шарты белән, үзләренә эшкә керергә тәкъдим ясадылар. Килү белән мактаулы исем бирәбез, концертларны үзебез оештырабыз дигәннәр иде. Ә минем егетләр: «Без гаиләләрдән аерым яши алмыйбыз, даими эшебезне ташлап Казанга китмибез. Филармония аз түли, ничек яшәрбез», — дип каршы төште. Ә Филармония, чынлап та, тиеннәр генә түли иде ул вакытта. Барысын да уртага салып сөйләшкәч, Чаллыда калырга булдык. 

Әкренләп кассеталарыбыз таралды. Казанга әле телевидение, әле радиога чакыра башладылар. Вадим Усмановның тавыш яздыру студиясендә беренче җырларыбызны яздырдык. Аңа кадәр менә шушы бүлмәдә (Әлфия ханым фатирының бер бүлмәсен күрсәтә) үзебез яздыра идек. Аппаратурабыз иске. Яңа синтезатор, баян алыр өчен әллә никадәр эшләргә туры килде. Безнең чорда спонсорлар тапкан җырчылар рәхәт һәм бай яшәде. Ә спонсор табуы авыр иде. Миңа хатын-кыз буларак та авыр булды ул. Ир-атлар андый мәсьәләдә әрсезрәк була.

Сезнең бит сәхнә образыгыз, сөйләмегез, үз-үзегезне тотышыгыздан ук тыйнаклык бөркелә. Тормышта да шундый кеше булсагыз, ул да комачаулык иткәндер. 

Тыйнаклыгым миңа һәрвакыт кыенлыклар тудыра иде. Камал театрының директоры Шамил Зиннурович Закиров Казандагы концертыбыздан соң: «Әлфия ханым, син бик матур җырлыйсың, ләкин син артык тыйнак. Сиңа бик авыр булачак сәхнәдә юл яру. Сәхнә әрсезләрне ярата. Ә син башыңны артык түбән иясең», — диде. Ул сүзләр дөрес булып чыкты. 

«Бер артист ачыктан-ачык кимсетте»

Ул елларда сәхнәдә танылуның нинди юллары бар иде? 

Ул чорда сәхнәгә һәр кеше төрле юллар белән менде. Ә мин ояла идем. Карап тора идем үз сүзен әйтә белгән җырчыларга кызыгып. Габделфәт Сафин, Рөстәм Закировлар бик популярлашып китте ул вакытта. Рөстәм көр тавышлары белән сөйләп җибәрә, килеп керү белән бөтен кешене авызына карата.

Ә мин тырышлыгым белән ерып бардым. Бөтен эшне үз өстемә ала идем. Концертны үзем әзерлим, оештырам, аннары җырларга барам. Концерт администраторы алырга финанс мөмкинлекләребез җитмәде. Җыр белән генә шөгыльләнгән булсам, хәзер барысы да башкача булыр иде дип тә уйлыйм. Үз өстемә күп алуым сәламәтлегемә нык зыян салды, организмым биреште. 

Барысы артыннан үзем чабуым аркасында төрле кыен хәлләргә дә юлыга идем. Башкортстанга бара торган юллар бик начар әле ул вакытта. Уфа концертлары алдыннан билетлар сатылуын тикшерергә дип барганда, машина белән юл астына әйләндек. Баш мием селкенде, авария истәлеге булып менә монда эзе дә калды (битен күрсәтә).

Шул юл һәлакәте аркасында, иң күтәрелеп килгән вакытта бер-ике ел тынып торырга туры килде. Әллә күз тиде, әллә нәрсә булды. Мине бит шул хәтле яраталар, урамда танып: «Әнә, Әлфия Җәлалова бара», — дип пышылдашалар иде. 

Йолдызланмадыгызмы?

Юк, мин һәрвакыт гади булдым. Мин бит эшемне яратып эшләдем. Ләкин шулай танулары, халыкның үземне яратуын белү күңелгә рәхәт иде. Миңа хәтта башка төбәкләрдән — Самара, Оренбург, Пермь тамашачысы хатлар яза иде. Адресны белмәгәч, хатларны Чаллының мәдәният бүлегенә җибәрәләр. Алар миңа тапшыра. 

Популяр булсам да, мактаулы исемнәрем юк. Атказанган артист исеменә документларны әзерләп, мәдәният бүлегенә илткән идек. Ул документлар Казанга барып җитмәгән булып чыкты. Сәбәбен сорама, белмим.

Казан филармониясенә кергән булсам, исемне шунда ук алган булыр идем. Ансамблемне ташлап китәсем килмәде. Казанга китеп баруым — аларны сату, алдау булыр иде. 

Уңышларыгыз өчен борчылып, аяк чалырга теләүчеләр булган, димәк. Сәхнә өчен көрәш, көндәшлек күренә идеме?

Мин үзем сизми идем. Ә төркемемдәге егет-кызлар ишеткәли иде шәһәрдә минем турыда сөйләгәннәрен. Мине начар итеп күрсәтергә теләүчеләр, «Аның кадәр генә җырлаучылар була инде ул», — дип әйтүчеләр булган. 

Бер танылып килүче артистның ачыктан-ачык кимсеткәне булды. Чыгыш ясар алдыннан бик горур гына килеп кереп: «Нәрсә, бүген заводлар белән бергә җырлыйбызмыни?» — дигән иде. Безне түбән сортлы җырчылар итеп санап йөрде. 

Сәхнәдә кемнәр белән эшләдегез?

«Төзүче» клубында Гөлдания Хәйруллина, мин, Шәфәгать Салихов, Рөстәм Хәйруллиннар белән бергә бик рәхәт эшләдек. Соңрак Салават Фәтхетдинов килеп чыкты. 

Көндәш?

Юк-юк, ирләр тавышы миңа бөтенләй көндәш булмады. Бары тик бер моментны искә алырга кирәк. Сәхнәдә Гөлданиягә Рөстәм Хәйруллин, ә миңа Шәфәгать уйный иде. Салават килеп чыккач, Шәфәгать әйтте: «Әлфия, гафу ит, мин сине Рөстәмгә калдырам. Салават белән шөгыльләнә башлыйм», — диде. Шулай итеп алар китте үз юллары белән, ә мин үз юлым белән. 

«Кызыл карлар» — әкияти җыр иде»

Репертуар ничек сайлана иде?

Мин төп җырның сүзләренә игътибар итә идем. Җыр мәгънәле булырга тиеш. Сүзләрен бик яратып башкарган җырларым күп. Кайбер җырларның көйләрен үзебезгә яраклаштырып үзгәртә идек. Зиннур Сафиуллин «Син генә» дигән җырын минем кассетадан тыңлаган да, Чаллыдагы концертыбызга килде. «Минем җырны кәнфиткә әверелдергәнсең, Әлфия», — дигән иде. Аны без бераз үзгәртеп башкардык.

«Кызыл карлар», «Гомер юллары», «Бәхетле бул дисең дә син», «Күзләремә карап, иркәлә, бер ярат»… Тыңлый башлагач, сезнең бик күп популяр җырларыгызны искә төшердем. Ә кайсы җыр аша Әлфия Җәлалованы таныйлар иде?

«Туган телдә дәшсәм генә» дигән җыр «Сәяхәт»нең визит карточкасы иде. Кызганыч, ул җыр язмаларда сакланмаган. Безнең концертлар һәрвакыт шул җыр белән башланып китә, аудиоязмаларыбызда да иң беренче шул яңгырый иде. Соңрак без аны башкарудан туктадык, егетләр синтезаторда көен генә уйный башладылар.

Берәр җырның тарихына тукталыйк әле. 

«Кызыл карлар» җыры белән беренче тапкыр «Ел җыры» бәйгесендә катнашырга уйладым. Ә ул вакытта җырлар худсовет аша үтә. Ошатмадылар бит комиссиядәгеләр «Кызыл карлар»ны.

Кызыл карлар яугач та,

Йомарлап кар алгач та,

Кар аттым, кар аттым.

Карым үтте орынып, син карадың борылып,

Караттым, караттым. 

Күрәсеңме, җырда «кар аттым» һәм «караттым» сүзләре бар. Худсоветта утыручыларга шуның икесе ике сүз икәнлеген, җырның мәгънәсен аңлата алмадым. Йодрык сугып, үзем сүземне әйтә алсам, үтәр дә иде бәлки. Әле үпкәләп тә йөрдем үзләренә. «Кар аткач, мин борылып карадым да, сиңа гашыйк булдым. Менә шул турыда җыр, фантазиягезне эшкә җигегез азрак», — дип әйтсәм дә, барып чыкмады. «Нинди кызыл кар инде ул, кызыл кар буламыни?» — диделәр.

«Яңакларда кызыл карлар» дигән сүзләре мәхәббәт, сөю билгесе. Ә кызыл кар ул булмаган әйберне аңлата. «Әни, кайчан яңа күлмәк алабыз?» — дигәч, «Кызыл кар яугач», — дип әйтә иде әни. Ә бәлки бу кыз да чынбарлыкта булмаган, фантазиясендә яшәүче егеткә гашыйк булгандыр. Әкияти җыр ул, һәр сүзен аңлап, тоеп җырлый идем. Ләкин аны үткәрмәделәр, бәйгедә «Каршыма килгән идең» җыры белән катнаштык.

«Кызыл карлар»га Чаллыда үзебез клип ясаган идек. Чаллы телевидениесенең архивында сакланмаган, күпме эзләп тә таба алмадым… 

«Оныттылар»

Ул елларда җырчыларның татар халкының милли үзаңын үстерүдә роле зур булдымы?

Әлбәттә. Аеруча Чаллы халкы өчен тырыштык. Без бит мондагы беренчеләр рәтендә идек. Чаллы телевидениесен, радиосын күтәрдек дип саныйм мин үзебезне. Телевидение өчен табигатькә чыгып җырлап, клиплар эшли идек. Радионың да ачылган вакыты, мэриядәге бер кечкенә бүлмәдә сөйлиләр. Бер таянычлары юк вакытта без аларга күпме җырларыбызны бүләк иттек. Даими безнең җырлар әйләнде «Күңел» радиосында, телевидениедә. Ә соңыннан оныттылар. 

Бүген Чаллыда оештырылган чараларга чакырмыйлармы?

Юк, беркем дә искә алмый. Мин менә Мәскәүләрне карап утырам. Максим Галкин, Андрей Малаховлар тапшыруларына элекке буын артистларын чакыра, бер-берсе белән очраштыра. Аларда кешенең кадере бар. 

Мансур әйтә: «Әйдә илтеп бирик радио-телевидениегә язмаларны», — ди. Үзләре сорамагач, кирәкми», — дим. Әле җырлап йөргән вакытта концертыбызга белдерү ясарга кирәк иде. Килдек радиога. «Кызлар, реклама кирәк иде безгә», — дигән идем, «Ул түләүле, баш мөхәрриргә керегез», — дип кире бордылар. Шул вакытта ук күңелем кайтты. Эшчәнлеген иң беренче безнең җырлар белән башлап җибәргән радио бит ул. Чаллы сәнгатенең ветераннары дип әйтер идем мин үзебезне. Казаннан да, Оренбургтан да килмәдек, шушында иҗат иткән, Чаллыны күтәргән җырчылар бит без… 

«Бүгенге кайбер җырчылар өчен оят»

Татар эстрадасы нинди хәлдә бүген?

Миңа бүген бөтен хатын-кыз җырчылар бертөрле җырлый кебек тоела. Барысы да бер тонда, милизмнары да аерылмый. Әллә җырларының аранжировкалары бер төрле эшләнгәнгәнме икән?

Безнең вакытта бит һәр сүзнең дөрес әйтелеше дә тикшерелә иде. «Ч»лаштырып җырлап кара әле ул вакытта! «Башта татарча матур итеп сөйләшергә өйрән. Аннары килерсең», — дияләр иде. Ә хәзер халыкка ошагач, нинди булса да ярый. 

Телефонга җибәрәләр әллә нинди җырлар. Миңа хәтта оят алар өчен. Үзем андый җырларны тыңлый алмыйм. Җырчылар бик күп, алар минем исемдә дә калмый. Күбесе фонограммага чыгып сикерә. Исемләп сорасагыз, Гүзәл Уразованың матур җырлаганын әйтә алам.

Без бит тере тавышка җырлый идек. Берсендә Сабантуй мәйданында җил ыжгырып тора. Кайбер артистлар чыгалар да, фонограммага җырлыйлар. Аларның җыры яңгырап тора, ә минем тавышны җил алып китә. «Җил урлый тавышыңны», — дия иде иптәшем.  

Үз гомеремдә фонограммага җырламадым. Бер тапкыр Апаста концерт куйганда бер абый торды да: «Апаем, бик матур җырлыйсың, тик фонограммага җырлыйсың», — ди. «Әйдә, менегез сәхнәгә, тыңлагыз үзегез», — дим. «Менимме?» — ди. «Менегез», — дидем. Күрсәттем ничек итеп тере тавыш белән җырлаганымны. 

Фонограммага җырлау — ул төгәл, бер хатасыз бара. Ә тере тавышка җырлаганда син сәхнәдә сикеренеп биеп йөри алмыйсың. Шунда ук сулышка каба ул, ә җырлар өчен сулышны көйләргә, сакларга кирәк. 

Соңгы тапкыр кемнең концертында булдыгыз? 

Ой, сорама, йөргәнем юк концертларга. Мин бит базарга чыксам да: «Кая югалдыгыз, нигә җырламыйсыз?» — дип тотыналар. Бер тапкыр автобуста ике хатын бара. «Сез Әлфия Җәләлова түгелме?» — диләр. «Юк, ошаган кешеләр күп була» — дип котылдым. Оялам мин, чөнки хәзер җырламыйм. Җырласам, «әйе, мин» дип горурланып басып торыр идем. Ә хәзер үземне танытмаска тырышам.

«Сәхнәдән китү авыр булды»

Сез үзенчәлекле тавыш иясе. Аның потенциалы тулысынча ачылып беттеме? 

Юк, ачылып бетмәде. Мин алга таба барыр, үсәр идем әле. Ләкин тормыш — ул сикәлтәле юллар кебек. Гел өстә генә барып булмый, югарыга күтәреләсең дә аска килеп төшәсең…

Мин катлаулы операция ясаттым. Шуннан соң тавыш бераз үзгәрде. Ике ел җырламыйча торырга куштылар. Сәхнәгә кире кайтып, җырлый башлагач та, югары ноталарны алганда авыррак була, кысыла башладым. Тавыш ул гитара шикелле. Аның кыллары бар. Артык биеккә күтәрергә курка идем. Дуэт белән җырлаганда Мансур: «Ярар, артык күтәрмә Әлфия», — дия иде. Тавышымнан тулысынча канәгать булмый башлагач: «Нишләп йөрим мин хәзер сәхнәдә?» — дигән уй җибәрмәде. 

Сәхнәдән китүегезнең төп җитди сәбәбе шул булдымы?

Аның белән дә бәйле инде. Хастаханәдән чыккач җырлап китә алмагач, төшенкелеккә бирелдем. Нәрсәдер җитми кебек иде тавышыма.

Мәскәүдә тавышны көйли торган табиблар бар икән. Тавышны кире торгызырга мөмкин булган, артыннан йөрмәгәнмен. Ә операцияне ясатмыйча булдыра алмадым, чөнки яман шешкә әйләнү куркынычы бар дип әйттеләр. 

Сәнгать кешесе бөтенләй җырламыйча яши аламы?

Туган көннәрдә, дуслар арасында җырлап йөрим. Мине яратып тыңлаган, инде хәзер өлкәнәйгән буын чакыра. Минусовкаларым бар, сәхнәдән киткәч, аппаратураларны саттык. 

Җыр дөньясында алкышларга күмелеп яшәгән кешегә сәхнәдән китү авыр булдымы? 

Бик авыр булды. Хыялланасың, «Эх, сәхнәдә булсам, шулай булыр иде бит», — дисең. Бәлки алай, мин хыялланганча булмас та иде. Чөнки бүгенге заман белән без иҗат иткән чорны чагыштырып та булмый. Сәхнәгә күтәрелүе дә авыр булды — бөтен җирдә комиссия, контроль. Радиога барасың, анда җырыңны, тавышыңны иләктән үткәрәләр. 

Хәзер акчаң булса, юллар ачык. Бөтенесе премия, атказанган исеме ала. Җырлый белмәсә дә ала… Җырчылар күбрәк солянкаларда йөри. Солянкада бер-ике җыр башкарып чыгасың да эшең бетте. Ә без тулы ансамбль белән эшләдек. Ансамбль белән йөргәндә ел саен бер үк постановка куеп булмый. Биюләрне, сценарийны тулысынча үзгәртергә, җырларны яңартырга кирәк. Ансамбльне ашату, йоклату ягын да кайгыртасың. Мин гастрольдән 5 килограмм авырлыкны ташлап кайта идем. 

«Әни турында җырлый алмыйм»

«Әй гомернең ул юллары — бигрәкләр дә бормалы», — дип җырлый идегез. Сезнеке нинди булды, Әлфия апа?

Минеке матур гына, туры гына барды. Иптәшем белән без гомер буе бергә, иңгә-иңне куеп, бергә атладык. Дусларым бик күп, алар хәзерге көндә дә янәшәмдә. Казанга күчү ниятебез бар, әмма дуслар аркасында һаман да күченә алмыйча йөрибез. «Китеп кенә кара», — дип көләләр. Ә минем балаларым Казанда. 

Мин үзем Үзбәкстанда туганмын. Әни Казан кызы. Мәдрәсәдә укыган вакытта аны яраткан егете урлап алып киткән. Күз алдына китер, чанага салган да алып киткән. Элек урлагач кире кайтару дигән нәрсә булмаган. Аннан бер-берсен яратышкан да булганнар. Кызганыч, бик аз бергә яшәп калганнар. Фин сугышы башланып, әнинең ире шунда хәбәрсез югалган. Каенанасы: «Җәлил кайтмый инде хәзер, чык кияүгә, яшь гомереңне заяга уздырма», — дип әнигә үзе әйткән. 

Әни ирен бик озак көткән. Ул арада Беренче Бөтендөнья сугышы да тәмамлана һәм орден-медальләрен ялтыратып, минем разведчик әти кайтып төшә. Әни белән танышып, кавышып куялар.

Ачлык вакытында әтинең бөтен туганнары Үзбәкстанга, икмәкле якларга күченеп киткән була. Таныштырырга алып киткән җирдән әти белән әни дә шунда төпләнеп кала. Зур йортлар салып, матур тормыш башлап җибәрәләр. Ләкин әтинең разведчик чакта кыюлык өчен дип бер рюмка сала торган гадәте сугыштан соң да китмәгән. Шул начар гадәте аркасында үлеп калган. Әни, апа белән мине алып, туган якларына юл тоткан.

Әтиегезне хәтерлисезме?

Мин аннан бик бәләкәй калганмын. Апа яхшырак хәтерли. Без җиде кыз булганбыз. Кайберләре туып озак яшәмәгән, кайберләрен әбиләр дөрес таптырмыйча, туганда ук үлеп барганнар. Әни безне алып Казанга кайтты, ә биш баласы Үзбәкстан җирендә ятып калды…

Әнием озак еллар терәк булды. Балаларны карарга да ярдәм итте. Аның вафатыннан соң әни турында җырлар җырлый алмый башладым. Бугазга төер килеп терәлә, җырлап чыгарга ирек бирми иде. 

Ирегез белән кайда таныштыгыз?

Минем апа аның абыйсына кияүгә чыкты. Ә булачак ирем армиягә китәр алдыннан мине күреп калган иде. Өч ел хезмәт итеп кайтты, мин дә ул арада үстем. Кайтты да, Минзәләдән Казанга килеп йөри башлады. Кабат ычкындырмады инде ул мине. Өйләнештек. Гомер буе бер-беребезне яратып яшибез, Аллаһка шөкер.

Артист булу гаилә тормышына йогынты ясамаган сирәк кешеләрнең берсе сез. Кара мыеклы чибәр егетләр белән чыгыш ясаганда ирегез бер дә көнләшми идеме?

Ул һәрвакыт минем белән бергә булды бит. Ул машина йөртүчебез, тавыш операторы. Аннан башка безнең концертлар булмас та иде. Рафак ансамбль егетләре белән дә бик дус булды. Беркайчан да көнләшмәде. 

Мин үзем гомер буе хыялый булдым. Кайбер җырларны башкарганда шулхәтле хыялга бирелеп, рольгә тулысынча кереп бетә идем. «Мансур миңа кара, мәхәббәт белән кара, ярату турында җырлыйбыз бит», — дип Мансурны да өйрәтә идем әле. 

И, бик кызык вакытлар булды инде гастрольләр белән йөргәндә. Көнгә өчәр концерт куйган вакытлар да була иде. Берсендә Апаста механизаторлар бәйрәме узды. Аны урманда үткәрделәр. Бер концертны куйдык та, урманга киттек. Кич өченче концертта көтәләр. Табыннар зур, сый-хөрмәт мулдан. «Егетләрне эчертәсе түгел, кич концертка барасы бар», — дим җитәкчелеккә. «Юк, юк, Әлфия ханым, барысы да әйбәт була», — дигәннәр иде. Кая инде! Механизаторлар бәйрәмен гөрләтеп бәйрәм иттеләр дә, ятып йокладылар минем егетләр. 

Бәхетебезгә, Апаста концертны сыерлар йокыга киткәч кенә куялар. Аңа кадәр рәткә кереп, йокы туйдырып, куеп чыктык концертны. 

Егетләрне эчертмәскә тырыша идем. Үземнең дә беркайчан да сәхнәгә эчеп чыкканым булмады. 

Берсендә гастрольләрдән кайтабыз. Сәгать иртәнге дүртләр тирәсе. Машинаны Ык буенда туктаттым да егетләрне уятам. «Йоклыйк инде, Әлфия, нигә уятасың син безне», — диешәләр. «Карагыз, ничек матур итеп кояш чыга, әйдәгез, сокланыйк әле бергәләп, соңыннан сагынырсыз әле шушы минутларны, дим. Чынлап та, очрашкан саен искә төшерәләр.

Төркемегез белән хәзер дә аралашасызмы?

Төп состав белән көнаралаш шалтыратышып торабыз. Бәйрәмнәрдә баяннарын күтәреп килеп җитәләр. Алар да олыгая инде, кара мыеклы яшь егетләр түгел. Чәчләренә чал керде, оныклары бар.

Балаларыгыз өметләрегезне акладымы?

Кече кызым Лилия үз юлыбыздан китте. Киявебез Илдар Хәмидуллин белән «Казан» бию ансамблендә эшләделәр. Минем концертларда да чыгыш ясыйлар иде. Икесе дә Татарстанның атказанган артистлары. Лилия хәзер Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәүләт ансамблендә хореограф һәм балетмейстер булып эшли.

Олы кызыбыз Алия дизайнер, гаиләсе белән Америкада яши. Аның чит илдә яшәү, телләр өйрәнү теләге бик зур булды. Оныгым Америка армиясендә хезмәт итә. Балаларыма, бүгенге тормышыма сөенеп, шөкер итеп яшим.