«Кило ярым прәннек»не җырлаучы Нияз Җәләлов: «Тагын бәби алып кайтуыбыз да ихтимал» | intertat.tatar

«Кило ярым прәннек»не җырлаучы Нияз Җәләлов: «Тагын бәби алып кайтуыбыз да ихтимал»

2012-2013 елларда популяр булган Нияз Җәләловтан интервью алдык. Җырчы шәхси тормышына кагылышлы кайбер сорауларга җавап бирүдән катгый рәвештә баш тартты.

«Авылда билет бәясен 300 сумнан арттырып булмый»

Нияз абый, хәзер концертларны күбрәк авылларда куясыз. 

Хәзер бит районнарда халык концертка бик йөрми. Бу пандемия белән авыллардан ары узып булмый. Гыйнварда Кукмарада кую ниятебез бар. Анда ноябрьдә булырга тиешле концертыбыз күчерелгән иде.  

Пандемиядән соң шәһәрләргә, гомумән, чыгып караган юк әле. Быел шулай авылларга куеп, банкетлар, туйлар белән йөреп торырмын да, икенче елга, дөньялар җайланып китсә, яңа программа белән шәһәрләр дә алырмын дип торам. 

Авылда билетны ничә сумга сатасыз? 

Авылда бәяне 300дән арттырып булмый. Шуннан да артык бәя куйсаң, концертыңа беркем килмәячәк. Авыл концертларының хәзер элеккеге кебек әллә ни файдасы юк.

Концертны билетлар аз сатылса да куясызмы? 

Авыл җирендә билетларны алдан сатмыйлар. Халык билетны көнендә концерт алдыннан гына ала. Синең концертыңа ничә кеше киләчәген чама белән дә әйтә алмыйлар. Барыбер килерләр дип ышанып барасың инде. Куймыйча калган юк әле. 

«Бизнесым юк, хатын ашата»

Пандемиядә һөнәр алыштырган артистлар да булды. Юл салучы киеменнән төшкән фотолар куйган идегез. Пандемиядә юл салучы булып эшләдегез инде әллә? 

Юк инде, сервиска машинаны керткән идем. Юл төзүчеләр «Нияз абый, Нияз абый» дип эләктереп алдылар да, фотога төштек. Шул гына. Ә болай пандемия вакытында аз-маз банкетлар, туйларны санамаганда, эш бөтенләй булмады.

300 сумга концерт куеп йөреп кенә дөнья көтеп булмыйдыр. Шәхси бизнесыгыз да бармы?

Әлегә бер бизнесым да юк. Банкетлар белән ситуациядән чыгарга тырышабыз. Бөтен акчаны да эшләп бетереп булмый. Яшәргә җитә, калганыннан зарланмыйм. Аннан минем хатын да бар бит әле. Хатын ашата. Ул шәфкать туташы булып эшли.

Әйе шул, пандемиядә аларга да өстәмә түләүләр булгандыр.

Юк ла, шаяртып кына әйттем инде. Хатынга карап утырып булмый, ир-ат тормыш итәрлек акчаны үзе табарга тиеш. 

«Бер сезонга 120шәр концерт куйган вакытлар бар иде»

Сезнең турыда: «Бу кило ярым прәннеге белән ерак китә алмас», - дип сөйлиләр иде. Барыбер эстрадага үтеп кердегез, үз урыныгызны таптыгыз. 

Минем бит «Прәннек”тән кала да йөздән артык җырым бар. Мине «Яшиселәр килә» җыры популярлаштырды. «Прәннек» аннан соң гына дөнья күрде. Ул җырга кайтаваз, чыннан да, күп булды. Кем тәнкыйтьләде, кем мактады дигәндәй.

Сезне берәүләр ни тавышы, ни моңы юк дип тәнкыйтьли, икенчеләре сезнең иҗатка үлеп гашыйк. Үзегез бу турыда нәрсә әйтерсез?

Син бу дөньяда беркайчан да бөтен кешегә дә ярап бетә алмыйсың. Мине дә шулай ук кемдер яратмый, кемдер, киресенчә, минем өчен үлеп тора. Концертлардан соң «син супер», «синең кебек кеше юк» дигән кайтавазлар килә. «Син бу сәхнәдә нишләп йөрисең?» - дип тә язалар.

Мактасалар да, яманласалар да, бер кылым да селкенми. Тәнкыйтьләүләре артист кеше өчен әйбәт тә әле ул, димәк, син халык телендә дигән сүз.

Сез эстрадага соңлап килеп кергән шәхес. Кырык яшькә кадәр кайларда йөрдегез?

Азык-төлек белән бәйле шәхси бизнесым бар иде. Мин аны җырлый башлау белән бетердем. Чөнки сәхнәгә көтмәгәндә-уйламаганда чыктым, концертларым башланып китте. 2012 елларда сезонга 120шәр концерт куя идем. Өйгә кайтып керергә дә җай булмады. 

Ничек шулай кисәк күтәрелеп була ул?

Мин аны үзем дә аңламый калдым, дөресен әйткәндә. Моның серен халыктан сорарга кирәктер. Халык булмаса, бер артист та беркем түгел. Безнең язмышны бары халык хәл итә. Тамашачың концертларыңа йөри икән, күтәреләсең.

Җырлау сәләтегез барлыгын белә торып, 42 яшькә кадәр әрәм булып йөргәнсез икән. 

Нинди җырлый белү ди. Без бит андый профессиональ җырчы түгел инде. Авыл турында җыр язып башкарганнан соң халык тагын җырлавымны сорый башлады. 2012 елның декабрендә үзебезнең райондагы Базарлы Матакта бик уңышлы концерт куйдым. Шулай популярлашып китүемне сизми дә калдым.

Көйләр дә иҗат итәм. Җырларымны Фәрит Мифтахов, Илзидә Госманова, Эльмира Сөләймановалар башкара. Авыл турындагы җырлар сорап еш мөрәҗәгать итәләр. 

«Мине мишәр яклары ярата»

Хәзер конкуренция зур, җырчыларның күплегеннән күзләр камаша. Яшьләр килү тамашачыгызны нык киметтеме? 

Тамашачым кимеде, ләкин конкуренция аркасында түгел. Барысына да ковид сәбәпче. Ләкин мин дә «әй, шунда барыйм әле» дип тотып бармыйм. Мин Нияз Җәләловның тамашачысы кайда булуын яхшы беләм. Нижгар, Оренбург, Тольятти, Пермь, Ульян якларында йөрим. Мишәр булгач, мишәрләр яшәгән Чүпрәле яклары ярата мине. Арча, Кукмарада концертлар яхшы үтә. Иҗатымның күтәрелгән вакытларында Кукмарада елына дүртәр концерт куя идем.  

Ә менә Әтнә, Балтач районнарына беркайчан да барганым юк.

Фирдүс Тямаевның концертларында: «Мишәрләр, сез кайда?» - дип кычкыруын татарларның бердәмлеген какшата дип тәнкыйтьләгәннәр иде. Сез үзегез бу турыда нәрсә уйлыйсыз? Татар белән мишәрне аерып дөрес эшлиләрме?

Бу сорау «без комментариев», яме. Шулай кирәк.

Ярар алайса… Үзегез кемнәрнең концертларына йөрисез? 

Концертларга йөргәнем юк. Хәтта машинада да татар эстрадасы җырчыларын бик сирәк тыңлыйм. Күбрәк чит ил җырчыларына өстенлек бирәм. Гел бертөрле көй башка бәрә бит ул. Татарлардан Эльмира Сөләйманованы, Салаватны тыңлый алам. Илдар Әхмәтов ошый иде, ул хәзер бөтенләй югалды.

Эстрадада дусларыгыз бармы? 

Дус итеп әйтерлекләре шул Ришат Фазлыйәхмәтов белән Эльмира Сөләйманова гына. Аннан үзебезнең якташ җырчылар белән җылы мөнәсәбәтләрдә. 

Элекке вакытларны сагынасызмы?

Ул вакыттагы концертлар гел күз алдында тора. Бер чыгып киткән гастрольләр 3-4 айга сузыла иде. Көнгә 3-4 Сабантуйда җырлаган вакытлар булды.  Ләкин үткәннәрне сагынырга кирәкми. Алга барырга кирәк. 

Кайвакыт депрессия басамы?

Депрессияләп утырырга вакыт юк. Тегендә-монда чабасың. Бүгенге өч көнлек дөньяда үз-үземне бетерергә яратмыйм. Без исән-сау, күзебез күрә, кулыбыз тота, зиһенебез бар, аягыбыз йөри. Калганы әкренләп табыла. Аллаһка мең шөкер дип яшәргә кирәк. Хәзер иң кирәкле әйбер - исәнлек. 

Ничек ял итәсез? Шөгыльләрегез бармы?

Минем бөтен шөгыль  — авыл. Спорт та авылда. Кыш көне кар көрим, җәй көне бакчада эшлим. 

Туган нигездә көтеп торучыларыгыз бармы? 

Аллаһка шөкер, әти-әни исән-сау. Әнигә гыйнварда 87 тулды, әтигә 90 тула. Үз көчләре белән яшәп яталар.

«Төтеннәр» җырын Ришатка бирдем»

«Төтеннәр» дигән матур җырыгыз бар. Гаиләгездәге буталчыклар вакытында сәхнәгә чыккан җырмы әллә ул? 

Юк, минем нинди дә булса вакыйгага яки кешегә карата язылган бер генә җырым да юк. Мин андый хыялый кеше түгел, җир кешесе. 

Аны соңгы вакытта Ришат Төхвәтуллин җырлый башлады.

«Төтеннәр”не аңа саттым. Җырлыйсы килгәч, җырласын, мин саран түгел. Үзем дә башкаруымны дәвам итәчәкмен. 

Соңыннан бүлешерлек булмадымы? Ришатның андый тәҗрибәсе бар. 

Документаль яктан дөрес итеп эшләдек. Сораулар калырлык булмады. 

«Мин һәрвакыт унсигездә»

Нияз абый, икенче тапкыр гаилә кордыгыз. Бүгенге көндә балаларыгыз белән мөнәсәбәтләрегез ничек? 

Бик әйбәт. Кызым узган көз кияүгә чыкты. Бәби көтәбез, тиздән бабай булу бәхете насыйп булачак, Аллаһы теләсә.

Улым Булат армиядә хезмәт итә. Инде җиде ае тулып килә. Краснодар өлкәсендә, җылыда (көлә). Аларда менә хәзер 12 градус. «Кар көрәмәскә әйбәт булды бу миңа»», — дип шаяртып ята. 

Балаларым «әти» дип үлеп торалар. Ул шулай булырга тиеш тә. 

Сезне берәр кайчан гаепләгәннәре булмадымы? 

Мөнәсәбәтләрем әйбәт дигәнмен икән, ул чыннан да әйбәт дигән сүз инде. Безнең араларыбыз беркайчан бозылмады һәм бозылмаячак та. Нигә гаепләргә тиеш ди алар мине? Мин аларны тәрбияләп үстердем, белем бирдем, бу тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иттем. 

Кызыгызга туйлар уздырырга ярдәм иткәнсездер?

Кияү үзе дә хәлле кеше. Туйны үз көчләре белән оештырдылар. Азрак без дә булыштык, бөтенебезнең дә өлеше керде дип әйтсәк тә була.

Тормыш иптәшегез белән яшь аермагыз зур булу борчымыймы?

Минем күңелем гел яшь бит. Мин һәрвакыт унсигездә. Чөнки хатыным да, концертларыма йөрүче тамашачым да яшь, төркемемдә дә әле гаилә кормаган егет-кызлар эшли. Менә шулар арасында үзем дә егет булып тик йөрим, әлһәмдүлилләһ. Картаерга вакыт юк. 

Балаларыгыз яңа хатыныгыз белән аралашамы? 

Әлбәттә, аралаша. Әниләре янына да, безнең янга да килеп-китеп йөриләр. 

Хатыныгызга нинди бүләкләр бирәсез? Яшь хатын таләпчән була, диләр. 

Төрлечә була. Чәчәген дә, күлмәген дә алып бирәсең. Хатын-кызга әллә ни күп кирәкми, кайчак җылы караш, якты йөз, матур сүз дә җитә. Минем хатын артыгын таләп итә торганнардан түгел. 

Илсинәнең дә икенче никахы дип беләм. Аның баласын ничек кабул иттегез?

Ничек кабул итим инде? Бик әйбәт кабул иттем. Ул бит минем яраткан кешемнең баласы. 

Ничек кабул итим, дисез. Төрле кеше була. Иренә ярар өчен баласын әнисендә калдырып кияүгә чыккан хатын-кызлар да бар. 

Ул хатын-кызның үзеннән тора. Ир аркасында баласын калдырып киткән хатын-кыз чын ана буламы инде? Андыйларны хатын-кыз дип тә атап булмыйдыр ул. 

Тагын бер бәби алып кайтырга уйламыйсызмы соң?

Булып куюы да ихтимал. Без әле яшьләр (көлә).

Гаиләгездә акча кем кулында?

Бездә акча белән идарә итә торган кеше юк. «Общак»ка алып кайтып куясың, «общак»тан алып чыгып китәсең. Бөтен байлык шунда ята. 

«Тапочки киеп җырларга чыкканым булды»

Концертларда кызык хәлләргә тарыганыгыз булдымы?

Бу иҗат дәверендә нинди генә хәлләр булмады инде. Берсендә сәхнәгә тапочки белән чыгып киткән идем. Ботинка ардырганга, сәхнә артында тапочки киеп торасың бит инде. Чыктым да рәхәтләнеп җырлыйм. Әллә нигә бөтенесе миннән көлә. Карасам, аякта тапочки икән. Җырлап бетергәч кенә кереп алыштырдым. 

Пермь якларында концерт куйганда билетлар калмыйча, бер-берсенең кулларыннан билетларны тартып алып, тамашачының талашып беткәннен хәтерлим. Кулдан микрофон төшеп киткән вакытлар да булды инде, төрлесен күрде бу башлар.  

Сезне хатын-кызлар аеруча нык ярата, әйеме?

Теләсә кайсы артистның концертында 800 кешелек залда нибары 100 ир-ат утыра. Шуңа мине генә хатын-кызлар ярата дип әйтү гадел булмас. Мин концертта: «Әле ярый хатын-кызлар бар, сез булмасагыз, бөтен артист ачка үләр иде», — дип көлдерәм. 

Сәхнәдәге образыгыз тормыштагыдан нык аерыламы?  

Сәхнә образым тормыштагыдан аерылмый дигән кеше чып-чын ялганчы була. Аларның икесен бертөрле итеп алып барып булмый. Артистка көләсе килмәгәндә дә көләргә, кәеф булмаганда яисә авырганда да җырларга туры килә. Сәхнәдә, телисеңме син аны, теләмисеңме, уйнарга кирәк. 

Баштарак концертка халык аз килсә, кәеф төшә, чыгыш ясыйсы килми башлый иде. Соңрак: «Әй, юләр баш, болар бит сине яратып килгән кешеләр. Килмәгәннәре өчен алар гаепле түгел бит. Сине яратучылары өчен җырла», — дип, дөрес фикерли башладым.

Иҗатыгызны күтәрү өчен кайбер артистлар куллана торган юлдан бармыйсыз.

Нигә ул юл миңа? Менә күтәрелеп тә киттең ди, ә бер атнадан яки бер айдан синең белән нәрсә буласын кем белә? Бүгенге көн белән генә яшәп булмый. 

Ә башкалар теләсә нәрсә эшләп бетсеннәр. Мин башкалар турында берни дә әйтә алмыйм. Яхшы да димим, начар да димим. Кешенең нинди икәнлеген, кеше сүзенең кеше үтергәнен беләм. Шуңа да беркайчан да кеше турында начар сөйләгәнем, «ул кеше андый, монысы нигә болай кылана икән» дип әйткәнем булмады. Һәр кеше үз гамәлләре өчен үзе җавап бирә. 

Үзегезнең кайсы сыйфатыгызны яратмыйсыз?

Мин җырлавымнан канәгать түгел. Үземчә тырышкан да булам, әмма тулысынча булдырдым дип әйтерлек түгел әле. Үз-үзеңә тәнкыйть кирәк тә ул. Һөнәри музыкаль белемем юк. Сәләтең, Аллаһы Тәгаләдән җибәрелгән моңың бар икән, анысы артык мөһим дә түгелдер, бәлки.

Популярлыкны яулау авырракмы, яулагач саклавы авырракмы?

Яулавы авыр түгел аны. Син күтәрелгәнеңне сизми дә калырга мөмкинсең. Әмма менгәч, кире төшәсең бар икәнен дә исендә тотарга тиешсең. Төшүе авыррак. 

Сезгә авыр булдымы? 

Туйлар-юбилейларга чакырып торалар, концертлар куям. Алай ук төшеп бетмәдек бит әле без. Шәхсән минем төшәчәгем турында уйларга вакытым булмаган иде. Беренче концертларымда ук алма төшәр урын да булмыйча эшләп киттем мин. 

Берсендә Илнур Фәйзрахманов: «Нияз, син «Мәйдан» каналын сатып алдыңмы әллә? Махсус санап утырдым, ярты көн эченә сине 12 мәртәбә җырлаттылар. Әле кичкә хәтле тагын ничә чыгарсың икән?” - дип шалтырата. Ул чорда радио-телевидениеләр җырыңны сорап шалтыратып, аптыратып бетерәләр иде. 

Замана ничек үзгәрде, әйеме? Хәзер киресенчә, артист үзе алар артыннан чаба.

Хәзер дә шалтыраталар. Шул ук «Татар радиосы» җырларыңны бир, дип шалтыратып тора. Тапшыруларда төшәргә дә чакыралар. Әмма аларның барысы да түләүле бит. Ә безгә ул акчаны каян алып бетерергә, анысы сорау. Бүген кайбер җырчылар акча түгеп җырларын радио-телевидениедә әйләндерәләр, ә концерт куймыйлар. Чөнки куярлык акчалары юк. 

Ярый әле хәзер интернет бар, дим. Интернет-каналлары да көннәрдән бер көнне түләүлегә әйләнмәсә.

Бүген сезне нәрсә рухландыра?

Үзебез, әти-әниләрем, балаларым исән-сау. Туганнар белән тату яшибез. Калганына борчылмыйм. Бөтен яшәүнең тәме исәнлектә. Бармагыңны гына кис әле, тормыш кыенлаша. Кемгәдер һаман җитми, һаман дөнья артыннан куа, өчәр-дүртәр машина ала, коттедж өстенә коттедж төзи. Ә иң мөһиме җан тынычлыгы кирәк булуын аңламыйлар.