Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Аллаһтан да курыкмыйлар!" Хәния Фәрхи турында "дөреслекне" сөйләп, аудиоязма тараткан ханымга җырчының кызы Алия җавап бирде

Ватсапта Хәния Фәрхи турында аудиоязма таралды. Билгесез ханым Хәния Фәрхи турында "чын дөреслекне" белүе турында сөйли. Ул анда Хәниянең ничек вафат булганы, җырчы вафат булгач иренең, кызларының үзләрен ничек тотканы хакында сөйли. Хәния Фәрхинең кызы Алия бу аудиоязмага карата фикерен белдерде.

news_top_970_100
"Аллаһтан да курыкмыйлар!" Хәния Фәрхи турында "дөреслекне" сөйләп, аудиоязма тараткан ханымга җырчының кызы Алия җавап бирде
"Әллә нинди аудиоязмалар җибәреп яталар бит әле елан телле надан кешеләр!!! Бер сүзләрендә дә дөреслек юк!!! Башка сыя алмаслык нәрсәләр сөйлиләр! Намаз, дога укый торган кешеләр гайбәт сатуның иң зур гөнаһ икәнен белмиләр микән әллә алар? Аллаһтан да, безнең каргыштан да курыкмыйлар гайбәтчеләр, алдакчылар!!! Аллаһ барысын да күрә, белә, кемнең кем икәнен, бик акыллы, барысын да белеп, әнинсең ничек бу дөньядан киткәнен белгән ханым, сезгә әйтәм! Күңелегезне пычраклыктан юасыгыз килсә, миңа, Алсуга гафуыгызны яза аласыз, бәлки, гафу итәрмен! Бу дөньяда барысы да ялгыша, сез дә ялгышкансыздыр, мөгаен, бик акыллы, барысын да белүче ханым! Әллә көләргә, әллә еларга бу кешеләрнең тупизмнарына карап!" - ди Алия.

Татар эстрадасының йолдызы 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткачйөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Театр бинасы бөтен килгән кешене дә сыйдыра алмады. Җырчының кызы Алия, әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.

Фоторепортажны сылтама аша карарга мөмкин. Хәния Фәрхинең биографиясе - тормышындагы 14 факт һәм җырлары.

Хәния Фәрхинең кырыгын искә алу.Хәния Фәрхи истәлегенә флешмоб. Хәния Фәрхинең кызы Алия белән интервью.

Хәния Фәрхинең истәлегенә багышланган концерттан фоторепортаж.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100