Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альбина Апанаева: «Күпме акча бетергәнебезне санадым... Санамасам, яхшырак булыр иде»

Альбина Апанаеваның төгәл нинди булуын аңлап бетермәдем. Хәтта сорауларга төгәл итеп җавап бирмәде кебек. Әллә ялгыш берәр сүз әйтергә курыкты шунда. Әңгәмәбезнең башында ул миңа: «Интевьюлар бирергә яратмыйм. Бирсәм дә, бик сирәк», - диде. Шулай да укып карагыз әле.

news_top_970_100
Альбина Апанаева: «Күпме акча бетергәнебезне санадым... Санамасам, яхшырак булыр иде»
Александр Эшкинин

«Мин — танылган җырчы һәм алып баручы»

Альбина, эстрадага аяк баскан елларыңны искә төшерик әле.

Тәәк, 2004 елда Мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлагач, татар эстрадасы сәхнәсендә әкренләп таныла башладым. Ул елларда «Барс Рекордс» һәм «Оскар рекордс» бар иде. Мин «Оскар рекордс»та идем.

Менә шушы «Барс» белән «Оскар» турында тулырак сөйләшикче. Белүемчә, башта «Барс рекордс» бар иде. Соңыннан «Оскар»ы барлыкка килгәч, сине шунда «җибәрәләр».

Мин менә шушы нечкәлекләр турында бер дә уйламый идем. Хәзер дә анда нәрсә булганына төшенәсем килми. Бәлки сиңа журналист буларак кызыктыр ул, әмма миңа бер дә кызык түгел. Бүлделәр, димәк, шулай кирәк булган. Минем өчен җырлау, иҗат итү беренче урында тора иде. Җитәкчелек эшчәнлеге белән мин бер дә кызыксынмый идем, хәзер дә кызыксынмыйм.

«Чын дустым» җыры «Оскар рекордс»та барлыкка килдеме?

Әйе, «Барс рекордс» аны башта чыгармады.

Нишләп чыгармадылар?

Әйтә алмыйм, искә дә төшерәсем килми. Соңыннан әлеге җыр эфирга чыкты, хит-парадка эләкте. Һәм бу җыр танылды.

Һәм башка танылган җырың булмады да бугай.

Мин әлеге җыр белән чыктым, аны һаман да беләләр. Популяр җыр — җиңел җыр булырга тиеш. Көе истә калса, сүзләре җиңел булса, җыр тиз арада таныла. Оскар Усмановка, Гөлсәрвәргә зур рәхмәт. Алар миңа гомерлек хит язып бирде.

Мин сорауны башкача куйган идем.

Татар эстрадасында үз урынымны тиз яуламадым. Соңыннан менә шушы җыр чыккач кына, радиоларда ротация баргач, мин танылып киттем.

Әйдә соравымны башкача куям. Син үзеңне популяр дип саныйсыңмы?

Әйе, мин — танылган җырчы һәм алып баручы.

Әллә ни «сольный» концертлар белән йөрмисең бугай?

Хәзер беркем дә концертлар куймый. Мине башкалар белән чагыштырырга кирәкми. Кемдер көн саен концерт бирергә әзер. Мин үзем гастрольләргә чыгарга яратам. Әлки районында бер концерттан соң бик озак вакыт автограф таратуымны хәтерлим. Популяр булганмын, димәк.

«Популяр булган идем» белән «мин хәзер дә популяр» дигән җөмләләр аерыла. Кайсы җырларың тагын популяр? «Гашыйклар җыры»?

Әйе, ул җыр бар иде. Аны да популяр түгел дип әйтеп булмый. Вакыт үзгәрә, хәзер мин ир хатыны, балам бар. Шулай ук музыка мәктәбендә дә укытам. Мин холкым буенча өй кешесе. Миңа әле кырык та юк бит. Һәр җырчының үз вакыты. Әле барысы да алда, Алинә!

«Мин артык тыйнак кешедер»

2011 елда син «Turk Vision» фестивалендә катнашкан идең. «Китәм, димә» җыры белән бугай? Менә бит җырлар бер-бер артлы чыга.

Әйе! Әлмәттә булачак концертыма әзерләнгәндә, миңа әлеге фестивальгә чакырылуым турында әйттеләр. Нәкъ менә шушы җыр белән чакырдылар. Әле һаман да анда баруымны хәтерлим. Анда барысы да «Евровидение» стилендә үтә. Бу җырны без төрек телендә дә җырлаган идек. Хәтта кинода төшәргә дә тәкъдим иткәннәр иде.

5-6 ел элек банкетларда син 15 мең эшләгәнсең. Хәзер ничегрәк?

Соңгы елларда барысы да үз урынында тора. Үзгәрешләр юк. Хәзер дә бәяләр әллә ни ерак китмәгән.

Татар эстрадасында синең җырчы буларак кадереңне белеп бетермәгәннәр дип уйламыйсыңмы? Яисә син үзең ахырына кадәр «басып бетермәдеңме»?

Авыр сорау. Бәлки мин үзем артык тыйнак, оялчан кешедер. Әмма үземне ялкау дип әйтә алыйм. 

Илһам Шакиров сине «Шпанаева» дип йөрткән булган икән, әйеме?!

Әйе, кайдан таптың аны? Без Илһам абый белән бергә концертта катнашкан идек. Илһам абый мине гел мактый иде, сиңа җырларга кирәк, дия иде. Мин бит башка төрле идем. «Шпанаева» дип көлә генә иде ул, үпкәләтәм, дип әйтми иде. Беләсеңме нәрсә кызганыч, Илһам абый белән уртак фотоларыбыз юк. Алар мәңгелек кебек иде…

«Шпана» кебек подъезд төпләрендә эчеп, тартып йөргәнең булдымы?

Юк, мине күп тапкыр тартырга өйрәтеп карадылар. Мин сигарет исен яратмыйм. Ирем дә тартмый. Әти-әниләр миңа һәм апама яхшы тәрбия биргән. Аларга мең рәхмәт!

«Иремнең акчасына гына яшибез, дип әйтәсем килми»

Кияүгә 32 яшеңдә чыктың. Бу соң түгелме?

Юк, бер дә соң түгел дип уйлыйм. Бал бозылмый бит ул.

Ирең Рафаэль белән син 28-29 яшьтә таныштың. Аңа кадәр йөргән егетләрең булдымы?

Булды, әлбәттә. Әмма мин ачуланышып, талашып йөрми идем. Хәзер хәтта ул вакытта булган егетләр белән нигә аерылышуымны искә дә төшерә алмыйм. Мин беркайчан да нәрсәдер эшләгәнемә үкенмим.

Синең турында иреннән аерылган, диләр.

Моны мин дә ишеттем, шулай диләр шул. Әмма без ирем Рафаэль белән сигез ел бергә торабыз, Аллаһка шөкер. Мин шәхси тормышымнан фотоларымны социаль челтәрләргә дә куймыйм. Ирем бик тыныч кеше, ул кеше күп җыелган бәйрәмнәрне яратмый. Безнең кызыбыз бар, быел Миралия беренче сыйныфка бара, Аллаһ боерса.

Ирең гаиләгезне акча ягыннан тәэмин итәме?

Без икебез дә эшлибез. Иремнең акчасына гына яшибез, дип әйтәсем килми. Әмма мин берсендә ай эчендә күпме акча бетергәнебезне санаган идем. Санамасам яхшырак булыр иде, кәефем төшмәс иде. Акча күп китә, ипотекага да, машинага да җиткерергә кирәк.

Интервьюларыңның берсендә син туй көнең турында сөйләгәнсең. Ирең сине танымаган булганмы соң?!

Әйе, шундый кызык булган иде ул. Хәзер туй күлмәген кидем дә, шушы туй күлмәкләре сату салоныннан килеп алсын, дидем. Манекен урынына баскач, ул мине танымады, күз алдыңа китерәсеңме? Туебыз Уфада үтте. Күңелле иде дә соң! Көне нәкъ безнең өчен җылы иде.

Тагын бәбиләр кирәктер?

Кирәк! Киләсе елга мине декрет ялына җибәрерсез, Аллаһ боерса.

«Әтине югалттык»

Германиядә яшәвегезне ишетеп беләм.

Тумышым белән мин Чаллыдан. Миңа биш яшь тулгач, без гаиләм белән Германиягә киттек. Әтием хәрби кеше иде һәм аны чакырып алдылар. Мин шунда укыдым һәм 1991 елларда без кире Чаллыга кайттык.

 Германиядә рәхәт идеме?

Рәхәт иде! Төрле курчаклар, тәмле-тәмле шоколадлар… Ул елларны Россиягә алар әллә ни күп алып кайтылмый иде. Анда яшәеш тә җиңелрәк. Немецлар белән аралаша идек дип әйтә алмыйм. Әмма Германиядә сугышның булуын теләмәгән гаиләдә үсүчеләр дә бар.

Мин көчле, дидең. Яшүсмер вакытыңда әтиеңне югалткансың. Болар үзара бәйлеме?

1995 елда без әтине югалттык. Аның йөрәге туктады… Мәңгегә. Әтине югалткач, мин үсеп киттем, көчле булдым. Әтигә багышлап шигырьләр яза идем. Ул үлгәч, бөтен яшәеш үзгәрде. Әтиемнең урыны оҗмах түрендә булсын!

Сине үпкәләтү җиңелме?

Мин һәрвакыт үземә: «Синең тормышыңа кемдер килгән икән, димәк, ул болай гына килмәгән», — дим. Әгәр миңа берәр начарлык эшлиләр икән, мин үзем өчен сүз әйтә алам. Әмма үзем кеше белән беркайчан да талашмыйм. Татар эстрадасында да мин барысы белән дә нормаль мөнәсәбәттә. Әмма миңа карата гаделсезлек кылынса, бик борчылам һәм хәтта еламсырап та алырга мөмкинмен.

Дилә Нигъмәтуллина белән сез бик яхшы дуслар.

Әйе, без инде институт бусагасыннан бирле бергә. Хәтта укыганда вакытлыча бергә яшәдек. Күпләр безне төрле, ди, әмма миңа аның белән рәхәт. Аңа шушы еллар дәвамында безнең арада булган дуслык өчен рәхмәт. Безнең арада беркайчан да җырчылар арасында барлыкка килә торган конкуренция булмады. Без, киресенчә, бер-беребезгә һәрвакыт ярдәм итә идек һәм ярдәм итәбез дә.

«Кибеттә сатучы булып эшли алмас идем»

Карантин вакытында ипотека түләү авыр булмадымы?

Әйткәнемчә, мин музыка мәктәбендә эшлим, шуңа күрә акчасыз калмадык, Аллаһка шөкер. Язмыш шундый кискен борылышлар куя инде ул. Шуңа һәрвакыт бары тик үзеңә генә ышанырга кирәк. Кем уйлаган җырчылар концерт куймас дип?!

Әгәр язмыш син сәхнәдән югалырлык берәр кискен борылыш ясаса, башка эшкә күчә алыр идеңме?

Җырчылар хәзер акча эшли алмыйм, шуңа күрә күбесе төрле эшләр эзли. Кемдер төзелешкә китте, кемдер башка эш белән шөгыльләнә. Гаиләне акча белән тәэмин итеп торырга кирәк бит. Мин дә башка эштә эшләр идем, әмма кибеттә сатучы булып эшли алмас идем. Бәлки массаж ясарга өйрәнер идем яисә тортлар пешерер идем.

Бәтәч, «сетевой маркетинг»та сатучы булып эшләмисең әллә?..

Әлеге өлкәдә мин әле бер ай гына эшлим. Аңа кадәр ул продуктны үзем куллана идем. Хәзер «сетевой маркетинг» та эшләү модага кереп китте. Күпләр безне кеше алдауда гаепли, ул алай түгел. Кайдадыр ишеткәнне сөйләргә кирәкми. Кулланып карагач кына үз фикереңне әйтергә кирәк.

Концертларның берсендә сине сәхнәгә чыгарганда алып баручы: «Ул җырлаганда, мулла азан әйтүеннән туктый, аның җыры радиодан яңгыраса, роддомда бала тапмый торалар», — дип синең җырлавыңны сандугачныкына тиңләгән иде. Билгеле бер шаярту. Әмма Арчадагы «сольный» концертыңда син җырлаганда бер хезмәткәрнең эпилепсия авыруы башланып егылган икән…

Нинди концертта мине шулай чыгардылар икән, хәтерләмим. Ә хезмәткәрнең хәле Арчадагы иң беренче үз концертымда начарланган иде. Мин җырлаганда нәрсәдер дөбер-шатыр килеп төште. Миңа башта нәрсә булуын әйтмәделәр. Ул абзый егылгач, ашыгыч ярдәм машинасын чакырып, аңа ярдәм күрсәткәннәр. Барысы да яхшы тәмамланды, Аллаһка шөкер.

Илһам Шакиров та сине кайчандыр мактаган булган, Альбина. Син ахырына кадәр «дожать» итеп бетереп, барлык мөмкинлекләреңне кулланмагансың, әйеме?

Алинәкәй, мин бит пенсиягә китмим. Әле барысы да булачак. Мин сәхнәдән китәргә җыенмыйм! Син шулай уйлыйсыңмы?

Бәлки син көннәр-төннәр буе гастрольләрдә йөрергә теләмәгәнсеңдер дә?

Юк, андый теләгем беркайчан да булмады. Алай йөрсәң, шәхси тормышыңа, башка эшләргә вакытың калмый бит. Мин күп очракта бер эш белән генә шөгыльләнүдән арыйм. 

Кеше фикеренә ничек карыйсың? «Китәм, димә» җырының клибыннан соң сүктеләр ич сине.

Һәр кешенең үз фикере була. Бәлки ишетергә кирәктер ул кеше фикерен, әмма бары тик шушы фикер белән генә яшәргә кирәкми. Ул клипның булуына мин бер дә үкенмим. Әле, Аллаһ теләсә, оныгыма да күрсәтәчәкмен мин аны. Һәм үземнең кайчандыр шундый яшь булуыма сөенәчәкмен.

Яшь чагыңда, әле сәхнәгә күтәрелгәндә генә, бай абзыйларың акча тәкъдим итәләр идеме?

Төрлесе булды инде. Әмма мин беркайчан да ризалашмый идем. Бәлки тыйнак булганмындыр, алар мине кызыксындырмый иде.

Әгәр тыйнаклыгыңны онытып торсаң, хәзер танылган йолдыз булыр идең.

Бәлки, ләкин, әйткәнемчә, мин беркайчан да бернәрсәгә дә үкенмим. «Эх, менә шулай эшләр идем», — дип уйланып утырганым юк. Тагын бер әйтәм, һәр нәрсәнең үз вакыты. 

Альбина Апанаева 1981 елның 21 маенда Яр Чаллы шәһәрендә туа. Бүгенге көнне аның өч альбомы бар: "Барыбер кадерле" (2005 ел); "Сине яратуларым..." (2007 ел); "Синең мәхәббәтең" (2013 ел). 

Альбина Апанаеваның "Чун дустым", "Гашыйклар җыры", "Китәм, димә" җырлары популяр.

Альбина 2012 елда Рафаэль исемле Башкортстан егетенә кияүгә чыккан. Бүген аларның Миралия исемле кызлары бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100