news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Концертта җырчыны мактауның яңа баскычы: "Ул җырлаганда мулла азан әйтүеннән туктый"

"Йолдызлы хит-парад" концертында алып баручы Альбина Апанаеваны бик нык мактады.

news_top
Концертта җырчыны мактауның яңа баскычы: "Ул җырлаганда мулла азан әйтүеннән туктый"
Рамиль Гали

Концерт алып баручыларның күбесе: “Менә бу җырчы менә шушындый, тегесе шәп, өченчесе тегенди”, - дип җырчыларны сәхнәгә чыгара. "Йолдызлы хит-парад" концертында да шул ук күренеш булды.

Алып баручы Фаил Баязитов Альбина Апанаеваны игълан иткәндә җырчыны артык мактады.

“Ул җырлаганда, мулла азан әйтүеннән туктый, аның җыры радиодан яңгыраса, роддомда бала тапмый торалар”, - диде алып баручы. Һәм тавышын сандугачныкына тиңләде.

Концертта катнашудан чыгып әйтә алам - Апанаеваның җырлавы белән сандугачның сайравы җир белән күк арасы иде.

Апанаева булдымы сандугач, Фаил?! Азан әйтү турындагы төрттерүең урынсыз. Азан укыганда җырлаган җырчы әдәпсез була ул! Ә син сандугач дисең.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар