Айгөл Рәхимова: «Контракттагы иң зур кимчелек — синең канатларыңны каералар»

Айгөл Рәхимова тумышы белән Түбән Кама шәһәренән. Бүген аңа 27 яшь. Ни өчен җырчы кыз бүген иҗат юлын янәдән башларга тиеш? Аның образы үзгәрерме? Бу һәм башка темаларга Айгөл «Интертат»ка интервью бирде.

«Иң зур кимчелек — синең канатларыңны каералар»

Айгөл, син Мәскәүгә киткән идең бугай. Хәзер кире кайттыңмы? Мәскәү өметләреңне акламадымы?

Кайттым дип әйтә алмыйм. Пандемия вакытында Мәскәүдә бернәрсә дә эшләп булмый иде. Мәскәүдә яшәү, анда иҗат итү өчен акча кирәк. Шуңа күрә без әлегә Казанда эшли башларга уйладык.

Шушы команданы син нинди акчага тотасың?

Без әлегә акча эшләргә тырышабыз гына. Мин хәзер барысын да яңадан башларга мәҗбүрмен.

«Барс Медиа»да эшләгән сигез елың, русча әйтсәк, «насмарку»мы?

Юк, анда эшләгән бөтен елларым да заяга үтмәде. Соңгы елым гына «насмарку» булды. Бу компаниягә рәхмәтлемен, чөнки ул язмышымдагы иң мөһим стартларның берсен үтәргә булышты.

Беренче айларда «Барс»сыз тормыш ничек иде соң?

«Барс медиа»дан киткәч, миндә иҗади кризис башланды. Хәзер аңлатам: син үз фатирыңа керәсең; анда «бардак», кайсы почмактан җыештыра башларга белмисең… Башымда да менә шушындый «бардак» иде. Алга таба нишләргә? Гомумән, иҗат итү миңа кирәкме?! Бәлки мин дөрес яшәмимдер дип уйлана идем. Әмма шушы вакытларда үземә: «Айгөл, син бит гомерең буе җырчы булам дип хыялландың. Хәзер инде артка юл юк», — дип әйтеп, алга таба атладым.

Бер мәлне җырчылар «Барс»ка каршы чыккан иде. Алар арасында син дә булдың.

Шуны гына әйтә алам: тормышта ни генә булмасын, яхшыга юрарга кирәк. Әгәр дә менә шушы хәлләр булмаса, мин бу компаниядә эшләп калсам, яңа планнар төземәс идем. Мин үзгәрдем — идеяләрем, хәтта сулыш алышым да яңа. Бернәрсәгә дә карамастан, алга таба атларга кирәк. Әгәр дә хәзер дә «Барс медиа»да булсам, калганнар кебек «рядовой артист» булыр идем. Мин бит беркайчан да популярлыгым белән калганнардан аерылмадым. Хәзер дә аерылмыйм һәм бу минем төп максатым түгел. Әмма минем үземчә иҗат итәсем килә.

Янә контрактта эшләр идеңме? «Барс»лар белән генә түгел, башка оешмалар белән дә, мәсәлән.

Контрактта эшләгәндә, синең бурычларың, вазифаларың арта. Иң зур кимчелек — синең канатларыңны каералар. Мәсәлән, мин менә болай эшләргә телим, әмма миңа рөхсәт итмиләр.

Бер соравым бар: «Барс медиа»да җиде ел эшләгәч кенә, «Татар җыры»нда сиңа «Ел ачышы» премиясен бирделәр. Озак ачканнар сине, әйеме?

Әйе, җиде ел үткәч кенә ачтылар. Шулай да мин аларга рәхмәтлемен. Башта эшлисең-эшлисең, сине күрмиләр, белмиләр. Бер җыр җырчыны таныта ала. «Сәбәбен тап» җыры өчен «Алтын барс» бирделәр. Аннан соң «Карлар ява» җыры белән «Иң яхшы лирик җыр» номинациясендә җиңдем.

Бәлки янә «Барс»ка?

Юк, анда кайтмыйм. Әле менә бу көннәрдә генә хезмәт кенәгәмне алырга бардым. 2020 елның 30 гыйнварында әлеге компаниядән китүемне сорадылар. Мин «Барс»та сигез ел эшләдем. Әйе, тәҗрибә тупладым. Ә хәзер бәлки алга таба үсәргә кирәктер? Хәтта кире кайтсам да… Беренчедән, кайтуыма беркем дә шат булмаячак. Икенчедән, минем теләгем дә юк. Мин беркемгә дә ачу сакламыйм. Хәзер ниндидер бер сынның миндә булмаганы өчен, баш ватып утырыйммы инде?..

Сине бер «солянка»дан алып куйганнар иде. Ялгышмасам, син ул концертта катнашырга тиеш идең?..

«Айгөл Рәхимовасыз солянка токмачлы ашка әйләнә», - дип язган идеңме әле?.. Әйе, катнашырга тиеш идем. «Барс медиа»да җырчыларга концерт графикларын ярты ел алданнан җибәреп куялар. Минем графигымда әлеге концерт бар иде. Гадәттә, концертка бер-ике көн кала безгә программа җибәрәләр иде. Концерт инде якынлаша, ә миңа беркем дә язмый. Шалтыратып сорагач: «Син программада юк», — диделәр. Аннан соң да графикта Айгөл Рәхимова исемле җырчы юк иде. Менә шулай…Ә мин әле контрактны биш елга озынайткан гына идем.

Радик Иванович продюсер буларак нинди?

Мин бу компаниягә 19 яшемдә килдем һәм алар миңа, тагын бер әйтәм, яхшы старт бирделәр. Мин Радик Ивановичка рәхмәтле! Беренче көннәрдән үк мине изәргә теләүчеләр бар иде. Әмма Радик Иванович миңа ярдәм итте. Әле хәтерлим, ул миңа: «Син таза», — дия иде. «Минме таза? Хәзер таза булмавымны дәлиллим», — дидем дә, 16 килограммга ябыктым. Соңыннан: «Тешләрең кәкре бит синең», — диде. «Минемме? Тешләремме?» — дидем дә, акча җыеп, тешләремне дәваладым. Соңыннан вокал белән шөгыльләндем. Сигез ел дәвамында бу командага үземнең сәләтле булуымны дәлилләп йөрдем. Әгәр дә Радик Иванович: «Молодец», — дип кенә кул селтәсә, менә бүгенге Айгөлгә әйләнмәс идем.

«Әтием белән аралашмыйм»

Син миңа бер мәлне концертыңны син теләгәнчә язмаганга үпкәләп йөргән идең, хәтерлисеңме? Мине «кара исемлекләргә» керткән идең хәтта.

Ул вакытны үземне дөрес тотмадым. Беләсеңме нигә? Чөнки синең язмаңны миңа шулай итеп тәкъдим иттеләр. Ә ул концертның оештыру, финанс якларын бары үзем кайгырттым. Беркем дә миңа реклама белән ярдәм итмәде, беркем дә билетларымны сатып йөрмәде… Концертыма сине якын итеп чакырдым, ә син: «Менә монда болай да, тегендә тегеләй», — дип язып чыгасың. Алинә, гафу үтенәм. Шушы язмаңны укыгач, еладым, чын. Бәлки чыннан да эшләнеп бетмәгән урыннары булгандыр, чөнки оештыру мәсьәләләрнең барысы да минем өстә иде. Күз алдыңа китер: мин бурычларга кереп беттем, аларны бер ел дәвамында түләдем. Банкетта яисә концертта эшли идем дә шушы акчаны кешегә илтеп бирә идем. Мин беренче концертымны Казанда куйдым һәм, килешәм, хаталандым. Башта, авылларда, район үзәкләрендә концерт куеп, тәҗрибә тупларга кирәк булган. Минем кимчелегем — көтә белмәү. Миңа барысы да менә хәзер кирәк. Ә бүген мин синең яныңа килдем, чөнки, минемчә, кешеләр арасында ниндидер аңлашылмаучанлыклар булырга тиеш түгел.

Соң син бит, Аллаһка шөкер, чибәр туташ! Ә үзең «гомерләрнең көзе җитте» һәм «кышка ялгыз керәмен» дип җырлыйсың. Ник өлкәнрәк яшьтәге җырчы образын алырга омтыласың?

Продюсер кайсы җырны бирде, шуны җырладым. Беренчедән, мин рус мәктәбендә укыдым. Татарча белсәм дә, йөз процентка түгел. Шушы «Гомерләрнең көзе җитте» җыры чыккач кына, нәрсә турында җырлаганымны аңлаттылар. Мин аның сүзләренә игътибар итмәгәнмен. Хәзер продюсерым юк, шуңа күрә җырларны үзем сайлыйм.

Яшәрәм, дип, лириканы онытмассыңмы? Лирик җырларны син бик матур башкарасың.

Әннекәем, мактый да беләсең икән?! Әйе, лирик җырлар миңа якынрак. Әлегә эстрадада үз образым юк, әмма үземне гел лирик җырчы буларак күз алдыма китерәм. Зәвыклы җырчы буласым килгән иде, ләкин бүген зәвыклылык беркемгә дә кирәкми икән. «Хой-хей, лалалей» кирәк хәзер тамашачыга. Мин үзем дә тамашачы буларак бары тик лирик җырлар гына тыңлыйм, димим. Тиз ритмлы җырлар тыңларга яратсам да, алар минем репертуарымда күп түгел. Башмаксыз башмакчы мин, кыскасы. Хәзер исә образымны көнчыгыш илләрендәге җырчыларга охшатыбрак булдырасым килә.

Ирекле булуың акча ягыңа бәрмиме соң?

Минем әнием бар, ул миңа булыша. Гомер буе сеңлем белән минем өчен яшәде. Рәхмәт аңа!

Әтиең турында артык сөйләгең юк...

Әтием турында сөйләргә яратмыйм. Бу — бик шәхси тема. Әйе, алар аерылган. Миңа 14-15 яшемдә булганда, әтием башка гаиләгә китте. Аның турында күңелле хатирәләр яңарта алмыйм. Әтиемә бары тик музыкага карата мәхәббәт хисе, шушы сәләт өчен генә рәхмәтле. Мин музыка мәктәбен тәмамласам да, фортепианода ноталар буенча уйнамыйм. Бу — табигатьтән килгән, әтидән күчкән сәләт.

Сез хәзер аралашмыйсызмы?

Юк диярлек дәрәҗәдә. Әмма күңелем түрендә аны кичердем. Бәлки, кешене яратмасаң, үз-үзеңне интектерүдән файда юктыр. Гаиләдән китсәм дә, үз балаларымны ташлый алмас идем. Ир-атлар акыллы булсыннар иде. Әгәр дә ир хәтта берәрсе белән йөргәләсә дә, хатынына белдермәскә тиеш. Хәзер кем йөрми микән, Алинә?! Дусларым арасында андыйлар юк кебек…

«Эшләгән акчамның бөтенесен дә диярлек җырлар яздыруга сарыф итәм»

Хәзер егетең бармы соң?

Юк, мин үземне тулаем иҗатка багышладым. Мөнәсәбәтләр төзер өчен, кем беләндер танышырга, аның белән тыгыз аралашырга кирәк.

Тормышыңда ничә егет булды?

Бары тик бер генә җитди мөнәсәбәтләрем булды. Аерылышуыбызны авыр кичердем. Яратканмындыр, күрәсең… Без аның белән ярты ел йөрдек. Башка җитди мөнәсәбәтләрем булмады. Егетләргә тиз арада ачылмыйм һәм, кеше белән аралаша башлагач ук, аның нинди икәнен аңлыйм — минекеме ул, минеке түгелме?!..

Егетеңнең кошелегы синең өчен мөһимме?

Бу — стереотип, Алинә. Миңа егетемнең, иремнең акчасы мөһим түгел. Мин бит аның кошелегы белән яшәмәячәкмен, аның машинасы һәм өе белән йокларга ятмаячакмын. Бәлки бу образны мин үзем тудырганмындыр. Әле, хәтерләсәң, минем авыл егетләре турында әйткән фикеремне дөрес аңламаганнар иде. Имеш, мин авыл егетенә кияүгә чыкмам. Авыл егетләре текә ич алар! Мин үзем дә авылда үстем. Мине бары тик дөрес аңламадылар. Мин үзем дә бай яшәмим. Калганнар кебек ипотека түлим. «Менә шушындый булсын, менә мондый булсын», — дип, чикләр куймыйм. Бары тик бер генә теләгем бар: ул кеше адекват булсын иде!

Яшең бара бит.

Әйе, бара, бәхәсләшмим. Насыйп булса, ул бүген дә килеп чыга ала. «Юк, кирәкми», — дисәм дә, барыбер юлымда нәкъ минем кешем очрар дип уйлыйм. Шуңа күрә: «Кияүгә чыгармын микән, юк микән?» — дип, баш ватып утырмыйм. Аллаһ боерса, кияүгә чыккач, беренче урында, әлбәттә, гаиләм булачак. Карьера бүген бар, иртәгә булмаска мөмкин. Әйе, җырлап мин күңел ачам, эмоцияләр туплыйм, кайвакыт акча эшли алам, әмма гаилә тынычлык һәм җылылык бирә.

Кайвакыт акча эшли алам, дисең. Кайвакыт — күпме ул?

Бүгенге көнне иҗат итеп акча эшли алмыйм, чөнки җырларны яздыру, аларны халыкка тапшыру өчен бик күп акча кирәк. Ротацияләрдә хәзер космик бәяләр! Аларны кайдан гына табалардыр?.. Матур күлмәк кидең дә чыгып җырладың гына кебек. Әмма шушы бер җыр артында күпме кеше, күпме эш һәм тырышлык тора. Хәзер эшләгән акчамның бөтенесен дә диярлек җырлар яздыруга сарыф итәм. Ә акчаны банкетларда эшлим. Чакыралар, Аллаһка шөкер. Әле тәгаен онытып бетермәгәннәр икән. Киләчәктә җырлап кына акча эшләргә теләмим. Бер хыялым, максатым бар. Әлегә әйтми торам, әмма алга таба барысы да килеп чыгар дип ышанам.

Эстрадада сине яратмаучылар бармы?

Дошманнарым бар дит әйтә алмыйм, әмма шул ук вакытта дусларым да юк. Эльвира Хамматова белән яхшы аралашабыз. Ул мине аңлый, ничек бар, шулай әйтә.

Син Инстаграмда үзеңнең язмышың, көнеңнең ничек үтүе, кайгыларың һәм шатлыкларың турында әллә ни язмыйсың, әйеме?

Әйе, мин үземнең борчуларым, шатлыкларым турында сөйләмим. Кемгә кирәк ул?! Кайсыларыдыр, синең кайгыңны күреп, шатланыр, кайсыларыдыр, синең шатлыгыңны белеп, көенер. Авыр булса, ваннага керәсең дә елыйсың. Мин шулай итәм! Кайчак берәр моңсурак җыр тыңлыйм да елыйм. Җырлар бит алар безнең хатирәләрне саклый. Аларда авыр чаклар саклана…

Син бәхетлеме, Айгөл?

Әлбәттә. Яшәр урыным, ашар ризыгым бар. Әнием, сеңлем исән-сау, бу тормышта үз урынымны таптым. Беләсеңме, кеше бу тормышта нәрсә белән шөгыльләнергә теләвен белә икән, ул бәхетле. Алга таба, әлбәттә, «бәхет» төшенчәсе минем өчен үзгәрәчәк. Аллаһ боерса, иремнең хатыны, әни булгач, мин: «Бәхет — ул гаиләм», — дип әйтермен. Беребезгә дә Аллаһ Тәгалә ялгыз тормыш насыйп итмәсен иде. Сиңа да, бөтенебезгә дә шуны телим!