Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Рәхимова: «Пычракта казынасым килми, әмма гаделсезлек белән ничек көрәшергә?»

Җырчы шоу-бизнес өлкәсендә булган соңгы арадагы вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдергән.

news_top_970_100
Айгөл Рәхимова: «Пычракта казынасым килми, әмма гаделсезлек белән ничек көрәшергә?»
https://www.instagram.com/p/B04EFaehKJG/

Эстрада җырчысы Айгөл Рәхимова да, күңеле тулып, тышка ташып чыккан кичерешләре белән Инстаграм сәхифәсендә бүлеште.

«Шоу-бизнестагы соңгы яңалыклар миңа үткән елның март аенда ук кагылды инде. Күп вакыт дәшми килдем, түздем, күп уйландым һәм нәтиҗәдә бер карарга килдем. Бүгенге көндә мин контрактны өзү турында гариза яздым. Миңа сигез ел әлеге компаниядә эшләгәннән соң китәргә туры килә», — дип белдерә ул.

Айгөл күп еллар буе компанияне үстерү өчен намуслы хезмәт иткән, тамашачыларына тугъры калган популяр артистларны «юкка чыгару»ларына күңеле әрнүен белдерә.

«Минем җырларым башка «Татар радиосы» дулкыннарында яңгырамаячак, ә клипларым һәм чыгышларым TMTV телеканалында күрсәтелмәячәк», — ди җырчы.

Ул кешеләргә карата да мөнәсәбәтнең начар булуы күңеленә тигәнлеген җиткерә.

«Ни өчен кемдер үзен Аллаһы Тәгалә урынына куеп, чит кешеләрнең язмышын хәл итәргә хокуклы дип саный икән? Нигә алар җәзалаулар оештыра, уйдырмалар уйлап чыгара һәм эстрададан алып ата?» — ди Айгөл ачынып.

Айгөл фикеренчә, «Барс-Медиа» компаниясе, артистлар һәм гомумән анда эшләгән кешеләр һәрвакыт зур гаилә кебек булган, «өйдәге ызгышларны да бер кайчан да тышка чыгармаган» һәм «гаилә»дәге килеп туган кыенлыкларны да бергәләп хәл иткән.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Последние новости Шоу-бизнеса.. Bars Media.. Меня это коснулось ещё в марте прошлого года. Я молчала довольно долго, терпела, много думала, а по итогу просто приняла это. На сегодняшний день, я написала заявление о расторжении контракта. Мне пришлось уйти спустя 8 лет работы в этой компании. Обидно и больно, что пользуясь своим положением «уничтожают» артистов, которые долгие годы верно служили во благо компании и своего зрителя. Мои песни больше не будут на волнах татар Радиосы, клипы и выступления показываться на телеканале TMTV. Но не это так задевает, как отношение людей к другим. Почему же кто - то думает, что имеет право ставить себя вместо Бога и решать судьбы других людей? Выстраивать козни, придумывать небылицы и «убирать» с эстрады? Неужели нет никакого страха за свою совесть? Зачем? А главное для чего это было нужно? Наша компания, артисты и все кто там работал всегда были большой семьей, никогда не выносили ссор из избы и всегда решали вопросы внутри семьи. Да, нам было порой тяжело, но мы всегда справлялись с «бедой» вместе. Получив власть, люди оказывается теряют контроль. А какой же ценой была получена именно эта «власть» ? Стыдно даже произносить. Копаться в грязи я не хочу, не этому меня учила мама. Но как тогда бороться с несправедливостью?

Публикация от Айгуль Рахимова (@arakhimova)

«Әлбәттә, авыр чаклар да булгалады, ләкин без барысын да бергәләп ерып чыга идек. Түрә булып алгач, кеше үз контролен югалта икән", - дип яза.

Җырчы "Пычракта казынасым килми. Әнием моңа өйрәтмәде мине. Әмма, гаделсезлек белән ничек көрәшергә соң?» — дип сорау биргән.

Кайберләре Айгөлне җәлләп: «Абау, сүз юк. Алай да буламыни»; «Алай нык кайгырмагыз әле. Сез талантлы җырчы. Ә менә компания чын артистын югалта», — дип язган.

Кайберләре исә «Гаҗәп икән сездә «сарай интригалары. Нәрсә, ул «Барс-Медиа»сыз тормыш тукталыр дисезме әллә. Тавышыгыз булса, тыңлаучысы табылыр. Ә сез аннан башка да югалмаячаксыз»; «Дөреслек өстен чыгачак, бер дә борчылма. Аллаһы Тәгалә барысына да хөкемдар. Ул бөтен нәрсәне дә күрә һәм сиңа уңайлы булган башка юлларны да ача»;

«Сезне беренче тапкыр Казанга кунакка баргач, бәйрәм чарасында күргән идем. Минем уемча, сезгә башка җирдә дә, хәтта Мәскәүдә дә бик файдалы шартларда контракт тәкъдим итәргә мөмкиннәр», — дип, Айгөлгә төшенкелеккә бирелмәскә киңәш иткәннәр.

Айгөлнең әлеге сүзләренә каршы яшь җырчы Ильназ Гибадуллин да фикерен калдырган. «Дөресен әйтәсең, Айгөл, — дигән ул. — «Барс-Медиа» гына түгел, бигрәк тә «TMTV», «Туган тел», «Мәйдан» каналлары акчаны яраталар инде. Күп кенә яңа җырлый башлаган артистлар анда эләгә алмый, чөнки зур акчалар сорыйлар. Ә күптән анда эшли торган артистлар эшли, синең кебек ахыр чиккә җиткәнче, акчасы беткәнче түзә. Лимит мәңгелек түгел бит. Шуңа да талантлы артистлар төшеп кала сәхнәдән.

Минемчә, алар белән көрәшүнең мәгънәсе юк. Айгөл, син талантлы җырчы, син үз карьераңны үзең дә дәвам итә алачаксың һәм күпкә ирешәчәксең. Ә алар анда үзләренең акчаларына батып ятсыннар. Чөнки байлык, бер айлык дигәннәр бит. Аларга иртәме-соңмы барысы да кире үзләренә әйләнеп кайтачак.

Ә шәхси каналлар алар бары тик акча тозагы һәм бик чыгымлы нәрсә. Мин анда эләгергә беркайчан да ашкынмадым. Күңел өчен, үзем өчен, туганнарым өчен җырлыйм. Концертларымны түләүсез дә куя алам. Аллага шөкер, җитеп тора. Шоу-бизнеска тартылмыйм», — дигән ул.

«Ул TMTV ничә ел гына эшли бит әле. Ул каналдан башка да яшәдек, белдек матур җырлаучы артистларны, Аллага шөкер. Яшәгез сез артистлар, без сезне тыңларбыз, карарбыз башка җирдән дә. Шунысы кызганыч, татар телен кысалар. Ә хәзер инде татар җырчыларын да», — дип язучы да бар.

Бер ханым бу бәхәсләргә нокта куйган кебек: «Дөнья бетмәгәндер бит, шуның белән. Язмыш башка сынаулар күрсәтмәсен. Монысы тормыш үзгәреше генә, авырлык түгел», — дип язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100