Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ирләребезнең кәефе юк икән, шым булабыз» - артист хатыннары ничек яши?

Рифат Зарипов төнлә иҗат белән шөгыльләнә, Мөнир Рахмаев ашарга ярата, Ә Данир Сабиров концерт директоры булып эшләүче хатынына эш хакы түләми. Артистлар турындагы әлеге һәм башка кызыклы фактлар «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
«Ирләребезнең кәефе юк икән, шым булабыз» - артист хатыннары ничек яши?

«Интертат» сайтында «Артист хатыны булу кыенмы яки җырчыларның хәләл җефетләре ничек яши?» дигән язма чыккан иде. Сәхнә йолдызлары өйдә нинди, иҗат кешеләренең нинди сәер яклары бар, фанатлары артык нык борчымыймы? Популяр җырчыларның тормыш иптәшләренә шул сорауларны биреп, сорашу үткәреп алган идек. Укучыларыбызны кызыксындыру сәбәпле, әлеге язманы дәвам итәргә уйладык. Бу юлы «Интертат»ка Рифат Зариповның хатыны Диләрә, Мөнир Рахмаевның тормыш иптәше Илсөяр һәм Данир Сабировның гомер юлдашы Миләүшә дөреслекне ачты.

Диләрә Зарипова: «Безнең өйдә Рифат кызыл дисә, кызыл була»

Диләрә Зарипова ире Рифат турында бик нечкә күңелле кеше дип сөйләде. Тормыш иптәшенең кайбер серләрен дә чиште. 

Рифатка сыйфатнамә: 

Рифат - бик акыллы, яхшы, нечкә күңелле кеше. Танышларыбыз һәм дусларыбыздан сорасагыз, алар аның бик кешелекле һәм ярдәмчел булуын да билгеләп үтәрләр дип уйлыйм. Ул хыялый, матурлыкны ярата, матурлыкны күрә белә. Иҗатын да шул юнәлештә алып бара. 

Рифат ул, руслар әйтмешли, «умный не по годам». Шуңа да иремнең якын дуслары, аралаша торган кешеләре дә барысы да диярлек өлкән яшьтәге кешеләр. Рифатка, үз яшьтәшләренә караганда, өлкәнрәк буын белән аралашу кызыграк. Ул Салават абый, Айдар Тимербаев, Раил Садриевлар белән бик еш күрешә. Сәнгать өлкәсендәге яңалыклар, иҗат турында рәхәтләнеп гапләшеп утыралар, уртак кызыксынулары да күп. 

Ә өйдәге Рифатка килгәндә, өйдә ул гел үз уйларына чумып йөри торган кеше. Концертлары өчен бик борчыла ул. Бу сезон әйбәт килеп чыгармы икән, бу җырны халык күңеленә үтәрлек итеп башкара алырмынмы дип кайгыра. Вакыт-вакыт Рифат гел үз мәгарәсендә генә яши кебек тоела башлый.

Без Рифат белән икебез дә позитив карашлы кешеләр. Шуңа күрә тормышта шаярышып-көлешеп, күңелле итеп яшәргә тырышабыз. 

Рифат иҗат кешесе булгач, сәер яклары да юк түгел. Мәсәлән, аның кисәк уйлый торган гадәте бар. Мин аның янында гел нәрсәгә дә булса әзерләнеп, гел аның авызына гына карап торырга тиеш. Сәнгать кешесенең кәефе дә даими үзгәреп тора — әле генә күктә кояш була, берничә минуттан аны инде болытлар каплап алырга мөмкин. Кайвакыт үзенә нәрсә кирәк булганын үзе дә белми. Ә мин белергә тиеш!

Концерт сезоны тәмамлану белән без гаиләбез белән диңгезгә барып ял итеп кайтырга яратабыз. Рифат анда үзенә тынычлык таба, көч, энергия туплап кайта. Ә сезон вакытында татар театрларына йөрергә ярата яки иҗатташ дуслары белән аралашып ял итә.

Без ничек таныштык?

Ничек кенә баналь яңгырамасын, әмма безне сәхнә очраштырды. Рифат белән гастрольләр вакытында танышып киттек. Аннары мин биюче буларак аның төркеменә килдем. Рифатның әле иҗади карьерасын башлап, беренче концерт сезонын ачкан елы иде. Ул җырлый, мин биим, көне-төне репетицияләрдән, концертлардан кайтып кермибез. Шулай эшләп йөри-йөри бер-беребезгә тартыла башлаганыбызны сизми дә калдык.

Чәчәкле-конфетлы вакытыбыз булды дип тә әйтә алмыйм, аның өчен артык вакытыбыз да юк иде. Алай да, ял көннәрендә ул мине ресторанга, кинотеатрга чакыра, паркларда йөртә иде.  

Без Рифат белән артык озак очрашып йөрмәдек. Бер-беребезне тулысынча белеп бетерү өчен 9-10 ай вакыт җитте. Үзенең туган көнендә ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.

Артист белән яшәүнең нинди кыенлыклары бар?

Артист хатыны булуының кыенлыгын мин өйләнешеп, яши башлавыбызның беренче 3-4 елында тойдым. Арабызда аңлашылмаучанлыклар бик еш чыга иде. Чөнки иҗат кешеләре алар төнлә эшлиләр икән, ә көндез ял итәләр. Аларның илһамнары төнлә килә. Рифат та гел төнлә студиягә чыгып китеп, шунда иҗатташ дуслары белән күрешеп, аралашып, җырлар иҗат итеп утыра иде.

Рифат гастрольләрдән төрлечә кайтып керергә мөмкин. Кайвакыт кәефе бик шәп була, арып, күңелсезләнеп кайткан вакытлары да булгалый. Кәефсез чагында артык сораулар биреп аптыратмаска тырышам. Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, иремне йоклап каршы алганым юк. Чәем кайнаган, табыным әзерләнгән була. Гел яхшы кәеф белән каршыларга тырышам. Ашарларына җылытып ашаткач, йокларга яткырам. 

Ул, гомумән, бездән башка гына утырып чәй эчәргә дә яратмый. Мин улыбыз белән берәр кая кунакка китсәм, үзе генә аш бүлмәсенә кереп, чәй дә куеп эчми, берәр кафега барып ашый. 

Акча мәсьәләсенә килгәндә, Рифат беркайчан да саран булмады. Тормыш иптәшемнең «акча юк» дигә сүзен ишеткәнем юк минем. Ул минем үз-үземне карап, кеше арасында матур итеп киенеп йөрүемне тели. Кайакыт үзем акчаны санап тора башласам: «Барып иң матур, иң сыйфатлы, кыйммәтле күлмәк алып, үзеңне сөендереп кайт», — дип җибәрә. Үзем исә кием-салымны аның белән киңәшләшеп алырга тырышам. Болай эшләү ир-атка карата хөрмәт һәм игътибар билгесе дип саныйм. «Минем фикерне сорасаң, миңа рәхәт була», - дип Рифатның үзенең дә әйткәне бар. 

Рифатка хатын-кызлар язгалый. Өйләнешкән мәлләрдә аның белән фотога төшүләрен, смслар җибәрүләрен аңламый идем. Көнләшүләр дә булмый калмады. Хәзер киресенчә уйлыйм. Ирем сәхнә кешесе. Фанатлары никадәр күбрәк булса, шуның кадәр әйбәтрәк. Димәк, иремнең иҗатын яратып тыңлаучылар күп дигән сүз бу. Әлбәттә, бөтен нәрсәдә дә чама хисе булырга тиеш. «Доверяй, но проверяй» диләрме әле рус халкында?!

Безнең гаиләдә Рифат баш. Ул кызыл дип әйтә икән, димәк, кызыл була. Әмма баш муен борылган якка борыла. Аның борып торучысы мин булам. Хатын-кызның интуициясе әйбәтрәк була, шуңа күрә барыбер бер-беребезне ишетеп, хөрмәт итеп яшибез.

Миләүшә Сабирова: «Бай егетемне ташлап, Данир белән йөри башладым»

Миләүшә Сабирова турында иренең күләгәсендә яши дип әйтү бик үк дөрес булмас. Сәхнә кешесе булмаса да, халык Миләүшәне яхшы белә. Беренчедән, Миләүшә иренең концерт директоры, бу исә аңа тормыш иптәше янәшәсендә булырга туры килә дигән сүз. Икенчедән, ул инстаграмдагы блогын бик актив рәвештә алып бара. Миләүшәнең бүгенге көндә 37 меңнән артык язылучысы бар. 

Әлеге парның танышу тарихына килгәндә, чибәр «блондинка» Миләүшә белән Данир Сабиров туйда танышкан. Данир мәҗлеснең алып баручысы булган, ә Миләүшә кунак булып утырган. Иң кызыгы — Миләүшә әлеге туйда ялгызы гына килмәгән.

«Дөресен генә әйткәндә, мине әлеге туйга чакырмаганнар да иде. «Менә аерылышам” дип торган егетем бик ялынып сораганга гына, туйга берничә көн кала ризалаштым. Барасым килмичә генә барган идем. Аз гына утырырмын да, кайтып китәрмен дип уйладым. Әллә Данир алып барганга, әллә болай, бер килгәч, шактый утырылган. Шул туйның ахырында без Данир белән аз гына сөйләшеп алырга өлгердек. Ул минем телефон номерымны сорап алды. Берничә көннән аның белән яңадан кафеда очраштык. 

Минем дә, аның да элекке мөнәсәбәтләребезгә нокта куеп йөргән вакытлар иде. Шул кафедагы очрашудан соң Данир озын гастрольләргә чыгып китте. Артык еш шалтыратып та аптыратмады ул мине. Атнасына бер сөйләшеп ала идекме икән... 

Ул кайткач та шунда ук очраша башламадык, шактый гына аралашып йөреп, бер-беребезне өйрәндек», — ди Миләүшә. 

Гади егеткә кияүгә чыккансың, Миләүшә. Данирны шундый популяр булып китәр, иҗат уңышларына ирешер дип уйлый идеңме? 

Минем Данирга хәтле йөргән егетем бик бай иде. Мин аны ташлагач, дус кызларым миңа юләргә караган кебек карады. Ә мине акча турындагы уйлар нигәдер бер дә борчымады. Хәзер, мәсәлән, балалар үстергәндә, дөнья көткәндә, финанслар турында үзеннән-үзе уйлата ул. Аннан дөньясы да башка якка үзгәрде. Бүгенге көндә бөтен кешенең матур итеп яшисе һәм шул матур яшәгәнен халыкка күрсәтеп мактанасы килә.

Данир белән безнең бер тиен акчабыз булмаган вакытлар да күп булды. Бик яшь килеш өйләнештек. Баштарак Данир эшләмәде, ә мин укуымны тәмамладым. Әнигә зур рәхмәт инде: икешәр эштә эшләп, ул безне ашатты да, киендерде дә. Данирга нигә акча эшләмисең дип бәйләнгәнемне, ул темага ачуланышканыбызны хәтерләмим. 

Йөргән вакытта Данир бөтенләй башка төрле кеше иде. Яши-яши үзгәрде. Ул үзе дә минем турыда шулай ди. Без бер-беребезне үзебезгә ничек кирәк, шулай итеп үзгәрткәнбездер инде. Йөри башлаганда аңа - 21, миңа нибары 18 яшь иде. Йөргәндә проблемалар да булмый бит әле ул. Иң авыр вакытлар өйләнешкәч башлана, әлбәттә.

Данир балаларны карашамы?

Данир аеруча икенче балабыз тугач үзгәрде дип әйтер идем. Югыйсә, Данир Даниянең үскәнен күрмәде дисәк тә була. Ул даими иҗат белән шөгыльләнде, гастрольләрдә йөрде, ә мин бала карадым. Ә олы кызыбызны карау, киресенчә, күпчелек Данир өстенә төште. Чөнки мин ул вакытта көндезге бүлектә югары белем ала идем. Данирга баланы ашатырга-эчертергә дә, аның белән урамда йөрергә дә туры килде. Шулай булса да, Мәрьямне үстергәндә мин аны артык бала җанлы иде дип әйтә алмыйм. Ә менә Дания тугач, мин аны чын әти буларак ачтым. Ул хәзер дә балалар белән вакытын үткәрергә бик ярата. 

Аның нинди сәер яклары бар?

Данир - җиңел характерлы ир-ат. Нинди генә җитди ситуация булмасын, ул аның уңай якларын күрә белә, проблемаларны да уен-көлкегә борып җибәрергә тырыша. Инде 13 ел бергә яшәгәч, аның белән кайсы вакытта сөйләшергә җайлы икәнен, ә кайчан янына бөтенләй килмәскә икәнен беләм. Мәсәлән, аның иртәнге якта бер дә кәефе булмый, ул вакытта аңа тимәскә кирәк. Гомумән, андый вакытларында мин шым булырга тырышам. 

Данирның сәер яклары да юк түгел. Мәсәлән, мин аңа ничәдер минут буе берәр нәрсә сөйлим ә ул мине бөтенләй ишетми. Һәрвакыт үз уйларында яши. 

Аннан мин, мәсәлән, берьюлы берничә эшне эшли алам. Телефоннан сөйләшкәндә ашарга да пешерәм, идән дә юам, үтүклим дә. Ә Данир алай түгел. Ул телефоннан сөйләшә икән, ул бары тик телефоннан гына сөйләшә. 

Инстаграмда Данирның үзен бала кебек көйләтүе турында бер пост куйган идең. Данир, чыннан да, даими синең ярдәмгә мохтаҗмы?

Әгәр минем вакытым юк икән, ул мине артык борчымаска тырыша. Үз-үзен кайгырта. Ә менә, мәсәлән, минем өйдә, буш икәнемне белсә, бетте инде. Ашаган тәлинкәсен дә үзе алып куймыйча, миңа бирергә мөмкин. Шулай тулысынча миңа салынган вакытлары булгалый.

Данирның биргән беренче бүләген хәтерлисеңме?

Әлбәттә! Онытырлык бүләк булмады ул. Данир миңа иң беренче тапкыр күк төстәге, ялтыравыклы бер матур кофта бүләк иткән иде. Ул кофта миңа бик ошады, мин аны киеп тә йөрдем.

Йөргән вакытта әллә нинди зур бүләкләр бирде дип әйтә алмыйм. Ул вакытта аның акчасы да юк иде. Хәзер бөтен кирәк әйберемне алып бирергә тырыша, әмма мин үзем алай оятсызланып, артыгын сорамыйм.

Син үз-үзеңне карап йөрисең. Данирның матурлык салоннарына акча күп туздырасың дигәне юкмы?

Ул мәсьәләдә Данир миңа бер сүз дә әйтми. Азык-төлеккә артыгын тотасың дип кенә әйтергә мөмкин. Чөнки ирем ризыкны исраф итмәскә тырыша, юкка әрәм иттерми.

Акча мәсьәләсенә килгәндә, мин андый вакчыл, саран ир-атларны яратмыйм. Данир да мине аңлый, аның турында алай һәр тиенемне санап тора дип әйтә алмыйм. «Акча мәсьәләсендә мин сиңа ышанам», — ди ул.

Син бит аның директоры да әле. Сиңа хезмәт хакын җитәрлек түлиме соң?

Юк, мин аннан һәрвакыт: «Син миңа хезмәт хакы да түләмисең», — дип көләм инде. Ул да миңа: «Син дә миңа түләмисең бит», — дип кенә куя. Уртак бюджет белән, акча бүлешми генә яшәп ятабыз. 

Артист хатыны булуның кыенлыгы бармы? 

Артистлар алар, кайсын гына алма, үзләрен бик яраталар. Хатыннарыннан да үзләренә карата игътибарлы булуны таләп итәләр. Артист хатыны үзенә дә, иренә дә, гомумән, гаиләсенә игътибары җитсен өчен, энергияле булырга тиеш. 

Данирга кызлар күп язамы? 

Минем аның телефонын тикшергәнем юк. Язучылар бардыр инде. Миңа да язалар бит. Мин аңа ул смсларны үзем күрсәтеп, көлеп утырам әле. Болай көнләшми, бик ачуы килсә генә берәр сүзен әйтеп куярга мөмкин. 

Данир синең кайсы сыйфатларыңны аеруча хөрмәт итә? 

Ул миңа һәрвакыт: «Син йомшак күңелле, гадел һәм кайгыртучан. Мине шул сыйфатларың белән үзеңә җәлеп иттең», — дип әйтә. Ә халык мине усал дип уйлый. Инстаграмдагы блогым аша күреп, мине беркайда эшләмичә, бер матурлык салоныннан икенчесенә йөрүче, ире җилкәсендә яшәүче хатын дип саныйлар. Әмма син инстаграмда үзеңнең чын йөзеңнең 5 процентын гына күрсәтәсең. Аның күпчелек өлешен бөтенесенә ачып салып булмый.

Чынлыкта Данир иҗат белән шөгыльләнә, ә гаилә тулысынча синең өстәме? 

Минем һәм әни өстендә. Әнием безнең белән бергә яши. Балаларны карарга ул ярдәм итә.  

Илсөяр Рахмаева: «Баламны әтисеннән дә яхшы караучы юк»

Мөнир Рахмаевның тормыш иптәше Илсөяр - Казан кызы. Декретка чыкканчы банк хезмәткәре булып эшләгән ул. 

Мөнир белән Илсөяр бик күптәннән таныш. Илсөяр хәтта беренче тапкыр кайда очрашканнарын да исенә төшерә алмады. «Чынлап, кайда танышканыбызны төгәл хәтерләмим. Әмма шактый якыннан аралашып йөргәннән соң, безнең Мөнир белән юлларыбыз аерылды. Күпмедер вакыт бөтенләй күрешмичә, шалтыратышмыйча яшәдек. Әмма кеше синең язмышыңа язылган икән, сез барыбер бергә булачаксыз. Безне дә язмыш кире очраштырды. Күрәсең, тормышка карашларыбыз үзгәрү, бер-беребезгә кирәк икәнлегебезне аңлау өчен безгә шул этапны үтәргә кирәк булгандыр. Яңадан очраша башлагач, мөнәсәбәтләребез күпкә җитди төсмер алды. 

Татар эстрадасы белән артык кызыксынып, аны күзәтеп бармасам да, йөри башлаганда Мөнирнең популяр артист икәнен белә идем. Әмма ул мине популярлыгы белән түгел, кешелекле, яхшы күңелле булуы белән җәлеп итте.

Әгәр Мөнир башка ир-атлар кебек буш вакытларында теләсә кая чыгып китсә, дуслары белән еш очрашып йөрсә, миңа кыен булыр иде. Ә болай мин сәхнә кешесе белән яшәүнең бер авырлыгын да күрмим. Чөнки Мөнирнең биш кенә минут буш вакыты килеп чыкса да, аны гаиләсе белән үткәрергә тырыша. Мин аның әлеге сыйфатын бик хөрмәт итәм. 

Ирем - безнең героебыз, гаиләбезнең яклаучысы, терәге. Ул бик күп эшли, гаиләбезне тулысынча тәэмин итә. Әлбәттә, бик энергияле кеше булса да, бөтенесе кебек үк ул да арый. Мин, үз чиратымда, аңа ял итәргә мөмкинлек бирергә тырышам. Мәсәлән, ул тынычлап йоклап алсын өчен, баланы алып йөреп кайта алам. 

Мөнир - искиткеч әти. Асмира тугач та, мин баланы кулыма кыюсыз гына ала идем. Ә Мөнир гомер буе бала үстергәнмени, ике дә уйламыйча, бернинди куркусыз кулына ала башлады. Хәзер дә ул - минем бала караганда төп ярдәмчем. Безнең нянябыз юк. Балабызны беркемгә дә ышанып тапшырмыйбыз. Мин кызыбызны тыныч күңел белән Мөниргә генә калдырып китә алам. Минем өчен аны әтисеннән дә яхшырак караучы юк. Ашата да, памперсын да алыштыра, юындырып та куя, бөтен күңелен биреп, бала белән вакытын үткәрә. 

Бала һәрвакыт диярлек үзебез белән. Кая барсак та, үзебездән калдырганыбыз юк. Әби-бабайларны да мәшәкатьләмәскә тырышабыз. Чөнки без баланы үзебез өчен таптык, үзебез карап үстерергә дә тиеш дип саныйм», — дип сөйләде Илсөяр. 

Илсөяр Мөнирне, беренче чиратта, тәмле итеп ашарга пешерә белүе белән җәлеп иткән. «Иремне көн саен берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән сөендерергә тырышам. Ул ашарга бик ярата, аеруча итле ризыкларга мөкиббән китә инде. Ул кайтуга һәрвакыт өстәл әзерләп куям, аны берничә төрле ризык белән каршы алам. Менә хәзерге минутта да минем плитәмдә аш кайный, икенче ризык белән салат күптән әзер. Әлегә балабыз кечкенә булгач, кыенрак булса да, өйне чиста итеп тотарга, тәмле итеп пешерергә, өйдә хатын-кыз җылысын булдырырга тырышам. Мин кечкенәдән шулай тәрбияләнгән кыз.

Декретта булсам да, үз-үземне карарга вакыт табам. Үзем турында акчаны күпләп туздыручы, иркә хатын-кыз дип әйтмәс идем. Маникюр, педикюр, керфек үстерү, чәч буяу ише процедураларга аена 10 мең тирәсе акча сарыф итәм. Әлбәттә, алар барысы да ай саен башкарылмый. Шуңа кайбер айларда акча азрак тотыла. Мөнир үзе дә минем матур булуып йөрүемне тели. «Тырнагыңны ясатып кайт, бала белән утырып торам», — дип, үзе тәкъдим итәргә дә мөмкин.

Мин тулы, уртача тормышлы гаиләдә үстем. Акчага тилмереп, авыр тормышта яшәмәдек. Әти-әниләрем һәрвакыт тырыш булды, әле бүген дә эшләүләрен дәвам итәләр. Баштарак алар ярдәм итеп торса, соңрак үземә җитәрлек акчаны үзем эшли башладым. Хәзер менә өйдә утырырга туры килә, әмма ирем финанс яктан кыенлык тоярга юл куймый, миңа акча кызганганы юк.

Бүләкләргә килгәндә, без бер-беребезгә кирәкле һәм файдалы бүләкләр бирергә тырышабыз. Мөнирнең бүләкләре гел саллы, кыйммәтле була. Соңгы тапкыр менә айфон бүләк итте. «Нәрсә алып бирим?» — дип сорап тора яки: «Бу әйберне яңартырга кирәк, әйдә алабыз», — дип үзе тәкъдим итә.

Безнең арабызга көнләшү кергәне юк. Ул артист кеше, смслар язалардыр аңа, язсыннар соң. Гашыйк та булсыннар. Мине бу һич тә борчымый. Аның үземне үлеп яратуы турында беләм. Үзем дә аны бик яратам.

Гаилә булгач, өйдә савыт-саба шалтырамыйча тормый, әлбәттә. Тавыш күбрәк характерларыбызны күрсәтүебез аркасында чыга дип уйлыйм. Кайвакыт бер-береңнең ниндидер сүзе, хәтта карашы ошамаска мөмкин. Әмма үпкәләшеп оззак йөргәнебез юк. Юк-барга ызгышмаска, идеаль гаилә булып яшәргә омтылабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100