Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Барс-Рекордс» Ваһапов фондына «Яңа татар җыры» сүзләрен куллануны туктатырга кушкан

Ваһапов исемендәге мәдәният фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов әлеге таләпкә җавап бирде.

news_top_970_100
«Барс-Рекордс» Ваһапов фондына «Яңа татар җыры» сүзләрен куллануны туктатырга кушкан
Александр Эшкинин

«Барс-Рекордс» компаниясе Ваһапов фондына «Яңа татар җыры» сүзтезмәсен куллануны кичекмәстән туктатырга кушкан. Бу турыда инстаграмда Ваһапов фестиваленең рәсми сәхифәсендә продюсер, Ваһапов исемендәге мәдәният фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов хәбәр итте.

Ваһапов фонды җитәкчесе сүзләренчә, аларга «Барс-Рекордс» ҖЧҖ җәмгыяте директоры К.М.Гәрәевнең вәкилләре шул хакта рәсми рәвештә таләп белән мөрәҗәгать иткән.

«2012 елда ук «Барс-Рекордс» «Татар җыры» комбинацияләнгән товар билгесен теркәгән, әлбәттә, «Татар җыры» сүзтезмәсен шул исәптән.

Хәзер «Барс»лар җитди рәвештә алардан башка беркем дә «Татар җыры» сүзтезмәсен кулланырга хокуклы түгел дип саный?!

Шунысы кызык, татар халкы өчен кыйммәтле һәм изге, күп гасырлык тарихы булган «Татар халкы», «Татар тарихы», «Татар теле» сүзтезмәләрен кемгә дә булса кулланырга ярыймы?! Иртәгә кем дә булса бу сүзләргә хокукы булуы турында белдерсә?

Бу җәһәттән рәсми рәвештә белдерәбез:

1. Безнең фонд «Яңа татар җыры» сүзтезмәсен кулланып, беркемнең дә хокукын бозмый;

2. Гомуми кулланылыштагы «Татар халкы», «Татар теле», «Татар җыры»  һәм башка сүзләр бер компаниянең дә үз милеге була алмый. Димәк, аларга саклау характеры кагылмый;

3. «Барс-Рекордс» тарафыннан безнең эшчәнлекне, аннан да бигрәк татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүнең көн кадагындагы мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгәнен, тыярга маташу мөмкин хәл түгел;

4.​ «Барс-Рекордс» тарафыннан мондый дәгъвалар белдерү кабатланган очракта без катгый һәм адекват чаралар күрергә мәҗбүр булабыз», - дип яза Рифат Фәттахов.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

“НЕМЕДЛЕННО ПРЕКРАТИТЬ ИСПОЛЬЗОВАНИЕ ОБОЗНАЧЕНИЯ “ЯҢА ТАТАР ҖЫРЫ”! ⠀ ​Ни много ни мало именно с таким требованием официально обратились к нам представители директора ООО «Барс-Рекордс» К.М.Гараева. ⠀ Оказывается, еще в 2012 году «Барс-Рекордс» зарегистрировал комбинированный товарный знак “Татар җыры”, естественно, со словосочетанием “Татар җыры” в составе. ⠀ И теперь “Барс”ы вполне серьезно полагают, что никто кроме них... не имеет право использовать словосочетание “Татар җыры”!? ⠀ Интересно, а такие дорогие, святые для татарского народа словосочетания с многовековой историей, как “Татар халкы”, “Татар тарихы”, “Татар теле” в конце концов можно теперь кому-то употреблять?! Вдруг завтра кто-то также заявит, что у него исключительные права на эти слова?! ⠀ В связи с этим, мы официально заявляем: ⠀ 1. Наш фонд, используя словосочетание “Яңа татар җыры”, ничьих прав не нарушает; ⠀ 2. Общеупотребляемые слова, такие, как “Татар халкы”, “Татар теле”, “Татар җыры” и т.д. не могут быть исключительной собственностью ни одной компании. Следовательно, на них не распространяется охранный характер; ⠀ 3. Попытки со стороны «Барс-Рекордс» ограничивать нашу деятельность, тем более - направленную на решение насущных задач сохранения и развития культуры, языка, традиций татарского народа, недопустимы; ⠀ 4. ​ В случае повторения таких наездов со стороны «Барс-Рекордс», мы будем вынуждены предпринять жесткие, адекватные ответные меры.” ⠀ - Рифат Фаттахов

Публикация от Вагаповский фестиваль (@vagapovfest)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100