Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: «Туйны апрельдән соң үткәрергә уйлыйбыз»

Казан шәһәр филармониясе әниләргә багышланган концерт куйды. Әлеге тамашада Гөлназ Асаева да катнашты. Без аның белән сөйләшеп алдык.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева: «Туйны апрельдән соң үткәрергә уйлыйбыз»
Салават Камалетдинов

Гөлназ, Айнур Фатыйхов китеп барды. Сез дус идегезме?

Айнур абыйны мин кечкенәдән белә идем, чөнки алар Рөстәм әтием белән дуслар иде. Айнур абыйның китеп баруы минем өчен аеруча көтелмәгән яңалык булды. Әле хәтерлим: мин аңа «Инстаграм”да үз аккаунтын булдырырга киңәш иткән идем. «Сеңлем, менә син кушкач, мин дә үз аккаунтымны булдырдым», — дип язган иде. Әлеге язышуыбыз һаман да саклана. Ул бик талантлы кеше иде! Аның кебек баянчылар башка булмас та инде… Ул үзеннән соң нәсел дә калдыра алмады. Хәлит абый белән Лилия апага Аллаһ ярдәм бирсен.

Син кеше сүзенә артык игътибар итмисең кебек?

Элегрәк кеше сүзен күңелгә якын ала идем. Ул вакытта мин яшь идем. Хәзер артык ишетергә тырышмыйм. Ул сүзләрне укып утырырга да вакытым юк, беренчедән. Икенчедән, кеше сөйли икән, димәк, син дөрес юлда. Моңа фәлсәфи яктан карарга кирәк: димәк, син кызык, синең тормышың белән кызыксыналар. Ә артист өчен бу бик әйбәт.

Берсендә «Татар-информ»ның матбугат конференциясендә: «Татар халык җырларын инглиз теленә тәрҗемә итәр идем», — дидең. Проект әле башланып киттеме?

Эш бара, әмма хәзер пандемия бит. Артистларга хәзер бик авыр, кая барып бәрелергә дә белмәссең. Бу проект эшләнәчәк, тик аны кайчан тамашачыга тәкъдим итәчәгебез әлегә билгеле түгел. Дөньялар тынычлансын, аннан соң барысы да булыр. Әлегә планнарның барысы да диярлек җимерелде.

Кияүдә булу ничек?

Рәхәт! Без ике елга якын аралашып, очрашып йөрдек. Өйләнешү турында уйланып йөри идек. Башта әти-әниләрем каршы булды. «Вильдан яшь», — диделәр. Аны белмәү сәбәпле, аны җитди егет дип уйламадылар. Хәзер инде башкача. «Кияү, кияү», — дип кенә торалар.

Минемчә, гаиләнең халәте хатын-кыздан тора. Һәр ир кеше бала кебек ул. Аны ир итә белергә, мактап, канатландырып торырга кирәк. Бар да яхшы булыр, Аллаһ боерса!

Сиңа егетләр язмый түгелдер. Вильдан көнләшәме?

Башта Вильдан көнләшә иде. Хәзер андый проблемаларның, сөйләшүләрнең булганы юк. Ул барысын да аңлый.

Каената, каенана белән мөнәсәбәтләр ничек соң?

Күпләр ирләренең әти-әнисе белән уртак тел тапмый. Миндә исә киресенчә. Мин аларны беренче күрүдән үк яраттым. Хөрмәт итеп: «Әти, әни», — дип эндәшәм.

22дә кияүгә чыгармын дип уйлаган идеңме? Иртә түгелме?

Минемчә, 22 яшь — кияүгә чыгар өчен менә дигән вакыт. Иртә дә, соң да түгел. Без бергә үсәбез, бергә тормыш тәҗрибәсен туплыйбыз.

Уңган хатын нинди була икән ул, Гөлназ?

Үз-үзен, ирен карап торган, өен ялт итеп җыештырган, ашарга пешереп торган хатын була.

Син үзең уңганмы соң?

Үземне артык уңган дип әйтмәс идем. Безнең хәзер, гомумән, приоритетларыбыз башка. Күбрәк акча эшләү ягын кайгыртабыз. Өйдә генә булып, ашарга пешереп ятсаң, әйбәт ул. Әмма алай гына тормыш бармый. Вильданга да ярдәм итәргә кирәк.

Вильданга нәрсәдә ярдәм итәсең?

Миңа калса, хатын-кыз, гомумән, үзенең иренә ярдәм итәргә тиеш, чөнки ир кеше үзе генә булдырмаска мөмкин. Булдырса да, теләгенә ирешсә дә, аңа авыр булырга мөмкин, шуңа күрә барысын да бергә эшләргә кирәк. Буш вакыт булганда, әлбәттә, ашарга да пешерәм, идәннәрне дә юам.

Туйлар көтеләме соң?

Туй булачак, Аллаһ боерса. Апрельдән соң үткәрербез дип уйлыйм. Инде әкренләп әзерләнә дә башладык. 400дән артык кунак җыела. Әле пандемия булгач, күп кеше җыю да куркыта. Мин беренче тапкыр кияүгә чыгам, шуңа күрә туйсыз булмый инде. Соңгысы да булсын, амин. «Бәлки кирәкмәс», — дигәч, Вильдан: «Юк, туйсыз булмый, мин әйбәт туй уздырырга тиеш», — диде. Без барыбыз да матур күлмәк киеп кияүгә чыгарга хыялланабыз бит. Шуңа күрә булыр, Алла боерса!

Фатир алдыгызмы?

Әлегә юк, вакытлыча бер фатирда торабыз. Әниләрем: «Алып бирик», — диләр, әмма Вильдан гына каршы килә. Мин дә аның белән сөйләшеп карадым, тик ул риза түгел. «Мин әниләрең сатып алган фатирда яши алмыйм», — ди ул. Ул бит ир кеше, барысын да үзе эшләргә тели. Акчабыз бар иде, машина алырга булдык. Минем фатирда торасым килми, ә мин теләгән өй кыйммәт тора. 

Бәби телисезме?

Вильдан тели, мин — юк. Минемчә, әни булу — ул зур җаваплылык. Аңа әзер булырга кирәк. Ә мин әле уйнап-көлеп кенә йөрим. Вильдан: «Кыз гына тапма, аның өчен йөрәгем өзеләчәк», — ди. Хәзер бит кызларның да төрлесе була. Аларны җаныңны биреп, назлап-иркәләп үстерәсең, ә аннан соң берәр нәрсә булырга мөмкин… Вильдан сүзләренчә, аның йөрәге моңа түзмәс иде. Кем белә бит…

Популяр буласы киләме?

Минем беренче буласым килми әлегә. Әмма теләгем булса, барлык шансларым бар. Әле мин ирдән дә артык сикерә алмыйм. Әлегә икеләнәм, ул дип кенә үземне яшерәсем дә килми. Ничек булыр әле, карарбыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100