Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шоколад янарга тиешме? Галим аңлатмасы

Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә котны ала торган флешмоб бара. Кешеләр шоколадка ут төртеп карый һәм аның янып китүенә гаҗәпләнә. Флешмобка җырчы Алсу Әбелханова, танылган журналист Зимфира Гыйльметдинова да кушылды. Кемнеңдер шоколады яна, ә кемнекедер юк. Шоколад янарга тиешме? Янган шоколад организмга зыянлымы? Бу сораулар белән без Казан федераль университетының доценты, химия фәннәре кандидаты Аркадий Курамшинга мөрәҗәгать иттек.

news_top_970_100
Шоколад янарга тиешме? Галим аңлатмасы

– Әле генә студент-аспирантлар белән шул хакта сөйләштек. Әлбәттә, шоколад янарга тиеш - арзанлысы да, кыйбатлысы да. Чөнки аның составында зур өлешне май алып тора, калганы - шикәр һәм кушылма матдәләр. Билгеле, болар барысы да янарга тиеш. Су, аш тозы, содадан кала, теләсә нинди азык-төлек продуктлары яна. Су күбрәк булганнары әкренрәк яна, аларны яндыру өчен суның парга күчүе кирәк. Ә су булмаган продуктлар – шоколад, сало, чипсы, макарон – алар тиз янып китә. Аларның януы һич тә сыйфат турында сөйләми, бу бары тик су әз, ә янучан органика күп дигән сүз, - дип аңлатты Курамшин.

Мин инде шоколад януга кагылышлы истерияны Фейсбукта җомгадан бирле күзәтәм. Журналистлардан берәрсе шалтыратыр дип уйлаган идем аны. Дүшәмбе минем белән кем дә булса элемтәгә керәчәк, дип уйлап куйган идем, әгәр үз-үзем белән бер шешә коньякка бәхәсләшкән булсам, җиңәсе булганмын икән, - дип шаярта галим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100