Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шиһабетдин Мәрҗанины ни өчен мөфти итеп куймаганнар? Галим Айдар Юзеев аңлата

Татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани үзенең фәнни хезмәтләрен, дөнья күләмендә танылу өчен, гарәп телендә язган. Аның нибары ике хезмәте татар телендә язылган. Шул ук вакытта татар халкына алгарыш өчен рус теле кирәклеген дә таныган галим. Казан дәүләт университетының Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә Шиһабетдин Мәрҗани мирасына багышланган лекциясендә философия фәннәре докторы, профессор Айдар Юзеев Мәрҗаниның фәлсәфи-дини карашлары иң югары дәрәҗәдә булуын, аның мәгърифәтчелек идеяләре, татар этнонимына карашы, миссионер Ильменский белән фикер каршылыгы һәм ни өчен мөфти була алмавы турында сөйләде.

news_top_970_100
Шиһабетдин Мәрҗанины ни өчен мөфти итеп куймаганнар? Галим Айдар Юзеев аңлата

Intertat.ru электрон газетасы галимнең кайбер фикерләрен китерә.

“Мәрҗанине реформатор буларак кына түгел (анысы гына зур өлеш димәс идем), дини философ, дини теоретик буларак, фәлсәфи карашлары өчен хөрмәтләгәннәр. Аның хезмәтләрен Төркиядә дә, Мисырда да белгәннәр. “Сез нигә татарча ике генә хезмәт яздыгыз?” дигән сорауга ул: “Минем хезмәтләремне бөтен мөселман дөньясы белүен телим”, - дип җавап биргән. Шуңа күрә бөтен хезмәтләрен гарәп телендә язган. Аның фәлсәфи-дини карашлары иң югары дәрәҗәдә булган”.

“Мәрҗани мәгърифәтче буларак та ихтирамга лаек. Халкының мәгърифәтен ул рус теленә бәйләп караган. Милләтнең алгарышы рус мәдәнияте белән багланышта икәнлеген аңлаган. Рус мәдәниятеннән качмаган. Казанда рус телендә барган археологик оешма җыелышларына йөргән. Рус телендә яхшы сөйләшә алмаса да, телне аңлаган. Чалма-чапаны белән килгән дә, тыңлап утырган. Укучысы Хөсәен Фәесханов аша Петербург галимнәре белән элемтә булдырып, Европада алга киткән шәрыкъ фәне үсешен күзәтеп торган”.
 
“Мәгърифәтчеләр – космополитлар, алар өчен милләт беренчел түгел. Монда Мәрҗанинең бер үзенчәлеге бар - үз халкының мәгърифәтен яклаган. Ул, тарихи хезмәт язып, анда беренчеләрдән булып хазарлар, болгарлар, кыпчакларны билгеләгән. Хәтта тагын да ераграк китеп, һуннарны да хезмәтенә керткән. Татар этнонимын ул тарихи ялгыш дип санаган. Әмма бу этнонимнан баш тартырга чакырмаган. “Безнең кайбер кабиләдәшләребез татар дип аталуны җитешсезлек дип саный. Бу исемнән качып, үзләрен без татар түгел, мөселман диләр. Мескеннәр. Син татар булмасаң, гарәп, таҗик, ногай, кытай, рус, француз, прусак яки немец булмасаң, кем соң син?”. Бу – Мәрҗани сүзләре. Һәм бик дөрес сүзләр. “Без татарлар, аннары гына мөселманнар”, - ди ул”.

“Педагогик эшчәнлеге дә аның мәгърифәтчелек билгесе. Ул “Русская-татарская учительская школа”да укытырга ризалашкан беренче мөселман дин галиме булган. Мәктәп ачылышында татарлар белемнән баш тартырга тиеш түгелләр, дип чыгыш ясаган. Бу рус-татар мәктәбендә ул сигез ел эшләгән. Ул башта балалар татарча укырга, аннары гына “школа”га килергә тиешләр дип санаган. “Алай булмаса, бу гап-гали урыслашу”, - дигән. Мәрҗани башта үз телеңне белергә кирәк, аннары Европа культурасына тартылу өчен рус телен өйрәнү кирәк дигән. Ул татар халкының милли үзаңын формалаштыручы революционер булган. Татар телен белмичә “школа”да укуны Ильменскийның гап-гади миссионерлык сәясәте дип аңлаткан”.

“Мәрҗанине мөфти итеп сайларга да мөмкин булганнар. Әмма мөфтине Петербург билгеләгән, Ильменский Мәрҗани турында: “Бу лаеклы кандидатура түгел, ул мәгърифәт таратачак”, - дигән. Ул: “Бу вазыйфада утырган кеше, рус чиновнигын күргәч, агарырга һәм кызарырга тиеш”, - дип язган. Ул вакыт мөфти итеп татарча да белмәгән Тәфкилевне куйганнар”.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100