news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Шейхтан шахка!» - Чаллы көрәшчесе Ринат Шәйхетдинов өйләнгән

Яшьләр кызыл туйларын 28 август көнне бәйрәм иткәннәр.

news_top
«Шейхтан шахка!» - Чаллы көрәшчесе Ринат Шәйхетдинов өйләнгән

28 август көнне Чаллы көрәшчесе Ринат Шәйхетдинов өйләнгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Көрәш Федерациясенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр иттеләр.

«О, тагын бер күңелле хәбәр! Котлыйбыз, брат @sheih_1 ! Пандемия вакытында көрәшчеләр дә тик ятмаган!» – дип тә язганнар.

Инстадуслары да Ринатны туй көне белән котлаганнар. Данлыклы көрәшче Айрат Гыйлаев: «Котлыйм сезне! Бәхетле гаилә булыгыз!.. Шейх... Мин сине озакламый бабай булырсың дип уйлап йөри идем, син әле өйләнмәгән дә булгансың икән», – дип язган.

Шулай ук танылган тренер Рәкыйп Фәйзуллин да: «Шейх стал шахом», – дигән комментарий калдырган. 

28 август көрәш дөньясында вакыйгаларга бай булды. Көрәш хөкемдары Динар Зиннәтуллинның һәм дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтовларның гаиләләрендә дә шатлыклы вакыйгалар булуы турында язган идек. Динарның да, Азатның да 28 август көнне кызлары туды. Бер көн эчендә бер гаилә барлыкка килде һәм ике кыз бала дөньяга аяк салды. Котлыйбыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар