Көрәш хөкемдары Динар Зиннәтуллинның кызы туган
Нәни кызчыкка Зифа исеме кушачаклар.
Көрәш хөкемдары Динар Зиннәтуллин сөйгәне Айгөл белән беренче тапкыр әти-әни булдылар. Бу хакта Динар үзенең инстаграм сәфихәсендә хәбәр итте.
«Бүген, 28 августта 4:56 сәгатьтә 3 кг 450 г Зифа кызыбыз дөньяга аваз салды, Аллага шөкер. Бүгеннән без әти-әни. Бик зур рәхмәт яраткан хәләл җефетемә. Сүзеңдә тордың, үзең таптың, матурым.
Рәхмәт әти-әнигә, әби-бабайга, абый-апайларына, дусларыма, төне буе минем белән булдылар.
Бер сүз белән: без бәхетле, Аллага шөкер», — дип язган ул. #ЗифаДинаровна дигән хештег та урнаштырган.
Инстадуслары көрәш дөньясында танылган хөкемдарны бу шатлыклы вакыйга белән котлап, комментарийлар да калдырганнар. «Котлыйбыз! Исән-сау, сәламәт булып, тигезлектә, әти-әнинең җылы канаты астында бик бәхетле булып үссен Зифа», «Беренче тапкыр әти-әни булуыгыз белән котлыйбыз», «Котлыйм, братка! Тәүфыйклы бала булсын!» — дигән инстадуслары. Әлеге матур теләкләргә кушылабыз, бәхетле сабый булып үссен!