Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шамил Закиров турында: «Мин аның шулай иртә бетәргә мөмкин икәнен сизенә идем...»

Камал театры легендар директоры Шамил Закировны искә алды. Театрны 27 ел дәвамында җитәкләгән директорга быел 75 яшь тулган булыр иде.

news_top_970_100
Шамил Закиров турында: «Мин аның шулай иртә бетәргә мөмкин икәнен сизенә идем...»
Салават Камалетдинов

Легендар директорны искә алу кичәсенең төп фикере: «Шамил Зиннурович бу дөньяга кешеләргә игелекләр кылыр өчен килгән».

Кичәне театр музее җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанова алып барды.

  • Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Закиров 1945 елның 15 мартында Татарстанның Чистай районының Нарат-Елга авылында туа. 1985 елның 5 февраленнән — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры. 2012 елның 26 февралендә вафат була.


Кичә Коръән уку белән башланып китте. Коръәнне сәхнә түреннән Шамил Закиров белән аралашып яшәгән Мансур хәзрәт Җәләлетдинов укыды.

Луара Шакирҗанова: «...кич аның кабинеты янында очраштык. Нәрсәгәдер кире кабинетына кермәкче булды, ләкин йозак киреләнде, ишек ачылмады. Вахтерлар да тырышып карады, башкалар да... ләкин, ни хикмәт, йозак аның өчен ике тәүлек алдан ябылды. Аннан соң ишекне ватып керергә мәҗбүр булдылар. Бу аның соңгы тапкыр керүе булган.

Икенче көнне Фирдәвес Хәйруллинаның өчесе булды. Кичен «Бабайлар чуагы» спектакле белән Яшел Үзән районына китте. Өлкәннәребез уйнаганда аның шулай күз-колак буласы килә иде. Өченче көнне – якшәмбедә урынбасарының хәлен белергә хастаханәгә бара. Кичкә театрга җыена. Барып җитә алмый – йөрәге туктый... Ай буе аның кабинеты ишеге ачык торды...»

Халык шагыйре Разил Вәлиев: «Шамил Закиров комсомол комитетында эшләгәндә мин комсомолга ышана башладым. Ул яшьләрне кайгырта иде. Мине Рәшит Абдуллин белән таныштырып, бездән яшьләр өчен җыр яздыртты. Без «Төсле җыр» дип аталган җырны яздык. Соңыннан без бик күп җырлар иҗат иттек. Берничә елда пьеса язырга чакырды. Яшьләрчә булсын, җырлар белән булсын, диде. «Әйдә, барыйк, кызлар карыйк» пьесасы язылды. Аны Дамир Сираҗиев куярга тиеш иде. Ул спектакль Камалда куелмый калды - Дамир Сираҗиев театрдан китеп барды. Ул аны Тинчурин театрында куеп, анда ул бик уңышлы барды. Аннары ул Чаллыда эшләде – «Энергетик» мәдәният сараен җитәкләде, мәдәният бүлеге җитәкчесе дә булды. Ул анда Чаллыны кайнатучы, гөрләтүче булды.

Татарда иң якты кешегә әүлия диләр. Мин Шамил Закировны сыйфатлау өчен башка сүзне таба алмыйм».

Камал театры директоры, Шамил Закировның «шәкерте» Илфир Якупов: «Ул безне – администрацияне дип әйтим инде – аралашырга өйрәтте. Татар театрлары арасында гына түгел, милли театрлар белән аралашырга өйрәтеп калдырды. Шамил Зиннурович иҗат барлекләренең эшләгәнен көтеп тормый иде. «Кызыл байрак»ка – Сәйдәшстанга сәяхәт барлыкка килде, «Исхакый укулары» барлыкка килде. 2003 елда «Яңа татар пьесасы» бәйгесен игълан итте. Һаман да үтә. Драматурглар язарга тиеш дип кайгырта иде.

Шамил Зиннуровичның «Энекәш, үзгәрергә кирәк, дөнья үзгәрә», - дигән сүзе колагымда яңгырап тора. Аллага шөкер, әлегә без хәтерен саклыйбыз. Хәтерне сакларга безне ул үзе өйрәтте».

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Шамил Закировның энесе Ринат Закиров: "Мин үземне яклаучысыз калган авыл малае итеп хис итәм. Шамил абый турында сөйләү халкыбыз турында фикерләүгә күчә. Аның һәр адымы халкыбыз мәнфәгатьләренә күчә торган гамәлләр иде.

Мин аның шулай иртә бетәргә мөмкин икәнен сизенә идем. Чөнки ул вак кына әйберләрне дә йөрәк аша үткәрде. Ул шундый иде... Халкыбызда әзинең рухы саклана. Без аның мохитен сакларга тырыштык. Аның китапханәсе дә тора, аңа тияргә хакыбыз юк. Аның рухын тоеп, без үзебезне бәхетле хис итәбез».

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева: «Шамил Зиннуровичның иң зур уңышы – режиссерлар белән бер булып эш итү. Театрның бәхете – директоры белән баш режиссерның уртак тел табуы. Ул җиңел эш түгел. Ләкин театрның яшәве өчен бу иң кирәклесе. Шамил Зиннурович Марсель Сәлимҗанов белән дә дус яшәде, Фәрит Бикчәнтәев белән дә уртак тел таба белде. Ул театр өчен яшәде, театрны аңлый иде».

Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов: Шамил Закиров – хуҗа-идеал иде. Һәр җитәкче үз урынында Шамил Зиннурович кебек эшләсә, бу дөнья күпкә матуррак, артистлар талантлырак булыр иде, әлбәттә.

Минем әрвахлар исемлеге бар. Андагы 25ләп кешенең берсе – Шамил Зиннурович. Мин аны догадан калдырганым юк, үзем укый белмәгәч, кешедән укытам. Айга бер мәртәбә Коръән ашы үткәрәбез. Алла бирсә, 27 мартта Шамил Зиннурович исемендәге тагын бер премияне тапшырачакбыз.

(Салават Фәтхетдинов "Тантана" театр премиясен бирү тантанасында Камал театры хезмәткәренә (артистка түгел) Шамил Закиров премиясен тапшыра. Аның суммасы Шамил Закировның яше белән тәңгәл килә. Димәк, быел ул 75 мең сум булачак).

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры, Шамил Закировның «шәкерте» Кадим Нуруллин: «Мине кеше ясаган шушы театрга рәхмәт! Бу театрның шатлык килсә дә, кайгы килсә дә, җыелып ала торган гадәте бар. Бик мөлаем гадәт. Бу гадәтләрне нигезләүче кешеләрне искә аласы килә... Без Шамил Зиннуровичның вафаты көнне Артур Поляков белән («Бәрмәнчек» керәшен дәүләт ансамбле җитәкчесе - авт.) зиратка барып, каберенә чәчәкләр салып кайтабыз...

Тарихны карасак, Салих Сәйдәшев белән Кәрим Тинчурин бергә эшләп, нинди саллы әсәрләр иҗат иткәннәр. Ключарев үз заманында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблен дөнья дәрәҗәсенә чыгара. Гөлшат Зәйнашева белән Әлфия Авзалованың дуслыгы Әлфия Авзалованы ничек күтәрә. Беркемне дә кыерсытасым килми, әмма театрның «алтын чоры» дип Марсель Сәлимҗанов, Туфан Миңнуллиннар чорын әйтер иде. Ә шушы ике даһины тоташтырып торган кеше Шамил Зиннурович үзе булмадымы икән?! Аның безнең җыр сәнгатенә дә йогынтысы зур булды. Ул булмаса, җыр сәнгате арттарак калган булыр иде. Шамил Зиннурович күп җырчыларга шушы сәхнәдән канат куеп чыгарды. Шамил Зиннурович янында юләр булып йөреп булмый иде. Ул кешеләрне эшләтә белә иде. Бәлки без кем белән эшләгәнебезне аңлап та бетермәгәнбездер...»

Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов: «Шамил Зиннурович арабыздан киткәнгә 8 ел. Безнең аны искә алмаган көнебез юк. Аның матур сыйфатлары күп иде. 2008 елда «Тәкъдир» спектакленең репетицияләре вакытында, уңайсыз егылып, аркамны авырттырдым. Үтәр әле, төзәлер әле дип йөри торгач, бөтенләй авырлык белән йөри башладым. Артист авырганын сиздермәскә тырыша инде – бу сер түгел.

Шамил Зиннурович мине театрда тотып алды да сорашты. Аңлатып биргәч, «Чыгып утыр машинага», - диде. Мин иелеп ботинкамны кия алмыйм. Шамил Зиннурович иелеп шнурларымны бәйләде. Мине хастаханәгә алып китте. Ул чиратсыз керә, бөтен җирдә танышлары... Палатага салып калдырып кайтып та китте. Үзе көн саен килә... Менә, Аллага шөкер, алдыгызда басып торам. Югыйсә, кайбер кешеләр белән бәхилләшә дә башлаган идем...

Безнең театрда исемнәре тарихта калырлык зур шәхесләр бар. Алар арасында Шамил Зиннуровичның да исеме ялтырап тора».

Халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Шамил Зиннурович депутат булмаса да, ул халыкның өстәге инстанцияләргә бер вәкиле иде. Аның кәефе булмаганын күрсәң, димәк, бүген аның янына беркем дә ярдәм сорап кермәгән. Шуңа күрә аның кәефен күтәрү өчен нинди дә булса ярдәм сорый идем. Аның калын дәфтәре бар иде. Анда кемнең генә телефоны юк иде: Шәймиевтан башлап Рәхимовка кадәр. Хастаханәгә урнаштырырга бик ярата иде – авыру булмасам да, РКБда ятып чыктым.

Кәефен күтәрәсем килде Шамил абыйның. Без кешене югалткач, онытмабыз, дибез. Ләкин хәтер тоныклана. Әмма аерым кешеләр бар, аларның юклыгын даими сизеп торасың. Шундый кешеләрнең берсе – Шамил абый иде. Мин аның авылында ике тапкыр булдым. Бер тапкыр ул мәчет салынгач, әдәбият-сәнгать кешеләрен автобусларга төяп алып кайтты. Икенче тапкыр үзе вафат булгач кайттым. Мондый чын татар авылында Шамил Закировның тууы гаҗәп түгел. Ул вөҗүде татарның сагышын җелегенә сеңдергән кеше иде. Хәзер шунысы кызганыч: «Исхакый укулары» бетте, «Сәйдәшстанга сәяхәт»нең дә бер-ике ел булганы юк бугай инде... Без аны истә тотарга тиеш, әмма иң мөһиме – без аның эшләрен дәвам итәргә тиеш».

Кичәдә күп видеоязмалар күрсәтелде. Мине нык тәэсирләндергәне - Шамил Зиннуровичның өендәге китап шкафлары һәм аның андагы китапларның алфавит буенча тезелгәнлеге турында сөйләве. Шулкадәр ихлас видеоязма иде. Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова тележурналист вакытында төшергән...


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100