news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шагыйрә Лилия Тимергалиеваның бармак эзләрен алганнар

Шагыйрә чит ил паспортын алыштырган.

news_top
Шагыйрә Лилия Тимергалиеваның бармак эзләрен алганнар
https://www.instagram.com/liliyatimergal/

Лилия Тимергалиеваның бармак эзләрен алганнар. «Хәтерлисезме, бер тапкыр бармак эзләрен алганнар иде, кичә тагын бер тапкыр кабатладылар», — дип, шагыйрә инстаграмда чит ил паспортын алыштыруы турындагы яңалык белән бүлешә.

Паспорттагы элекке фотосы белән яңасын янәшә куйгач, шагыйрә үзен бераз үзгәргән дигән фикергә килгән. «Бик матур, яшәреп киткәнсез», «Ябыгып киткәнсез», «Лилия! Тормыш бит гел алга бара. Бер дә үзгәрми генә булмас инде ул. Үзгәрәсе килмәсә дә тормыш үзгәртә шул ул. Ләкин бирешмибез бит әле. Саулык булсын. Уңышлар сина, матурым», «Яулыкны биткә якынрак бәйләгәнсең, шуңа бүтәнчә, маңгай куренми»», «Моңсулангансың», — дип тә язалар. Яңа фотода Лилия чыннан да моңсу күренә. Бу аның соңгы вакытларда шәхси тормышында булган вакыйгалар белән дә бәйле булырга мөмкин. Шагыйрәнең ике ел яшәгәннән соң ире белән аерылышуы турында язган идек.

Инстачылар Лилиядән чикләр ябык килеш кая җыенуы белән кызыксынганнар. «Ярты дөнья йөреп тора, чикләр ябыкка карамый», — дип җавап биргән аларга шагыйрә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар